- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Подготовка к ГИА по татарскому языку и литературе
1шаг. Выучить шаблон письма наизусть.
ОБРАЗЕЦ ПИСЬМА.
Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.
Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.
Алсу, син миннән “-------- (один вопрос из письма________?” – дип сорагансың. Основная часть письма – ответы на заданные вопросы (УЧЕНИК ПИШЕТ САМ, ОПИРАЯСЬ НА ВОПРОСЫ).
Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.
Сәлам белән, дустың Артем.
16 нчы март, 2017 нче ел.
2 шаг. Ответить на вопросы полученного письма.
5 нче вариант
... Авылда кышкы каникул вакытында бик күңелле. Тауда чана һәм чаңгы, мәктәп ишегалдындагы шугалакта тимераякта шуабыз. Әти-әнигә кар көрәргә дә булышам.
... Ә син кышкы ялыңны ничек уздырасың? Кайларда ял итәргә яратасың? Әти-әниеңә нинди эшләрдә булышасың?
Вопросы пишите в таблицу на первую строчку , а со второй строчки готовьте материал для ответа
На первой строчке выделите слова и окончания, которые надо изменить. Слова, которые остаются в заданной форме, оставьте в письме в такой же форме.
Син кышкы ялыңны ничек уздырасың?
Мин ялымны күңелле уздырам
кызыклы
яхшы
начар
Кайларда ял итәргә яратасың?
авылда яратам
шәһәрдә
лагерьда
... (свои варианты)
....
Әти-әниеңә нинди эшләрдә булышасың?
Әти-әниемә төрле булышам
күп
барлык
Әти-әниеңә нишләргә булышасың?
Әти-әниемә кар көрәргә булышам
өй җыештырырга
тузан сөртергә
чүп чыгарырга
Возможно, вы найдете в полученном письме предложение, которое можно использовать в ответе. В этом случае можно его переписывать , используя союз тоже ( да, дә, та, тә)
Тауда чана һәм чаңгы, мәктәп ишегалдындагы шугалакта тимераякта шуабыз.
Без дә тауда чана һәм чаңгы, шугалакта тимераякта шуабыз.
3 шаг. Написать письмо, используя полученные ответы.
Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.
Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.
Алсу, син миннән “Син кышкы ялыңны ничек уздырасың?” – дип сорагансың. Мин дә кышкы ялымны бик күңелле уздырам. Кышкы каникулда мин авылда һәм лагерьда ял итәргә яратам. Без дуслар белән тауда чаңгы, шугалакта тимераякта шуабыз, хоккей уйныйбыз. Мин әти-әниемә төрле эшләрдә булышам. (Мин әти-әниемә кар көрәргә, өй җыештырырга, чүп чыгарырга булышам)
Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.
Сәлам белән, дустың Артем.
16 нчы февраль, 2016 нчы ел
(98
Билет № 1
1. Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
2. Әбиеңне өлкәннәр көне белән котла.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.
Мин һәм минем гаиләм.
Минем исемем - ............. Фамилиям - ............... Миңа 16 яшь. Мин Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский авылында яшим. Авыл мәктәбендә 9нчы сыйныфта укыйм. Безнең гаиләбездә .....(ике, өч, дүрт) кеше бар. Бу - әтием, әнием, апам, абыем, энем, сеңлем һәм мин. Әниемнең исеме - ........ Аңа 38 яшь. Ул – кассир, (сыер савучы, хореограф, сатучы, вакытлыча эшләми). Әтиемнең исеме - .......... Аңа 42 яшь. Ул шофер,( йөк ташучы, каравылчы,эретеп ябыштыручы.) Абыемның исеме - .... Аңа 19 яшь. Ул Казанда техникумда укый. Апамның исеме - .... Аңа 20 яшь. Ул Лаеш техникумында укый. Энем - .......... Ул Никольский урта мәктәбенең 7нче сыйныфында укый. Безнең гаиләбез дус һәм тату яши. Туганнарыбыз да күп. Алар Казанда, Лаешта, Столбищеда яшиләр.
Мин ..... ( спорт, тарих, әдәбият, география, музыка, дизайн, математика) белән кызыксынам. Мин рус телендә яхшы сөйләшәм, татар телен өйрәнәм. 9нчы сыйныфтан соң ...... ( парикмахер, шофер, төзүче, монтер, электрик,дизайнер, флорист) булырга укырга телим.
2. Кадерле әбием!
