Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Участие подтверждается официальными документами
  • Приказ Приказ о проведении
  • Положение Положение
  • Протокол Выписка из Протокола
  • Диплом Диплом победителя
  • Инновации Диплом за инновационную деятельность
  • Благодарность Благодарность
23.03.2021

"Хуш киләсең, Нәүрүз!..." (сценария посвященное встречи весны )

Зиннатуллина Сания Вакифовна
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств", преподаватель театрального искусства
Конкурсная работа

«Балалар сәнгать мәктәбе»

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Shape3Shape1Shape2

Төзүче: театр сәнгате укытучысы

Зиннәтуллина Сания Вакыйф кызы

2021 ел

Хуш киләсең, Нәүрүз!..

(театр сәнгатенә йөрүче балалар өчен күңел ачу бәйрәме)

(2 нче класс)



Зал бизәлеше: Сәхнә яфракка бөреләнә башлаган агачлар һәм картоннан ясалган умырзая чәчәкләре белән бизәлгән.

Катнашучылар:

- Алып баручы;

- Нәүрүзбикә;

- Театр сәнгатенә йөрүче балалар.

Җиһазлар: Экран, ноутбук, йөзек, карточкалар, чәй эчү өчен тәм – томнар.

Алдан үткәрелгән эш: Шигырьләр өйрәнү, темага карата сүрәтләр карау.

Максат:Укучыларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, телебезне, мәдәниятебезне үстерү. Укучыларда милли үзаң, иҗади сәләт формалаштыру.

Музыка астында сәхнәгә “Яз җитә” көе астында алып баручы чыга.

Алып баручы: Исәнмесез балалар! Менә салкын кыш та үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә сагынып, түземсезлек белән көткән Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.(Экранда презентация барлыкка килә )
1 - слайд

  • Дусларым сез беләсезме, “Нәүрүз ” сүзе - нәрсә дигәнне аңлата?

Нәүрүз” – сүзе фарсы телендә “Яңа көн” дигәнне аңлата.

2-слайд

Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга 21 – 22 мартка туры килгән.Һәм иң кызыгы безнең борынгы бабаларыбыз Яңа елны кыш көне түгел, ә яз көне каршылаганнар.

3-слайд

Нәүрүзне Татарстан да гына түгел, хәттә:  Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм башка кайбер илләрдә бәйрәм иткәннәр.

4-слайд

Нәүрүз башланыр алдыннан хуҗабикәләр өйләрен чистартканнар, бер – берсенә булган үпкәләрен кичергәннәр, дуслашканнар һәм татулашканнар.

5-слайд

Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, кешеләрне бәйрәм белән котлап йөргәннәр.Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар.

  • Дусларым, әйдәгез әле экрандагы такмакларны укып карыйк әле.

6 –7 слайд

Кунак өстәлендә “С” хәрефеннән башланган җиде төрле ризык булдыру гадәткә кергән булган.

  • Дусларым, әйдәгез әле, бу ризыкларны укып карыйк.

Һәм шулай ук өстәлгә көзге, шәм, буялган йомыркалар кую да символик мәгънәгә ия булып торган.

Шәм – утны, яктылыкны аңлаткан – кешеләрне күз тиюдән саклаган.

Көзге – ачыклык, аязлану символы булып торган.

8- слайд

Нәүрүзнең иң мөһим символы – фәрештә азыгы булган. Ул ашамлык җиде төрле ризыктан әзерләнгән. Бәйрәм башланыр алдыннан, 6 сутка алдан элек бер савытка бодай чәчкәннәр. 4-5 см. үскәч аны иттарткычтан чыгарып, барлык ингедриентларны бер – бер артлы зур казанга тутырганнар, көймәсен өчен төбенә чикләвекләр салганнар. Шулай итеп фәрештә ризыгы җырлап- биеп, уйнап - көлеп 24 сәгать буе бертуктаусыз болгатып иртән генә әзер булган. Ул ризык белән бөтен халыкны сыйлаганнар.

9- 10 слайд

Ун көн дәвамында кешеләр бер – берсенә кунакка йөргәннәр, җимеш агачлары утыртканнар. Болында күңел ачканнар.

Дусларым, күрәсезме, борынгы әби – бабаларыбыз нинди матур, сокланырлык мирас калдыган бит безгә. Бүгенге көндә бу хәзинәне саклау, үстерү, баету безнең иң изге бурычыбыз. Әйдәгез, бу гореф – гадәтләрне елдан ел бай эчтәлекле итеп үткәрик! Мирасыбызны хөрмәтлик һәм саклыйк!

