Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
13.01.2015

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса

Ахтямзянова Милеуша Хузеевна
учитель татарского языка и литературы
Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса составлена в соответствии с ФГОС НОО. Учебно-методический комплекс нацелен на развитие коммуникативных навыков: устной речи, чтения и письма. В материалах представлено календарно-тематическое планирование, поурочное распределение материала и критерии оценки. Содержит упражнения для обогащения словарного запаса, основы грамматики и тексты для чтения. Ресурс поможет педагогам организовать эффективный учебный процесс в рамках начального общего образования.

Содержимое разработки

Сыйныф – 3

Предмет - Татар теле.

Укытучы – Әхтәмҗанова Миләүшә Хуҗа кызы Сәгатьләр саны:Барлыгы _105_сәгать; атнага _3 сәгать

Аңлатма язуы

Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның тематик эчтәлегеннән,3 нче сыйныфлар өчен үзләштерелергә тиешле грамматик минимумнан, календарь-тематик планнан, укыту-методик комплектыннан. Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус телле балалар өчен атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Программа буенча татар теле һәм әдәби уку дәресләренә 170 сәгать каралган, ләкин уку елы 35 атнадан саналу сәбәпле һәм атнага 3 сәгать исәбеннән сәгать саны 210 булырга тиеш. Шуны исәпкә алып, түбәндәге эш программасы 210 сәгатькә төзелде. Татар теле – 105 сәгать, әдәби уку – 105 сәгать.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. (1– 4 нче сыйныфлар, 2011 ел. )

* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева тарафыннан төзелгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рустеллебалаларгататартелен коммуникативтехнологиянигезендәукытупрограммасы (1- 11 нче сыйныфлар, 2014 ел)”.

* Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.

Укыту-методик комплекты:

1. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина - Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел. (ике кисәктә)

2. Гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән эш дәфтәре. Л.Ә.Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова .- Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.

3.Ишетеп аңлау күнегүләре. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдарова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина .- Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.

4.Ата-аналар өчен ярдәмлек. Р.З.Хәйдарова, Л.Ә. Гыйниятуллина. - Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.

5.Мультимедиа.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киң кырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү; - хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә. 4. Белем бирү максатының эчтәлеге. Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Тематик планның эчтәлеге.

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

Программа

Укыту планы

т/т.

уку

1

Белем бәйрәме.

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

32

32

16

16

Беренче сентябрь – Белембәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

2

Көндәлек режим.Минемкөндәлек режимым.

7

10

5

5

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнеңкөндәлек режимың турында сөйли белү.

3

Ашханәдә. Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

18

24

12

12

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз .

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

26

26

13

13

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

5

Туган якка кыш килде.

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

21

24

12

12

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

6

Шәһәрдә һәм авылда.

Татарстан – минем туган ягым.

Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

14

22

11

11

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрнеәйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

7

Әдәпле булыйк.

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

18

24

12

12

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра,кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

8

Кечкенә дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

14

22

11

11

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

9

Күңелле җәй

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

20

26

13

13

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра,ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Барлыгы

204

210

105

105

Үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

Бүлекләр,

темалар

Контроль эшләр

К. эш

М. эш

тест

С/д

Хикәя

язу

Күчереп

язу

Котлау

язу

чирек

1

Белем бәйрәме

1

1

I

2

Көндәлек режим

1

3

Ашханәдә

1

1

1

1

II

4

Без әти-әниләргә булышабыз

1

1

5

Туган якка кыш килде.

1

1

1

1

1

III

6

Шәһәрдә һәм авылда

1

1

7

Әдәпле булыйк!

1

1

2

8

Кечкенә дусларыбыз

1

1

1

IV

9

Күңелле җәй

1

1

1

1

10

Барлыгы

4

5

3

4

4

4

3

3 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

Исем – сүз төркеме белән таныштыру.

Исемнең иялек килеше белән таныштыру.

Чы/-че- исемясагычкушымчалары белән таныштыру.

Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.

Чагыштырудәрәҗәсендәгесыйфатларбеләнтанышу.

Синонимһәмантонимсыйфатларнысөйләмдәкуллану.

21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

Аннан соң рәвешеһәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.

Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

Билгелеүткәнзаманхикәяфигыльнең барлыкта күплектә1,2,3затформалары белән таныштыру.

гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.

Янында,алдында, артында, турында бәйлексүзләренсөйләмдәкуллану.

Ләкин,чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдәкуллану.

