Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
19.08.2014

Рабочая программа по татарскому языку

Исмагилова Диля Гумаровна
учитель татарского языка
Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса разработана в соответствии с требованиями ФГОС НОО. Цель курса — формирование начальных навыков общения, знакомство с основами татарской фонетики и лексики. В материал включены устные упражнения, игровые задания и первые тексты для чтения, способствующие мягкому погружению в языковую среду. Программа помогает развивать интерес к культуре и традициям татарского народа, обеспечивает преемственность в изучении языка и предназначена для учителей начального общего образования.

Содержимое разработки

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

Гимназия №1 г. Лаишево

Лаишевского муниципального района Республики Татарста

Рабочая программа

по татарскому языку

1 класс

Выполнила : учитель татарского языка и литературы

Исмагилова Диля Гумаровна

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе

Каралды”

Метод берләшмә җитәкчесе

Протокол №____

___”___________20 ел.

Килешенде”

УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары

____”__________20 ел.

Раслыйм”

ГМБУ 1 нче Гимназия директоры

Приказ №______

____”____________20 ел.

1 А сыйныфы (татар төркеме) өчен татар теленнән

эш программасы

Төзүче: Исмәгыйлева Дилә Гомәр кызы

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013-2014 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. РФның “Мәгариф турында” законы

2. Телләр турында закон

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты, 2010.

Рухи-әхлакый үсеше һәм Рәсәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе, 2013.

Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы. Харисов Ф.Ф;Харисова Ч.М. 2011 нче ел.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен) 1-4 нче сыйныфлар Ф.Ф Харисов, Ч.М. Харисова, Казан, 2011.

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар бала­лары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш,
эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек
уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

а) фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика, стилисти­кага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗек­ләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык
булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга,
аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укыр­
га, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темаларга әңгәмәләр кора
белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга
өйрәтү.

4.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

УКЫТУНЫҢ ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ, ПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Беренчедән, таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышка ашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. Программа Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Ул:

башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;

мәктәпкәчә белем, төп гомуми белем, урта гомуми белем, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем алуны эзлекле итеп оештырырга ярдәм итә;

күп милләтле Россия халыкларының, шул исәптән татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерү өчен җирлек булдыра;

төрле белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре эшли торган Россия шартларында бердәм мәгариф системасын булдыра;

башлангыч белем бирүне укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Программа башлангыч сыйныфларны тәмамлаучыныңшәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;

гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;

тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;

белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;

гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;

тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;

үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

Программа буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:

шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;

Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән горурлану хисләренә ия;

төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;

тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

Дәреслек: Р. Х. Ягъфәрова “Әлифба” Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татарстан китап нәшрияте. 2012. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Татар теле . Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” , 2012.

2013-2014 нче уку елына төзелгән 1 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теленнән эш программасында барлыгы 99 сәгать ( атнага 3 сәгать исәбеннән) вакыт бирелгән, ГМБУ 1 нче Гимназиясенең укыту планына туры килә.

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы белән гимназиядәге эш программасы арасындагы аермалар түбәндәгеләр

Бүлек исеме

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы

(татар балалары өчен)

Эш программасы буенча

Телдән әзерлек чоры

32

22

1.

Танышу

2

2

2.

Безнең мәктәп (сыйныф)

5

3

3.

Безнең гаилә

4

2

4.

Ашамлыклар

2

1

5.

Кеше

3

2

6.

Өс-баш һәм аяк киемнәре

3

2

7.

Уеннар

2

2

8.

Авылда

3

2

9.

Кошлар

2

2

10.

Шәһәрдә

3

2

11.

Бәйрәмнәр

3

2

Әлифба чоры

50

50

Әлифбадан соңгы чор.

Грамматика

20

27

Барлыгы

102

99

Эш төрләре: контролькүчереп язу, сүзлек диктанты.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

1

6-8

2-3


Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль

күчереп язу

Изложение

Сочинение

1

8-9

1

-

-

Укыту методы һәм алымнары:

- катнаш (комбинированный),

- тәрҗемә итү,

- таныштыру,

- аудиовизуаль,

- күзәтү,

- әңгәмә,

- эксперимент.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Уку елы ахырында I сыйныф укучылары телдән әзерлек чоры өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белү. (Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.)

Хәрефләрдән — иҗекләр, иҗекләрдән — сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Күләме якынча 5—7 сүздән торган сүзлек диктантлар, 15-20 сүздән торган диктантлар язу.

Уку-укыту тематик планы

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

Контроль

күчереп язу

Телдән әзерлек чоры

22

-

1.

Танышу

2

-

2.

Безнең мәктәп (сыйныф)

3

-

3.

Безнең гаилә

2

-

4.

Ашамлыклар

1

-

5.

