- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Үткәннәргә кире кайтып
Үткәннәргә кире кайтып…
Эшнең авторы: 6 сыйныф укучысы
Ярмухаметова Эльзира Ильдар кызы
Җитәкчесе: Валиуллина Ф.Ф.
2016
Кереш
Укытучы... Бу сүздә күпме хөрмәт, күпме җылылык, күпме ихтирам. Укытучы һөнәре – мөгаллимлек борынгы заманнардан бирле иң игелекле һөнәр саналган. Халык аңа баласын ышанып тапшырган, үзе дә остазны хөрмәт иткән. Укытучылар үзләре дә эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар.
Мин дә укытучы гаиләсендә тудым һәм тәрбияләнәм. Дәү әнием Хайруллина (Салахова) Зөбәйдә Гәлләм кызы озак еллар Бик-Үти мәктәбендә география укыткан, мәктәп белән җитәкчелек иткән. Дәү әтием Хайруллин Әнвәр Нәкый улы 1962-1980 нче елларда шул ук мәктәптә математика һәм физика фәннәрен укыткан. Кыганыч бүген ул инде вафат. Әнием, Ярмухаметова Чулпан Әнвәр кызы да, әти-әнисе сукмагын сайлый. Ул 1991 нче елдан бирле Бик-Үти мәктәбендә биология һәм география фәненнән белем бирә. Минем дә хыялым киләчәктә укытучы булу.
Дәү әниемнең истәлекләре, хезмәт юлы, аның белән, анарга кадәр һәм анардан соң эшләгән мөгаллимнәр турында өйрәнү теләге, мине эзләнү эшенә өтәрде.
Эшемнең максаты: Бик-Үти мәктәбенең укытучыларының хезмәт юлларын өйрәнү.
Бурычлар:
- Мәктәп тарихын өйрәнү;
- Матбугат материаллары, истәлек язмалар, документлар белән танышу;
- Дәү әнием белән әңгәмә кору.
Эшемнең практик әһәмияте: әлеге хезмәтне сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә кулланырга мөмкин.
Тикшерү объекты булып Бик-Үти мәктәп тарихын, бүгенгесен өйрәнү тора.
I. Бик-Үти мәктәбе мөгаллимнәре
Бик-Үти авылында балаларга белем 20 нче гасырның башында мәдрәсәдә бирелә, революциядән соң Зәки абый тырышлыгы белән иске мәдрәсә бинасы башлангыч мәктәп буларак хезмәт итә башлый, анда заман мөмкинлеге дәрәҗәсендә җиһазлар булдырыла. Шул көннән Бик-Үти мәктәбен бик күпләп укытучылар укыткан, директорлар җитәкләгән. Дәү әнием истәлекләренә таянып, кайберләрен искә алып китәсем килә.
1.Хафиз Галәлетдин улы Рәмиев 1883 елда туган. Яшли ятим калып Сембердән ерак түгел Маловкин фабрикасында эшләүче туганы Камалетдин гаиләсендә тәрбияләнә. Абыйсы үз заманының алдынгы фикерле, югары белемле кешесе булган. Биш телдә – рус, татар, француз, немец, гарәп телләрендә сүзлек төзеп, Казанда бастыруга ирешкән ул. Энеләре Хафиз һәм Зәкине Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта. Хафиз Рәмиев Казан мәдрәсәләрендә дә укыткан. Беренчеләрдән булып 1905-1917 нче елларда Бик-Үти авылында җәдитчә-фәнни элементлар кертеп укыта башлаган.
2.Зәки Галяветдин улы Рәмиев 1885 елны туа, Уралский шәһәрендә Габдулла Тукай белән “Мотыйгия” мәдрәсендә укыган, Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган. Гомер буе укытучы булып эшләгән.
3.Шәриф Сайкин - республиканың танылган педагогы 1924-1926 нчы елларда эшли, яшьләр өчен ликбез оештыра. 1926 елда күрше Яңа Чәчкаб авылына күчеп китә.
4.Вахит Хөҗҗәт улы Хаков -Русия Гуманитар фәннәре академиясенең академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 1951- 1957 нче елларда Бик-Үти мәктәбендә директор урынбасары булып эшли, тормыш иптәше белән танышып гаилә кора, кызлары Ләлә туа.
5.Харисов Магсум Харисович – РСФСРның артказанган укытучысы; Татарстанның Г.Тукай исемендәге иң югары Дәүләт бүләге иясе, атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харисның әтисе, 1957-1960 нчы елларда директор булып эшли.
