- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Быть здоровым это здорово!
Организм безне кисәтә
Хәзер диагноз кую өчен әллә нинди заманча чаралар, ысуллар бар. Әмма клиникаларда, шифаханәләрдә дәвалану, тикшерелү бар кешегә дә тәтеми шул. Әмма борынны салындырмыйк әле. Тән тиресендәге, авыз эчендәге, күзләрдәге, тырнаклардагы һәм башка әгъзалардагы үзгәрешләр организмда туып килүче йә инде тамыр җәюче авыруларны күзәтеп тора икән бит.
Иреннәр ярылу. Иреннәр ярылып, авыз почмаклары бозылып торса, игътибарны туплау авырайса, чәчләр коелса организмга В2 витамины җитенкерәми. Сөт продуктлары, йомырка, арахис чикләвеге, соя, груша, персик, томат һәм төсле кәбестә ашарга кирәк.
Телдәге ап – ак кунык. Ач торган, ураза тоткан, йә салкын тигән кешедә була.Ак куныклы телнең кыр – кырыйлары кызыл булып торса – гастрит билгесе.
Аксыл куныклы тел. Ашказаны – эчәк эшчәнлегендәге кимчелекне күрсәтә. Шул ук вакытта иреннәр кабарып, тән тиресе коры булып, кубырчыкланып торса, сезнең организмга тимер җитми, дигән сүз. Кара чәй, кофе эчәргә ярамый. Петрушка, бавыр, балык, ак гөмбә, алма ашарга киңәш ителә. Шулай ук әфлисун, мандарин, лимон бик файдалы.
Авыз эче кибә. Стресс, төрле кичерешләр нәтиҗәсе. Бу халәт озакка сузылып, юкка - барга ярсучанлык сизелә башласа, В3 витамины җитешми дигән сүз. Ул иттә, кош итендә, бавыр, бөерләрдә, чикләвек, бүрттерелгән бодайда күп. Төкерек бизләре ялкынсынганда да авыз эче кибәргә мөмкин.
Авыздан ис килү. Тешләре сәламәт кешенең авыннан ис: шикәр диабеты, бавыр һәм бөер авыруы, бронхит булганда килергә мөмкин.
Кубырчыкланып торган тире. Организмга А һәм В2 витамины җитмәүне күрсәтә. Дөрес һәм туклыклы ашау кирәк. Әгәр тире корыланып тору белән бергә кычыта да икән, йогышлы тире авыруы булырга мөмкин.
Тәннең тиз күгәреп чыгуы. Борчылу өчен җирлек. Бик җитди бөер авыруы йә кан куеруының начар икәнлеген күрсәтә ул.
Күз тирәсе шешенү.Бөерләр эшчәнлегендәге кимчелекләр турында сөйли. Тән тиресе салкынча, дымлы булып, хәлсезлек, кәефсезлек булганда бигрәк тә.
Яктыда күз чагылу. Тәмәке тарткан, алкоголь кулланган кешеләрдә күзәтелә. Әгәр бу балаларда икән – аллергия йә А витамины җитешмәү. Сыр, томатлар, кишер ашау кирәк.
Бик еш борын канау. Кан басымын үлчәп карагыз. Югары булса, сәбәбе табылды. Саф һава, физик күнегүләр, диета һәм тыныч тормыш кирәк.Нормаль булса, К витамины җитешми дигән сүз. Кычыткан ашы, кәбестә, шпинат ярдәм итәр.
Яралар озак төзәлә. Организмда цинк җитмәгәнен исбатлый. Диңгез ризыклары һәм кузаклы ризыклар ашарга кирәк.
Тырнактагы аркылы сызык. Тырнакларның үсү зонасында зыянлануы нәтиҗәсе булырга мөмкин. Күп булганда витаминнар җитмәүне һәм озакка сузылган стрессны күрсәтә.
Тырнактагы буйга сызылган сызык. Ризык эшкәртү эшчәнлегенең начар эшләвен белдертә. Озак вакыт бетмәсә, ашказаны асты бизен тикшерегез.
Лимфа төеннәре зураю. Организмда нинди дә булса ялкынсыну процессы барганны күрсәтә. Борчылу өчен җирлек бар.
Куе – кара бәвел. Аз су эчкән кешеләрдә була. Әгәр дә температура һәм хәлсезлек тә булса, ашыгыч рәвештә табибка!
Озак яшәү өчен
Хәзерге катлаулы һәм авыр заманда ничек озак яшәргә була соң?
Израильнең танылган табибы М. Горен озак яшәүнең беренче шарты нәселдәнлеккә бәйле дип саный. Озак яшәүче ата – аналарның балалары да озын гомерле була, ди ул.
Икенче шарт: аздан да куана белү. Дөньяны ничек бар, шулай кабул итәргә, теге яки бу уңышсызлыклардан фаҗига ясамаска кирәк.
Һава шартларының нинди булуына карамастан, табигать кочагында, урамда күбрәк булырга, табигать белән аралаша белергә кирәк.
Озак яшәүнең сере иң элек дөрес туклануга һәм сәламәт тормыш рәвешенә бәйле.
Дөрес туклану өчен һәр кеше төп 5 шартны үтәргә тиеш:
1. Күп ашамаска (без еш кына табындагы ризыкларның тегесенә - монсына кызыгып, ашказанына, бавырга никадәр зыян китерүебезне онытып җибәрәбез.)
2. Ризыкта аксым, май, углевод микдарыныңтиешле дәрәҗәсен сакларга.Без еш кына, ашыгып, тиз һәм җиңел әзерләнә торган ризыкларны сайлап алырга яратабыз. Шуңа күрә итне, туңдырылган һәм консервланган продуктларны, ә эчемлекләрдән кофе һәм чәйне бик күп кулланабыз.
3. Сыеклыкларны тиешле күләмдә эчәргә (суга, аеруча сокларга игътибарыбыз бик аз.)
4. Яшелчә һәм җиләк – җимешләрне минераль тозларга һәм витаминнарга бай булган кабыгы, орлыклары белән бергә ашарга.
5. Уңдырышлы туфракта үскән яшелчә, җиләк – җимешләрне күбрәк кулланырга (кагыйдә буларак, үз бакчабызда үстерелгәннәре каяндыр китерелгәннәреннән күпкә аерыла.)
Аксымлы ризыктан җиләк- җимешләргә дөрес күчә белү зарур. Моның өчен, мөмкинлеккә карап, аларны чи килеш кулланырга кирәк. Яшелчә, җиләк- җимешне салмак кына утта, аз гына су салып, парда капкачы яхшылап ябылган кәстрүлдә пешерү хәерле.
Озак яшәүнең икенче бер сере – сәламәт тормыш рәвешенең әһәмияте тагын да зуррак. Спорт, саф һавада йөрү, физик күнегүләр, йөзү, организмны чыныктыру, бакчада эшләү сәламәтлек өчен бик файдалы. Ә менә яман гадәтләр исә гомерне кыскартуга китерә.
Иртәләрен зур күтәренкелек белән эшкә бару өчен, юынганнан соң башка җиңелчә генә массаж, сулыш гимнастикасы ясарга, тәнне юеш сөлге белән ышкырга кирәк.
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.
Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен беләләр: яшьлекне һәм саулыкны.
Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
Байлык бер айлык, саулык – гомерлек.
Үсеш өчен хәрәкәт кирәк.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
Байлыкның башы – тазалык.
Витаминга бай ризыклар
А – бавыр, йомырка сарысы, эремчек, сөт, кишер, атланмай, каймак, кычыткан, яшел салат, кузгалак, суган, помидор.
В – бавыр, сөт, йомырка, чүпрә, шыткан бодай, соя мае, дуңгыз ите.
С – ачы торма, кызыл төстәге җиләк – җимешләр һәм яшелчәләр, яшел борчак, фасоль, суган кыягы, лимон, гранат, яшел салат, гөлҗимеш, цитрус үсемлекләре, киви.
Д – балык, бавыр, йомырка сарысы, ит, солы боткасы, үсемлек мае.
Е - сөт, салат, шыткан бодай, соя һәм көнбагыш мае.
- зәйтүн мае, кипкән җимешләр.
Н – бавыр, гөмбә, солы ярмасы, шоколад, сөт.
Цинк – ит, шыткан бодай һәм бодай көрпәсе.
Магний – чистартылмаган ярмалар, чикләвек, фасоль, борчак.
Фосфор – боткалар, балык, сыр, йомырка.
Калий – көнбагыш орлыгы, йөзем, банан.
Йод – балык, диңгез кәбестәсе.
Кемгә нинди витамин җитми?
С – тиз туңасың, еш авырыйсың, йокымсырап йөрисең, чистартканда теш казналыгы каный.
А – тән тиресе кытыршылана, күз яшьләнә һәм күрүе начарлана, яктыда күз чагыла.
В1- баш авырта, хәтер начарлана, күңел йомшарып, гел елыйсы килә, тиз арыйсың, тәнне хәлсезлек биләп ала, тын кысыла, йөрәк тибеше көчәя.
В2 – йокы кача, баш авырта, күзләр тиз арый һәм әрни, авыздан начар ис килә, ирен кырые һәм борын яфрагы кубалаклана.
В6 – бер сәбәпсезгә кәеф кырыла, бит һәм баш тиресе ялкынсына.
В12 – йөзгә сары иңә, чәч тиз агара, коела һәм ялтыравыгы югалып тоныклана, баш әйләнә, аяк – кулларның сизгерлеге югала, алар оеп чәнчи.
Д – сөяк тирәсе авырта, тешләр сызлый, баш тирли. Иртән (11 сәгатькә кадәр) һәм кичтән (16 сәгатьтән соң) урамда кояш нурлары астында йөрү дә файдалы.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/31964-byt-zdorovymjeto-zdorovo
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и формы организации дополнительного образования детей»
- «Цифровые инструменты и сервисы в организации образовательного процесса»
- «Психологическое сопровождение семей, воспитывающих детей с ОВЗ и детей-инвалидов»
- «Коррекционно-педагогическая работа логопеда при дислалии, ринолалии, дизартрии, афазии и нарушении голоса»
- «Федеральная образовательная программа дошкольного образования: требования и особенности организации образовательного процесса по ФГОС ДО»
- «Особенности преподавания учебных дисциплин предметной области «Искусство» по ФГОС»
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания истории в образовательных организациях
- Методы и технологии преподавания английского языка в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.