- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Разработка урока для 1 класса по чтению (на татарском языке) «Наши зимние забавы»
Апас районы Дәүләки төп гомумбелем мәктәбе
Тема. Безнең кышкы уеннар.
I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр
кызының укудан (1 нче сыйныф)
план-конспекты.
2009 ел
1
Максат. 1. Укучыларның кышкы табигать күренешләре белән
бәйләнештә уен төрләренең дә алмашынуы,
кышкы уеннарның кеше сәламәтлегенә шифалы
йогынтысы турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
2. Фикерләү сәләтләрен, аңлап, сәнгатьле уку
күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Үз сәламәтлекләренә игътибарлы, кайгыртучан караш
тәрбияләү.
Материал. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, М.Ш.Галләмоваларның
“Туган тел” (дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең
1 нче сыйныфы өчен) дәреслеге (Казан, “Мәгариф”
нәшрияты, 2006); Н.Исәнбәтнең “Татар халык
табышмаклары” (Казан, Тат.кит.нәшр., 1973);
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм тарих институты чыгарган “Татар халык иҗаты.
Мәкальләр һәм әйтемнәр” (Казан, Тат. Кит.нәшр., 1987);
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм тарих институты чыгарган “Татар теленең аңлатмалы
сүзлеге” (Казан, Тат.кит.нәшр., Iтом – 1977, II том – 1979
III том – 1981); Х.Ш.Мәхмүтовның “Ел тәүлеге 12 ай”
(Казан, Тат.кит.нәшр., 1985) китаплары, “Салават күпере”
журналы, 1нче сан, 1993, «Сабыйга» журналы, 6 сан, 1993.
Җиһазлау. Табышмаклар, сынамышлар язылган кулдан
эшләнгән кар бөртекләре, мәкаль язылган плакат, “Күзләр
өчен гимнастика” дигән плакат , магнитофон.
Тибы. Яңа материалны аңлату.
Методы. Әңгәмә.
2
Дәрес барышы.
Актуальләштерү.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар.
Укучылар. Хәерле көн.
Укытучы. Кәефләрегез ничек?
Укучылар.Бик яхшы.
Укытучы. Кәефләрегез яхшы, күңелләрегез күтәренке булгач, уку дәресен башлыйбыз. Балалар, безнең туган якларга нинди ел фасылы аяк басты?
Укучылар. Кыш килде.
Укытучы. Ә кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Укучылар. Кышын салкынайта, елга – күлләрне калын боз каплый, күк йөзе күп вакыт болытлы була. Кар ява.
Укытучы. Карагыз әле, Кыш бабай безгә күпме “кар бөртекләре”н җибәргән (талгын музыка). Аларга ул табышмаклар язган бугай. Яле, укып карыйк әле.
Укучы. Рөхсәтсез керер,
Түргә узар. (Суык.)
Укучы. Кара җирнең өстенә
Каз мамыгын кем түккән? (Кар.)
Укучы. Менә ята җәүһәр таш,
Алыйм дисәң юк була. (Кар бөртеге.)
Укытучы. Кар бөртеге – сер бөртеге. Табигатьнең алты почмаклы могҗизасы ул. Берсе дә башкаларына охшамаган, һәркайсы үзенчә гүзәл кар бөртекләре, ак күбәләкләрдәй куыша-куыша җир өстенә куналар. Кар ява. Әнә шул нәфис кар бөртекләре аша Табигать безнең белән аралашу юлын эзлидер кебек. Ул, кышкы салкыннан бөркелгән сафлыкны, дөньяны аклыкка ураган кар бөртекләрен күреп, безнең сөенүебезне тели, үзен рәнҗетмәвебезне, кыерсытмавыбызны үтенә.
Без узган дәрестә кар турында нинди шигырь укыган идек әле, балалар?
Укучылар. Без Рөстәм Мингалимовның “Гаҗәп кунак” шигырен укыган идек. Өйдә аны сәнгатьле итеп укырга кушылган иде.
Укытучы. Балалар, әйдәгез, әлеге шигырьне укып күрсәтегез. (Укучылар “Гаҗәп кунак” шигырен гаҗәпләнү интонациясе белән укыйлар. Шигырь 2 кисәккә бүленә, һәм, төркемләп, хор белән дә укытыла. Шигырьнең һәр юлы ничәшәр сүздән торганы билгеләтелә.) Шагыйрь нәрсәне “кунак” дип атый?
Укучылар. Р.Мингалимов карны “кунак” дип атый.
Укытучы. Ни өчен ул гаҗәп кунак?
3
Укучылар. Кар, чыннан да, гаҗәп кунак, чөнки ул безнең сыйны өмет итми, ә үзе безне кар белән, боз белән, уен белән сыйлый.
Укучылар. Балалар, әйдәгез, азрак ял итеп алыйк. Үзебез дә могҗизалы кар бөртекләре булып карыйк. (Укучылар музыка астында кар бөртекләре биюе хәрәкәтләрен кабатлыйлар.)
Яңа материалны аңлату.
Укытучы.Әйе , балалар, кыш безне бик күп төрле уеннар белән сыйлый. Бугенге дәреснең темасы да “Безнең кышкы уеннар” дип атала. Я, миңа да сөйләп күрсәтегез әле, сез кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?
Укучылар. Кыш көне бик күңелле, без рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуабыз. Кар атыш уйныйбыз. Җепшек көннәрдә Кар бабай, Кар кызы әвәлибез.
Укытучы. Мин хәзер сезгә Госман Бакирның “Кышкы уен” хикәясен укырмын, игътибар белән тыңлагыз, балаларның нинди уеннар уйнаганын белеп калырга тырышыгыз. Аннары Илгизәр белән күрше малайларының нишләгәнлекләрен хикәядәге тәртиптә сөйләрсез. (Укытучы хикәяне сәнгатьле итеп укый. Алда куелган сорауларга балаларның җавапларын тыңлый.)
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, хикәяне әкрен генә тавыш белән укып чыгыгыз. (Укучылар укыйлар. Аннары “чылбыр” тәртибендә кычкырып уку оештырыла. Укытучы төрле темпта укучы балаларны аралаштыра. Дөрес һәм сәнгатьле итеп укуга дәртләндерә.)
Укытучы. Балалар, укыганда безнең күзләр арды бугай. Әйдәгез, аларны ял иттереп алыйк. (Укучылар талгын көй астында плакат буенча күзләр өчен гимнастика ясыйлар.)
Укытучы. Укучылар, хикәя сезгә ошадымы? Ул сездә нинди теләк уятты?
Укучылар. Әйе, бик ошады. Безнең дә Илгизәр белән күрше малайлары ясаган Кар бабайны тизрәк ясап карыйсы килә.
Укытучы. Ә хәзер без балаларның таудан ничек шуулары турында шагыйрь Роберт Миңнуллинның кызыклы бер шигырен укырбыз. Ул ничек атала икән, тыңлап карагыз әле. (Укытучы шигырьне куплетлап укый. Укучылар, аңа ияреп һәр куплетны хор белән кабатлап, укып баралар. Бу очракта укытучының уку тизлеге балаларның уртача уку темпыннан аз гына кызурак, тизрәк булырга тиеш.)
Укучылар. Роберт Миңнуллинның әлеге шигыре “Шуабыз” дип атала.
Укытучы. Чана шуганда нинди кызыклы хәлләр килеп чыга?
Укучылар. Чана шуганда кайбер балалар ярты юлда көрткә дә чумып калалар.
Укытучы. Алар моңа карап күңелсезләнәләрме?
Укучылар. Юк, аларның кәефләре төшми, киресенчә, балаларга бик күңелле.
Укытучы. Димәк, бу шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк?
4
Укучылар. Шигырьне күтәренке, көр тавыш белән укырга тиешбез. Чөнки анда сурәтләнгән балалар шатлана-шатлана биек таудан шуалар.
Укытучы. Ә хәзер шигырьне сәнгатьле итеп укырбыз. (Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп строфалап укыта. Логик басымлы сүзләрне көчле тавыш белән дөрес билгели белүләренә, тукталышларны үтәүгә, тиешле тавыш төсмере сайлауга игътибар итә. Төзәтмәләр кертә. Уку сыйфаты турында фикер алышына, кайбер урыннар кабат укытыла.)
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы.Укучылар, без бүген укыган әсәрләрдә нинди кышкы уен төрләре белән таныштык?
Укучылар. Г.Бакирның “Кышкы уен” хикәясендә Кар бабай әвәләү, ә Р.Миңнуллиның “Шуабыз” шигырендә чанада шуу турында сүз бара.
Укытучы. Балалар, ничек уйлыйсыз, саф һавада уеннар уйнау файдалымы?
Укучылар. Әйе, кышкы уеннар безнең сәламәтлекне арттыра, күңелләрне күтәрә.
Укытучы. Бу хакта татар халкының бик матур мәкале бар. Әйдәгез, плакаттан укып мәгънәсен аңлатып карыйк әле. Анда сезгә бәрәкәт дигән сүз очраячак, ул нәрсәне аңлата? (Укучылар бәрәкәт сүзен аңламаган очракта, мәгънәсен укытучы аңлата.) Бәрәкәт – бетмәс – төкәнмәс муллык, байлык.
Укучы. (укый) Хәрәкәттә – бәрәкәт. Күп хәрәкәт итсәң, эшләсәң, спортны яратсаң сәламәт тә, бай да буласың.
Укытучы. Бик дөрес, балалар. Кеше өчен иң зур байлык – сәламәтлек ул. Сәламәт кешенең күңеле күтәренке була, тырышып, үзе теләгән эштә эшли ала. Ә эшчән кеше яхшы, мул тормышта яши.
Уку көннәрендә укуны, хезмәтне, дөрес оештырырга сезгә нәрсә ярдәм итә?
Укучылар. Безгә режим ярдәм итә. Режимны төгәл үтәргә генә кирәк.
Укытучы.Бик дөрес. Көндәлек режимны үтәсәгез, укырга да, эшкә дә өлгерерсез, ял итәргә дә вакытыгыз калыр.
Балалар, әсәрләрдән күренгәнчә кышкы уеннар уйнау өчен нәрсә булуы кирәк?
Укучылар. Кар күп явуы кирәк.
Укытучы. Әйдәгез, шул урыннарны табып, укып күрсәтегез әле.
Укучы. “Без шуганда бөтерелеп,
Бураннар чыгып кала.” (Р.Миңнуллин “Шуабыз”)
Укучы. “Очкан чакта ак карларны,
Ал җилләрне кочабыз.” (Р.Миңнуллин “Шуабыз”)
Укучы. “Тышта ап-ак кар ява. Бакча аеруча ямьләнеп китә.” (Г.Бакир “Кышкы уен”)
5
Укытучы. Укучылар, безнең әби-бабайларыбыз кайчан кар явасын алдан әйтә алалар, чөнки алар бик күп сынамышлар беләләр. Кыш бабай кар бөртекләренә шул сынамышларны да язып җибәргән бугай, укып карагыз әле.
Укучы. Чыпчыклар, кыш көне җыелышып, бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
Укучы.Кыш көне тоз юешләнсә, кар явар.
Укучы.Карга, чәүкә түбәннән очса, кар явар
Укытучы. Бу сынамышларны истә калдырып, сез дә сынап карагыз әле. Халкыбызның табигать күренешләренә бик игътибарлы, күзәтүчән, зирәк булганлыгына тагын бер кат инанырсыз. Үзегез өчен ачышлар ясарсыз.
IV. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәреснең темасы нинди иде?
Укучылар. Безнең кышкы уеннар.
Укытучы. Әлеге темага без нинди әсәрләр укыдык?
Укучылар. Г.Бакирның “Кышкы уен” хикәясен, Р.Миңнуллинның “Шуабыз” шигырен укыдык.
Укытучы. Әлеге әсәрләр сездә нинди тәэсир калдырды? Үзегез өчен нинди ачыш ясадыгыз?
Укучылар. Безнең күңелләр күтәрелде. Кышкы уеннарның күңелле булулары белән бергә сәламәтлек өчен дә файдалы булуларын белдек.
Укытучы. Әйе, балалар, хезмәт һәм ялны дөрес оештырган, спортны яраткан бала көр күңелле сау-сәламәт, нык булып үсә.
Ә өйдә Р.Миңнуллинның “Шуабыз” шигырен яттан өйрәнеп килерсез. Кышкы уеннарны рәсемдә сурәтләргә дә мөмкин.
Дәрестә игътибарлы, тырыш булдыгыз, рәхмәт сезгә. Сау булыгыз, укучылар.
Укучылар. Сау булыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30092-razrabotka-uroka-dlja-1-klassa-po-chteniju-na
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация инклюзивного процесса для детей с ОВЗ в дополнительном образовании»
- «Специфика преподавания обществознания в условиях реализации ФГОС ООО от 2021 года»
- «Адаптированная основная общеобразовательная программа начального общего образования для обучающихся с тяжелыми нарушениями речи»
- «Дистанционное обучение в дополнительном образовании детей: особенности организации занятий»
- «Движение Первых»: наставничество в рамках общероссийского движения детей и молодёжи»
- «Реализация ФГОС НОО с помощью современных педагогических технологий»
- Преподавание в организации среднего профессионального образования
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
- Педагогическое образование: история и кубановедение в образовательной организации
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.