Сине чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм. Сиңа алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар телим.
Мин сине бик яратам.
Оныгың Андрей (Лилия)
Билет № 2
1. Якын дусларың турында сөйлә.
2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
Минем дустым.
1. Минем дусларым күп. 2. Ә иң якын дустым берәү генә.
3. Аның исеме – Роза. Фамилиясе – Гарипова. 4. Роза – минем классташым., авылдашым, яшьтәшем. 5. Без Роза белән 9 нчы сыйныфта укыйбыз.
6. Розага да, миңа да 15 яшь. Аның туган көне 16нчы февральдә.
7. Без Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский авылында яшибез.
8. Роза минем ышанычлы дустым, чөнки ул сер саклый белә.
9. Роза –эшчән кыз. Өйдә ул әти-әнисенә булыша: яшелчәләргә су сибә, чүп утый, өй җыештыра, пироглар пешерә.( кар көри, су ташый,бакчада эшли, түтәл ясый)10. Роза мәктәптә бик яхшы укый. Аның көндәлегендә гел “бишлеләр” генә. Ул тырышып укый, вакытын бушка әрәм итми.
11. Роза китаплар (газета – журналлар) укырга (рәсем ясарга, чигәргә, бәйләргә, компьтерда уйнарга, гөлләр үстерергә, музыка тыңларга, биергә, җырларга, балык тотарга, шахмат уйнарга, волейбол уйнарга, хоккей уйнарга, футбол уйнарга, фотога төшерергә, пироглар пешерергә, турникта атынырга) ярата.
12. Җәй көне без аның белән су коенабыз, урманга гөмбәгә, җиләккә йөрибез. 13. Кыш көне тимераякта һәм чаңгыда шуабыз.
14. Роза киләчәктә юрист (укытучы, тегүче, төзүче, тракторчы, сатучы, пешекче, табиб, эретеп ябыштыручы, шофер, архитектор, дизайнер, артист, хисапчы, икътисадчы, эшмәкәр, китапханәче) булырга тели, шуңа күрә тарих һәм рус телен (физиканы, химияне, биологияне) тырышып өйрәнә.
15. Розаның характеры да яхшы. Ул гадел, кызыксынучан, эшчән, ярдәмчел, түземле, максатчан, намуслы, таләпчән кыз. Аның бу сыйфатлары миңа ошый.
!6. Розаның яраткан ризыгы – бәлеш. (өчпочмак, кыстыбый, токмачлы аш, манты, пилмән, чәк-чәк, белен, гөбәдия)
17. Роза – озын буйлы , зәңгәр күзле, кыска чәчле кыз.
18. Сезнең дә минеке кебек якын дустыгыз булсын.
1. Сезнең гаиләгез зурмы?
2. Әниеңнең исеме ничек?
3. Әниең кайда эшли?
4. Апаң бармы?
5. Әтиеңә ничә яшь?
6. Әниеңә ничә яшь?
7. Гаиләгез дус яшиме?
Билет № 3
1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.
2. Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Минем яраткан шөгылем.
Минем исемем - ..... Мин Никольский урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыйм. Мәктәптән кайткач, мин ял итәм. Телевизордан төрле тапшырулар карыйм. Аеруча “Экстренный вызов”, “Яңалыклар”, “Пусть говорят” тапшырулары ошый. Спорт турындагы тапшыруларны да карыйм. Минем өйдә компьютерым юк (бар), шуңа күрә минем буш вакытым күбрәк. (әзрәк) Мин тагын музыка тыңларга яратам. Буш вакытта мин дусларым белән аралашам. Дусларым белән без урамда йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез, клубка дискотекага барабыз. Кыш көне спортзалда волейбол уйныйбыз. Җәй көне урамда футбол уйныйбыз. Җәй көне һәм кыш көне мин балыкка йөрим. Тагын мин әти-әниемә булышам. Китаплар укырга яратмыйм (яратам), шуңа күрә китап укымыйм(укыйм). Ә газета – журналларны укыйм. “...”, “...” кебек газеталарны һәм журналларны китапханәдән алып укыйм.
Буш вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәк.
1. Сезнең мәктәптә китапханә бармы?
2. Китапханәче кем?
3. Анда китаплар күпме?
4. Татарча китаплар бармы?
5. Китапханәдә нинди газета-журналлар бар?
6.Китапханә ничәдә ачыла?
7. Мәктәп китапханәсе зурмы?
Билет № 4
1. Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
2. Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Яраткан мәктәбем.
Мин Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский урта мәктәбендә укыйм. Ул – рус мәктәбе. Мәктәптә унбер сыйныф укый. Мәктәп бинасы 3 катлы. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, чиста. Мәктәптә спорт залы, китапханә, ашханә, компьютер классы, уку кабинетлары бар. Без ашханәдә тәмле ашлар ашыйбыз. Спорт залында йөгерәбез, волейбол, баскетбол уйныйбыз, төрле күнегүләр ясыйбыз. Мәктәп китапханәсендә татарча һәм русча газета-журналлар, китаплар бик күп. Китапханәче - Әлфия Хаматзакировна. Компьютер классында 8 компьютер бар. Светлана Анатольевна безне презентация ясарга, текст җыярга өйрәтә. Яңа заман кешесе компьютерда эшли белергә тиеш. Мин тугызынчы сыйныфта укыйм. 8нче кабинет – рус теле һәм әдәбияты кабинеты. Ул безнең сыйныф бүлмәсе дә. Сыйныф җитәкчебез – Светлана Семеновна безгә рус теле һәм әдәбияты укыта. Миңа тагын тарих, физкультура, математика фәннәре ошый.
Мәктәп директоры – Толокнова Вероника Геннадьевна.
1. Син русча яхшы беләсеңме?
2. Син инглизчә аңлыйсыңмы?
3. Мәктәптә француз теле укыталармы?
4. Син татарча беләсеңме?
5. Татар теле сиңа ошыймы?
6. Тагын нинди телләр беләсең?
7. Татар телен өйрәнү авырмы?
Билет № 5
1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
2. Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
Яраткан ел фасылым
Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз.
Һәр ел фасылы үзенчә матур. Кышын Яңа ел бәйрәме, Раштуа була. Яз көне агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар. Җәй көне без елгада су коенабыз, урманда җиләк , гөмбә җыябыз. Көз көне бакчаларда алма, слива, бәрәңге, кәбестә, кишер өлгерә.
Ә миңа күбрәк кыш айлары ошый.
Кышын көннәр салкын була. Урамнарны кар күмә. Елгаларны боз каплый. Кышын балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар.Алар кар бабай ясыйлар, хоккей уйныйлар. Кыш көне укучыларның һәм студентларның каникуллары була. Алар күңелле ял итәләр. Кышкы каникулда без мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрәбез. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Бәйрәм күңелле үтә. Без анда җырлыйбыз, биибез, ял итәбез.
1. Казанда ничә театр бар?
2. Иң зур театр кайсы?
3. Камал театры кайда урнашкан?
4. Нинди рус драма театрын беләсең?
5. Театрда булганың бармы?
6. Нинди артистларны беләсең?
7. Татарстанда ничә театр бар?
Билет № 6.
1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Яраткан бәйрәмем.
Бәйрәмнәр бик күп: Яңа ел бәйрәме, 8нче Март – хатын-кызлар көне, 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне, Сабантуй һәм башка бик күп бәйрәмнәр. Ә минем иң яраткан бәйрәмем – Каравон. Бу бәйрәм минем туган авылым – Никольскийда үткәрелә. Ул ел саен май аенда була. Каравон - рус фольклор бәйрәме. Бу бәйрәмгә күрше авыллардан, районнардан, Казаннан һәм күрше республикалардан, Россиянең башка төбәкләреннән фольклор ансамбльләре килә. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырый, төрле уеннар уйнала, аттракционнар эшли. Каравон аланында хоровод әйләнәләр. Бу бәйрәмдә егетләр-кызлар үзләренә пар табалар. Каравонның иә зур кунагы – Минтимер Шәймиев, Рәстәм Миннеханов, Зилә Вәлиева. Быел Каравон 19нчы тапкыр үткәрелде.
Безнең яраткан укытучыларыбыз, укучы кызларыбыз һәм әбиләребез – Каравон фестиваленең төп геройлары.
1. Син нинди авылда яшисең?
2. Авылыгыз зурмы?
3. Сезнең авылыгыз матурмы?
4. Сезнең авылыгызда клуб бармы?
5. Авылыгызда ничә кеше яши?
6. Сезнең авылыгыз Казаннан еракмы?
7. Авылда яшьләр күпме?
Билет № 7
1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.
2. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Туган ягым.
Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.
Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның.
(Рамазан Байтимеров шигыре)
1. Казан нинди шәһәр?
2. Казанда күпме халык яши?
3. Казанга ничә яшь?
4. Казанда нинди тарихи урыннар бар?
5. Сөембикә манарасы биекме?
6. Казанда метро бармы?
7. Казан шәһәре башлыгы (мэры) кем?
Билет № 8
1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.
2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Яраткан һәнәрем.
Җир йөзендә бик күп төрле һөнәрләр бар. Болар – укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, хисапчы, очучы һәм башкалар. Хәзерге вакытта яңа һөнәрләр дә барлыкка килде: менеджер, риэлтор, мерчендайзер, дизайнер, программист, брокер, банкир, секретарь – референт.
Һөнәр сайлау – бик җаваплы эш, шуңа күрә мин бу турыда еш уйлыйм. Һөнәр сайларга миңа әти-әнием һәм укытучылар да булыша.
Безнең гаиләдә күп төрле һөнәр ияләре бар. Минем әтием – эретеп ябыштыручы. (шофер, слесарь, агроном) Ул совхозда эшли. Әнием – сыер савучы. (хисапчы, кассир, укытучы, хоеограф) Ул да совхозда эшли. (Ул Казанда, клубта эшли.). Минем әбием пешекче (сыер савучы, кассир, тегүче), бабам – шофер.(тракторчы, комбайнчы, атчы, терлекче).
Тугызынчы сыйныфтан соң мин Казанга укырга китәргә телим. Киләчәктә минем шофер (фармацевт, тегүче, парикмахер, төзүче) буласым килә. Аның өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк.
1. Татарстан Республикасы зурмы?
2. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
3. Татарстанда нинди халыклар яши?
4. Татарстанда урманнар бармы?
5. Урманнарда нинди җәнлекләр яши?
6. Татарстанның “Кызыл китабы” бармы?
7. Татарстанда нәрсәләр җитештерелә?
Билет № 9
1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
2. Дустыңнан бакчалары турында сораш.
3. Текстны укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Татарстан Республикасы.
Безнең республикабыз – Татарстан. Ул - минем туган ягым. Татарстан – зур һәм бай дәүләт. Аның табигате дә төрле – зур урманнар, киң болыннар, елга-күлләр күп. Татарстан территориясендә 4 зур елга ага. Болар – Идел, Кама (Чулман), Агыйдел һәм Нократ (Вятка). Татарстанның кара алтыны – нефть. Нефть шәһәрләре - Әлмәт, Баулы. Безнең республикабызда КамАЗлар, вертолетлар, самолетлар, шиналар,радиоприборлар, Чистай сәгатьләре, сабын-порошок, медицина җиһазлары җитештерелә. Бездә шикәр заводлары да бар.
Татарстанның беренче президенты – Шәймиев Минтимер Шәрипович. Ә хәзер Республикабызның җитәкчесе – Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич.
Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре. Республикада 4 миллионга якын кеше яши. Татарстан – күпмилләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар яшиләр. Зур бәйрәмнәр – Сабантуй һәм Каравон. Татарстанда бик тырыш һәм эшчән халык яши.
Сезнең бакчагыз бармы?
Сезнең бакчагыз өйдән еракмы?
Сезнең бакчагызда нәрсәләр үсә?
Син бакчада нишлисең?
Бакчагыз зурмы?
Бакчагызда каравылчы бармы?
Бакчагызда җиләкләр үсәме?
Билет № 10
1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
2. Югары уку йортында укучы апаңа бу уку йорты турында сораулар бир.
3. Текстны укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Казан шәһәре.
Казан – Татарстанның башкаласы. Казан – борынгы һәм зур шәһәр. Казанда тарихи урыннар бик күп. Казан Кремле – ЮНЕСКО һәйкәле. Аның территориясендә Сөембикә манарасы. Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете, Президент сарае урнашкан.
Казан Университеты иң зур һәм борынгы университет. Ул 1804нче елда ачылган. Анда бик күп студентлар укый. Казанда 20 югары уку йорты бар. Шуңа күрә Казан – яшьләр шәһәре дә.
Казан шәһәрендә музейлар бик күп – Тукай музее, М.Җәлил музее, Толстой, Камал, Боратынский музейлары, Милли музей, Сынлы сәнгать музее.
Казан урамнарында бик күп атаклы кешеләргә һәйкәлләр куелган – Шаляпин, Җәлил, Пушкин, Тукай, Ленин, Салих Сәйдәшев һәм башкалар.
Казан – спорт башкаласы. 2013нче елда Казанда Универсиада булачак.
Казан матур һәм бай шәһәр. Бик күп туристлар Казанга киләләр.
2005нче елда Казан шәһәренә 1000 яшь тулды.
Апа, сиңа институтта уку ошыймы?
Сиңа институтта уку авырмы?
Институтта китапханә бармы?
Сезнең институт кайсы урамда?
Институтның ректоры кем?
Институтта нинди факультетлар бар?
Институтта ничә ел укырга кирәк?
Билет № 11
1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
2. Дустыңны туган көне белән котла.
3. Текстны укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
Татар телен өйрәнү турында.
Татар телендә 7 миллион кеше сөйләшә. Россиядә татар теле икенче урында. Татар телендә бик күп китаплар, сүзлекләр, грамматикалар язылган. Татарча бик күп төрле газета һәм журналлар басыла – “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Чаян”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Татарстан”, “Татарстан яшьләре”. Татарлар бик укымышлы халык.
Татарстанда ике дәүләт теле – татар теле һәм рус теле. Мәктәптә без татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәбез. Мин хәзер татарча аңлыйм, сөйләшәм, сораулар бирә беләм. Тел – ул аралашу чарасы. Дөньяда 6800 тел бар. Татар теле 114нче урында. Татар теле бай тарихлы һәм кызыклы тел. Татар теле дәресен безгә Резидә Шамиловна укыта. Дәресләрдә без хикәяләр, шигырьләр укыйбыз, җөмләләр язабыз, сораулар төзибез, тәрҗемә итәбез.
Кадерле дустым Аня!
Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, саф мәхәббәт телим.
Дустың Роза.
Билет № 12.
1. Яраткан язучың турында сөйлә.
2. Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
3. Текстны укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
Абдулла Алиш.
Абдулла Алиш – татар язучысы.Ул 1908нче елда туган. Абдулла Алиш 6 яшендә укырга һәм язарга өйрәнә. Башта Алиш мәдрәсәдә укый. Аннан соң ул рус мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Казанда җир төзү техникумында укый. Газетада эшли. Абдулла Алиш балалар өчен 20 әкият язган. Мәсәлән, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Кем көчле”.
1941нче елда Абдулла Алиш сугышка китә. Анда пленга эләгә. Германиядә Муса Җәлил белән бер оешмада фашистларга каршы көрәшә. 1944 елның 25 нче августында һәлак була.
Спас районында Абдулла Алиш музее бар. Бу музейда Абдулла Алишның шәхси әйберләре, фотолары, хатлары саклана.
Сез кунакка кайчан бардыгыз?
Сиңа кунакта ошадымы?
Сез кунакка кемгә бардыгыз?
Алар ерак яшиме?
Сез бүләкләр алып бардыгызмы?
Син нәрсә бүләк иттең?
Сез кунактан кайчан кайттыгыз?
Билет № 13.
1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.
3. Текстны укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Габдулла Тукай.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә туган. Габдулла Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әнисенең исеме – Мәмдүдә. Әтисенең исеме – Мөхәммәтгариф. Кечкенә Габдулла 4 яшендә әтисез кала. Әтисе үлгәч, әнисе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. 4 яшендә Тукай әнисез дә кала. Тукайны башта Шәрифә әби, аннан соң Зиннәтулла бабасы тәрбияли. Казанда ике елга якын яши. 9 яшенә кадәр Кырлайда Сәгъди абзыйда яши. Аны Уральск шәһәренә алып китәләр. Анда ул мәдрәсәдә һәм рус мәктәбендә укый. Ул бик тырыш укучы була, шуңа күрә бик яхшы укый. Тукай төрек, фарсы, гарәп телен дә яхшы белә. 1906нчы елда Казанга кайта. Казанда “Болгар” номерларында яши. Ул төрле газеталарда һәм журналларда эшли. Бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Мәсәлән, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы”, “Көз”, “Исемдә калганнар”, “Туган авыл”, “Китап”.
Тукай – татарның Пушкины. Казанда Тукайга ике һәйкәл һәм музей бар. Тагын Кырлайда музей бар. Тукай исемендәге премия талантлы язучыларга, шагыйрьләргә, җырчыларга, рәссамнарга бирелә.
