- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Телефон: вчера и сегодня
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы
“Телефон: кичә һәм бүген”
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар
бакчасының югары категорияле
укытучысы Гыйльметдинова Гөлназның
башлангыч сыйныф укытучылары
семинарында үткәргән сыйныф
сәгатенең план-конспекты
Сыйныф сәгате
Тема:Телефон: кичә һәм бүген.
Максат:укучыларны телефоннарның килеп чыгу тарихы, кесә телефонының уңай һәм тискәре яклары, әлеге элемтә чарасыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштыру; укытуның проект технологиясен кулланып, укучыларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен, хәтерен һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү; үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү.
Җиһазлау:газета, журнал метериаллары, компьютер, борынгы телефон рәсемнәре һ.б.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм балалар!
II.Уңай психологик хәләт тудыру.
- Балалар, хәзер бер-берегезгә, килгән кунакларга карап елмаеп алыгыз әле, сезгә тагын да рәхәт булып китәчәк. Ә хәзер минем "Кешеләр ничек исәнләшә?" дигән сорауларыма җавап бирерсез.
III.Кереш өлеш.
Инде, балалар, дәресне башлап җибәрсәк тә була. Ләкин минем сезгә бер шартым бар: сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирергә, җаваплар тулы, аңлаешлы, төгәл булырга тиеш. Искә төшереп алыйк әле.
Нәрсә ул сөйләм?
Ул ничә төрле була?
Уен(2 кеше тактада сөйләмнең төрле формаларын белдергән предмет исемнәре язылган карточкаларны дөрес итеп урнаштыра, калган укучыларга табышмаклар әйтелә. Табышмак җавапларының сөйләмнең кайсы төренә караганлыгын билгеләү)
Сөйләм
Телдән Язма
Магнитофон Газета
Телевизор Журнал
Радио Китап
Телефон Хат
IV. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Укытучы. Бүген без, балалар, сөйләмнең бер формасын белдерүче предмет турында сөйләшербез. Аның нәрсә икәнлеген сез хәзер ребусны чишкәч белерсез ( ребус чишү).
-Нинди сүз килеп чыкты инде? (“Телефон” сүзе)
-Безнең дәресебез “Телефон: кичә һәм бүген”дип аталачак.
-Ә сез нинди телефоннарны беләсез? (Гади, кәрәзле, радиотелефон, рация)
-Телефон ни өчен кирәк соң? (Телефон ярдәмендә бер-беребезнең хәлен белешәбез, өйгә табиб яки торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен чакырабыз, факстан һәм компьютер модемыннан файдаланабыз)
-Балалар, бүген без дәрестә ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәр төркем үзе сайлап алган тема буенча проект эшләр.
V. Проект әзерләү.
Укытучы. Проект ул – башта уйлап чыгарыла, аннары эшләнелә һәм тормышка ашырыла. Мәсәлән, конструктор яңа машина уйлап чыгара, аннары эскизлар ясый, исәпләүләр башкара, сызымнар сыза. Аннан соң гына бу сызымнар буенча машина төзиләр. Сез инде проектыгыз өчен рәсемнәр, газета-журналлардан материаллар, табышмаклар җыйдыгыз. Бүген шушы тупланган материал ярдәмендә папкалар булдырырга яки стена газетасы чыгарырга да мөмкин. Соңыннан һәр төркем башкарган эше буенча телдән чыгыш ясар. Әмма эшне дөрес оештырыр өчен сездән аеруча тырышлык, бер-береңә игътибарлы, төгәл, гадел булуыгыз сорала.
Балалар, башта эшне ничек итеп оештыруыгыз турында уйлагыз: нәрсә ясаячаксыз, анда нәрсәләр турында язылачак, нинди рәсемнәр куярсыз.
Укытучының киңәш-консультациясе ( укытучы бу этапта чиратлаштырып һәр төркем белән эшли, үзенең киңәшләрен бирә)
Консультация бирү үрнәкләре.
Беренче төркем белән эш:
-Сез эшегезне ничек итеп оештырырга уйлыйсыз?(Стена газетасы чыгарырга уйлыйбыз. Аны “Телефон һәм аның тарихы” дип атарбыз)
-Сез нәрсә турында сөйләр идегез?(Без телефон булмаган заманнарда борынгы кешеләрнең ничек аралашуы, беренче телефоннар, аларны уйлап тапкан кешеләр, Морзе әлифбасы, телефоннан сөйләшү кагыйдәләре турында сөйләячәкбез, төрле рәсемнәр, табышмаклар куячакбыз.)
Икенче төркем белән эш:
-Сез нинди тема буенча эшләргә җыенасыз?(“Кәрәзле телефон. Аның сәламәтлеккә зыяны” дигән тема буенча альбом эшләргә җыенабыз)
-Анда нәрсәләр турында сөйләргә телисез? (Кәрәзле телефон, аның сәламәтлеккә зыяны, кәрәзле телефоннан файдалану кагыйдәләре турында язачакбыз, шигырьләр, кызыклы фактлар урнаштырачакбыз)
-Инде эшкә тотынсак та була. Эшегездә уңышлар телим.
IV. Проектны җыю.
Ф Таишевның “Телефон дәшми” дигән җыры астында балалар мөстәкыйль эшлиләр.
V. Проектны яклау.
Һәр төркемнән берәр укучы проектны яклап чыгыш ясый.
Укытучы. Балалар,чыгыш ясаганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:
1. Чыгышыңны сәламләүдән башла.
2. Проектның исемен, ник аны сайлап алуыңны әйт.
3. Тыңлаучыларга карата ихтирамлы бул, аңлаешлы итеп сөйлә.
4. Сорауларга төгәл җавап бир.
5. Проектны кайда кулланырга мөмкин булуын әйт.
Беренче төркем чыгышы.
1 укучы.
Телефон булмаганда ничек аралашканнар?
Борынгы кешеләр, үзләрендәге вакыйгалар турында икенче кабиләгә хәбәр итәр өчен, йомычкага шартлы билгеләр язып, аны суга агызганнар. Күршеләре, йомычканы алып, хәбәрне “укыган”.
Австалиялеләр исә төтен ярдәмендә “сөйләшкәннәр”. Моның өчен төтенне каплап торганнар. Озынрак төтен – бер шартлы билгене, кыскарагы икенчесен белдергән.
Африкалылар барабан кагып хәбәрләшкәннәр.
Тау халыклары, аралашу ихтыяҗы туса, бау әйләндергәннәр. Бау очына сыбызгы беркетелгән. Шул сыбызгы җилдә төрле авазлар чыгарган. Шулай итеп, алар үзләренә генә аңлаешлы телдә бик уңайлы хәбәрләшкән.
2 укучы.
Морзе әлифбасы.XIX гасырның утызынчы елларында электр батареяләре уйлап табылган. Бу ачыш телеграф барлыкка килүгә тәүге адым була. Россиядә бу өлкәдә П.Шиллинг, Б.Якоби ачышлары тарихка кереп калган. Белгәнебезчә, 1837 елда Америка галиме Сюмюел Морзе үз телеграфы өчен махсус билгеләр уйлап чыгара. Морзе әлифбасында хәрефләр урынына нокталар һәм сызыклар кулланыла.
Уен (Һәр төркем Морзе әлифбасы ярдәмендә язылган сүзләрне укырга тиеш. “Кирлемән” һәм “Белмәмеш” сүзләре килеп чыга)
3 укучы.
Иң беренче телефон уйлап табучы. Иң беренче телефонны 1876 нчы елда Америка профессоры, чукрак-телсезләр мәктәбе укытучысы александр Грехем Белл уйлап таба. Аның трубкасы агачтан эшләнгән һәм микрофон формасында була. Ләкин бу телефон сөйләшү өчен бик уңайсыз булган. Телефонга сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. Шуның өчен трубканы бер колакка, бер авызга күчереп торырга кирәк була.
VI. Физкультминутка.
Укытучы. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Кешенең телефоннан сөйләшкәнен тыңлап торырга ярамый, әлбәттә. Ләкин әкият геройлары Белмәмеш белән Кирлемән булып уйнаучы дусларыгыз – безгә телефоннан аралашу кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итәр. Аларның сөйләшүен тыңлап, хата-кимчелекләрен табыйк.
Укучылар өзек сәхнәләштерә.
Белмәмеш. Алло!
Кирлемән. Алло!
Белмәмеш. Иртәгә нинди дәресләр буласын әйт әле!
Кирлемән. Сәгать ун тулып китте бит инде. Иртәрәк шалтыратсаң ярамаганмы?!
Белмәмеш. Без – дуслар, имеш! Мин синең белән бүтән сөйләшмим дә.
Укытучы. Укучылар, Белмәмеш белән Кирлемән , телефоннан сөйләшкәндә, нинди хаталар ясады?
Димәк, телефоннан сөйләшүнең төп кагыйдәләре нинди?
Укучыларга кагыйдәләр язылган карточкалар таратыла:
Телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер.
Үзеңә кирәкле номерны дөрес җый.
башта – исәнләшергә, аннан соң кем шалтыратуын әйтергә онытма.
Аеруча мөһим булмаганда, бигрәк тә ял көннәрендә иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке уннан соң шалтыратмаска тырыш.
Телефоннан озак сөйләшмә, сөйләмең кыска, аңлаешлы булсын.
“Гафу итегез”, “рәхмәт”, “мөмкин булса” кебек тылсымлы сүзләрне ешрак куллан.
Сөйләшүне тәмамлагач, саубуллашырга онытма.
Укытучы. Әйдәгез, Белмәмеш белән Кирлемән роленә кереп, сөйләшүне дөресләп кабатлыйк.
Икенче төркем чыгышы.
1 укучы.
Кәрәзле телефонның кулланылышы
Бүгенгесе көндә телефоннарның иң күп кулланыла торган төре – кесә яки кәрәзле телефон. Кесә телефоны көндәлек тормышыбызның гадәти бер билгесенә әйләнде. Элегрәк аннан эшлекле кешеләр генә файдаланса, бүген кече яшьтәге мәктәп баласыннан алып әби-бабайларга кадәр кесәсендә телефон йөртә. Әйе, аның уңай яклары бик күп. Ләкин шул ук вакытта галимнәр, врачлар аның сәламәтлеккә зыяны турында да сүз алып баралар.
Кесә телефоны башка приборлардан аермалы буларак, эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Электромагнит дулкыннары ми һәм колакны бик нык җылыта һәм организмның функцияләре бозылуга китерә.
2 укучы.
Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә зыяны
Кәрәзле телефоннан озак вакыт аралашу нәтиҗәсендә:
баш авырта
хәтер начарлана
игътибарсызлык арта
арыганлык хәләте озакка сузыла
күз кибә, кыра
күрү сыйфаты начарая
кан басымы күтәрелә
йөрәк тибеше ешлыгы арта
телефонга бәйлелек чире барлыкка килә
Телефонга бәйлелек чиренең беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшү яки куллану.
Уен ( Беренче төркем телефонның файдалы, икенче төркем тискәре якларын саный)
3 укучы.Кызыклы фактлар
Кәрәзле телефон бигрәк тә булачак әниләр өчен куркыныч. Россиянең танылган галиме Ю.Григорьев тавык йомыркалары белән тәҗрибә үткәреп караган. Кәрәзле телефон йогынтысында чебиләрнең күбесе чирле булып туган, ә күбесе тугач та үлгән.
Лос-Анджелеста яшәүче 29 яшьлек Харриет Хантер исемле кызга телефон җене кагылган. Аның өендә төрледән-төрле 50 телефон, машинасында-5, ванна бүлмәсендә-10, карават янында-3, гаражында-16, бакчасында -10 телефон тора икән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аппаратлар барысы да эшли һәм һәрберсе аерым номерлы. “Миңа аларның шалтыравы ошый, ә инде йөзләгән телефон берьюлы шалтыраса, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел”, - ди Харриет.
4 укучы (шигырь сөйли) .Барый телефон белән уйный
Укуына күңел салмый,
Китабын кулга да алмый,
“Бүген укымый да ярый,
Иртәгә укыйм”, - дип, Барый
Көн дә телефон белән уйный.
Уйный иртән торгач та,
Уйный өйлә узгач та,
Уйный уйнап аргач та,
Ике күзе талгач та.
Китаплары көтеп арый,
Дәфтәрләре көтеп арый,
Барый телефон белән уйный,
Көн дә: “Бүгенгә, - ди, - ярый”.
Кояш бата, ай калка,
Барый йокларга ята,
Иртәгесен сумкасына
“Икеле”төяп кайта.
“Ни эшли соң бу Барый?” – дип
Бөтен класс шакката.
Ә ул телефон белән уйный,
Уйный-уйный тәмам арый.
Шулай көн дә арый-арый,
“Бүгенгә, дип, ярый-ярый,
Телефон белән уйный-уйный,
Классында калды Барый...
Уен (кесә телефонына реклама: беренче төркем уңай реклама, икенче төркем антиреклама ясый)
5 укучы.Кәрәзле телефоннан сөйләшү кагыйдәләре:
Кәрәзле телефоннан 3 минуттан да артык
сөйләшмәскә.
Ике сөйләшү арасында 15 минуттан да ким вакыт үтмәскә тиеш.
Телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртергә
Йоклаганда баш астына куеп ятмаска
VII. Йомгаклау.
Укытучы.Балалар, бүгенге сыйныф сәгате сезгә ошадымы? Ни өчен?
-Ә проект әзерләү җиңел булдымы? (Юк)
-Сыйныф сәгатенә без ничек әзерләндек? (Тема буенча мәгълүмат тупладык, табышмаклар, шигырьләр, рәсемнәр җыйдык)
- Проектны яклауда сезгә кемнәр ярдәм итте? (Укытучы, әти-әни, китапханәче апа)
-Балалар, бүген сөйләгәннәрне исегездә тотсагыз, кагыйдәләрне үтәсәгез – авырмыйча озак гомер кичерерсез. Сәламәт булыгыз.
Файдаланылган әдәбият:
Мәгариф, 10/2008
Мәгариф, 4/2008
Ачык дәрес, 2009, май
Ачык дәрес, 2007, апрель
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/28852-telefonvchera-i-segodnja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Педагогические технологии в работе воспитателя ДОУ»
- «Современные подходы к преподаванию русского языка в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Формы устройства детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «Особенности работы специалистов службы сопровождения с обучающимися с расстройствами аутистического спектра в соответствии с ФГОС»
- «Формирование здорового образа жизни обучающихся в учебно-воспитательном процессе»
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Педагогика и методика преподавания географии
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Теория и методика преподавания истории и обществознания
- Педагогика и методика начального образования
- Педагогика дополнительного образования: теория и методика работы с детьми

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.