Казан шәһәре, киемнәр кибете – төзелмәләре белән таныштыру.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

Орфографикиорфоэпикминимум.

Өйрәнелгәнлексикберәмлекләрнеорфоэпиянормаларынатурыкитерепәйтүненыгыту.

Алынмасүзләрнеңдөресәйтелешенсаклап,сөйләмдә кулланыргакүнектерү.

Укучыларныңязуһәмязмасөйләмкүнекмәләренкамилләштерүэшендәвамитү.

Икебертөрлетартыкянәшәкилгәнсүзләрнедөресәйтү һәм язу күнекмәләренбулдыру(китте,кайтты).

Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

7. О,өхәрефләренеңберенчеиҗектәгенәязылуы.

Календарь- тематик план.

Тема

С/с

Тикшерү төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

Предметара

нәтиҗә

план

факт

Белем бәйрәме (16сәгать)

1

Кем? кемне? кемгә? сораулары һәм аларга җавап формасы.

1

 Сорау-җавап

Кем? кемне? кемгә? сорауларын аңлый аларга җавап бирә белү. Син, сез зат алмашлыкларының төшем, юнәлеш килеше формасы.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

2.09

3.09

2

Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

 1

 Сорау-җавап

Мәктәпкә барганны, мәктәптә укыганны, мәктәптән кайтканны әйтә белү.

Уку-язу әсбапларын пөхтә тотарга өйрәтү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

3.09

3.09

3

-мы/-ме сорау кисәкчәсе. Мин, син, ул зат алмашлыгының юнәлеш килеш формасы.

1

 

Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү, -мы/-ме сорау кисәкчәсе.

Дуслык мөнәсәбәте хисләре тудыру.

-мы/-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә дөрес куллану, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

5.09

3.09

1-10 га кадәр саннар. Исемнең күплек сан кушымчасы.

1

1дән 10га кадәр саннарны сөйләмдә куллану. -лар/-ләр; -нар/-нәр күплек сан кушымчалары.

Уку-язу әсбапларын пөхтә тотарга өйрәтү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

9.09

8.09

5

Исем сүз төркеме. Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

1

Исем – сүз төркеме белән таныштыру.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү. Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләүе.

Бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге оештыру.

10.09

10.09

6

Фигыльнең башлангыч формасы.

1

 

Фигыльләрдә -мы/-ме сорау кисәкчәсе. Фигыльнең башлангыч формасы. Фигыль сүз төркеме белән таныштыру.

Дуслык мөнәсәбәте хисләре тудыру

Төп мәгълүматны сайлап алу, аңлап үтәү.

12.09

10.09

7

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

 1

 Төрләндерү.

Фигыль сүз төркеме, аның хәзерге формасы белән таныштыру.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Бер-береңә карата ярдәм итү хисе тудыру.

Иҗади һәм эзләнү характерендагы проблеманы билгеләү.

16.09

15.09

8

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

 1

 

Фигыль – сүз төркеме, аның үткән заман формасы белән таныштыру.

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Икебертөрлетартыкянәшәкилгәнсүзләрнедөресәйтү һәм язу күнекмәләренбулдыру(китте,кайтты).

Әхлакый кагыйдәләрне үтәүнең мәҗбүрилеген аңлату.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

17.09

17.09

9

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

 Төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Эш урынын пөхтә тотарга өйрәтү.

Эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм төзү.

19.09

19.09

10

Чөнки, ләкин теркәгечләре.

1

 

Чөнки, ләкин теркәгечләре, аларны сөйләмдә куллана белү.

Эш урынын пөхтә тотарга өйрәтү.

Эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

23.09

23.09

11

Сингармонизм законы. . Үзалмашлыгы.

1

 

Сингармонизм законын белү. О, өхәрефләренеңберенчеиҗектәгенәязылуы.Үзе алмашлыгы.

Бер-береңә карата ярдәм итү хисе тудыру.

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру.

24.09

24.09

12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Бер-береңә карата кайгыртучанлык хисе тудыру.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

26.09

26.09

13

Янында, турында бәйлек сүзләре.Сүзлек диктанты.

1

 Сүзлек диктанты

1

Янында,турында бәйлек сүзләренен сөйләмдә дөрес куллана белү.

Ярдәм итү теләге уяту.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

30.09

30.09

14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Җаваплылык хисе тәрбияләү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

1.10

1.10

15

Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше. Дистә саннары.

1

 

Дистә саннарын белү. 21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

Телне яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Саннар таблицасы белән эшли белү.

3.10

3.10

16

"Белем бәйрәме" темасы буенча мөстәкыйль эш.

 1

Мөстәкыйль эш №1

"Яңа уку елы котлы булсын" темасы буенча белем күнекмәләре.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Мөстәкыйль эшли белү. Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

7.10

7.10

Көндәлек режим ( 5сәгать)

17

Хаталарны төзәтү. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

 Хаталар өстендә эш.

Хәзерге заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

8.10

8.10

18

Үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

 

Үткән заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше.Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

Вакытның кадерен белергә өйрәтү.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

10.10

10.10

19

"Көндәлек режим" темасын кабатлау.

1

Ситуатив күнегүләр.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү,

ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Вакытның кадерен белергә өйрәтү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

14.10

14.10

20

Көндәлек режим" темасын ныгыту. Ситуатив күнегүләр

1

 Диалог, монолог.

.Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

15.10

15.10

21

1 чиреккә контроль эш .

1

Контроль эш №1

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

17.10

17.10

Ашханәдә (12сәгать)

22

Хаталар өстендә эш. Без ашханәдә ашыйбыз.

1

 Хаталар өстендә эш.Ситуатив күнегүләр

Хаталарны төзәтү. Ашханәдә ашаганны әйтә белү. Пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II зат берлек сан формалары.

Пешекче хезмәтенә ихтирамлы караш булдыру.

Сорау алмашлыкларын дөрес файдалана белү.

21.10

21.10

23

Контроль күчереп язу. “Ашханәдә ”.

1

Контроль күчереп язу №1

Текстны дөрес, пөхтә итеп күчереп яза белү.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

22.10

22.10

24

Без татлы ризыклар яратабыз.

1

 Ситуатив күнегүләр

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү.

Башкаларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

24.10

24.10

25

Без җиләк-җимешләр яратабыз.

1

Ситуатив күнегүләр

Нинди җиләк-җимешләр яратканны әйтә белү.

Дуслык һәм татулык хисләре тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

28.10

28.10

26

Боерык фигыль формасы.

1

 

Боерык фигыль формасы. Савыт-сабаларныюарга,сөртергә куша белү.Ю хәрефе, ул белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

Бер-береңә карата ярдәм итү хисе тудыру.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

29.10

29.10

27

Әдәпле кеше нинди була?

2 чирек

1

Әдәплелек, чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаштыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

31.10

31.10

28

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

1

 

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Нәрсә янына килгәнеңне, нәрсә янында уйнаганыңны, нәрсә яныннан киткәнеңне әйтә белү.

Бер-береңә карата ихтирамлылык хисләре тудыру.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

11.11

29

Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.Сүзлек диктанты.

1

 Сүзлек диктанты

2

Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Предметларның урынын әйтә белү.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

12.11

30

Уйный башладым төзелмәсе.

1

 

Уйный башладым төзелмәсе. Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

Ярдәм итү хисе уяту.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау.

14.11

31

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1

Ситуатив күнегүләр

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Эш сөючәнлек тәрбияләү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

18.11

32

"Ашханәдә" темасы буенча мөстәкыйль эш.

1

 Мөстәкыйль эш №2

Табын әзерләү тәртибен сөйли белү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү .Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

19.11

33

Хаталар өстендә эш."Ашханәдә" темасын ныгыту күнегүләре.Тест.

1

 Хаталар өстендә эш. Тест.

"Ашханәдә" темасы буенча белем күнекмәләре.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

21.11

Без әти-әниләргә булышабыз (13сәгать)

34

Аның китабы, аның әнисе -төзелмәләре.

1

 

Исемнең иялек килеше белән таныштыру .Аның китабы, аның әнисе - төзелмәләре.

Ихтирамлылык тәрбияләү

Тиешле мәгълүматны билгеләү,объектларны чагыштыру, квалификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

25.11

35

Сатучы булып эшли - төзелмәсе.

1

Ситуатив күнегүләр

 Сатучы булып эшли - төзелмәсе.

Төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

26.11

36

-чы/-че сүз ясагыч кушымчасы.

1

 

-чы/-че исем ясагыч кушымчасы белән таныштыру.

Өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Укытучы ярдәме белән максат кую,эшне планлаштырырга өйрәнү.

28.11

37

Ни өчен? Соравы, шуңа күрә, чөнки теркәгечләре.

1

Сорау-җавап

Ни өчен? соравын куя, аңа җавап бирә белү,шуңа күрә, чөнки теркәгечләреләрен куллана белү.

Иптәшлек, бердәмлек хисләре уяту.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, арлаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

2.12

38

Без бер-беребезне мактыйбыз.

1

 

Мәктәптән соң булган эшләрне әйтә белү.

Бер-береңә ихтирамлылык тәрбияләү.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

3.12

39

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

1

 

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Рөстәмнең әнисе төзелмәсе.

Җаваплылык хисе булдыру.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

5.12

40

ДСҮ.“Мин- яхшы булышчы”.

1

 Диалог

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Эш куша белү.

Иптәшеңә ярдәм итү теләге уяту.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

9.12

41

Без өйдә булышчылар.

1

Әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү.

Олыларның сүзләренә колак салырга өйрәтү

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау.

10.12

42

ДСҮ.Мин дустыма булышам.

1

Диалог

Дустыңа булышырга тәкъдим итә белү.

Дуслык, бердәмлек хисе уяту.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

12.12

43

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

 

Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Алдында, янында, артында, каршында, өстендә, астында сүзләренсөйләмдәкуллану. Антонимнар.

Яхшылык эшләү теләге уяту.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау

16.12

44

БСҮ. “Безнең гаилә”.

1

Хикәя язу

Гаиләң турында хикәя язу.

Җаваплылык хисе булдыру.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

17.12

45

2 чиреккә контроль эш.

1

Контроль эш№2

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

19.12

46

Хаталар өстендә эш. "Без әни-әниләргә булышабыз" темасын кабатлау.

1

  Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Өйрәнелгәнлексикберәмлекләрнеорфоэпиянормаларынатурыкитерепәйтүненыгыту.

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту. Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

23.12

Туган якка кыш килде (12сәгать )

47

Яңа ел бәйрәме. Антонимнар.

1

 

Яңа ел бәйрәме, яңа ел бәйрәме+нә, Яңа ел бәйрәме+ндә төрләнеше. Антоним сүзләр (җылы-салкын) ,антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану. я хәрефе, ул белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

Ярдәмчеллек,

кайгыртучанлык хисләре булдыру.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

24.12

48

БСҮ. Яңа ел бәйрәме белән котлау язу.

3чирек

1

 Котлау язу.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Җаваплылык хисе тудыру.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

26.12

49

Куян булып киенә төзелмәсе.

1

 

Куян булып киенә төзелмәсен әйтә белү.

Дуслашу теләге уяту.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау.

13.01

50

Сыйфат сүз төркеме.

1

Сыйфат сүз төркеме белән таныштыру.Синонимһәмантонимсыйфатларнысөйләмдәкуллану.

Юмартлык, булышу теләге уяту.

Укытучы ярдәме белән максат кую,эшне планлаштырырга өйрәнү.

14.01

51

Һава торышы. Сүзлек диктанты.

1

 Сүзлек диктанты№3

Һава торышын сорый, әйтә белү. Аннан соң рәвешебелән таныштыру.

Табигатькә соклану хисе тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

16.01

52

Кая? кайда? кайдан? сораулары.

1

 

Кая? кайда? кайдан? сораулары. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Иптәшлек, бердәмлек хисләре уяту.

Эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм төзү.

20.01

53

БСҮ."Тауда" хикәясен үзгәртеп язу.

1

Хикәяне үзгәртеп язу. 

Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Дуслык, бердәмлек хисе уяту.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

21.01

54

Спорт төрләре.

1

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Җаваплылык, түземлелек хисләрен уяту.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

23.01

55

Контроль күчереп язу "Кыш".

1

Контроль күчереп язу.

Текстны дөрес, пөхтә итеп күчереп яза белү.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

27.01

56

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

 

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Җаваплылык хисе тәрбияләү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

28.01

57

"Туган якка кыш килде" темасы буенча мөстәкыйль эш.

1

Мөстәкыйль эш№3

"Туган якка кыш килде" темасы буенча белем күнекмәләре.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү .Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

30.01

58

Хаталар өстендә эш. "Туган якка кыш килде" темасын ныгыту .

1

 Хаталар өстендә эш.

Диалог, монолог.

Өйрәнелгәнлексикберәмлекләрнеорфоэпиянормаларынатурыкитерепәйтүненыгыту.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту. Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

3.02

Шәһәрдә һәм авылда. (11сәгать)

59

Татарстан - зур, бай республика. Нинди? Кайсы? сораулары.

1

 Сорау-җавап

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Ватан”,

Туган ил”

төшенчәләренең кадерле икәнлегенә төшендерү.

Аңлап укый белү. Парларда һәм күмәк эшли белү.

4.02

60

Җыр өйрәнү.

Кояшлы ил”.

(Ә.Рәшит сүзләре; хрестоматия -57 бит)

Җыр өйрәнү.

Кояшлы ил” җырын өйрәнү.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Күмәк эшли белү.

6.02

61

Татарстан шәһәрләре. Казан шәһәре төзелмәсе. Яңа лексика кертү.

1

 

Казан шәһәре, киемнәр кибете төзелмәләре белән таныштыру.

Кайсы шәһәрдә яшәгәнеңне сөйли белү.

Туган җиреңне ярату хисе тәрбияләү.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

10.02

62

Антонимнар. Күнегүләр эшләү.

1

Антонимнарны сөйләмдә куллану.

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

11.02

63

Без нинди транспортта барабыз?

1

 Ситуатив күнегүләр

Мәктәпкә нинди транспортта нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Алынмасүзләрнеңдөресәйтелешенсаклап,сөйләмдә кулланыргакүнектерү.

Өлкәннәргә карата кайгыртучанлык хисләре уяту.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

13.02

64

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

 

Чагыштырудәрәҗәсендәгесыйфатларбеләнтанышу. Предметларның кайсысы зуррак, кечкенәрәк, матуррак икәнен әйтә белү.

Туган төбәккә карата ярату хисләре уяту.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

17.02

65

Бәйлек сүзләр.

1

Алдында, артында, янында, эчедә бәйлек сүзләрен кулланып сөйләшә белү.

Туган якны ярату хисе тәрбияләү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

18.02

66

Һәр, һәркем барлык - билгеләү алмашлыклары.гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре.

1

Һәр,һәркем, барлык алмашлыклары белән таныштыру,гына/генә, кына/кенә кисәкчәләрен дөрес куллану.

Туган ягыңның матурлыгына соклану хисе уяту.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

20.02

67

Контроль күчереп язу. “Безнең авыл”.

1

Контроль күчереп язу. “Безнең авыл”.

Текстны дөрес, пөхтә итеп күчереп яза белү.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

24.02

68

"Шәһәрдә һәм авылда" темасы буенча мөстәкыйль эш.

1

Мөстәкыйль эш№4

"Шәһәрдә һәм авылда" темасы буенча белем күнекмәләре.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү .Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

25.02

69

Хаталар өстендә эш. "Шәһәрдә һәм авылда" темасын ныгыту.

1

 Хаталар өстендә эш.

Диалог, монолог

Хаталарны төзәтү.Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану

27.02

Әдәпле булыйк! (12сәгать)

70

Әдәпле сүзләр. Синонимнар.

1

 

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы.

Синонимсыйфатларнысөйләмдәкуллану.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаштыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

3.03

71

Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?

1

 Диалог

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

4.03

72

БСҮ.Туган көнгә котлау язу.

1

Котлау язу

Туган көнгә котлау яза белү. Укучыларныңязуһәмязмасөйләмкүнекмәләренкамилләштерүэшендәвамитү

Җаваплылык хисе тудыру.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

6.03

73

ДСҮ. Дусларны каршылыйм.

1

Диалог, монолог

Килгән кунакларны каршылый белү.

Кайгыртучанлык хисләрен уяту

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

10.03

74

Уен дәрес .“Туган көндә”.

1

Диалог, монолог

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

Дуслык,туганлык хисләре уяту.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

11.03

75

Исемнең юнәлеш килеше формасы.

1

 

Исемнеңюнәлешкилеше.

Чисталыкка,пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

13.03

76

БСҮ. “Бәйрәм белән котлыйбыз”. Котлау язу.

1

Котлау язу.

Укытучыларны, әниләрне,әбиләрне бәйрәм белән котлый белү.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү

Җаваплылык хисе тудыру.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

17.03

77

3 чиреккә контроль эш.

1

Контроль эш №3

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

18.03

78

Хаталар өстендә эш. Исемнең төшем килеше формасы.

4 чирек

1

  Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Исемнең төшем килеше.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту. Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

20.03

79

Күнегүләр эшләү. "Әдәпле булыйк" темасын кабатлау.

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләре уяту.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

1.04

80

"Әдәпле булыйк" темасы буенча тест.

1

Тест

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

3.04

81

"Әдәпле булыйк" темасын кабатлау, ныгыту.

1

Диалог, монолог

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Игътирамлылык, итәгатьлелек хисләре уяту .

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. Парларда һәм күмәк эшли белү.

7.04

Кечкенә дусларыбыз. (11сәгать)

82

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

1

 

Кемгә дә булса (Кәримгә, аңа) әйбер биргәнне, кемне (Кәримне, аны) дә булса яратканыңны әйтә белү.

Иптәшлек, дуслык , татулык хисләрен уяту.

Укытучы ярдәме белән максат кую,эшне планлаштырырга өйрәнү.

8.04

83

Көн саен төзелмәсе.

1

 

Көн саен төзелмәсе. Е хәрефе, ул белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру

Җаваплылык хисе булдыру.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

10.04

84

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

1

 

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен дөрес куллана белү.

Яхшылык эшләү теләге уяту.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау.

14.04

85

Песиемнең күзләре төзелмәсе.

Сүзлек диктанты.

1

Сүзлек диктанты№4

Исемнең иялек килешен ныгыту.Акмуенның аягы,песиемнең күзләре төзелмәсе.Песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли белү.

Ярдәм итү теләге уяту.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

15.04

86

БСҮ. “Минем песием” хикәя язу.

1

Хикәя язу.

Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны , нәрсә яратканын әйтә белү. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү

Җаваплылык хисе булдыру

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

17.04

87

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре.

1

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрен белү.

Ярдәмчеллек, кайгыртучанлык хисләре булдыру.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

21.04

88

Уен дәрес. Табышмак әйтәм-җавабын тап.

1

Хайваннар, кошлар турында табышмаклар уйлап табу.

Ярдәмчеллек,кайгыртучанлык хисләре булдыру.

Эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм төзү.

22.04

89

Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

Ситуатив күнегүләр

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Татар теленә өйрәнү теләген үстерү.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

24.04

90

"Кечкенә дусларыбыз" темасы буенча мөстәкыйль эш.

1

 

Мөстәкыйль эш №5

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү .

28.04

91

Хаталар өстендә эш. Ситуатив күнегүләр

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү.Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

29.04

92

"Кечкенә дусларыбыз" темасын ныгыту.

1

 

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

1.05

Күңелле җәй. (13 сәгать)

93

Без җәйне яратабыз.

1

 Монологик сөйләм

Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

Дуслашу теләге уяту.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау.

5.05

94

БСҮ. “Күңелле җәй”. Хикәя төзү.

1

 Хикәя язу

Җәй турында хикәя төзү. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

Җаваплылык хисе булдыру.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

6.05

95

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

 

Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү.

Бер-береңә юл куярга өйрәтү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы юллар сайлау

8.05

96

Без тату яшибез.

1

Диалог, монолог

Дус, тату яшәү турында әйтә белү.

Дуслык, бердәмлек хисе уяту.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

12.05

97

Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр.

1

 

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү.

Бер-берсенә карата ихтирамлылык хисе уяту.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү .

13.05

98

Контроль күчереп язу "Җәй".

1

Контроль күчереп язу.

Текстны дөрес, пөхтә итеп күчереп яза белү.

Пөхтәлеккә өйрәтү.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү.

15.05

99

Каян? соравына җавап.

1

 

Каян? соравына дөрес җавап бирә белү.

Дуслык мөнәсәбәте тудыру.

Эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм төзү.

19.05

100

Р. Миңнуллин - балаларның яраткан шагыйре.

1

 

Роберт Миңнуллин турында белешмә бирә белү.

Олыларның сүзләренә колак салырга өйрәтү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

20.05

101

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

 

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-санда төрләндерә белү.

Җаваплылык, эшне үтәү теләге уяту.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

21.05

102

Күңелле җәй” темасы буенча тест.

1

Тест

Өйрәнелгән бар-лык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

22.05

103

4 чиреккә контроль эш

1

Контроль эш№4

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә өйрәтү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру.

26.05

104

Хаталар өстендә эш. Ситуатив күнегүләр.

1

 Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү.

Башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү теләге уяту. Пөхтәлеккә өйрәтү.

Уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Белемнәрне сөйләмдә куллану.

27.05

105

Күңелле җәй” темасын кабатлау.

1

Диалог, монолог

Өйрәнелгәнлексикберәмлекләрнеорфоэпиянормаларынатурыкитерепәйтүненыгыту,

ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

29.09

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки