Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
07.03.2014

Урок по теме «Шәйхи Маннур Әткәм әнкәмнең теле...»

Мингазова Диля Садертдиновна
Учитель начальных классов
Урок татарской литературы для начальных классов по теме стихотворения «Әткәм-әнкәмнең теле...». На занятии школьники познакомятся с поэтическим текстом, посвященным родному языку. В материал включен разбор основных образов и идеи произведения, работа над выразительным чтением и лексикой. Урок способствует формированию уважения к родной речи и культуре, развивает навыки анализа поэтических текстов у учащихся. Подходит для учителей, ищущих качественные разработки по литературному чтению.

Содержимое разработки

Апас районы Иске Йомралы гомуми урта белем бирү мәктәбе

ШәйхиМаннурӘткәмәнкәмнеңтеле

Башлангыч сыйныф укытучысы

Минһаҗева Дилә Садертдиновнаның

4 нче сыйныфта уку дәресе

2013 ел

Тема.        Шәйхи Маннур      “  Әткәм – әнкәмнең теле....”

Максат:   1)  язучы Шәйхи Маннурның иҗат һәм тормыш юлына күзәтү ясау;

               2) “Агымсуларга карап” повестеннан булган өзек белән танышу;

               3)  фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

               4)  туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Ш.Маннурның портреты,   тест, компьютер, аудиоязма, мәкальләр, дәреслек.

                                 Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

-Хәерле көн, укучылар! Иңгә – иң партнерларыгызны сәламләгез. -  Тәрзәдән тышка карагыз әле. Бүгенге көн башка көннәрдән матурлыгы белән аерылып тора. Бүгенге дәрес тә башкаларыннан үзгәрәк. Бүген бездә кунаклар бар.  Бүгенге көн ямьлерәк булган кебек,  сез дә бүген дәрестә активрак , төгәлрәк булырсыз дип өметләнәм. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

     2.Актуальләштерү. 1)МИКС-ПЭА-ШЭА (Г.Тукайның “Туган тел”е яңгырый)

2)РЭЛЛИ-РОБИН

- Җыр сүзләрен кем язган һәм ул ничек атала?

- Әлбәттә,  Г.Тукайның “Туган тел ”шигыре.

- Шигырьне искә төшереп алыйк әле.( укучылар берәр куплетын сөйли).

- Туган тел!  Һәркем өчен газиз тел ул! Безнең өчен дә иң кадерле тел – татар теле. Минем сезгә  менә шушы юлларны укып китәсем килә.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем,

Канатсыз коштай  буласың,

Белмәсәң ана телен.

Кошка канат кирәк булган кебек, безгә дә туган телебезне белү, өйрәнү бик кирәк.  Бирелгән өй эше дә туган илгә багышланган иде.

Өй эшен тикшерү (Хәсән Туфанның “Илгә сәлам” шигырен яттан сөйләү).

Яңа белем һәм күнекмәләр  формалаштыру.

Бүгенге дәресебезнең темасы – “Әткәм – әнкәмнең теле”

Татар халык язучысы Ш.Маннурның “Агымсуларга карап” повестеннан өзек белән  танышырбыз, ул өзек “Әткәм – әнкәмнең теле...”дип атала.

2)Язучы Ш.Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру

       - Шәйхи Маннур 1905 нче елның 15 нче гыйнварында хәзерге  Мамадыш районы  Тулбай авылында  крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне  туган авылы һәм күрше авылы мәдрәсәсендә ала. Мамадыш шәһәрендә педагогия курсларында укый.  1921 нче елда ачлыкка түзә алмыйча, аларның гаиләләре Кузбасстагы шахталарга күчеп китә. Анда башта кара эштә ,ә  аннары башлангыч  мәктәп укытучысы булып эшли.  1923 нче еллардан башлап тормышын әдәбиятка багышлый. Сугыш елларында, фронтта чагында да иҗат итүен дәвам итә. Аның иҗат юлы күпкырлы, үзе исән чагында ук 4 дистәгә якын китабы дөнья күрә. Ш.Маннур - балалар өчен әкият иҗат итүгә дә көч куйган әдип.  Ул әле тәрҗемәче дә. Пушкин, Лермонтов һәм башка язучыларның әсәрләрен  татарчага тәрҗемә итә. 1970 нче елларда Ш.Маннур “Агымсуларга карап” автобиографик повестен иҗат итә. Бу әсәрдә язучы үзенең башыннан үткәннәрне тасвирлый. Чын тормыштан алынган кайбер фактлар   бүгенге көн өчен дә  зур әһәмияткә ия.

   3)Дәфтәрләрдә эш. (Теманы, язучыны, өйрәнгән әсәрнең исемен язу)

    4)Сүзлек өстендә эш.( соңыннан сүзләрне дәфтәрләргә  күчереп язу.)

           Букча – киндер яки күн сумка.

           Хәреф-би-хәреф –хәрефкә хәреф.

           Әлвидаг- саубуллашу, аерылышу сүзләре.

           Гарәфә кич- гает бәйрәме алдындагы кич.

           Салават- Алланы мактау догасы.

           Тәкъбир әйтү- “Аллаһы әкбәр” дип  Алланы   олылау.

Бу сүзләрнең кайберләре - кулланылыштан төшеп калган искергән сүзләр, ә кайберләре - дини сүзләр.

         Физкультминутка.

- МИКС-ПЭА-ШЭА (Укучылар музыка астында күнегүләр ясый)

- РЭЛЛИ-РОБИН

- Без яңа гына кемнең  автобиографик әсәре белән  таныштык? (Г.Тукай, “Исемдә калганнар”.)

- Ни өчен “Исемдә калганнар” автобиографик әсәр дип атала?( Язучы үзе турында яза)

  Әсәр өстендә эш.

          1.) Укытучының күргәзмә укуы.

           -  Әсәрне игътибар белән тыңлагыз. Әсәрдә кем турында язылган, ягъни төп герое кем?  Аның исеме ничек? (Шәйхелислам).

    2.Әсәрне чылбыр тәртибендә уку.

Сорауларга җавап бирү.

Әсәргә карата  план төзү(дәфтәрдә)  

КОНЭРС Язучының тормышына һәм өйрәнгән әсәргә  карата тест эшләү.

Ш.Маннурның  туган елы

1)1905

2)1904

3)1906

      2.Ш.Маннурның туган авылы.

                     1) Кырлай;

                     2) Тулбай;

                     3) Кушлавыч.

 Без укыган өзек кайсы әсәрдән?

1)“Агымсу”;

2)“Агымсуларга карап”;

3)“Агымсу буйлап”.

                     4.Әсәрдәге төп геройның исеме.

                    1)  Шәйхелислам;

                       2)  Нурислам;

                       3)  Муса.

5. Мәктәпкә баргач та Шәйхелисламны кайсы класска укырга алалар?

3 класс;

2 класс;

1 класс.

Малайның

Укыган саен укыйсы киләме?

Укыган саен әз генә укыйсы киләме?

Укыган кадәресенә  ризамы?

- Туган телгә багышланган мәкаль, әйтемнәрне искә төшерү. “Дәвам ит” уены.

1.Телләр белгән - (илләр белгән).

2.Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган.)

3.Туган телне кадерләгән халык, (кадерле булыр).

4.Тел елата да, ( юата да)

6.Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

7.Тел сөйли, кул эшли.

8.Иң татлы тел - туган тел, (анам сөйләп торган тел).

Йомгаклау.

Шәйхи Маннурның “Әткәм – әнкәмнең теле...”өзеген укып без үзебезгә нинди нәтиҗә ясыйбыз?  (Туган телебезне  яратырга, тырышып үзләштерергә, беркайчан да онытмаска, күбрәк укырга, күбрәк белергә тырышырга.)

Билгеләр кую. Өй эше бирү. Әсәрне план нигезендә сөйләргә әзерләнергә.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки