Тест по теме "Татарстан" для 9 класса.
«Татарстан» темасы буенча тест
9 cыйныф (рус төркеме)
Гыйзетдинова Ләйлә Алмаз кызы
1 нче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадетлар корпусы”бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә тестлар куллануның роле зур дипуйлыйм.
Вариант №1
1.Дөресҗавапны тап.
а)Республикада 107 милләт яши
ә)Республикада 106 милләт яши
б)Республикада 108 милләт яши
2. Дәүләт флагы кайсы елны кабул ителә?
а)1 993 нче елның 29 нчы ноябрендә
ә) 1 992 нче елның 29 нчы ноябрендә
б) 1 991 нче елның 29 нчы ноябрендә
3.Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?
а) яшел, зәңгәр, кызыл
ә) яшел, ак, кызыл
б) зәңгәр, ак, кызыл,
4. Гербка нәрсә рәсеме ясалган?
а) Песи ә) Ак барс
б) Юлбарыс в) Эт
5. Татарстанның дәүләт телләре?
а)Татар ә)Рус
б)Татар, рус в)Татар, рус , инглиз
6) Татарстанның иң зур елгасы нинди?
а) Нократ
ә) Ык
б) Чулман
7) Дөрес җавапны билгелә.
а) Татартсанның иң зур байлыгы- нефть
ә) Татарстанның иң зур байлыгы- газ
б) Татарстанның иң зур байлыгы- алтын
8) Дөрес җавапны билгелә.
а) “КамАз” да җиңел машиналар чыгарыла
ә) “КамАз” да йөк машиналары чыгарыла
б) “КамАз” да тәгәрмәчләр чыгарыла
9. Дәүләт гербының авторы кем?
а) Тавил Хаҗиәхмәтов
ә) Рамазан Байтимеров
б) Риф Фәхретдинов
10. 30 нчы август нинди көн?
а) Сабантуй ә)Җиңү көне
б)Республика көне в)Яңа ел
Вариант №2
1. Дөресҗавапны тап.
а) Татарстан Республикасының мәйданы 67 мең квадрат метр
ә) Татарстан Республикасының мәйданы 66 мең квадрат метр
б) Татарстан Республикасының мәйданы 68 мең квадрат метр
2. Дәүләт гербы кайсы елны кабул ителә?
а) 1 993 нче елның 7 нче февралендә
ә) 1 992 нче елның 7 нче февралендә
б) 1 991 нче елның 7 нче февралендә
Дәүләт флагындагы яшел төс нәрсәне аңлата?
а) сафлык, тынычлык билгесе
ә) кояш, ут, яшәү тантанасы
б) яшәү, яшьлек билгесе
4.Татарстан гимнынынмузыкасынкем язган?
а)Рөстәм Яшин ә)Рөстәм Яхин
б)Рәхим Яхин в) Рәхим Яшин
5.Татарстанның башкаласы –
а)Яр Чаллы ә) Казан
б)Әлмәт в) Түбән Кама
6.Республикада нефть ничәнче елда чыга башлаган?
а) 1939 нчы елда
ә) 1941 нче елда
б) 1940 нчы елда
7. Дөрес җавапны билгелә .
а) Татарстан бүген 2 миллиард тоннадан артык нефть чыгарды
ә) Татарстан бүген 1 миллиард тоннадан артык нефть чыгарды
б) Татарстан бүген 3 миллиард тоннадан артык нефть чыгарды
8. Дөрес җавапны билгелә.
а) Түбән Камада нефть эшкәртү предприятиясе эшли
ә) Түбән Камада күмер эшкәртү предприятиясе эшли
б) Түбән Камада газ эшкәртү предприятиясе эшли
9. Дәүләт флагының авторы кем?
а) Тавил Хаҗиәхмәтов
б) Рамазан Байтимеров
в) Риф Фәхретдинов
10.Татарстанның беренче Президенты кем?
а) М. Ш. Шәймиев ә) В. В. Путин
б) Р.Н.Миннеханов в) Б.Н.Ельцин
Бу тест 9 нчы сыйныфта “Без Татарстанда яшибез” бүлеген укучыларның ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.