Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Участие подтверждается официальными документами
  • Приказ Приказ о проведении
  • Положение Положение
  • Протокол Выписка из Протокола
  • Диплом Диплом победителя
  • Инновации Диплом за инновационную деятельность
  • Благодарность Благодарность
21.04.2021

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Зарипова Милеуша Хабибулловна
МБОУ "СОШ №11 с УИОП ЗМР РТ"
Конкурсная работа

Дәрес планы

Тема:Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Максат:

  1. Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.

  2. Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Татар һәм рус теле грамматикасын чагыштыру.

  4. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

  5. Укучыларныӊ иҗади активлыгын үстерү .

  6. Табигать күренешләренә хөрмәт һәм сакчыл хисләр тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү.

  2. Дежур белән әңгәмә.

II. Төп өлеше

  1. Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Мотивация тудыру..

Балалар, без татар телен ни өчен өйрәнәбез:

-Чөнки без Татарстанда яшибез.

- Татарстанда ике дәүләт теле бар.Татар һәм рус телләре.

- Киләчәктә безгә татар теленнән дәүләт имтиханын бирәсе бар.

- Ә минем күрше татар әбие белән татарча сөйләшәсем килә.

Алай булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.

Беренче бирем. (слайд №2)

Бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу юл артык?

  1. Кызыл алма

  2. Кар ява

  3. Татарстанныӊ табигате

  4. Сакларга кирәк

Дөрес җавап Кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр.

Нәрсә ул җөмлә? Рус теле дәресендә сез җөмләгә нинди билгеләмә бирәсез?

  • Предложение - это слово или сочетание слов, с помощью которого человек оформляет свои мысли и передает их другим. (слайд №3)

Татар телендә дә җөмләнеӊ төшенчәсе шул мәгънәгә ия.

  • Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.

Икенче бирем. (слайд №4)

Аудирование. Тыӊлагыз. Текстта ничә җөмлә бар? 8-нче күн. 103 бит

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына йомшак кар куна. Кышын бакча матурлана. Вәлигә бу күренеш бик ошый.

Никита: - Минемчә, бу текстта 4 җөмлә бар.

Таня: - Ә минемчә, бу текстта 5 җөмлә бар.

Андрей: - Мин Никита җавабы белән канәгать. Минемчә дә бу текста 4 җөмлә бар.

Таня: Кызганыч, мин ялгыштым.

Сүзтезмәләрдән аерылып, җөмлә составында нинди кисәкләр бар?

  • Җөмләнеӊ баш кисәкләре – ия һәмхәбәр. (слайд №5)

  • Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре – аергыч, тәмамлык, хәл. (слайд №6)

Өченче бирем.

Тактада (слайд №7) бирелгән текстан артык җөмлә табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу җөмлә артык?

Ямьле яз җитте. Җылы яктан кошлар кайта. Урманда гөрләвекләр ага.Яӊгыр ява.Язгы көннәр озыная.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

а) Теманы һәм максатны ачыклау.

Дөрес җавап: Яӊгыр ява. Чөнки бу җөмлә баш кисәкләрдән – ия белән хәбәрдә генә тора. Ә калган җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә бар.

Рус телендә баш кисәкләрдән генә торган җөмләләр ничек дип атыйлар? (слайд №8)

  • Нераспространенное предложениесостоит только из главных членов предложения.

  • Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнеҗыйнак җөмлә дип атыйлар. Кыш җитте.

Рус телендә баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмләләр ничек дип атыйлар?(слайд №9)

  • Распространенное предложение имеет главные и второстепенные члены предложения.

  • Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке җөмлә дип атыйлар. Ак кыш җитте.

Дәреснеӊ темасы: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Дәрестә җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясарбыз һәм сүзлек байлыгыгызны күрербез.

Дүртенче бирем. (слайд №10) Дәфтәрләрдә ядыру.

Җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясагыз.

  • Кыш җитте.

  • Кар ява.

  • Җил исә.

  • Балалар шуалар.

Иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторын билгеләргә.

  1. Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.

Балаларга электрон яки язма рәвештә тест тәкъдим ителә

А.Җөмләнеӊ баш кисәге –

  1. Аергыч

  2. Тәмамлык

  3. Хәбәр

  4. Хәл

(Җавап: 3 - балл)

В.Аергыч җөмләнеӊ –

1. Баш кисәге

2. Иярчен кисәге

(Җавап: 2 - балл)

С. Җәенке җөмләне табыгыз

  1. Агачлар үсә.

  2. Кошлар сайрый.

  3. Татарстан аша дүрт елга ага.

  4. Табигатьне саклагыз!

(Җавап: 3 - балл)

D. Җыйнак җөмләдә:

  1. Тәмамлык хәбәр

  2. Аергыч ия

  3. Ия хәбәр

  4. Хәл хәбәр

(Җавап: 3 - балл)

E. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез

Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.

  1. Хәл, ия, аергыч, хәбәр.

  2. Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.

  3. Ия, тәмамлык, хәбәр.

  4. Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.

(Җавап: 3 - балл)

Шкала оценок:

«5» балл

«4» балл

«3» балл

«2» балл

III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.

  1. Нәрсә ул җөмлә?

  2. Җөмләнеӊ баш кисәкләре.

  3. Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре.

  4. Нинди җөмлә җынак җөмлә дип атала?

  5. Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала? Мисаллар китереге.

IV. Өй эше.

5- нче күн. 103 бит, кагыйдә.

Свидетельство участника экспертного совета жюри

Свидетельство можно заказать сразу, как Вы оставите не менее 3 объективных комментариев в этом разделе сайта.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Вам также может понравиться