Син Олимпия уеннарын карыйсыңмы?
Олимпия уеннары кайчан була?
Олимпиада нинди шәһәрдә була?
Олимпиада уеннары ничә ел саен үткәрелә?
Мәскәүдә Олимпиада булдымы?
Олимпия чемпионнарын беләсеңме?
2013 елда Олимпиада кайда булачак?
Билет № 14.
1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
2. Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
3. Текстны укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Муса Җәлил.
Муса Җәлил 1906нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган. Мусаның әтисе – Мостафа. Әнисенең исеме – Рәхимә. Муса Җәлил 5 яшендә абыйсы белән мәктәпкә китә. Мәктәптә бик тырышып укый. 9 яшендә беренче шигырен яза. Ул “Кызыл Татарстан” газетасында басыла. Муса Җәлил русча да бик яхшы белгән. Ул Мәскәүдә белем ала. Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән Казанга кайта. Казанда Горький урамында яши. Хәзер ул йортта Муса Җәлил музей – квартирасы урнашкан. Муса Җәлил – татар операсына нигез салучыларның берсе. Казанның опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.
Бөек Ватан сугышы башлангач Муса үзе теләп фронтка китә. Волхов фронтында каты яралана һәм пленга эләгә. Германия концлагерьларында утыра. Анда яшерен оешма төзи. Төрмәдә дә шигырьләр яза. “Маобит дәфтәрләре” туган илгә кайта. Анда Мусаның үз кулы белән 90 нан артык шигыре язылган. 1944 елның 25нче августында Муса Җәлилне фашистлар гильотинада җәзалап үтерәләр. Муса Җәлилгә “Маобит дәфтәрләре” өчен Ленин премиясе бирелә. Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое. Кремль янында Мусага һәйкәл бар. Аның әсәрләре – “Кичер, илем”, “Кызыл ромашка”, “Хәдичә”, “Бүреләр”, “Алтынчәч”, “Әтәч”, “Сәгать”, “Дулкыннар”. Муса Җәлил исемендәге премия талантлы язучыларга, шагыйрьләргә, галимнәргә бирелә.
Энем, син зоопаркка кем белән бардың?
Сиңа зоопаркта ошадымы?
Зоопаркта нинди хайваннарны күрдең?
Зоопаркта кошлар бармы?
Фил янында булдыңмы?
Зоопаркка керү билеты ничә сум?
Зоопарк зурмы?
Билет № 15.
1. Яраткан бәрәмең турында сөйлә
2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
3. Текстны укы, саннар буоган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Сабантуй.
Сабантуй – татар халкының иң зур бәйрәме. Сабантуй татар авылларында язгы чәчү беткәч – июнь аенда була. Барлык халык бәйрәмчә киенеп, МӘЙДАНГА җыела. Түгәрәк мәйданда бик күп төрле ярышлар була: татарча көрәш, ат чабышы, су ташу, катыктан акча эзләү, җыр-биюләр... Сабантуй мәйданында кыр батырларын бүләклиләр. Татарча көрәш – Сабантуйның төп ярышы. Җиңүчегә тәкә бирәләр. Ат чабышында яшь егетләр һәм малайлар катнаша.
Сабантуй Татарстанда иң күңелле, иң матур бәйрәм. Бу – ЯЗ, ХЕЗМӘТ, ДУСЛЫК бәйрәме.
Сабантуй һәр авылда, һәр районда һәм зур шәһәрләрдә була. Соңгы елларда Сабантуй Санкт – Петербургта, Мәскәүдә, Самарада, Ульяновскида, Финляндиядә, Америкада, Австралиядә үткәрелә.
Сабантуйны 900 ел элек бәйрәм итә башлаганнар. Бу көнне яшь егетләр үзләренә кәләш эзләгәннәр. Ә кызлар Сабантуй батырына сөлге чиккәннәр.
Элек Сабантуйны 7 көн бәйрәм иткәннәр. Күрше авылларга кунакка йөргәннәр. Хәзер Сабантуй 1 көн була.
Минем Сабантуй бәйрәмендә булганым бар (юк).
Туган көнең кайчан булды?
Кунаклар күп килдеме?
Алсу килдеме?
Әниең нәрсә пешерде?
Сиңа нәрсә бүләк иттеләр?
Нинди музыка тыңладыгыз?
Сиңа ничә яшь тулды?
Билет № 16
1. Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
2. Әниеңне, әбиеңне, апаңны) Халыкара хатын-кызлар көне белән котла.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап, тәрҗемә ит.
1. Сара Садыйкова.
Сара Садыйкова – татар халкының яраткан композиторы һәм җырчысы. Сара Садыйкова 1906нчы елда Казанда приказчик гаиләсендә туа. Балачактан ук Сара җырларга ярата. Музыка коралларында уйнарга да өйрәнә.Казан педагогия техникумында укыганда концертларда һәм спектакльләрдә катнаша. Сара Садыйкова 16 яшендә Мәскәү консерваториясенә укырга керә.
1920-30нчы елларда ул җырчы буларак таныла. Ул татар операларында төп партияләрне башкара. Ул тагын рус һәм Европа музыкаль классикасын халыкка җиткерергә зур өлеш кертә.
Сара Садыйкова бик күп татар шагыйрьләре, артистлары, рәссамнары белән дус була. Татар халкы Сара Садыйкованы “Сары Сандугач” дип атады.
Сара Садыйкова – Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Сара Садыйкова “Әнкәй”, “Туган авылым”, “Мин сине ничек яраттым”,”Безнең җыр”, “Ак пароход” кебек җырлар авторы.
2. Кадерле әнием!
Сине 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, шатлык-куанычлар телим.
Иң изге теләкләр белән кызың Алия. (улың Влад)
Билет № 17.
1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Татар рәссамы Бакый Урманче.
Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган һәм халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Бакый Урманче – зур оста. Ул Буа районында туа. Балачакта Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала. Аннан соң авылда укытучы булып эшли.
Бакый Урманче Казан сәнгать училищесында укый. Аннары укырга Мәскәүгә китә. Аңа Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшләргә туры килә. Бакый Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли.
Тормыш аны Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләренә илтә. Ул рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә эшли.
1958нче елда рәссам Казанга кайта. “Сепаратор янында”, “Самавыр янында”, “Кышкы кояш”, “Казан чите”, “Генерал – майор Р.Булатов” – Бакый Урманченың танылган картиналары.
Бакый Урманче Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил портретларын да иҗат итә.
Хәзерге вакытта аның әсәрләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә. Аның шәхси күргәзмәләре дә еш оештырыла.
(халыкара күргәзмә - международная выставка)
1. Син музейга бардыңмы?
2. Син музейга кем белән бардың?
3. Музей кайсы урамда урнашкан?
4. Син музейда нәрсәләр күрдең?
5. Музейда сиңа ошадымы?
6. Музей сәгать ничәдә ачыла?
7. Музей зурмы?
8. Музейда экспонатлар күпме?
Билет № 18.
1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Спорт белән шөгыльләнү.
Кайбер кешеләр беркайчан да спорт белән шөгыльләнмиләр. Алар зыянлы әйберләр кулланалар. Кайберәүләр күп ашыйлар. Андый кешеләр еш авырыйлар. Ә күпчелек кешеләр спорт белән яратып шөгыльләнәләр. Спорт хәзер модада. 2009 нчы ел Россиядә спорт елы булды. 2013нче елда Казанда җәйге Универсиада булачак. Шул уңайдан Казанда бик күп спорт комплекслары төзелде.
Татарстанның “Ак Барс”, “Рубин”, “Уникс”, “Зенит” командалары – дөнья чемпионнары.
Бик күп спорт төрләре бар. Болар – футбол, баскетбол, волейбол, дзюдо, самбо, каратэ, бобслей, фигуралы шуу, шахмат, бокс һәм башкалар. Минем үземә биатлон ошый. Телевизордан барлык ярышларны да карарга тырышам. Биатлон буенча дөнья чемпионнары – Ахатова, Зайцева, Багали, Черезов, Устюгов, Чудов. Мин чаңгыда һәм тимераякта шуарга яратам. Кыш көне без дусларым белән спортзалда волейбол уйныйбыз. Җәй көне урамда футбол уйныйбыз. Спорт – ул сәламәтлек.
- Лилия, исәнме!
- Син нишләп мәктәптә булмадың?
- Кайсы җирең авырта?
- Врач килдеме?
- Температураң бармы?
- Син дару эчәсеңме?
- Дәресләргә кайчан киләсең?
- Нинди ярдәм кирәк. Тизрәк терел.
Билет № 19.
1. Газета – журналлар уку турында сөйлә.
2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җәмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Газета - журналлар уку.
Мин Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский авылында яшим. Авылыбызда почта һәм китапханә бар. Почтада газета һәм журналлар яздырабыз. Ә китапханәдән русча һәм татарча китаплар алып укыйбыз.
Мин буш вакытта газета һәм журналлар укырга яратам. Газета һәм журналларда бик күп яңалыклар, кызыклы хәлләр турында укырга була. Без өйгә 3 төрле газета һәм бержурнал алдырабыз. Болар – “Казанские ведомости”, “ЗОЖ», «Вечерняя Казань» газеталары. “Казанские ведомости” газетасын әнием укый, чөнки анда күбрәк мәхәббәт, гаилә, кухня турында язалар. “Вечерняя Казань” газетасын әтием укырга ярата, чөнки анда күбрәк политика, спорт турында язалар. “ЗОЖ” газетасы сәламәтлек саклау турында. Аны әнием дә, әбием дә укыйлар. Ә мин “Волшебный” журналын алам. Ул ай саен килә. Анда артистлар, мода турында язалар. Файдалы киңәшләр дә, төрле рецептлар да, постерлар да бар. Психолог киңәшләре кызларга һәм малайларга бик файдалы.
Яраткан язучым – Алексей Толстой ( Дэн Браун, Сергей Есенин, Туфан Миңнуллин). Мин аның ..... китабын укыдым.
1. Син җәйге каникулда кайда булдың?
2. Каникулда диңгезгә бардыгызмы?
3. Каникулда лагерьга бардыңмы?
4. Каникулда авылга кайттыгызмы?
5. Җәйге каникул вакытында яңа дуслар таптыңмы?
6. Каникулда күңелле булдымы?
7. Каникулда берәр җирдә эшләдеңме?
Билет № 20
1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
2. Сыйныфташыңа татар халкының күренекле кешеләре турында сораулар бир.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәре булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Кышкы һәм җәйге ял.
Кышкы ял икенче чирек тәмамлангач башлана. Без мәктәптә Чыршы бәйрәме үткәрәбез. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы була. Алар безне бәйрәм белән котлыйлар һәм бүләкләр бирәләр. Без кызыклы уеннар уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз.
Аннары ике атна кышкы каникул була. Каникулда мин Казанга барам. Шулай ук мин музыка тыңлыйм, телевизор карыйм, компьютерда уйныйм. Дусларым белән чаңгыда һәм тимераякта шуабыз. Клубка дискотекага йөрибез. Кышкы каникул бик тиз үтә.
Җәй – елның иң җылы, иң матур вакыты. Җәйге каникул 3 ай була. Июнь анда мин авылда булам. Бу вакытта бакчада эш бик күп, шуңа күрә мин әти-әниемә булышам: яшелчәләргә су сибәм, чүп утыйм. Дусларым белән Тарлаш күлендә су коенабыз, урманга барабыз һәм анда гөмбә, җиләк җыябыз.
Июль аенда мәктәптә җәйге практика була. Без мәктәпне яңа уку елына әзерлибез: сыйныф бүлмәләрен җыештырабыз, тәрәзәләрне юабыз, парталарны буейбыз, мәктәп бакчасында эшлибез. Практика 16 көн дәвам итә.
Миңа җәйге каникул күбрәк ошый, чөнки ул 3 ай була.
1. Татар халкының нинди күренекле кешеләрен беләсең?
2. Каюм Насыйри кем ул?
3. Габдулла Тукай шагыйрьме, язучымы?
4. Муса Җәлил ничәнче елда туган?
5. Татарстанның президенты кем?
6. Нинди артистларны беләсең?
7. Гата Камский, Алисә Галләмова кемнәр алар?
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/235246-podgotovka-k-gia-po-tatarskomu-jazyku-i-liter
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация занятий адаптивной физической культурой с детьми с ограниченными возможностями здоровья»
- «Обучение младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО обучающихся с ОВЗ»
- «Современные подходы к преподаванию физики в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Основное общее и среднее общее образование: нормативно-правовые основы организации образовательного процесса»
- «Художественно-эстетическое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- Менеджмент в образовании
- Педагог-психолог дошкольной образовательной организации. Содержание и организация профессиональной деятельности
- Содержание и организация деятельности учителя-логопеда в дошкольной образовательной организации
- Педагогика дополнительного образования: теория и методика работы с детьми
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Педагогика и методика преподавания физики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.