- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Синоним һәм антоним исемнәр
Полноеназваниешколы : МБОУ “НаласинскаяСОШ”
АрскийрайонРТ
Названиеразработки: “Антоним һәм синоним исемнәр”
ФИОучителя:ШагисламоваГульназРашитовна
Категория: 2 кв. категория
Должность: учитель
Год: 2011
Тема: Синоним һәм антоним исемнәр
Дәреснең максаты:
Исем турында ниләр белүләрен сораулар ярдәмендә ачыклау.
Синоним һәм антоним исемнәр турында мәглүмат бирү .
Татар халык иҗаты үрнәкләре белән таныштыру. Алардан файдаланырга өйрәтү.
Җиһазлау:
Дәреслек.
Таблицалар.
Татар халык иҗаты (табышмаклар, мәкалләр, әйтемнәр )
Файдаланган әдәбият:
Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.
Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю, Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “ Мәгариф ”нәшрияты , 2001.- 33б.
Укыту методлары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, күнегүләр эшләү, таблица белән эшләү, тестлар эшләү.
Дәреснең төре: кабатлау.
Дәрес планы:
I. Актуальләштерү:
Алдагы дәресләрдә нәрсәләр үткәнне искә төшерү;
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту :
1) дәреснең максаты, эш тәртибе белән таныштыру;
2) исем сүз төркемен кабатлау;
3) карточкалар белән эшләү ( телдән );
4) карточкалар белән эш ( язма );
III. Өйгә эш ( 2 мин.):
1) “ Туган ягым” инша язарга;
IV. Дәрескә йомгак ( 5 мин.):
1) сорау бирү – җавап алу ( 4 мин.);
2) билгеләр кую ( 1 мин.);
Дәрес барышы
Укытучы: Укучылар бүген без сезнең белән “ Исемнәр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.
Уф итәр, пуф итәр,
Төчкерер дә пошкырыр;
Ә аннан соң алып китәр
Һәм теләгән җиргә илтәр.
Укучы: Поезд.
Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белзн сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар алыйк. Шуны да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә ( мәсәлән, “ Хәерле көн”, “рәхмәт”, “зинһар”, “мөмкин булса” ) генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес җавап бирүчеләр генә поездга утыра ала. Билетларда икешәр бирем тәкъдим ителә. Беренчесе, табышмакларның җавапларын әйтергә, икенчесе, шул сүзләрне ( җавапларны ) килешләрдә төрләндерергә.
Сораулар:
Ап-ак йөзле 2. Мылтык түгел- үзе ата,
12 күзле. Куркытмый ул шартлап та.
Керфек, керфек- Күбәләк тә, бал корты да
60 бөртек. Аны өзелеп ярата.
( сәгать ) ( чәчәк )
3. Киемгә охшамый 4. Дүрт татарга бер эшләпә.
Киям үзен – салмыйм. ( өстәл )
Аны кимәсәм, мин
Китап укый алмыйм.
( күзлек )
5. Кечкенә генә бөкре, 6. Үзе су, үзе каты.
Бөтен кырны бетерде. ( боз )
( урак )
7. Кечкенә генә сары карт 8. Өй башында ярты ипи.
Кигән киеме тугыз кат. ( ай )
( суган )
Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була.
( кояш )
( жетоннар бирелә )
Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!
Укытучы:Сәяхәтебезне“ Исемнәр шәһәре”ннән башлыйбыз. Шәһәргә үтеп керү өчен исемнең билгеләмәсен, сорауларын искә төшерергә кирәк.
Укучы: Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.
Укытучы: Дөрес, укучылар. “ Берлек - күплек” борылышында кагыйдәне искә төшереп, мисаллар әйтергә кирәк.
Укучы: Берлек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны – лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары алалар. Мәсәлән, сорау-сораулар,
таң-таңнар.
Укытучы:“ Уртаклык һәм ялгызлык “ култыгына килеп җиттек. Култык аша ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең кагыйдәләрен әйтә алганда гына үтәргә мөмкин.
Укучы: Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәруртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, кеше һ.б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.
Укучы: Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исемялгызлык исем дип атала. Мәсәлән: Нияз, Саматов, Акбай, Казан, “Ватаным Татарстан” газетасы, Җиңү бәйрәме, Хезмәт Герое, “ Шүрәле” балеты, “ Тасма” производство берләшмәсе һ.б.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Юлыбыз “ Килешләр авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү ахрысы, укып карыйк әле.
Белдерү.
Хөрмәтле пассажирлар!
Шлагбаум бары тик агач, буран сүзләрен килешләр белән төрләндергәндә һәм килешләр кагыйдәләрен искә төшергәндә генә күтәреләчәк.
Укучы:Исемнең 6 килеше бар. Беренчесе – баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.
Укучы: Б.к. агач буран
И.к. агачның буранның
Ю.к. агачка буранга
Т.к. агачны буранны
Ч.к. агачтан бураннан
У.-в.к. агачта буранда
Укытучы: Поездыбыз“ Тартымнар тигезлеге”ннән үтә. Бирелгән исемнәрне тартым белән төрләндерегез. ( китап, күлмәк, алма, җыр, сарай, медаль, бау )
Берлек Күплек
1 зат китабым китабыбыз
2 зат китабың китабыгыз
3 зат китабы китаплары
Тартым белән төрләнгән кулым, ташың исемнәрен килеш белән төрләндерергә.
Укытучы: Без сезнең белән “ Антонимнар һәм синонимнар” үзәнлегенә килеп җиттек. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз.
Антонимнар язарга:
кыш – дус -
көн – җир -
иртә - яз –
Синонимнар язарга:
анекдот – дус - фаҗига -
файда – гыйлем - батыр -
доктор – бит - кеше –
Укытучы: Укучылар, “Ромашкалар аланы”на да килеп җиттек. Һәркем аның бер таҗын өзеп алып, анда күрсәтелгән биремне үтәсен. Ә бирем түбәндәгечә: бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясарга. ( Язмыш, дөньяның, почмакларына, бәхет, җиргә, авылда, хезмәтне, ботакларын, кешегә, чәчәкләрнең ). Биремне дәфтәрләргә эшлибез.
Укытучы: Хөрмәтле пассажирлар! Безнең сәяхәтебез тәмам. Исемнәр дөньясының никадәр бай, мавыктыргыч булуын без үз сәяхәтебездә күрдек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы?
Укучы: Ошады. Без бик күп өстәмә мәгълүмат алдык.
Укытучы: Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәре кертеп, “ Туган ягым ” дигән темага инша язарга.
Укытучы: Теманы яхшы аңлагансыз, дәрестә актив катнаштыгыз.
( Билгеләр кую ). Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/48048-sinonim-m-antonim-isemnr
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Современные подходы к преподаванию информатики в общеобразовательной школе по ФГОС»
- «Основы профессиональной деятельности тьютора образовательной организации»
- «Специальная педагогика и психология: организация учебно-воспитательного процесса для детей с ОВЗ»
- «Организация учебно-воспитательной работы согласно образовательным программам дополнительного образования детей»
- «Реализация ФГОС образования обучающихся с умственной отсталостью: специфика организации инклюзивного процесса для лиц с ОВЗ»
- «Техника безопасности в кабинете химии: организация и проведение инструктажа»
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Теория и методика преподавания математики в образовательных организациях
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Теория и методика организации учебно-воспитательной работы
- Менеджмент в образовании
- Организация инклюзивного образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.