Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Участие подтверждается официальными документами
  • Приказ Приказ о проведении
  • Положение Положение
  • Протокол Выписка из Протокола
  • Диплом Диплом победителя
  • Инновации Диплом за инновационную деятельность
  • Благодарность Благодарность
29.10.2025

Совершенствование качества преподавания татарского языка как иноязычного с использованием коммуникативных технологий

Мухутдинова Гульназ Раилевна
МБОУ "Староильдеряковская СОШ"
Конкурсная работа

Совершенствование качества преподавания татарского языка как иноязычного с использованием коммуникативных технологий

Дөньяда телләр бик күп. Кеше күбрәк белгән саен, аның рухи дөньясы шулкадәр баерак һәм белем дәрәҗәсе киңрәк. Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугать материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды һәм башка төрле чаралар керелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде. Татарстан Республикасында башка телләрнең функциональлеген саклау, өйрәнү, үстерү һәм арттыру, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен 2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен дәүләт программасы кертелде.

Төрле милләт балалары укый торган мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бик актуаль. Әмма шул ук вакытта бу катлаулы эш. Әлеге проблеманы хәл итүнең оптималь юлларын эзләү, тиешле уку комплексларын эшләү, татар теленә өйрәтү технологиясен һәм методикасын камилләштерү заманча мәгариф системасында мөһим бурычларның берсе булды һәм кала.

Укучыларны телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен активлаштыруда конкрет бурычлар килеп чыга:

1. Татар телендә сөйләм интонациясен һәм сүзләрне дөрес әйтү;

2. Аудирование күнекмәсен (әйтелгәннәрне аңларга)

3. Укучыларны сөйләм аралашуына өйрәтергә.

Куелган максатлар һәм бурычлар түбәндәге принциплар нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин:

1. Күрсәтмәлелек;

2. Системалылык һәм эзлеклелек;

3. Мөмкинлекләр (укытканда, укучыларның мөмкинлекләренә, индивидуаль сәләтләренә таянып, әзерлеге дәрәҗәсеннән чыгып эш итәргә кирәк);

4. Аңлылык һәм активлык;

Укучыларның сүз запасын баету, өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә куллана белү татар теле дәресләренең төп максатлары булып тора. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә сүз эше аеруча зур әһәмияткә ия. Ул көндәлек рәвештә, теләсә кайсы теманы өйрәнгәндә үткәрелә. Укучы сүзлеген туплау яңа сүзләрнең мәгънәсен белүдән башлана. Гадәттә башлангыч мәктәптә яңа сүзләрнең мәгънәсе, предметның үзен күрсәтү яки аның сурәтен картинкада күрсәтү юлы белән һәм рус теленә тәрҗемә ярдәмендә аңлатыла.

Яңа сүзләрне үзләштерү өчен, аларның мәгънәсен аңлау һәм тәрҗемәне белү генә җитми. Укучылар аны үз сөйләмнәрендә аңлы рәвештә кулланган вакытта, ул сүз үзләштерелгән булып санала. Сүзне нык истә калдыруның төп шарты - аларның еш кабатлануы.

Укучылар сүзлеген тулыландыру, дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру - укучыларның сөйләм үсешенең гомуми системасында беренче баскыч кына, һәм бу гына җитәрлек түгел. Иң мөһиме - укучыларны үз сөйләмнәрендә грамоталы һәм дөрес итеп кулланырга өйрәтергә. Сүзләрне беркетү формаларының берсе - аларны сүзтезмәләр, җөмләләр яки хикәяләр төзүдә файдалану. Моның өчен укучыларга әлеге сүзләр (яки аңлатмалар) белән сүзтезмәләр, ә аннан соң җөмләләр уйлап табу биреме бирелә. Мондый тәкъдимнәр телдән һәм язма формаларда төзелә.

Укучыларның сөйләмен активлаштыру һәм үстерү өчен мин дәресемдә белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә җырлы- биюле уеннар, табышмак, тизәйткечләр, балалар санагычлары, мәкальләр өйрәнәбез. Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә. Шулай уктатар теле дәресләре белән кызыксынуны арттыру, укучыларның сөйләм эшчәнлеген активлаштыру, аларның актив сүзлеген тулыландыру максатларында, дидактик, грамматик уеннар, физкультминутлыкларын өйрәнү ярдәмгә килә. Бүгенге көндә татарча мультфильмнарны куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Мин дәресләрдә укучыларны мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтәм.

Рус балаларына татар телен өйрәтүдә Р.З. Хәйдарованың “Күңелле татар теле” дәреслекләре уңышлы дип саныйм.. Әлеге дәреслек белән эшләү балаларга ошый.

Татар теленә өйрәтү процессында дөрес оештырылган эш, дөрес сайлап алынган методлар һәм укыту алымнары тәрбия максатына ирешү өчен генә түгел, укучыларның тел һәм танып белү сәләтләрен үстерү өчен дә шартлар тудыра.

Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Исәнмесез хөрмәтле коллегалар, барыгызны да яна уку елы белән котлыйм.

Игъ тибирагыз өчен бик зур рәхмәт, барыбызга да уңышлар.

Свидетельство участника экспертного совета жюри

Свидетельство можно заказать сразу, как Вы оставите не менее 3 объективных комментариев в этом разделе сайта.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.