  • Дусларым, бәйрәм күптән башланды, ә Нәүрүзбикә һаманда юк

Әйдәгез әле, бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк әле

11 - слайд (экрандагы сүзләрне балалар бергәләп әйтәләр).

Яз, яз тизрәк кил!

Җылы көннәр бик кирәк,

Җиргә ятып аунарга

Яшел келәмең кирәк!

Илхамланып тыңларга

Кошларың җыры кирәк.

Рәхәтләнеп иснәргә

Чәчәкләрең бик кирәк!

Музыка астында Нәүрүзбикә керә

Нәүрүзбикә:

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Төн әйтәдер-мин озын!

Көн әйтәдер-мин озын!

Әйтә кояш елмаеп:

Икебез дә бер бүген!

Көн-кояшка авыша,

Төн авыша-аена.

Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе,

Икебез дә бер бүген.”

Көн белән төн тигезләшкән,

Кышка китәр вакыт җиткән.

Табигать эшенә керешкән

Инде яз да килеп җиткән.

Имин булсын бу язлар!

Тыныч булсын дөньялар!

Тату булып яшәгез,

Күмәкләшеп эшләгез.

Уйнагыз сез, көлегез!

Шат булсын күңелегез!

Нәүрүзбикә: Хәерле көннәр сезгә дусларым! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: Хуш килэсен, Нәүрүз, турдэн уз!

Күптән инде сине көттек без.

Көтә – көтә зарыгып беттек без!

Нәүрүзбикә: Көткәнегезне сиздем

Ашыгып сезгә килдем.

Тапкырлык , зирәклектә

Сынап карарга булдым

Табышмаклар тыңлагыз

Йә, җавап таба кайсыгыз?

Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.        (кыш үтеп, яз килү)

Ак юрганымны алып куйдым,

Яшел юрганымны җәеп кудым.        (яз килү)

Аяксыз-кулсыз кое казый.        (тамчы)

Борынсыз чыпчык боз тишә.        (тамчы)

Үзе туңа, өйгә керми,

Үзе җылый да җылый.        (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.        (сыерчык)

Ут та түгел, ук та түгел,

Күзгә төшә, карны кисә.        (кояш нуры)

-Афәрин! Булдырдыгыз!

12 - слайд

  • Дусларым, мин сезгә матур җөмләләр язылган карточкалар тәкъдим итәм,

сез аларны укып күрсәтегез әле.(балалар подностан карточкаларны алып укып күрсәтәләр). Әйтегез әле, бу шигырь юлларымы, мәкальләрме яки башка нәрсәме? (Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң) Әйе балалар, бу халыкның борынгыдан сыналып килгән хәзинәсе- сынамышлар.

Алып баручы: Булдырдыгыз, афәрин!

Бәйрәмне дәвам итик

Тапкыр, зирәк, булганнарны

Җырларда мактап үтик!

Түгәрәккә без басыйк, татар халкының “Кәрия –Зәкәрия ” – җырын

бергәләп җырлап алыйк.

Нәүрүзбикә:Дусларым, мин сезгә бик күңелле булган “Йөзек салыш” уенын алып килдем. Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк әле.

Йөзек салыш”- уены

Алып баручы: Дусларым, яз көне кошлар тормышында да яңарышлар була.

  • Әйтегез әле, нинди үзгәрешләр икән ул? (кош – кортлар йомырка салалар, бала чыгаралар. Нәниләре белән су буена төшәләр, чирәм белән тукланалар, суда коеналар). Менә шундый матур күренешләргә багышлап татар халкы

  • Чума үрдәк, чума каз”- дигән җырлы – хәрәкәтле уен иҗат иткән.Хәзер сез аны “Сорнай” фольклор этнография ансамбле башкаруында тыңларсыз. (балалар аудио материал тыңлыйлар).

  • Дусларым, әйдәгез, бергәләп парлашып басып, шушы күңелле җырны без дә җырлап алыйк әле.

Алып баручы: (Нәүрүз янына килеп)

Без әзерләдек табын

Китереп бөтен ягын

Уртага куйдык тәм – том

Конфет, прәннек, печенье,

Иң тәмлесе варенье!

Җитешегез кунаклар,

Кыстатмагыз кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз кунаклар!

  • Дусларым, бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын жыелып!

Чәй табынына рәхим итегез! (бәйрәмяз турында җырлар тыңлау , тәм – томнар белән чәй эчүләр белән дәвам итә.

Кулланылган әдәбият:

Балачак бәйрәмнәре”, “Раннур” нәшрияты, Казан 1999 ел

Свидетельство участника экспертного совета жюри

Свидетельство можно заказать сразу, как Вы оставите не менее 3 объективных комментариев в этом разделе сайта.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.