- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рабочая программа по татарскому языку в 4 классе
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе
“Каралды” Метод берләшмә җитәкчесе Протокол №____ “___”___________20 ел. | “Килешенде” УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары “____”__________20 ел. | “Раслыйм” ГМБУ 1 нче Гимназия директоры Приказ №______ “____”____________201 ел. |
4 А сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән
эш программасы
Төзүче:Каюмова Рузалия Рузаил кызы
1 категорияле укытучысы
2013-2014 нче уку елы
Аңлатма язуы
4 нче сыйныфта татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел
Рухи әхлакый үсеше һәм Рәссәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе. 2010 ел
«Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен )1-4 нче сыйныфлар, Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2011 . Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.
«Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа 1-4 нче сыйныфлар, Казан, 2011 . Төзүчеләр: К. С. Фәтхуллова Р.З. Хәйдәрова.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты –башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
4 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Укыту – методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик прин тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.
Укытуның планлаштырган нәтиҗәләре
шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
–шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
–татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
танып – белү
фикерләүне үстерү белән психиг функөияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйленешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
классификаөияләү өчен уртак билгелзрне билгеләү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
үрнәк буенча эшли белү;
аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
аңлап укый белү;
укылган яки тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
регулятив
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольга ала белү;
уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
укытучыныңкүрсәтмәләрен аңлап үти белү;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дйрес эш итә булү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
коммуникатив
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре );
- парларда һәм күмәк эшли булү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре
Сөйләшү
Диалогик сөйләм.
4 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ы сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
II. Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 4 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:
нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III Уку.
Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу
Татаралфавитындагыхәрефләрне дөрес, матур яза белү;
- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
- бәйрәмнәр белән котлау язу.
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” рус теле башлангыч гомуми белем бирү мәктзбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
2013-2014 нче уку елына төзелгән 4 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теленнән эш программасында барлыгы 102 сәгать ( атнага 3 сәгать исәбеннән) вакыт бирелгән, ГМБУ 1 нче Гимназиянең укыту планына туры килә.
Р.З Хәйдәрованың программасында әдәби уку һәм татар теле дәресләренең бүленеше юк, шуңа күрә сәгатьләр саны аерым күрсәтелде.
Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы белән гимназиядәге эш программасы арасындагы аермалар түбәндәгеләр.
№ | Бүлек исеме | Эш программасы буенча (татар теле) | Эш программасы буенча (әдәби уку) | Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы |
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | 22 | 10 | 20 |
2 | Кошлар һәм хайваннар дөньясында | 17 | 14 | 20 |
3 | Кышкы уеннар | 9 | 8 | 25 |
4 | Минем дусларым | 14 | 13 | 25 |
5 | Яз килә | 12 | 8 | 20 |
6 | Дүрт аяклы дусларыбыз | 11 | 4 | 15 |
7 | Татарстан | 7 | 5 | 20 |
8 | Матур җәй җитә | 10 | 6 | 25 |
102 | 68 | 170 |
Эш төрләре: тест, контроль эш, сүзлек диктанты.
Укыту методы һәм алымнары:
- катнаш (комбинированный),
- тәрҗемә итү,
- таныштыру,
- аудиовизуаль,
- күзәтү,
- әңгәмә,
- эксперимент.
Дәрес типлары:
ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру
ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү
ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру
ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү
ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
Д/с - диалогик сөйләм
М/с - монологик сөйләм.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре
4 сыйныф
Эш төрләре | |
1. | Тыңлап аңлау |
2. | Диалогик сөйләм |
3. | Монологик сөйләм |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү |
5. | Язу: |
күчереп язу (гади җөмлә) | |
66 | Контроль эш |
77 | Тест |
Сүзлек диктанты |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Грамматик минимум
Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру
Орфоэпикһәм орфографик минимум.
Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
2.Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
3.Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу
күнекмәләрен гомумиләштерү.
4.Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен
тирәнәйтү.
Уку-укыту тематик планы
№ | Бүлек исеме | Сәгатьләр саны | Тест | Контроль эш |
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | 22 | 2 | |
2 | Кошлар һәм хайваннар дөньясында | 17 | 1 | |
3 | Кышкы уеннар | 9 | 1 | |
4 | Минем дусларым | 14 | 1 | |
5 | Яз килә | 12 | 1 | |
6 | Дүрт аяклы дусларыбыз | 11 | 1 |
7 | Татарстан | 7 | 1 | |
8 | Матур җәй җитә | 10 | 1 |
Календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы | Укучыларның эшчәнлек характеристикасы | Үткәрү вакыты | |
План буенча | Фактик үтәлеш | |||
Яңа уку елы котлы булсын ( 22 сәг) | ||||
1 | Белем бәйрәме. | Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү | ||
2 | Уку-язу әсбаплары. | Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. | ||
3 | Сузык авазлар. | Көндәлек режимны сөйли белү. | ||
4 | Тартык авазлар. | Уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белү. | ||
5 | [к], [къ] авазы, к хәрефе. | |||
6 | О, ы, э хәрефләре. | |||
7 | О, ө хәрефләре. | |||
8 | Кереш контроль тест. | |||
9 | Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары. | |||
10 | Саннар. | |||
11 | Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? | |||
12 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре. | |||
13 | Сыйфатлар. | Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. | ||
14 | Сыйфатлар. | |||
15 | Үткән заман хикәя фигыль. | |||
16 | Хәзерге заман хикәя фигыль. | |||
17 | Кисәкчәләр. | |||
18 | Җөмләдә сүз тәртибе. | |||
19 | Сорау алмашлыклары. (Кемне?Нәрсәне?) | |||
20 | Сорау алмашлыклары. (Кемне?Нәрсәне?) | Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү. | ||
21 | “Яңа уку елы котлы булсын” бүлегенә тест язу. | |||
22 | Хаталар өстендә эш. “Яңа уку елы котлы булсын”бүлеген кабатлау. | |||
Кошлар һәм хайваннар | дөньясында (17 сәг) | |||
23 | Алфавит. | Кошлар, аларны саклау турында әдәби әсәрләр аша сөйләшү. | ||
24 | Сорау алмашлыклары.(Нәрсә?Нәрсәне?Нәрсәнең?) | Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү. Аларны тасвирлый белү | ||
25 | Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль. | |||
26 | Бәйлекләр. | |||
27 | Эш башлауны белдерү. | |||
28 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | |||
29 | Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. | |||
30 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре | |||
31 | Үткәннәрне кабатлау. | |||
32 | Күнегүләр эшләү. | |||
33 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль | |||
34 | Сыйфат дәрәҗәләре | |||
35 | Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше. Күрсәтү алмашлыклары (бу, теге, шул) | |||
36 | “янына,янында,яныннан” бәйлек сүзләре. | |||
37 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль. | |||
38 | “Кошлар һәм хайваннар дөньясында” бүлегебуенча контроль эш язу. | |||
39. | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Кышкы уеннар (9 | сәг) | |||
40 | Басымның куелышы. Җөмләнең синтагмаларга бүленеше. | Балалар яратып уйный торган спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. | ||
41 | Кебек, шикелле бәйлекләре. | |||
42 | Кебек, шикелле бәйлекләре | |||
43 | Антоним сыйфатлар. | |||
44 | Антоним сыйфатлар. | |||
45 | “Кыш” темасына күнегүләр эшләү. | Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен атый белү. | ||
46 | “Кышкы уеннар” темасына җөмләләр төзү. Теманы кабатлау. | Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү | ||
47 | “Кышкы уеннар” бүлеге буенча тест язу. | |||
48 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Минем дусларым (14 сәг) | ||||
49 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | Үзеңнең дустың турында сөйли белү. | ||
50 | Кая?кайда?кайдан?сораулары | Кечкенә хикәяләрнең эчтәлеген сөйли, геройларга бәя бирә белү. | ||
51 | Бию түгәрәге- грам. төзелмәсе. | |||
52 | Фигыльнең заман белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы. | |||
53 | Фигыльнең заман белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы. | |||
54 | Микъдар, тәртип, җыю саннары. | |||
55 | Сүз ясалышы ысуллары:-чы/-че, -лык/-лек кушымчалы исемнәр. | |||
56 | “чөнки,шуңа күрә” теркәгечле җөмләләр. | |||
57 | Уйный башлады- грам. төзелмәсе. | |||
58 | Хикәя фигыльнең билгеле, билгесез үткән заман формалары. | |||
59 | Кадәр, соң бәйлекләре. Өйдән мәктәпкә кадәр – грам.төзелмәсе. | |||
60 | Юклык алмашлыклары (бернәрсә дә, беркем дә). | |||
61 | “Минем дусларым” бүлеге буенчатест язу. | |||
62 | Хаталар өстендә эш. Юклык алмашлыкларны кабатлау. | |||
Яз килә (12сәг) | ||||
63 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүе | Язгы табигать турында сөйли белү | ||
64 | Теркәгеч. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләре. | 8нче март бәйрәме белән котлый белү. | ||
65 | Инфинитив+ярый (ярамый), мөмкин (мөмкин түгел), тиеш (тиеш түгел) төзелмәсе. | Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү. | ||
66 | Карга боткасы- грам. төзелмәсе. | |||
67 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль. | |||
68 | Хәзерге заман, билгеле үткән заман, билгесез үткән заман. | |||
69 | Бирегезче,бирегез әле формалары. | |||
70 | Исем. Кушма, парлы исемнәр | |||
71 | Кушма саннар. | |||
72 | “Яз килә” темасын кабатлау | |||
73 | .”Яз килә” бүлеге буенча тест язу. | |||
74 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Дүрт аяклы дусларыбыз (11 сәг) | ||||
75 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү. | ||
76 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү. | ||
77 | –сыз/-сез кушымчалы сыйфатлар. | |||
78 | Антонимлар. | |||
79 | Фигыльнең заман формалары | |||
80 | Фигыльнең заман формалары | |||
81 | Буе сүзенең ю.к.,ч.к.,у-в. килешендә төрләнеше. | |||
82 | Фигыльнең заман формаларын кабатлау. | |||
83 | Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау. | |||
84 | “Дүрт аяклы дусларыбыз” бүлеге буенча контроль эш. | |||
85 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Татарстан (7 сәг) | ||||
86 | Дәүләт гербы – грам. төзелмәсе. | Татарстанның символикаларын әйтә белү | ||
87 | Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә.Сөембикә манарасы – грам. төзелмәсе. | |||
88 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләре. Казан Әлмәттән ерак – грам. төзелмәсе. | Казан шәһәре турында сөйли белү. | ||
89 | “Татарстан” темасын кабатлау. | Татарстан шәһәрләре турында сөйләшү. | ||
90 | “Татарстан” темасын кабатлау. | Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү. | ||
91 | “Татарстан” бүлеге буенча контроль тест язу. | |||
92 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. |
Матур җәй җитә (10 сәг) | ||||
93 | Салават күпере – грам. төзелмәсе. | Җәй көне кая бару турында сөйлешү. | ||
94 | Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. | Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү. | ||
95 | “чөнки,шуңа күрә” теркәгечле җөмләләр. | |||
96 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүе. | |||
97 | Татар халык ашлары. | |||
98 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең киләчәк заман функциясендә кулланылуы.. | |||
99 | Еллык контроль тест. | |||
100 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
101 | “Матур җәй җитә” бүлеген кабатлау. | |||
102 | Үткәннәрне йомгаклап кабатлау Күнегүләр эшләү |
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен дөрес аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда, “4”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “ 2 “ ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куе
Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү
Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.
Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.
Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгаш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә“4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Укытуның методик тәэмин ителеше
1. Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” рус теле башлангыч гомуми белем бирү мәктзбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
2.”Кояшлы ил” Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы очен хрестоматия Төзүче-авторлар: Г.М.Әхмәтҗанова, Р.М.Исхакова һ.б., Казан “Татарстан китап нәшрияты” 2013
3.Тесты по татарскому языку(для русскоязычных учачихся) К.С.Фатхуллова, А.Н.Газизова Казань Издательство “ Гыйлем” 2013
Әдәбият исемлеге
1.Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел
2.Рухи әхлакый үсеше һәм Рәссәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе. 2010 ел
3.«Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен )1-4 нче сыйныфлар, Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2011 . Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.
4.«Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа 1-4 нче сыйныфлар, Казан, 2011 . Төзүчеләр: К. С. Фәтхуллова Р.З. Хәйдәрова.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/76031-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku-v-4-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Здоровьесберегающие технологии на занятиях в дополнительном образовании»
- «Ведение делопроизводства и защита персональных данных в образовательной организации»
- «Преподавание информатики по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Основы профилактики коррупции»
- «Реализация ФГОС образования обучающихся с умственной отсталостью: специфика организации инклюзивного процесса для лиц с ОВЗ»
- «Методические принципы работы музыкального руководителя дошкольного образовательного учреждения»
- Содержание и организация методической работы в дошкольной образовательной организации
- Организация работы классного руководителя в образовательной организации
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Педагогика и методика преподавания истории
- Организационно-методическое сопровождение педагогов. Наставническая деятельность в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.