№ п/п | Ф.И.О. | Эш урыны | Эшләгән еллар |
1 | Рамеев Хафиз | Мәдрәсә укытучысы | Якынча 1905-1917 ел аралары |
2 | Рамеев Зәки | Мәдрәсә, башлангыч мәктәп | Революциядән соңгы еллар |
3 | Сайкин Шәриф | башлангыч мәктәп | 1924-1926 |
4 | Замалиев Нури Замалиевич | Директор | 1951-1957 |
5 | Хаков Вахит | директор уынбасары | 1951-1957 |
6 | Бикмуллин Даян Бикмулович | директор | 1957-1959 |
7 | Харисов Магсум Харисович | директор | 1957-1960 |
8 | Рамеев Завдят Закиевич | директор | 1959-1963 |
9 | Исламова Венера Исламовна | директор уынбасары | 1960-1965 |
10 | Енейкин Прохор Степанович | директор | 1963-1966 |
11 | Фасхутдинов Адиб Кошшапович | директор | 1967-1969 |
12 | Рахимова Луиза Гариповна | директор уынбасары | 1966-1967 |
13 | Мухаметулова Флюра | директор уынбасары | 1967-1968 |
14 | Хайруллина Зубайда Галлямовна | директор уынбасары | 1968-1975 |
15 | Галиуллин Ангам Гарифуллович | директор | 1969-1970 |
16 | Сиразов Рифкать Мунирович | директор | 1970-1975 |
17 | Хайруллина Зубайда Галлямовна | директор | 1975-1980 |
18 | Шигапова Зайнаб Салаховна | директор уынбасары | 1975-1978 |
19 | Латыпова Гульнур Зайнуллова | директор уынбасары | 1978-1985 |
20 | Туктаров Закфар Хусаинович | директор | 1980-1984 |
21 | Мавлетшин Мансур | директор | 1984-1986 |
22 | Хайруллина Зубайда Галлямовна | директор уынбасары | 1985-1986 |
23 | Хайруллина Зубайда Галлямовна | директор | 1986-2000 |
24 | Батталова Альфия Хурматовна | директор уынбасары | 1986-2000 |
25 | Ахметов Мухаррям Ахметович | директор | 2000-2008 |
25 | Хайруллина Зубайда Галлямовна | директор уынбасары | 2000-2001 |
26 | Нигматуллина Рушания Галявутдинова | директор уынбасары | 2001-2008 |
27 | Низамова Сюмбел Ринатовна | директор | 2008- бүгенге көнгә кадәр |
28 | Ярмухаметова Чулпан Анваровна | директор уынбасары | 2008- бүгенге көнгә кадәр |
2. Дәү әнием – Хайруллина Зөбәйдә Галләм кызы турында
Дәү әнием – Хайруллина Зөбәйдә Галләм кызы турында аерым язасым килә.
“Мин халкыбыз, милләтебез, җәмгыять өчен файдалы кешеләр тәрбияли алганыма, үземне бик бәхетле итеп сизәм ” ,- ди дәү әнием. Ул балаларны тәрбияләүгә 42 ел гомерен багышлаган. Күп елларТашкичү һәм Бик-Үти авылларында үзенең элеккеге укучыларының балаларына белем бирә. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Бу гадәте аңарда гомерлек булып калган инде.
Дәү әнием унике балалы гаиләдә дүртенче бала булып үскән. Кечкенәдән эшкә өйрәнгән, яхшы укыган. Урта мәктәпне “яхшы” билгеләренә тәмамлаган. Алтмышынчы елларда урта белем алучылар бик дәрәҗәле кешеләрдән саналган. Дәү әнием башта Буа районы, Әлки авылында китапханәче, клуб мөдире вазифаларын башкарган. Аннан соң район мәгариф бүлеге аны Бик-Үти авылына балалар укытырга җибәргән. Яшь кыз 2-4 сыйныф балаларын укыта башлаган. Директор Җәүдәт Рәмиев яшь кызга бу һөнәрне ныклап үзләштерегә булышкан.
Ул читтән торып педагогия институтының гамәли география факультетын тәмамлый, аннан соң гомере буе шушы фәнне укыткан. Аның аша баларга табигатькә, туган якка мәхәббәт тәрбияләгән.
Дәү әнием ике ел башлангыч класслар укытучысы, география укытучысы, өч ел өлкән пионер вожатый, унөч ел укыту эшләре буенча директор урынбасары, егерме ел мәктәп директоры булып эшләгән.
Коллектив белән җитәкчелек итү хатын-кызга гына түгел, ирләргә дә кыен. Һәр кешенең үзенең холык-фигыле, һәр-кемгә аерым якын килү таләп ителә. Коллектив белән уртак тел табарга, барсын да йөрәгенә сыйдырырга кирәк. Дәү әниемдә бу сыйфатлар барысы да булган.
Укытучы һөнәренә тумыштан талантың булмаса, мәктәптә гомер үткәрү файдасыз. Кием-салымыңа да, үз-үзеңне тотышыңа да зур игътибар кирәк. Дәү әнидә бу сыйфатлар да бар. Ул балаларга белем биреп кенә калмыйча, яхшы сыйфатларны кечкенәдән тәрбияләргә омтылган.
Кайбер вакыйгалар хакында ул әле дә елмаеп искә ала. Бервакыт бер укучының каләме югалган. Сыйныфта кемдер алган булырга тиеш. “Балалар, мин үзем дә укытучылар бүлмәсендә ялгышып, башка кешенең каләмен алганым бар, бәлки сезнең берәрегез ялгыш үзегезнеке белән бутап алгансыздыр”дигән ул. Бер малай каләмне әкрен генә укытучы өстәленә китереп куйган. “Менә шулай, намуслы булырга кирәк”, - дип үзен мактап та җибәргән дәү әнием. Моның кебек очраклар укытучы эшендә күп инде .
“Беркайчан да балаларны аңламыйча, сәбәпләрен ачыкламыйча ачуланырга ярамый,” -дип әйтә еш кына дәү әнием.
Укытучы һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстәм, чөнки мин – укытучылар династиясеннән: дәү әтием, дәү әнием, әнием – укытучылар, дәү әниемнең ике сеңлесе дә – укытучы.
Мин сезнең белән горурланам, кадерле туганнарым!
3. Дәү әниемнең истәлек альбомыннан фотосүрәтләр
1972 ел, 25 май, 8 сыйныфлар.
1 рәт, сулдан бишенче Хайруллина З.Г., алтынчы Сиразов Р. М.,
җиденче Рәмиев Җ.З.
Бик-Үти мәктәбе укытучылар коллективы, 1972 ел
1 рәт, сулдан икенче Хәйруллина З.Г.
Бик-Үти мәктәбе укытучылар коллективы, 1980 ел
1 рәт, сулдан дүртенче Хәйруллина З.Г., бишенче Хәйруллин Ә.Н.
Укытучылар бүлмәсендә математика һәм физика укытучысы Хәйруллин Ә.,
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шигапова З.С., 1972 ел
Рәмиев Җ.З., Хәйруллин Ә.Н., 1973 ел
Иске мәктәп алдында Хәйруллин Әнвәр, артта завхоз Батталов Нәбиулла. 1973 ел
Бикмуллин Дәян улы Рөстәм белән. 1979 ел
(Бикмуллин Рәстәм абый бүгенгесе көндә Яңа Чәчкаб мәктәбе директоры).
Сиразов Рифкат, (Яр Чаллы шәһәрендә яши. Энесе Фролово авылында агроном булып эшли).
Галиуллин Ангам Гарифуллович, Яр Чаллы шәһәрендә яши.
1976 ел, 9 май. Пионер сборы.
Боргы белән югары категорияле врач-офтальмолог Гимранов Рамил Равил улы, барабан белән Биектау хастәханәсе баш табибы Вәлиуллин Рәшит Хәсип улы.
Аҗаган уены. 1976 ел.
Укытучылар коллекивы алмагач бакчасында.
1979 ел, апрель.
1971 ел, сентябрь. 1 сыйныфлар.
1 рәт уңнан беренче математика укытучым Салаватуллина Ф.Ф.,
икенче рәт сулдан дүртенче әниемнең абыйсы Илдар,
арткы рәт уңнан өченче әниемнең абыйсы Ленар.
1966 ел. Яхшы укучылар слеты.
1 рәт сулдан беренче пионервожатая Шигапова Рәхинә Шакир кызы
(1960-1968 елларда эшләде, Бик-Үти авылында яши).
1968 ел, 1 рәт уңнан икенче Шигапова Р.
1962 ел, арткы рәт уңнан беренче Шигапова Р., уңнан өченче Рәмиев З.
Кулланылган әдәбият:
Хәйруллина З. Г. истәлекләре, гаилә альбомыннан фотолар;
Ямьле Бола буенда, Казан. Мәтбугат йорты. 2004 ел.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/218428-tknnrg-kire-kajtyp
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Адаптация первоклассников: особенности организации работы с обучающимися»
- «Художественно-эстетическое воспитание детей дошкольного возраста»
- «Учебно-воспитательная работа со школьниками в соответствии с ФГОС»
- «Методика преподавания технологии в средней школе в контексте ФГОС»
- «Антитеррористическая защищенность: требования к обеспечению безопасности образовательной организации»
- «Федеральный закон № 223-ФЗ: осуществление, контроль и управление закупками»
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания истории и кубановедения
- Технологии социальной реабилитации и абилитации детей и взрослых
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя
- Деятельность няни в рамках социального обслуживания населения: теоретические и практические основы
- Социальная работа. Обеспечение реализации социальных услуг и мер социальной поддержки населения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.