Кеше

2

-

6.

Өс-баш һәм аяк киемнәре

2

-

7.

Уеннар

2

-

8.

Авылда

2

-

9.

Кошлар

2

-

10.

Шәһәрдә

2

-

11.

Бәйрәмнәр

2

-

Әлифба чоры

50

-

Әлифбадан соңгы чор.

Грамматика

27

1

Барлыгы

99

1

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлек характеристикасы

Үткәрү

вакыты

Телдән әзерлек чоры (22сәг.)

План буенча

Фактик үтәлеш

Танышу (2сәг.)

1

Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Бу кем? кебек сорауларга җавап бирү

Җөмләләрнең мәгънәләрен аң-лап, Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Бу кем? Кебек сорауларга җавап бирү.

2

Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкарь җөмләләр төзү күнекмәләрен тәрбияләү.

Раслау һәм инкарь җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

Безнең мәктәп (сыйныф) (3сәг.)

3

Мәктәп, сыйныф укучылары турында сөйләшү.Кем? Нәрсә? Бу кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү.

Дуслык хисе тәрбияләү Җөмлә төзи белү күнекмәләре

4

Нинди? Кайсы? Ничә? Кая? Кайда? сорауларына җавап бирү.

Нинди? Кайсы? Ничә? Кая? Кайда? сорауларына җавап бирү.

5

Нишли? Кайда7 Ничә? Соравына җавап бирү.

Сөйләмдә сан һәм исемнәрне куллану.

Сөйләмдә сан һәм исемнәрне куллану.

Безнең гаилә (2сәг.)

6

Гаилә кешеләренә карата бар, юк сүзләрен куллану.

Җөмлә төзи белү күнекмәләре

7

Предметның саны

Җаваплылык хисе булдыру, предметның саны турында хәбәр бирү

Ашамлыклар (1сәг.)

8

Ризыкны әзерләү

Әдәплелек тәрбияләү

Кеше (2сәг.)

9

Кеше. Тән төзелеше.

Кайсы ? соравына җавап бирергә өйрәнү

10

Эш – хәрәкәтнең объекты

Җөмләләр төзи белү

Өс-баш һәм аяк киемнәре (2сәг.)

11

Өс-баш киемнәре

Өс-баш һәм аяк киемнәре атамаларын әйтә белү.

12

Предметның кемнеке икәнлеге турында хәбәр итү. Аның барлыгын яки юклыгын белдерү.

Кызыксынучанлык тәрбияләү. Темага караган предметларның эш-хәрәкәте. Эш – хәрәкәтнең объекты

Уеннар (2сәг.)

13

Пространствода ориентлашу. Туры сызыклар.Уеннар һәм уенчык атамалары.

Уеннар һәм уенчык атамалары. Аларның кемнеке икәнлеген белдерү.

14

Кыска һәм озын туры сызыклар язу.Предметның саны, урыны

Предметның саны, урыны турында хәбәр итү

Авылда (2сәг.)

15

Бер яктан ыргаклы туры сызыклар язу.Йорт хайваннары исемнәрен

Хайван исемнәрен әйтә белү.

16

Ике яктан ыргаклы туры сызыклар язу.Кыргый хайваннар

Кыргый һәм йорт хайваннарының яшәү урыны турында хәбәр итү.

Кошлар (2сәг.)

17

Өстән һәм астан элмәкле сызыклар язу.Йорт кошлары

Кошлар исемен әйтә белү. Безнең якта кышлаучы кошларны атау

18

Элмәкле ярым озынча түгәрәкләр язу.Җылы яктан кайтучы кошлар..

Җылы яктан кайтучы кошлар. Кошларның кешегә, табигатькә китергән файдасы

Шәһәрдә (2сәг.)

19

Сулдан өстән һәм уңнан астан ыргаклы йөзмә сызык язу.Шәһәр белән танышу

Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү. Предметларның билгеләре, исемнәре.

20

Озынча түгәрәк һәм ярым озынча түгәрәк язу.Предметларның саны, эш-хәрәкәте.

Санарга өйрәнү

Бәйрәмнәр (2сәг.)

21

Ярты озынча түгәрәкле сызык язу.Бәйрәмнәрне уздыру вакыты турында сөйләшү.

Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны белдерә белү

22

Чирек озынча түгәрәкле кыска туры сызык язу.Бәйрәмнәр белән котлау. Котлау сүзләрен урынлы куллану.

Бәйрем белән котларга өйрәнү

Әлифба чоры (50 сәг.)

23

Таныш булыйк! Сөйләм

Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру

24

Аралашу. Җөмлә

Сөйләмнән җөмләләрне аерып алырга өйрәнү, яхшы укучы булу теләге тудыру

25

Гаилә. Сөйләм

Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру

26

Шәһәрдә. Билге белдерүче сүзләр

Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу, тәрбиялә бала образын кабул итү

27

Сөйләм авазлары. Сузык һәм тартык авазлар

Сузык һәм тартык авазларны танырга, хайван, кош атамаларын татарча әйтү, сүзнең беренче авазын аера белү

28

[а] авазы, А,а хәрефе

[а] авазын ишетеп тану, сүздәге урынын әйтү

29

[ә] авазы, Ә,ә хәрефе

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен тану

30

[ы] авазы, Ы,ы хәрефе

Дәреслек белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру, өйрәнелә торган авазны ишетеп тану, шул авазкергән сүзләр әйтә белү

31

[э] авазы,Э,э хәрефе

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, э авазының сүздәге урынын билгели белү, логик фикерләү формалаштыру.

32

[и] авазы, И,ихәрефе

Схемага туры килгән сүзне табып әйтү

33

[у] авазы, У,ухәрефе

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру, [у] авазының аваз ияртемнәрендә булган мәгънәләрен ачыклап уку

34

[ү] авазы, Ү,ү хәрефе

Дөрес итеп авазны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, таныш әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләргә

35

[о] авазы, О,охәрефе

Авазның тар һәм киң әйтелешле булуын аңларга, логик фикер йөртергә

36

[ө] авазы, Ө,ө хәрефе

Авазны дөрес әйтә һәм, укый белү, укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый белү

37

Сузык авазлар

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәләре үстерү

38

[н] авазы, Н,нхәрефе

Сузык һәм тартык аваз арасындагы аерманы ачыклау, сузык авазларга характеристика бирә белү, дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру, кушылмалар уку.

39

[л] авазы, Л,л хәрефе

Сүз схемаларын уку, бер авазы б/н генә аерылып торган сүзләрне уку,мәгънәсенә төшенү

40

[м] авазы, М,мхәрефе

[м] авазы кергән сүзләрне табып әйтү, ачык, ябык иҗекләрне, сүзләрне уку

41

[р] авазы, Р,рхәрефе

[р] авазыһәм Рр хәрефе кергән

сүзләр уку, тексттан таба белү, туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру

42

[й] авазы, Й,йхәрефе

Сүзләрне, җөмләләрне уку күнекмәләрен камилләштерү, үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау

43

[ң] авазы, ңхәрефе

ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын аңларга, дөрес итеп әйтү, сүзләр уку

44

Яхәрефе

Я хәрефен әйтә белү, уку, язу, сорауларга җавап бирә белү

45

Ю хәрефе

Ю хәрефен әйтә белү, уку, язу, сорауларга җавап бирә белү, әхлак нормаларын үзләштерү

46

Е хәрефе

Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү, е хәрефе кергән сүзләр укый белү

47

[д] авазы, Д,дхәрефе

Тартык авазның калын, нечкә яңгырашына янәшәдәге сузык авазның йогынтысы барлыгын төшенү, текстларны укырга өйрәнү

48

[т] авазы, Т,тхәрефе

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белү, биремне төгәл үтәү

49

[з] авазы, З,з хәрефе

Татар халык әкиятенең эчтәлеген үзләштерү, фикерне эзлекле итеп җиткерә белү

50

[с] авазы, С,схәрефе

Кушылмалар б/н сүзләр төзү, дөрес, аңлап уку, сорауларга төгәл җавап бирү

51

52

[г] авазы, Г,гхәрефе

[гъ]авазы, хәрефе

Сүз эченнән яңа сүз төзү алымын өйрәнү, актив сүзлек запасын баету

53

64

[к] авазы, К,кхәрефе

[къ]авазы, хәрефе

[к],[къ] авазлары кергән сүзләр укырга өйрәнү, Казан шәһәре турында мәгълүматлы булу, ике яктан да бертөрле укыла торган сүзләрне уку

55

56

[в] авазы, В, в хәрефе

[w] авазы

Ватан” төшенчәсен үзләштерү, авазларга характеристика бирү күнекмәсен камилләштерү

57

[ф] авазы, Ф,ф хәрефе

Ф хәрефе б/н танышу, уку, язу; өйрәнелгән авазларны дөрес әйтү, сүзгә аваз анализы ясау, сүзлек запасын баету

58

[б] авазы, Б,бхәрефе

Укытучының биремен төгәл үтәү

59

[п] авазы, П,пхәрефе

Толерантлык хисе булдыру, туган як табигате турындагы белемнәрне киңәй

60

[ж] авазы, Ж,ж хәрефе

Жж хәрефләре кергән сүзләр укырга өйрәнү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү

61

[ш] авазы, Ш,шхәрефе

Авазларны дөрес әйтергә, саң-гырау тартык авазны калынлыта, нечкәлектә чагыштырырга, текстларны укырга, шәхси фи-керне җиткерергә, сүзләрне, текстларны орфоэпик дөрес итеп укырга, куел-ган тема буен-ча үз фикереңне форма-лаштырырга өйрәнү

62

[җ] авазы, Җ,җ хәрефе

[җ] авазы, Җҗ хәрефләре белән таныштыру, әхлакый сыйфатлар формалаштыру

63

[ч] авазы, Ч,чхәрефе

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү, куелган тема буенча әңгәмәдә катнаша белергә, татарсөләменә кызыксыну уяту

64

[х] авазы, Х,ххәрефе

Уку-язу күнекмәләре өстендә эшләү, олыларга хөрмәт тәрбияләү

65

66

[һ] авазы,

Һ,һ хәрефе

Х-һ хәрефләре кергән сүзләр

[һ] авазы, Һһ хәрефләре б/н танышу, укырга, язара өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү

67

Ё хәрефе

Ё хәрефе б/н танышу. Бу хәреф кергән сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәнү

68

[щ] авазы, Щ, щ хәрефе

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү

69

[ц] авазы, Ц,ц хәрефе

Авазларны дөрес әйтү, сүзлек запасын баету

70

71

Ь хәрефе

Ъ хәрефе

Тавышсыз хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәнү, бу хәрефләрнең аеру билгеләре булуын аңлау.

72

Кабатлау, ныгыту

барлык өйрәнгәннәрне кабатлау, хәрефләрнең исемнәрен дөрес әйтә белү, кечкенә хикәяләр төзү

Әлифбадан соңгы чор

Грамматика (27 сәг.)

73

Татар теле дәреслеге белән танышу. Сөйләм

сөйләм телен үстерү, дөрес җөмләлр төзү, матур язу, телдән һәм язма сөйләмнең аермаларын күрү

74

Авазлар һәм хәрефләр

Татар телендә сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелүен аңлау, телне өйрәнүгә кызыксыну булдыру

75

Сузык авазлар

Татар телендә 9 сузык аваз барлыгы, рус сүзләреннән 3 сузык аваз өстәлеп, барлыгы 12 сузык аваз булуын аңлау

76

77

Сүз.

Сүз һәм иҗек

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, һәр иҗектә бер генә сузык булуын, иң кечкенә иҗекнең бер сузыктан гына торуын аңлау

78

Басым

Сүзгә басым куя белү, сүзлек запасын баету

79

Сүзләрне юлданюлга күчерү

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре белән танышу, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына соклану

80

81

Яңгырау тартык авазлар

Саңгырау тартык авазлар

сузык һәм тартык авазларны аера белү, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру

82

Алфавит

Алфавитны кабатлау, сүзлек өстендә эшләү, дөрес, чиста язу күнекмәләре булдыру

83

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу

Өйрәнгәннәрне кабатлау, хәрефләрне һәм авазларны дөрес уку, язу

84

Э – е хәрефләре. Ө – е хәрефләре.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

85

О – ы хәрефләре.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

86

Я хәрефе. Ю хәрефе.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

87

Е, е хәрефләре.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

88

Й хәрефе. В хәрефе.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

89

К,г хәрефләре.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

90

М, н, ң хәрефләре.

Авазларны, сүзләрне дөрес итеп язарга һәм әйтергә өйрәнү

91

Предметны белдергән сүзләр. Исем.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү

92

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

баш хәрефтән язылучы сүзләр турында төшенү, аны дөрес куллану

93

Билге белдергән сүзләр. Сыйфат.

Билге белдергән сүзләр белән танышу, сөйләм телен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү

94

Хәрәкәтне белдергән сүзләр.Фигыль.

Хәрәкәтне белдергән сүзләр белән танышу, аны җөмләдән аера белү, дөрес сөйләү күнекмәләре булдыру

95

Сөйләм. Җөмлә. Текст.

Дөрес сөйләү күнекмәләре булдыру.

96

Җөмлә һәм сүз.

Җөмләләр төзү, аларны аера белү.

97

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләре куя белү, җөмлә төрләрен аеру

98

Контроль күчереп язу

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

99

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау.

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

Укытуның методик тәэмин ителеше

Р. Х. Ягъфәрова “Әлифба” Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татарстан китап нәшрияте. 2012.

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле . Казан, “Мәгариф” , 2012.

Әдәбият исемлеге

1. РФның “Мәгариф турында” законы

2. Телләр турында закон

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты, 2010.

Рухи-әхлакый үсеше һәм Рәсәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе, 2013.

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасына (1-11 кл.” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011ел.)

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен) 1-4 нче сыйныфлар Ф.Ф Харисов, Ч.М. Харисова, Казан, 2011.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/58057-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки