Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Участие подтверждается официальными документами
  • Приказ Приказ о проведении
  • Положение Положение
  • Протокол Выписка из Протокола
  • Диплом Диплом победителя
  • Инновации Диплом за инновационную деятельность
  • Благодарность Благодарность
03.05.2021

"Яз килә - Җиңү белән"

Гарипова Лейсан Наилевна
МАДОУ "Детский сад №83 общеразвивающего вида" НМР РТ, г. Нижнекамск
Конкурсная работа

Гарипова Л. Н.,

Түбән Кама шәһәренең 83 нче “Умырзая” балалар

бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе

Яз килә Җиңү белән!

Интеграль белем бирү эшчәнлеге танып белү һәм иҗади сәнгать буенча.

Максат: балаларның яз һәм Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: ветераннарга, табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә, темага кагылышлы рәсем ясарга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү һәм иҗади сәнгать.

Интеграль белеембирү өлкәләре:аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать, коммуникация.

Жиhазлау: аудио язма, интерактив такта; проектор, кирәкле картиналар, карточкалар,төсле буяулар, су, пумала, альбом бите, салфетка.

Эшчәнлек барышы:

(Музыка астында балалар төркемгә керәләр.)

Тәрбияче: Балаларбүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. Ә хәзер урыннарга утырышыйк та табышмак тыңлыйк.

Яңгырлы да карлы да,

Ә каеннары сулы.

Бөреләре туп – тулы –

Елның кай фасылы?

Балалар: Бу яз фасылы.

Тәрбияче: Балалар бер елда ничә ел фасылы бар?

Балалар: Бер елда дүрт ел фасылы бар. (санап күрсәтәләр)

Тәрбияче: Ә хәзер урамда нинди ел фасылы?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Бик дөрес дусларым.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Агачлар уяндылар,

Барысы да кузгалдылар.

Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Ә хәзер экранга карагыз әле. (Интерактив тактада яз темасына рәсемнәр чыга) Бергәләп яз турында сөйләшербез.

  • Яз ае сезгә ошыймы? Ә сез язны көттегезме? (Рәсемнәр буенча үстерешле диалог)

Тәрбияче: Мин сезгә яз, табигать күренешләре турында табышмаклар әйтәм. Хәзер аларның җавапларын табарга кирәк.

  • Аяксыз, кулсыз – кое казый. (Тамчы)

  • Сорыйлар, көтәләр, килсә, качалар.(Яңгыр)

  • Утта янмый, суда батмый. (Боз)

  • Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

  • Суны кайчан иләккә салып ташып була? (Кыш көне)

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер язның билгеләрен санап үтик. Әйдәгез әле, язның билгеләрен искә төшерик.

Балалар: Кояш ныграк җылыта, кар эри, тамчылар тама, кошлар җылы яктан кайта, көннәр озыная, агач ботаклары бөреләнә. (һ.б. җаваплар)

Тәрбияче: Дөрес, табигатьнең матур ямьле яз ае җитте. Балалар, кешеләр генә түгел, язны кошлар, җәнлекләр дә көтеп ала. Язгы урманда да үзгәрешләр бармы? Сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар)

Дусларым, урманда нинди жәнлекләр яши? Сез беләсезме? (Жаваплар)

Булдырдыгыз, балалар! Тыңлагыз әле, мин сезгә җәнлекләр турында табышмаклар әйтәм, ә сез аларның жавабын әйтерсез. (Экранда хайваннар рәсеме чыга)

1. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

2. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

3. Бер нәрсә тегә белми

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

4. Үзе хәйләкәр.

Көлтә койрыклы. (Төлке)

  • Дөрес, балалар! Булдырдыгыз!

(Кошлар тавышын тыңлау).

Балалар, сез кошлар тавышын ишетәсезме? Җылы яктан нинди кошлар кайтты? Кошларга ничек ярдәм итәбез? (Җаваплар)

Уен: “Нәрсә артык?” Өстәлдә кошлар рәсемнәре , бездә кышлаучы кошларны аерып күрсәтергә һәм күчмә кошлар турында сөйләргә кирәк. (Җаваплар)

Ял минуты: “Казлар”

Тәрбияче: Балалар әйдәгез бәйрәмнәр турында да сөйләшеп алыйк. Яз башында нинди бәйрәм булды?

Балалар: Әниләр бәйрәме – 8 март.

Тәрбияче: Дөрес. Ә яз ахырында нинди бәйрәм якынлашып килә?

Балалар: 9 май – Җиңү бәйрәме.

Тәрбияче: Әйе. Әле без булмаганда, күп еллар элек Бөек Ватан сугышы булган. Анда безнең бабаларыбыз, бабайларның әтиләре, абыйлар катнашкан. Алар 70 ел элек, шушы сугышта җиңү яулаганнар. Сугыш беткәннән бирле, 9 май – Җиңү бәйрәме дип йөртелә.

  • Сугышта һәлак булганнарны ничек атыйлар? (Батырлар)

  • Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайткан сугышчыларны хәзер ничек дип йөртәләр? (Ветераннар)

  • Ветераннарны кайда күргәнегез бар? Очрашканыгыз бармы? (Телевизорда, балалар бакчасында)

  • Балалар хәзер мин сезгә Рафис Корбанның шигырен укып китәм.

Җиңү бәйрәме.

Тугызынчы май -

Җиңү бәйрәме.

Бәйрәмнәрнең иң

Зуры, мөгаен.

Бөтен ил белән,

Яше һәм карты

Бәйрәм итәбез

Аны ел саен.

Безнең Ватанны

Ташларга буып

Килгән фашистлар

Күп еллар элек.

Безнең солдатлар

Явыз дошманны

Газиз Ватаннан

Түккән себереп.

Ул көннән инде

Күп еллар үтте,

Еракта калды

Ул җиңү таңы.

Ләкин беркем дә

Җуймый хәтердән,

Саклый исендә,

Онытмый аны.

      

Балалар хәзер без сезнең белән рәсем ясарбыз. Җиңү бәйрәме көнне атыла торган салют утларын альбом битләренә төшерербез.

(Тәрбияче үрнәге, экраннан төрле рәсемнәр күрсәтелә)

Балалар эшли, авырсынган балаларга ярдәм итү.

Тәрбияче: Балалар сезнең бүген эшләвегез бик ошады. Барыгыз да тырыштыгыз, әйбәт итеп җаваплар бирдегез. Салютларыгыз да бик матур булганнар; пөхтә,матур итеп ясагансыз. Димәк мине игътибар белән тыңлагансыз. Тырыштыгыз, булдырдыгыз.

Балалар без бүген шөгылдә ниләр эшләдек? Нәрсә турында сөйләштек? (Җаваплар)

Бүгенге шөгылебез тәмам. Сау булыгыз.

Свидетельство участника экспертного совета жюри

Свидетельство можно заказать сразу, как Вы оставите не менее 3 объективных комментариев в этом разделе сайта.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.