КЛАССТАН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕКТӘ ТУГАН ТЕЛНЕ, ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮГӘ КАРАТА ЧАРАЛАР
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесы “С.З. Габдрахманова исемендәге
Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”
Иҗади проект
класстан тыш эшчәнлектә туган телне,халкыбызның гореф-гадәтләрен үстерүгә карата чаралар
Башкардылар: озынайтылган көн тәрбиячесе Хәбибуллина Гүзәлия Руфис кызы.
2025 ел
Проектның методик паспорты
Проектны эшләүчеләр - озынайтылган көн тәрбиячесе Хәбибуллина Гүзәлия Руфис кызы,башлангыч сыйныф укытучылары: Сафина Рания Сәүбән кызы, Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы җитәкчелегендәге 1-3 сыйныф укучылары.
Белем бирү учреждениесе - Арча муниципаль районы гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесы “С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”
Проектны үткәрү датасы- 2025 елның 01 сентябрь - 25 октябрь
Максат- башлангыч мәктәп яшендәге балаларда туган тел, үз халкының һәм кече ватанының гореф-гадәтләре турындагы белемнәрне формалаштыру һәм куллану, иҗади сәләтләрен үстерү.
Бурычлар:
Үз халкының теленә карата кызыксыну тәрбияләргә һәм эмоциональ – уңай мөнәсәбәт уятырга.
Халык иҗаты әсәрләренең эчтәлеген аңлый белүне үстерергә.
Бала сүзлеген баету, аныклау һәм активлаштыру эшен дәвам итәргә.
Сәнгатьле укырга өйрәтүне дәвам итү.
Баланың иҗади потенциалын үстерергә.
Әхлакый мотивларны үстерергә
Укучыларны оештыру формасы – төркемдә, индивидуаль.
Алып баручы эшчәнлек – мәгълүмати-иҗади.
Кулланыла торган технологияләр – демонстратив.
Проектның төре - иҗади, кыска вакытлы, төркемдә.
Балаларның сыйныфы яки яше: 1, 3 сыйныф , 7-9 яшь.
Катнашучылар саны - 25 кеше.
Эш вакыты - дәрестән тыш.
Техник җиһазлану - китаплар, интернет, компьютер, проектор.
Эчтәлек.
Кереш. Әзерлек этабы
Проблеманы кую.
Төп өлеш. Тикшеренү этабы.
Сөйләмне үстерү, татар халкының матур әдәбияты белән танышу (мәктәп, гаилә, Ватан турында шигырьләр өйрәнү, мәкальләр, табышмаклар эйтү).
Танып-белү үсеше (татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру).
Уен эшчәнлеге (татар халкының хәрәкәтчән уеннары).
Җыр-моң га сәләтләрен үстерү .
Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият
Кушымта.
Кереш.
Татар теле - дөнья теле,
Шундый камил,шундый матур.
Җирдә әле бик күпләрнең
Күңелләрен үзенә тартыр.
Мөгаен, телнең үз тормышындагы роле турында уйланучылар аздыр, чөнки телнең аралашу коралы сыйфатында булуы һәркемгә билгеле, әмма бу алай гына түгел. Бала дөньяга туганда ишеткән беренче нәрсә - әнинең сөйләме һәм ул аны озак еллар дәвамында озата барачак. Баланы туган телнең мөһимлеген аңларга өйрәтү бик мөһим.
Татарда шундый мәкаль бар: “Иле барның теле бар”. Кемнең Ватаны бар, аның теле бар. Бу сүзләрнең кыйммәтен кеше бәлки аңлап та җиткермидер һәм аларны гадәти дип саныйдыр. Ләкин бу әйтем татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, мәдәниятен, тарихын үз эченә алган. Үз телеңне белүнең мөһимлеген онытмаска кирәк.
Телне үзләштерү - баланың иң мөһим казанышларыннан берсе. Бу аның милли байлыгы. Нәкъ менә мәктәпкәчә һәм кече яшьтә сөйләм актив үзләштерелә, милли мәдәният чыганакларына чуму бара. Шуңа күрә хәзерге белем бирүдә сөйләм үсеше процессы балаларга белем бирүнең гомуми нигезе буларак карала.
ХХ гасыр ахырында безнең тормышка бик күп алынма терминнар һәм чит ил сүзләре кушыла башлады, бу телгә, димәк, мәдәнияткә дә куркыныч тудыра. Ата-аналар, вакыт җитмәү сәбәпле, үз балаларына туган телгә, тарихка, гореф-гадәтләргә, мәкальләргә һәм әйтемнәргә, бишек җырларына һәм халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнаган «әбиләр һәм бабайлар мәктәбе» н бүләк итә алмыйлар. Ә күпчелек фильмнар һәм мультфильмнар баланың сөйләменә зарарлы йогынты ясый. Бу ныгый һәм аларның гадәтләренә керә.
Баланы мәдәни мираска, халыкның рухи кыйммәтләренә тартып, туган телне ничек саклап калу мәсьәләсе шуннан килеп чыга. Балаларга халкыбызның иҗатын көндәлек тормышта ничек кулланырга икәнен, шул ук вакытта кызыксындыру чараларын да күрсәтергә кирәк.
Төп өлеш. Тикшеренү этабы.
Сөйләмне үстерү, татар халкының матур әдәбияты белән танышу (мәктәп, гаилә, Ватан турында шигырьләр өйрәнү).
Татар теле (Н.Мадьяров)
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Милләттәшем булган һәркемгә.
Дөньялар киң, анда илләр бик күп,
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
Татар баласы (Л.Лерон)
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй-әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
– Татар кызы бу!
Диярләр:
– Татар улы!
Мин сөйлим анам телендә
Мин сөйлим анам телендә
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
Тәүге кабат аяк басып
Сукмактан киттем йөреп.
Әйттем анам теле белән
-Мин җирдә кеше – диеп.
Күзләремне ачты минем
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың
Белмәсәң ана телен.
Әткәң-әнкәң телен белсәң
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә
Туган тел бер генә була
Әнкәй кебек бер генә.
Әни кебек газиз күреп
Туган тел дип җан атып
Яшик әле дөньясында
Татар телен яратып.
“Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы” мәкаль әйтеш.
Теле барның ...............................(юлы бар)
Сөйдергән да тел,.................................( биздергән дә тел)
Тырышка табар, ташка..........................(кадак кагар)
Тирлә эшләсәң,.......................................(тәмләп ашарсың)
Ялгыз агачны.....................................(җил сындыра)
Иле барның,.....................................(җире бар)
Ялкаулык хурлык,................................(тырышлык зурлык)
“Булсаң- зирәк, әйт тизрәк!”(табышмаклар чишү)
1 .Тәрәзәсез ызбада
Чигү чигә кыз бала.(бал корты кәрәз ясый)
2. Җил- җил җилә килә, ике җиңен селкә килә,
Каенсарга керә килә, каен суын эчә килә.(черки)
3.Кар астында кышлаган,
Тунын яшел тышлаган.(уҗым)
4.Агач , агач саен ботак, ботак саен оя,
Оя саен күкәй- сигезәр дә тугызар.(борчак)
5.Яшел сабак, эче ак, сабак өстендә табак;
Табагында-кибетләр, кибетләрдә-егетләр.(көнбагыш)
6.Иртән алсу чәчәк ата,
Кич чәчәкләр җиргә ята...
Сабак башы-комлы шар,-
Hәркем яратып ашар.(мәк)
7.Җыен-яшел,зәңгәр күзле,
Көзен-алтын сары мин.
Күлгә кереп юынып чыккач,
Ап-ак булып калдым мин.(җитен)
8.Кырла үсте өйчекләр,өйдә алтын бөртекләр.
Өйнең стеналары-алтынга манган бары.
Таң җилләре искәндә, алтын сабак өстендә
Алтын өйләр чайкала...
Күргән кеше таң кала.(өлгергән арыш)
9.Ап-ак булса да кар түгел,
Тәмле булса да .бал түгел.(шикәр)
10.Ак мичкәнең эчендә
Ике төрле сыра бар.(йомырка)
Танып-белү үсеше (татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, телгә багышланган чыгышлар уздыру.
“Каз өмәсе – авыл бизәге” эшкәртмәсе. (1-3 рәс.)
Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһаз: тастымаллар, бию өчен каурыйлар, утыргычлар, өстәл, самавыр, компьютер, проектор
Бәйрәм барышы:
Слайд 1-2.
- Минем халкым өмә җанлы булган. Авырэшне күмәк күтәргән. Мал суйса да, казлар йолкыса да, Өй салса да өмә үткәргән.
- Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә. “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен кебек ук, татар халкынын милли, куңелле өмәләре дә булган.Авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Мәсәлән: Урак өмәсе, өй күтәрү өмәсе.
Слайд 3.
- Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:
Суда йөзэ, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. Ул нәрсә? (каз)
Слайд 4-5.
Безнең сүзебез каз өмәсе турында барыр.
Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Моңа карата нинди шигырләр беләсез?
(укучыларның шигырьләрен тыңлау)
Безнең әби-бабаларыбыз казны элек-электән үк күп итеп асраганнар. Язлар җиткәч, ишек алларына яшел чирәмнәр чыккач, каз бәбкәләре дә оядан төшәләр. Яшел чирәм ашап, суда йөзеп, алар көзгә зур казлар булып үсеп җитәләр.
Укучылар, бәлки арагызда каз үстерүчеләр, каз саклаучылар бардыр. Кемнәр каникулда эниләренә каз карарга булышты?
Каз каравы авырмы ?
Казлар күбрәк кайсы җирне ярата?
Аларны кемнәрдән саклыйлар?
Эле сезгэ казларны куып тотып ояларына да ябарга туры килгәндер, шулай бит?
(укучылар сорауларга җавап бирә)
Уен “Каз тоту ”
Эйдәгез ярышып алыйк, кем тизрәк казларны ояларына ташып бетерә .
дип атала
Слайд 6-7-8-9.
Казларны чистарту бик авыр булган, күп вакыт алган. Шуңа күрә өмә ясап, кызлар чакырып чистартканнар. Өмәгә чакырмасаң, кызлар үпкәләгән. Чөнки каз өмәсендә катнашу кызлар өчен дан һәм дәрәҗә санала.Каз өмәсе коннәр салкынайгач,кар яугач ноябрь, декабрь айларында үткәрелә.
Җиткән кызлар каз йолкыганнар. Ә сезнең кебек балалар канат, каурый сыдырганнар, су ташып торганнар.
Мастер класс .
Каурый сыдыру
Слайд 10-11.
Каз эшкәртү процессы бик катлаулы. Бар түшкәләрне дә мич ягып җылытылган өйгә алып керәләр. Монда башлана эш!
Хәзер Алсу апагыз сезгә каз йолку тәртибен сөйләп үтәр.
Казның ите бик тәмле була. Ә маен аш-су әзерләү өчен дә, дару урынына да файдаланалар. Аны бит – колак өшегәндә сөртәләр.
-Эшне бетергәч, каз түшкәләрен көянтә башына элеп, чишмәгә каз юарга төшеп китәләр. Киләсе елда да казлар күп булсын, йортларга бәхет-шатлык тулсын дип, Сыдырган каз каурыйларын юлга сибәләр.
Слайд 11-12.
- Күмәкләп җырлый – җырлый, уен – көлке сөйләшеп, эш бик тиз эшләнгән. Кызлар каз чайкаганда, авыл яшьләре бер-берсенә такмак әйтешеп, уйнап-көлеп, су буе бәйрәм рухына күмелгән.
Слайд 13. Эйдәгез “Канат сату” күренешен курсәтеп үтик эле.
Егетләр, кызлар су буенда Наза, капкалы, чума үрдәк- чума каз кебек уеннар уйнаганнар .
Әйдәгез .бездә. чума үрдәк- чума каз уенын уйнап, ял итеп алыйк эле.
Слайд 14.
-Каз юып кайткан кызларны кайнар чәй, каз маенда пешкән коймаклар һәм каз бәлеше белән сыйлаганнар.
Слайд 15.
Укучылар, сез тагын каз итеннән әзерләнгән нинди ризыклар беләсез? (каз шулпасы, өчпочмак, бәлеш, каклаган каз )
Каз итеннән нинди генә ризыклар әзерләмәгән татар халкы!
Туй мәҗлесенә иң олы, затлы күчтәнәч итеп пар каз алып барганнар. Бу хәзер дә шулай.
Слайд 16
Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар?
Дөрес, казның мамыгы бик кирәк.(ястык мендәр ясаганнар).
Татар өйләрен каз йоныннан тутырылган ястык – түшәкләрдән, күпертеп куелган йомшак мендәрләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Бу хуҗаларның уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп торучы билге булган.
- Хәзер “мендәр тутыру” йоласын карап утик.
-“Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз
Слайд 17
Рефлексия
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-Нинди эшкә өйрәндек?
-Нинди уеннар уйнадык?
-Сезгә шөгелебез ошадымы?
-Бу алган белемнәрегез сезгә кайда кирәк булачак?
Слайд 18
Без чыгышыбызны “Каз канаты” җыры белән тәмамлыйбыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
-Уен эшчәнлеге (татар халкының хәрәкәтчән уеннары).
«Чума үрдәк, чума каз»
Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
... үзенә иптәш эзли,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
...не ярата шул, ярата.
Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.
Уен шулай дәвам итә.
«Миңлебай» уены
Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай.
Син нишлисең, ни кыласың,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.
Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай.
Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана. Кабатлый алмаган кеше уртага чыгып Миңлебай була.
«Су анасы»
Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.
Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора –
Ялгышмыйча әйт әле.
Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.
«Түбәтәй»
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Туп-туп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
-Җыр-моң га сәләтләрен үстерү .
Җыр: Кояшлы ил
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
Балам диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм
“Әнием!” дим әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләрне мин
Туган телдә аңлатам
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
“Туган телем – татар теле” җыры. В. Агапов көе һәм сүзләре.
Туган телем – татар теле.
Татар теле - минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим,
Милләттәшем булган һәркемгә.
Татар теле - минем туган телем,
Бәхетле бул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.
Татар теле - минем туган телем,
Изгелекләр тулы ул телдә.
Аны якын күреп, сөйләшүдән сөеп,
Тыя алмый мине беркем дә.
III.Йомгаклау.
Тел кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Тел халыкның бетмәс байлыгын туплый. Без үз телебезне белергә һәм сакларга, телебезнең байлыкларын бездән соң килгән буыннарга җиткерергә тиешбез.
IV.Кулланылган әдәбият
https://chelny-rt.ru/news/uen-blmse/khrktle-tatar-khalyk-uennary
http://магариф.рф
Кушымта.

(1рәс.)

(2 рәс.)

(3 рәс.)

(4 рәс.)

(5 рәс.)

(6 рәс.)
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.