Курсы повышения квалификации!

Идет прием заявок на обучение! Продолжительность курсов: 36 часов, 72 часа и 108 часов. Стоимость любого курса 1390 рублей.

Подробнее о КПК здесь

×

Работа кружка татарского языка «Ялкынлы йөрәкләр”.

Наименование ОУ
МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №71 с углубленным изучением отдельных предметов» Ново-Савиновского района г. Казани
Должность
учитель татарского языка и литературы
Город
г. Казань
Дата создания
09.04.2014
Файл материала
Рейтинг
Оценить
0 голосовать
Описание материала
Просмотров785
Комментарии0
Скачиваний10
Размер файла6603.72Кб
Аңлатма язуы

Программаның максаты:
балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм татар теленә мәхәббәт уяту.

Программаның бурычлары:
1. Балаларның буш вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле оештыру.
2. Балаларның эстетик зәвыкларын үстерү.
3. Укучыларда татар теленә карата ихтирам хисләрен арттыру.
4. Укучылар иҗатын җәелдерү.
5. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

Коллектив турында кыскача белешмә.
- группаның составы: даими
- балаларны туплауның үзенчәлекләре: ирекле
- занятие төре: группа белән
- укыту вакыты: 1ел
- укучыларның саны: 15
- укучыларның яше: 13-14 яшь
- атналык сәгатьләр саны:
- түгәрәкнең үткәрү урыны: татар теле кабинеты (2.2)

Программаны үтәүдә катнашучылар турында кыскача белешмә:
1. Филологик белемле укытучы (программаның “теория” һәм “практика” өлешләрен үтәү өчен)
2. Компьютерда эшли белүче филологик белемле укытучы
( материалны компьютерда җыю һәм бастыру өчен)

Укытучы алдына куелган бурыч түгәрәк утырышларын мөмкин кадәр мавыктыргыч, җанлы , кызыклы итеп, төрле алымнар кулланып үткәрүдән гыйбәрәт.
Халык авыз иҗаты материалларыннан: әкият, табышмак, мәкаль-әйтемнәрдән файдалану бер үк вакытта ике бурычны үтәүгә хезмәт итә: беренчедән, алар укучыларга татар әдәбиятыннан, фольклорыннан белешмә бирә; икенчедән, иҗади эштә файдалану өчен материал булып тора.
Түгәрәк алдында торган иң мөһим бурычларның берсе шул: иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, укучылар “Ялкын” журналын, “Сабантуй” газетасын даими укып барырга, татар спектакльләрен, балалар өчен татарча телевидение һәм радио тапшыруларын карарга һәм тыңларга, яңа чыккан әдәби әсәрләр белән танышып барырга тиешләр.
Уку елы башында балалар өчен булган вакытлы матбугатка күзәтү оештырыла. Укучыларның игътибарын газета –журналлардагы рубрика төрләренә, шигырьләрнең, мәкаләләрнең тематикасына, күтәрелгән проблемаларның актуальлегенә юнәлтү сорала.
Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин.Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.
Укучылар эпитет, гипербола, литота, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр булырга, аларны таный белергә, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр.Бу сурәтләү чаралары белән таныштырганда райондаш язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән файдалану аеруча отышлы. Милли-төбәк компонентларыннан урынлы файдалану балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.
Укучыларны мәкалә төрләреннән түбәндәгеләр белән таныштыру сорала:
мәкалә-анформация
мәкалә- бәяләмә
мәкалә- рәхмәт
мәкалә- сорау
мәкалә- үтенеч

Вакытлы матбугаттан һәр төргә дә мәкаләләргә күзәту ясалырга, аны язу үзенчәлекләре билгеләнергә тиеш. Практик дәреслә

Если вам понравилась методическая разработка, лучший способ сказать cпасибо
— это поделиться ссылкой со своими друзьями в социальных сетях :)

Также вас может заинтересовать


У вас недостаточно прав для добавления комментариев

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться.

Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Узнайте новости первыми на нашей странице ВКонтакте:
 

 

Сообщение
Закрыть
Всероссийское профессиональное тестирование!