Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Участие подтверждается официальными документами
  • Приказ Приказ о проведении
  • Положение Положение
  • Протокол Выписка из Протокола
  • Диплом Диплом победителя
  • Инновации Диплом за инновационную деятельность
  • Благодарность Благодарность
27.10.2022

Сугыш китте, сагыш калды...

Крымова Сюмбюля Анваровна
МБОУ СОШ с.Калмашево
Конкурсная работа

Разработка внеклассного мероприятия “Сугыш китте, сагыш калды...”

Учитель татарского языка и литературы высшей категории МБОУ СОШ с. Калмашево Крымова Сюмбюля Анваровна.

Максат:

1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгы күрсәтү.

2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына

хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Бер төркем кызлар керә, алар көлтә урганнар, башак җыйганнар. кулларында ураклар.

Албина: Кызлар, туктап бераз хәл алыйк әле, җеп өзәр хәлем калмады. Озын басуны урып бетерик дип тын да алмый эшләдек бит.

Айсылу: Юк, юк кызлар. Ял итәргә вакыт юк. өйдәге эшләрне тиз генә бетереп, Гөлҗиһан инәйгә җыеласы бар. Бүген фронтка паосылка тутырырга дип сөйләшкән идек, онытмадыгызмы?

Кызлар: Онытмадык, онытмадык.

Чыгып китәләр.

Икенче күренеш. Гөлҗиһан әби самовар куеп йөри.

Гөлҗиһан инәй: Тиздән килеп тә җитәрләр инде, балакайларым. Көнозын эшләп арыганнардыр. Көлтә уру уен түгел шул. Әй бу сугышны, бу балаларның уйнар чаклары гына бит , югыйсә. Рәхмәт яугырлары, аруларына карамастан, фронтка послыка тутырырга уйлаганнар бит. Самоварым гөжләп торсын әле, бары белән чәй эчерермен үзләрен.

Кызлар: Исәнме, Гөлҗиһан инәй.

Гөлҗиһан инәй: Әйдәгез балакайлар үтеп утырыгыз, арыгансыздыр да инде. Кайсы басуны бүген бетердегез?

Албина: Бүген озын басуны урдык. Иртәгә түгәрәк имәнлек артына барабыз.

Гөлҗиһан инәй: Балалар ишеттегезме әле? Немеө солдатлары дизиртир булып окоп төбендә яталар ди.

Кызлар көләләр.

Айсылу: Гөлҗиһан инәй, дезиртир, дизентирия белән диген.

Гөлҗиһан инәй: Шулай мени? Алайса немец бер айда Мәскәүне алам, аннан Совет илен юк итәм диеп бик кәперәнгән иде.

Гөлнур: Алмый торсын әле. Анда бит безнең әтиләр көрәшә.

Албина: Минем әтием Бәхтияргә эләксәң, күрсәтер күрмәгәнеңнне... Әле кичә генә хаты килде, Слава ордены белән бүләкләгәделәр дигән.

Айсылу: Безнең әтинең дә хаты килде, немецларны үз өннәренә куалар икән.

Гөлнур: Минем әни әтидән хат алгач кычкырып көлде.

Кызлар: Ния?

Гөлнур:Әнием хатка әтиемә шигырь язган булган икән:

Одеял ябынасыңмы?

Юрган ябынасыңмы?

Мин сине бик сагындым,

Ә син сагынасыңмы?

Әтием язган:

Одеялың да юк монда,

Юрганың да юк монда.

Көне-төне туплар шартлый,

Синең кайгы юк монда!

Кызлар көләләр.

Регина: Кызлар, бәрәңгеләрегезне казый алдыгызмы?

Гөлнур: Караңгы дип тормадык, казыдык инде, карап торган ашыбыз шул бит.

Албина: Әлдә бәрәңге бар әле. Яз көне шулай ашарга калмагач, әнкәй көздән калган бәрәңгене җыеп кәлҗемә пешереп ашатты. Тамагыбыз туйгач, рәхәтләнеп йоклаганбыз.

Айсылу:Бәрәңгене урнаштырдык ансы, утын мәсәләсе генә калды. Кичә әнкәй белән урманга әз генә булса да коры-сары җыеп төшик дип менгән идек, лесник килеп чыгып арбабызга кадәр ваклап ут төртеп яндырды.

Марсель:Минекен дә ваклап бирде ул. Такмак та чыгардым әле үзенә:

Әткәем кайт инде

Мылтык алып кайт әле.

Урманчы бабайны

Агачына терәп ат әле.

Гөлҗиһан инәй: Балалар, мин Сафура әбиегезнең кереп хәлен белеп чыгам, сез мине югалтмагыз.Өченче улының үлем хәбәре килгәч, аяктан язды бит.

Кызлар: Ярар, Гөлҗиһан инәй.

Почтальон керә.

Почтальон-Снежанна:Гөлҗиһан инәй өйдә юкмыни?

Регина: Юк шул.

Почтальон-Снежанна: Аңа Баһаветдин абыйның хәбәрсез югалды дигән кайгылы язуын алып килдем.

Албина: Ничекләр генә әйтербез инде?

Гөлҗиһан инәй керә.

Гөлҗиһан инәй: Кызлар, нигә боектыгыз әле, күңелле генә утырадыр идегез бит? Ә почтальоныбыз да кергән икән. Нинди хәбәрләр бар?

Почтальон-Снежанна:Ни бит әле инәй...

Гөлҗиһан инәй: Берәр алама хәбәр алып килдеңме?

Почтальон-Снежанна:Килдем шул.

Гөлҗиһан инәй: Я әйт!

Почтальон-Снежанна: Баһаветдин абыйның хәбәрсез югалды дигән кайгылы язуы килде.

Гөлҗиһан инәй: Әй алла...

Гөлнур: Инәй, бик борчылма әле. Әнә югары оч Шакир абзыйның да хәбәрсез югалды дигән язуы килеп өч көн дә үтмәде, хаты килде.

Айсылу: Мөнирә апа , безнең әтидән хат юкмы?

Почтальон-Снежанна:Бар, үскәнем, Онытып та торам.

Бирә. Айсылу укый, яртысын солдат

киеменнән Фәдис, я Марсель укый.

Айсылу:

Тезгә куеп сезгә хатлар язам,

Сугыш тынган алсу таңнарда.

Балаларым, сезне үбеп калам,

Сәлам сезгә, өйдәгеләргә.

  Үстеңме әле, кызым Тәслимә?

Төштеңме әле теге бишектән?

Туган яктан искән җилләр аша

«Әтием» дигән сүзең ишетәм.

Улым туган, аны ишеттем,

Хатка язып исем җибәрәм.

Без җиңәрбез, кайтып күрешербез,

Аерылу булмас яңадан.

Солдат:

Таптап, сытып, дошман алга бара,

Җиңәрбез, ди, мескен, куана.

Кайтыр юлын эзләп табалырмы,

Бездә булыр җиңү-тантана.

 Дошман белән уртак җиребез юк,

Убасына куып кертербез.

Күпне өмет итсә, үз иленнән,

Үз җиреннән мәхрүм итәрбез

 Сагынам сезне таңнар атканда,

Алсуланып кояш батканда.

Сау булыгыз! Безне каршыларсыз,

Илгә җиңү алып кайтканда.

Алып чыгып китә.

Албина: Я кызлар, җитәр, китерегез әйберләрегезне, посылка салыйк.

Гөлнур: Мин бәйләгән оекбашларны кигән солдатның аягы өшемәс.

Айсылу:  Тизрәк сугыш кына бетсен инде. Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Гитлерны тизрәк тончыктырып, исән-сау кайт­сыннар инде.

Регина: Кайтырлар, кайтырлар, Алла боерса. Сугыш бетәргә күп калмады инде.

Албина: Мин бер хат та язып тыктып, оштырсыз микән?

Безнең авыл уртасында 

Җилферди кызыл әләм.

Илебез өчен көрәшүче

Каһарманнарга сәлам!

Оекбашлар, бияләйләр

Җибәрәбез без сезгә.

Дошманнарны тизрәк җиңеп

Кайтыгыз илебезгә.

Без җибәргән посылканың

Куанычын күрегез.

Гитлер дигән килмешәкне

Тизрәк дөмектерегез.

Посылканы җибәрәбез

Калмаш дигән авылдан.

Хушыгыз, батыр солдатлар,

Безнең хатыбыз тәмам!

Кызлар: Бик матур булган.

Айсылу: Кызлар, Менә посылкабыз да әзер булды, Таралышыйк. Иртәгә тагы уракка бит. Көннәр аяз торганда тизрәк җыеп аласы иде.

Кызлыр чыгып китә.

Сәхнә артында Ә. Атнабаев шигыре яңгырый.

Икенче күренеш

Ана-Рәзифә: Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Ана-Рәзифә: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән¬кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

У л ы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугыштан киткән балала¬рының берсе дә кайтмады. Ә синең (Фәлән-фәләнең) кайтты әле.

Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авыл¬дан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерер¬лек түгел.

У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз ну¬рым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)

7

Свидетельство участника экспертного совета жюри

Свидетельство можно заказать сразу, как Вы оставите не менее 3 объективных комментариев в этом разделе сайта.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.