Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.11.2013

Равил Фәйзуллин иҗаты һәм татар балалар әдәбияты

Алия
Педагог
Исследуется творчество Равиля Файзуллина и его роль в развитии татарской детской литературы. Анализируются основные темы, герои и художественные особенности его произведений, вошедших в золотой фонд национальной культуры. Материал раскрывает воспитательный потенциал его сказок, стихов и рассказов, их значение для формирования ценностей у подрастающего поколения. Рассматриваются методические аспекты использования творчества писателя на уроках в начальной школе и во внеурочной деятельности.

Содержимое разработки

Равил Фәйзуллин иҗаты һәм татар балалар әдәбияты

Кошлар оча бер кыйтгадан бер кыйтгага

бала чыгарырга

Без килгәнбез ниндидер бер

исем калдырырга.

Р.Фәйзуллин.

Бу җиһанда һәр адәм баласы һәрдаим үз яшәешенең олылыгын, мәгънәсен тоеп, дөньяга юкка гына килмәгәнлегенә инанып көн итә, алдагы көннәргә ни булса да калдыруына, балалары, оныклары күңелендә якты истәлекләр, ихтирам хисләре саклануына өметләнә. Андый өмет үзең миһербанлы, гадел булганда, башкаларга яхшылык кылганда гына нигезле була, эчке ләззәт һәм канәгатьләнү тойгылары уята ала.

Равил Фәйзуллин да үзенең яшәү рәвеше, әдәбиятта яулаган биеклекләре, иҗаттагы һәм көндәлек тормыштагы тынгысызлыгы, яши белүе һәм Яшәүне ярата белүе, шигырьләре белән һәрдаим туган халкына хезмәт итүе, иманына тугры булып калуы белән игътибарга лаек. Ул − татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган, үз дөньясын тудырган, тудыра алган бәхетле шагыйрь. Бу шигъри дөньяның Күге − биек, тирән; Күленең суы − чиста, саф; төсләр спекторы − бизәкле, бай, нигез ташлары − ныклы, тотрыклы...Ул татар шигъриятенә моңарчы әдәби кулланышта булмаган... бик күп сүз-гыйбарәләр һәм деталь-образларны алып керде, башкалар күзе күрмәгән тормыш күренешләрен шигъриятнең өйрәнү объектына әверелдерде.

Равил Фәйзуллинның шигърияттәге беренче тәҗрибәләре мәктәптә укыганда ук башлана, поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм “Казан утлары” журналында басылган тәүге шигъри бәйләмнәре (“Нюанслар иле” һ.б), аннан соң 1966-1973 нче еллар арасында дөнья күргән “Аҗаган”, ”Монологлар һэм диалоглар”, ”Мәрмәр”, “Гадиләргә гимн”, ”Наз” кебек шигъри җыентыклары белән татар поэзиясенә сыйфат яңалыгы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, ватандарлык пафосы − шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.

Әдип − бер юлдан башлап сигез юлга кадәр күләмдәге кыска шигырь остасы. Шигырьләрен ул психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көрәшләр, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге дә нәкъ менә кыска шигьри формага зур тормыш фәлсәфәсе, ассоциатив фикер-хис киеренкелеге сала белүендә ачыла.

Равил Фәйзуллинның хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллардан бирле “Казан утлары” журналы белән тыгыз бәйле. Бүгенге көндә ул-журналның баш мөхәррире.

Автор җыр жанрында, публицистикада, поэма жанрында, балалар әдәбиятында да нәтиҗәле эшли, актив иҗат итә .Әдәбият тарихында кагыйдә сыман бер хакыйкать бар: зур әдипләр балалар өчен әсәр язуны намус эше дип саныйлар. Пушкин, Толстой, Некрасов, Тукай, Дәрдмәнд, Ибраһимов кебек бөек талант ияләре дә, зурлар өчен үлемсез җәүһәрләр тудыру белән бергә, балалар өчен гел язып торганнар. Сабыйлар өчен үз ана телеңдә иҗат итү − мәгънәле һәм саваплы бер эштер. Халыкларның үзаңы үсә барган соңгы елларда балалар өчен яхшы әсәрләр язу кирәклеге көннән-көн ныграк сизелә. Чын шагыйрь-әдип нәниләр шигъриятенең кояшлы инешләрендә коенмыйча, тылсымлы атауларын иңләмичә, текә кыяларына үрләмичә, аны бер кырыйдан читләтеп үтеп китә алмый. Чөнки ул тумышы белән шул хыялый, якты әкият дөньясыннан... Шигърият үзе дә сабыйларча гаҗәпләнә, соклана, сөенә белүдән барлыкка килә.

Әдипнең шигърияткә килүе үзенең балачагыннан, беренче каләм тибрәтүе һәм әдәби иҗат турындагы хыялларыннан, аның сабыйларга атап язылган “Рәсем ясыйм” дип аталган нәни китабыннан башлана. Дөрестән дә, шагыйрь төсләр сайлый, авазлар сайлый, кояш нуры, ай нуры, яр рәшәләре белән сөйләшә. Табигатьне ул телле итә, сөйләштерә, кешелек дөньясының намусын кузгатырга тели. Шигырьләрендә әдип халкыбызның хезмәт яратуы, дуслык-туганлык хисләре, үткәнебез һәм киләчәгебез белән горурлану турында яза. Авторның сабыйлыгы исә аның фикерләвенә, җанына ерак балачагыннан салынган:

Көнбагыш чәчәге ясыйм,

Сары карандаш алдым.

Эшем бетте, исем китте:

Кояшны ясаганмын.

Күрәбез,бу баланың рәсем ясап уйнавы түгел. Шагыйрьнен фикерләве үткән юлны нәни бала еш кына шулай уйнап-шаярып, тормышта үзе яшәп үтә.Ә менә “Яңгырда” шигырендә

Ә нәни бал корты

аптырап калмаган:

яңгырдан сакланган

бер үлән астына

качкан да, −

өстенә

яфрак каплаган, − дип автор балачактан ук тормыш авырлыклары алдында каушап калмаска өнди.

Шагыйрь үз укучысын кечерәйтми, аның белән бергә үз тиңедәй итеп фикер йөртә, “Бердәнбер” шигырендә ул җитди фәлсәфи сөйләшүгә чакыра:

Калырсың бер көнне

дөнья каршында

бергә-бер!

Хәвефләр, сынаулар, бурычлар, намусың алдында бергә-бер...”, − ди шагыйрь. Нәни укучысын кечкенәдән үк тормыш тәҗрибәсен тупларга, йөрәк акылын тыңлап, дөрес эш итә белергә, Ватан, әти-әни дигән изге төшенчәләрнең газиз һәм кадерле булуын аңлата.

Равил Фәйзуллинның туган як табигатенә багышланган шигырьләре куңелләребезгә үтеп кереп, безне уйландыра.

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без.

Куаклар сындырмадык.

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Бу шигырь юлларыныда әдип бала күңелендә табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияли.

Алдымда − чиста, ак кәгазь,

Нинди агачтан икән?

Каеннанмы, нараттанмы

Әллә усактан микән?

Аның урынына яңаны

Кемдер утырткан микән? − дип, өзгәләнә шагыйрь “Кәгазь” шигырендә. Алдындагы чиста, ак кәгазь лирик геройны уйландыра. Ул − җирнең пакьлеге өчен көрәшүче, яшәү мәгънәсен эзләүче актив шәхес . Равил Фәйзуллинның экология темасына багышланган шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Мисал итеп, ”Алтын балык түгел, гади балык сөйләде...” һәм “Кызыл китап” исемле шигырьләрен алырга була. (Нигъматуллина Р.Р. ”Татарча да якшы бел”, 9 нчы сыйныф)

Бар соңгы кат очкан кошлар...

Соңгы чәчәкле гөлләр...

Килер буынга калырмы

алар рәсемдә генә?

Лирик геройның тынгысыз җаны табигатьтәге соңгы чәчәкләр, соңгы кат очкан кошлар өчен борчыла. Риторик сорау белән, Табигать − Анабызны саклап, киләчәк буынга гүзәл табигатьнең байлыгын югалтмыйча укучысы куңеленә илтеп җиткерә.

Кирпечләр-ярчыклар

целлофан капчыклар...

Болар безнең Су иленә

каян килгәннәр?

Нигә килгәннәр?

...Болар барысы да

өстән килгән −

Кеше дигән көчтән килгән!

Авторның нәни дусларына Су иле образы аша җиткерәсе шигъри фикере бар. Татар халкында элек-электән суга карата сакчыл тәрбия, матур гореф-гадәтләр яшәп килә. Суга төкерергә ярамау, суны әрәм-шәрәм итмәү, пычратмау кеше күңелендә балачактан ук сеңеп калырга тиеш. Су − шагыйрь өчен фәлсәфи төшенчәгә бәрәбәр.

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир - Су рәнҗер дәрәҗәдә

үк вәхшиләнмәс иде...” , − дип автор гади балык сүзләре аша Кеше, Су, Яшәү кебек төшенчәләрнең тыгыз бәйләнештә булуына басым ясый, кешеләрнең мәрхәмәтле, шәфкатьле, рәхимле булуын тели.

Күмәч пешерүчеләр җыры”нда Равил Фәйзуллин табынның кояшы булган гади һәм изге икмәкнең өстәлгә кайдан килүе турында яза. Икмәк пешерүче кебек гади дә, күренекле дә булган меңнәрчә, миллионнарча хезмәт кешеләренең − “кешеләрнең йөзләренә шатлык төшерүчеләр”нең олылыгын нәни укучысына онытылмас шигъри сүз ярдәмендә илтеп җиткерә.

“Сабый” дигәч,кем уйламас

Әти-әни турында?

Шулай булгач,быегы ел,

Ул-әниләр елы да!

Ул-әтиләр елы да!

Равил Фәйзуллин өчен ана, гаилә-бердәмлек, бәхет символы.Әти-әнисе булганда гына сабый чәчәккә кунган күбәләк шикелле.

Р. Фәйзуллин иҗатында туган иле, туган халкы, бүгенгесе һәм киләчәге туган тел язмышы турында уйланулары тулы бер цикл алып тора. ”Яздан аерып булмый Тукайны!” шигырендә халыкның үлемсезлеге Тукайга тәңгәләштерә.

Яшерен һәм мәңге үлмәслеген

дәлилләргә мохтаҗмы халык?

Шикләнүче булса, кара, тикшер

Бер бәгърен-Тукаен алып!

Яз-тереклек башлангычы. Ул табигатькә җан өреп кенә калмый, киләчәккә ышаныч-өметләр дә уята. Әдип бөек Тукайның халкыбыз тормышында тоткан урынын әнә шундый язга тиңли. Олы шагыйрьнең күңелендәге ышанычка, ”кара елларда да язын җуймавына” соклана, аның бүгенге һәм киләчәк буыннарга васыятен билгеләп,”...булалган бит Илгә игелеклелек кылу үрнәге!”, − дип яза.

Укытучы буларак, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Равил Фәйзуллин иҗаты аша тормышка мәхәббәт, туган якның матурлыгын тою хисләре тәрбиялим. Үлемсез шигырьләре белән туган телнең сыгылмалы, нәфис, самими, әлбәттә, моңлы икәнен балалар күңеленә җиткерергә тырышам.

Равил Фәйзуллин исеме халык арасында көннән-көн ныграк тарала, илкүләм масштабта таныла бара. Аның шигырьләрендә ил язмышы, җир язмышы турында уйланулар, туган телне саклау кебек хисләр ята.

Шагыйрьнең рухи ныклыгына, алга таба да яңа әдәби яңа статик кыйммәтләр тудыра алачагына ышаныч зур.

Әдип шигърият сөючеләрне яңадан-яңа әсәрләре белән куандырып, ил гаме белән янып, иҗатында озак яшәсен!

Кулланылган әдәбият

1. Мансуров З. Заман. Иҗат. Шәхес. Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2002.

2. Мусин Ф.М., Хабибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты.

Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

3. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

4. Фәйзуллин Р. Мәхәббәтнамә. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.

5. Фәйзуллин Р. Калейдоскоп. Казан: “Рухият” нәшрияты, 2004.

6. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

7. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

8. Фәйзуллин Р. Мәңгелек мизгел. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

7


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/22132-ravil-fjzullin-iaty-m-tatar-balalar-dbi

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки