Алтын көз
«
Гөлназ» 49 нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Сценарий “Исәнме,алтын Көз”
Төзүче:
Назмеева Алия Шамил кызы
Яр Чаллы
2022 ел
Сценарий “Исәнме,алтын Көз”
Балалар залга керәләр биеп,түгәрәктә калаллар.
Алып баручы:Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Көзне котлап бергәләп җырлап алыйк.
1 бала (Зулфия):
Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле.
“Көз”(җыр)
Алып баручы: Нәрсә бу?Җил тавышын ишетәм
Йогереп керә җил яфракларны чәчә зал буйлап,йөгереп китә.
Алып баручы:Карагыз әле балалар,күпме алтын яфраклар.Ә хәзер без сезнең белән яфракларны җыеп җыр җырлыйбыз яфраклар турында.
“Я с листочками хожу”(җыр)
(Ахырда балалар утырып калалар,яфраклар артына качалар)
Алып баручы:Кая минем Данис?Сулейман?Камила?Юк алар?(эзли аларны).Кая минем балаларым?
Балалар:Без монда!
Урам себерүче керә.
Уен “Урам себерүче хәм яфраклар”
Урам себерүче:
Ох,эш күп булды.
Күпме яфрак коелды!
Тизрәк себереп бетерәм,
Мин тәртипкә китерәм!
Мин себерәм,себерәм,себерәм,
Яфракларны өеп куям
Барлык юлларны мин себердем.
Ох,ардым мин,йокларга киттем.
Җил:
Мин көзге Җил.
Мин очам,юлым ерак.
Мин дөнья буйлап узам,
Барлык яфракларны да өрдерәм.
Урам себерүче:
Тәртип түгел,чыннан да,
Бөтен яфраклар очып китте.
Мин себеркене алам,
Яңадан яфракларны җыям.
Мин себерәм,себерәм,себерәм,
Яфракларны өеп куям
Барлык юлларны мин себердем.
Ох,ардым мин,йокларга киттем.
Җил:
Мин көзге Җил.
Мин очам,юлым ерак.
Мин дөнья буйлап узам,
Барлык яфракларны да өрдерәм.
Урам себерүче:
Ах,яфраклар сез бигрәк шук,
Якты һәм матур бизәкле!
Очып китмәсеннәр өчен,
Мин сезне тотарга тиеш!
Мин йөгердем,ардым,
Яфракларны куып җитмәдем.
Юлларда чокырда су,
Урам себерүче башка кирәк түгел.
Китәм моннан мин.
Сау булыгыз,дуслар!
Урам себерүче китә.
Алып баручы: Балалар чынлап та көз көнне
Тәбигат әкияттәгечә бик матур!
Кайда соң безнең үзе Алтын көзебез?
Без монда сезнең белән көз турында шигырләр,
Җырлар җырлыйбыз.Ә көз безгә киләргә ашыкмый.
Көз,көз кил инде
Көз керә.Кулында кәрзин.
Көз:Мин- Көз!Килдем сезгә
Бәйрәмне матурларга.
Алып баручы: Көз- без сине бик озак көттек.
Көз:Бик күп тырыштым,бар табигатне алтынга күмдем.Агачларга кызыл-сары яулыклар элдем.
Алып баручы:
Көз без сине бик сагынып көттек
Бәйрәмебез матурланды син килгәч.
Көз кәрзинеңдә ниләр алып килдең?
Җыр “Көз,көз,әйт әле?”
Алып баручы:
Балалар сиңа багышлап шигырләр дә өйрәнде.
Радмир:Утром мы во двор идем
Листья сыпляться дождем.
Под ногами шелестят,
И летят,летят,летят.
Самира:
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Көз:Рәхмәт!
Яңгыр тавышы ишетелә
Көз:Балалар,яңгыр ява башлады!
Әйдәгез бер уен уйныйк әле.
Уен “нинди яңгыр?”
Кечкенә яңгыр ява,әкрен-әкрен!(әкренгенә кул чабалар)
Зур яңгыр ява,шәп-шәп итеп! (нык итеп кул чабалар)
Яңгыр бетте.
Алып баручы:Яңгыр явып туктады.
Чакырам сезне уйнарга
Матур итекләр белән
Судан атлап йөрергә.
Җыр-бию “Сапожки”
Көз:Рәхмәт сезгә балалар
Бик матур биедегез!
Алып баручы: Көз,көз ашыкма
Балалар бит синнән бүләкләр көтә!
Көз:Алай булгач балалар
Яфракларны кәрзинемә тизрәк китереп салыгыз!
Балалар бу яфраклар гади түгел
Яфраклар кызыл,сары тылсымлы.
(кәрзинне балалар алдына куя,каплый зур яулык белән)
Хәзер күзләрне йомабыз.
Яфракларны сезнең белән тылсымлаганнны карыйбыз. Тылсымлаганда күзләрне ачырга ярамый.
(Алып баручы кәрзиннәрне алмаштыра)
Көз:Кызыл,сары яфраклар,алмаларга әйләнегез тизерәк!
(Көз кул чаба,балалар күзләрен ачалар)
Яулыкны без күтәрәбез
Нәрсә булганынн күрәбез.
(Алмаларны тарата)
Алып баручы:Рәхмәт көз,бүләкләргә
Тәмле,тәмле алмаларга.
Көз:Ә хәзер миңа китәргә вакыт җитте,Сау булыгыз!
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.