Курсы повышения квалификации!

Любой курс повышения квалификации - 1390 рублей! Идет прием заявок на обучение! Продолжительность курсов: 36 часов, 72 часа и 108 часов.

Подробнее о КПК здесь

×

Доклад

Наименование ОУ
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 «Бэлэкэч»
Должность
воспитатель
Город
пгт Богатые Сабы
Дата создания
29.10.2013
Файл материала
Рейтинг
Оценить
0 голосовать
Описание материала
Просмотров371
Комментарии0
Скачиваний59
Размер файла16.27Кб
Бала тәрбияләү-гаилә, балалар бакчасы,мәктәп, җәмәгатьчелек алдында тора торган иң җитди,мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Предпросмотр страницы №1

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 «Бэлэкэч»

















Тема:Гаилә тәрбиясе.

Әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш







Тәрбияче:Сунгатуллина Айсинә Ринатовна







2013

Бала тәрбияләү-гаилә, балалар бакчасы,мәктәп, җәмәгатьчелек алдында  тора торган иң җитди,мөһим мәсьәләләрнең берсе.

  Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын,баланың характер үзенчәлекләре,аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша  аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин :” Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас “,- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:

Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз иң беренче хәлиткеч фактор.Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз.Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез.Ничек киенәсез, башка кешеләр турында ни сөйлисез ; ничек шатланасыз яки кайгырасыз,үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз-менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бар”,-дип язып калдырган. Димәк, гаилә тәрбиясе    ул ата-ананың шәхси үрнәге.  Гаилә әгъзалары арасындагы җылы, игелекле мөгамәлә, үзара хөрмәт хисе  әхлак тәрбиясе өчен мөһим җирлек тудыра. Гаилә тәрбиясенең нигезен тәшкил итә торган гомумкешелек идеаллары, принциплары  да Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында  ачык чагыла. “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр”,- дип яза ул.

 Бала тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, ата-аналардан, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.  Телевидение, төрле мәгълүмат чаралары тискәре күренешләрне пропагандалый. Димәк, тәрбия системасына,гаиләгә тагын да югарырак бурычлар йөкләнә. 



Һәр баланың да үз холкы, үз теләкләре  һәм таләпләре була. Ә әти-әниләрнең исә  мәшәкатьләре баштан ашкан: эш, гаилә  әгъзаларына хезмәт күрсәтү. Вак-төякләр турында уйланып, тикшереп  торырга  вакыт та калмый. Проблемаларны җайга салу зарурлыгы килеп чыгу  өлкәннәрнең ачуын чыгара  һәм бу  ачу, җыела килеп, рухи тынычлыкны боза. Үзләрен тыеп кала алмыйча, әти-әниләр балаларына кычкыралар. Ә балалар исә өлкәннәрнең кычкыруына я елый башлыйлар, я булмаса үз эчләренә  бикләнәләр.  Теләкләре шунда ук үтәлмәсә,  балаларның күбесе   көйсезләнә башлый. Һәм әнисе яки әтисе белән сөйләшкәндә тавышларын да күтәрәләр... Мондый күренеш күпләргә таныштыр. Әмма  ничек итеп аларның горурлыгына тимәскә дә, ничек итеп  рәнҗетмәскә икән? 
Барыннан да бигрәк  тигезлек принцибын сакларга. Балалар белән аралашканда  тискәре хисләреңне тыеп торырга, күбрәк аларны  яратуыңны белдерергә кирәк.  Баланы, моңа сәбәп булганда,  мактарга онытмаска, кочаклап, үбеп тә алырга кирәк. Балалар бәяләргә безнең теге яки бу вакыйгаларга нинди  бәя бирүебезгә карап өйрәнәләр. Алар безгә нәрсәләрнең көчле тискәре йогынты ясавын аңлый башлыйлар: көндәлектәге  начар  билгеме,  күрше баласына карата тискәре мөнәсәбәтме, обойга карандаш белән сызгалаумы, әллә балалар белән сугышумы? Алар безне кайсы вакыйгаларның күбрәк шатландыруын исләрендә калдыралар.Бала тәрбияләүдә, ата-ана вазифаларын  башкарып, өйдә уздырган вакыт зур роль  уйный.  Замана шартлары, әлбәттә,  һәр хатын-кызга да,  бала карап, өйдә утыру мөмкинлеге бирми. Эшләүче хатын-кызларга,   өйгә кайтып, баласын күргәч,  сөенүен белдерергә киңәш  ителә.  Бала әнисенең  аның тормышын яхшырак итү өчен эшләвен, әмма иң мөһиме – баласы һәм аның турында кайгырту булуын белеп яшәргә тиеш. Әни кешегә өй эшләренең аңа авырлык китерүен беркайчан да    сиздермәскә кирәк. Баланың һәр яхшы гамәле әти-әнисенең хуплавына лаек.  Баланы мактаудан курыкмагыз һәм  үрнәк тәртип шулай булырга тиеш дип уйламагыз һәм тәртипсезлекләргә генә игътибар итмәгез.  Әгәр дә без, барлык “вак-төякләрне” дә кертеп,  балаларыбызның һәр гамәленә игътибар итәргә,  җае чыккан саен мактарга өйрәнсәк, мөгаен, бу аларның тәртибен тамырдан  үзгәртер. Яхшыга омтылышларын ныгыту өчен  уңышлары турында дусларына сөйләвебезне “тыңлатыгыз”. Балалар белән аралашудан килә торган шатлыкның һәр мизгеленең кадерен белегез.

Если вам понравилась методическая разработка, лучший способ сказать cпасибо
— это поделиться ссылкой со своими друзьями в социальных сетях :)

Также вас может заинтересовать


У вас недостаточно прав для добавления комментариев

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться.

Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Узнайте новости первыми на нашей странице ВКонтакте:
 

 

Сообщение
Закрыть
Всероссийское профессиональное тестирование!