Тәрбия һәм әхлак дәресләре
ГБМБУ «КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»
4 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТӘРБИЯ СӘГАТЕ
ТЕМА:“ҺӘР ҺѲНӘР МАКТАУЛЫ”
озайтылган көн төркеме тәрбиячесе
Хәялиева Лариса Василий кызы
КАЗАН – 2024
Тема.Һәр һөнәр мактаулы.
Дата. 1.10.2024.
Максат.- Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү;
- Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-
әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
- Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;
- Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү;
Җиһазлау. Интерактив такта, презентация, һөнәр исемнәре язылган карточкалар.
Материал: «Әдәплелек дәресләре», «Татар халык мәкальләре» «Көч һәм рух тамырлары», Казан, «Мәгариф», Г. Тукай «Сабыйга», Казан, «Татарстан китап нәшр.»
I.Оештыру.Сәламләшү.
II.Актуальләштерү.
-Укучылар, бүген без“Һәр һөнәр мактаулы” дигән теманы ачыклап үтәрбез. Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәненә төшенербез.Әйдәгез, бөек шагыйрь Г.Тукайның фикерләрен укып үтик.(слайд 1.)
-Укучылар, һөнәр сайлау- һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый .Ә нәрсә соң ул һөнәр? Аңлатмалы сүзлектә һөнәр сүзенә мондый аңлатма бирелгән.Нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль – ул һөнәр. Бу төшенчәне башкачабелгечлек, профессия дип тә атыйлар.
Әйдәгез әле,сез һөнәр сүзе кергән нинди мәкальләр беләсез? (укучыларның җаваплары). Ә хәзер мин мәкальләр әйтәм, ә сезгә мәкальләрне дәвам итеп, тәмамларга кирэк була.
Мәкальләр. Һөнәр утта янмый, суда батмый.Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.(слайд3,4.Балалар мәкальләрне тәмамлап, җавап бирәләр.)
Экранга карагыз укучылар, рәсемдә төрле һөнәр кешеләре . Алар кемнәр?((5 слайд. ) шул исем рәсем астына урнаша).
III. Төп өлеш.
Әйдәгез, укучылар, кем нишли? соравына җавап бирик.(( 6 слайд.) Укучыларның җаваплары нәтиҗәсендә баганадагы бирелгән сүзләр ук белән тоташтырыла .Мәсәлән, укытучы укыта. Һ.б.)
Укытучы җырлый
Сатучы балык тота
Рәссам тәрбияли
Табиб укыта
Җырчы сата
Балыкчы төзи
Тәрбияче дәвалый
Хат ташучы яза
Тегүче рәсем ясый
Язучы тегә
Төзүче тарата
Кемнең нәрсә эшләгәнен белдек. Ә кемнең кайда эшләгәнен беләсезме? .
( 7 слайд. Укучыларның җаваплары нәтиҗәсендә баганадагы бирелгән сүзләр ук белән тоташтырыла .Мәсәлән, укытучы мәктәптә эшли. һ.б.).
Укытучы театрда
Сатучы төзелештә
Рәссам балалар бакчасында
Табиб мәктәптә
Җырчы базарда
Тәрбияче шифаханәдә
Хат ташучы өйдә
Тегүче студиядә
Язучы фабрикада
Төзүче почтада
Ә хәзер , укучылар, төрле һөнәр ияләрен рәсемнәрдә карап үтик.
( 8-14слайд.) (Укытучы һәм укучылар бергә җавап бирәләр)
IV. Белемнәрне ныгыту.
Ә хәзер укучылар бергәләшеп кроссворд чишеп алыйк.
(Укытучы сораулар әйтә, укучылар җавап бирә.слайд 15-16)
Горизонталь буенча:
1. Спорт төренең укытучысы.
2. Балалар табибы.
3. Гимнастика белән профессиональ шөгелләнүче кеше.
4. Йорт-биналарны тәзү эше белән шөгелләнүче.
5. Балаларны әдәплелеккә, тырышлыкка өйрәтүче.
6. Йорт терлекләрен болыннарда саклап йөртүче.
7. Спектакльләрдә уйнаучы.
Вертикаль буенча:
1. Мәктәп җитәкчесе.
2. Эш сүзенең синонимы.
3. Җирдә чокыр ясаучы.
4. Иген игү белән шөгелләнүче.
5. Кибет эшмәкәре.
6. Судта сезне яклаучы.
7. Сезне дәвалаучы.
8. Машина йөртүче.
V. Физкультминут. (Укучылар парта янында күнегүләр ясыйлар)
VI. Карточкалар белән эш.
-Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Карточкада 3 бирем. Сез 15 минут вакыт бирелә, биремнәрне эшләп, карточкаларны тапшырырга тиеш буласыз. (укучылар карточкалардагы биремнәрне эшлиләр.)
Карточка 1.
1 нче бирем.
Моя будущая профессия должна быть высокооплачиваемая.
1.Һөнәрне сайлау бик әһәмиятле һәм бик җаваплы .
2.Һөнәр сайлаганда үзеңнең характерыңны , белемеңне исәпкә алырга кирәк.
3.Минем киләчәк һөнәрем югары түләүле булырга тиеш.
2 нче бирем.
-чы/-че кушымчалары ярдәмендә һөнәр исемнәре яса;
(җыр,укыту,бию,гармун, скрипка, курай, нефть, тимер, умарта, тарих, сак, таш, хисап, көтү, уку.)
3 нче бирем.
1. Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр: сатучы,...;
2.Транспортка бәйле һөнәрләр: очучы,...;
Карточка 2.
1 нче бирем.
Выбор прфессии личное дело каждого.
1.Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
2. Һөнәр сайлау- һәркемнең шәхси эше.
3.Замана үзгәргән саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.
2 нче бирем.
-чы/-че кушымчалары ярдәмендә һөнәр исемнәре яса;
(әкият,элемтә,сату,печән, бакча, сын, балык, тәрбия, мич, иген,төзү,шахмат,туп,көрәш.)
3 нче бирем.
Мәгърифәткә караган һөнәрләр: тәрбияче,....;
Сәнгатькә бәйле һөнәр ияләре: артист,....;
VII. Йомгаклау.
Бүген без сезнең белән төрле һөнәрләр турында сөйләштек, кем-ничек-кая эшли сорауларына җавап алдык, төрле һөнәрләргә карата кроссворд чиштек, карточкалар белән эшләдек. Димәк, безнең тормышыбызда барлык әйберләр дә кеше кулы белән ясалган, һәр эшне кеше башкара. Өйдә әти-әниләребезнең эшен хөрмәт итәбез. Ә мәктәптә, җәмәгать урыннарында башкалар хезмәтенә битараф карамыйбызмы без? Әйдәгез әле сыйныфта парталарны ничек тотабыз, ватмыйбызмы, чүпләмибезме? Кешеләр хезмәтенә хөрмәт күрсәтәбезме? Болар турында да уйланырга кирәк. Башкалар эшен хөрмәт итик, саклыйк.Г. Тукай шигыре укыла.(слайд 17)
Сез бүген барыгыз да әйбәт эшләдегез. Эшләвегез өчен барыгызга да рәхмәт.
VIII. Өйгә эш.
Яраткан һөнәрең турында рәсем яса.
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.