- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Разработка урока «Табигатькә мәрхәмәтле булыйк, Кешеләр»
Табигатькә мәрхәмәтле булыйк, Кешеләр.
( Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” һәм И.Юзеевның “Карурман” поэмаларын чагыштырып өйрәнү).
XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе.
Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге ТүбәнШытсу урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Җәүһәрия Хәниповна
Максат:1/ укучыларда Ә.Баянов һәм И. Юзеев поэмалары аша табигатькә мәхәббәт хисләре һәм әсәрләрне чагыштыра белү осталыгы тәрбияләү,
2/ экологик тәрбия бирү,
3/ халык педагогикасы өйрәтүләрендә табигатьне саклау культурасы тәрбияләү чаралары ярдәмендә табигать белән бердәмлек булдыру.
4/ укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау:
- Ә.Баянов һәм И.Юзеев китапларыннан күргәзмә.
Ә.Баянов һәм И.Юзеевның иҗат биографияләрен чагылдырылган “Сабантуй” газеталары, “Мәйдан” журналы.
“Карурман” һәм “Сәяхәтнамә” поэмалары.
Ш.Ш.Җәләлиев “Халык педагогикасы”
укучыларның иҗат эшләре
тест биремнәре.
Дәрес барышы.
Дәрес укучылар белән исәнләшүдән башлана. Дәреснең темасы һәм максаты хәбәр ителә.
Әхсән Баяновның иҗаты һәм тормыш юлы турында бер укучы плакат ярдәмендә кыскача чыгыш ясый.
- Ә.Баянов – дистәдән артык китаплар авторы.
Без аның “Ут һәм су”, “Таш китап”, “Тау ягы повесте”, “Аязучан болытлы һава”, “Аргы яр”, “Һәйкәл”, “Алтын Кашбау” кебек әсәрләре белән таныш. Аның әсәрләре киң колачлы, аек фикер һәм фәлсәфи эчтәлек кушып язылган. Ул күбрәк дөньяны шагыйрь буларак кабул итә.
Ә.Баянов 1972 елда Башкорстанда туган. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли, мәдәният йортында сәнгать бүлеге җитәкчесе була. Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, “Казан утлары” журналында эшли.
Ә.Баянов чордашларының рухи эзләнүләрен бөтен тирәнлеге, бөтен төсмерләре белән сурәтли. Аның шигырьләрендә кыскалык, фикер төгәллеге, сурәтле янәшәлекләр һәм ритмик төрлелек.
- Ә хәзер, укучылар, “Сәяхәтнамә” поэмасының кыскача эчтәлеген искә төшерик. Поэма нәрсә турында?
- Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” поэмасы экологик проблемалар, Туган як һәм аның табигате турында. Мин аны табигатьнең җан авазы дип атар идем.
Табигать, авыл, аның әхлагы, гореф-гадәтләре турында язып язучы безне уйланырга мәҗбүр итә.
Татар илендә зур үзгәрешләр бара. Зур калалар үсеп килә, елгаларда ясалма киртәләр корыла.
Болыннар, авыллар су эчендә кала. Сандугач авазларын машина тавышлары алыштыра. Хайваннар югала. Тик кеше генә үзенә янаган афәтне аңламый.
Кеше – ваемсыз, гамьсез. Гасырлардан килгән йолалар, җырлар онытыла. Ана теле юкка чыга.
- Укучы “Сәяхәтнамә” поэмасының бер өзеген яттан сөйли. (дәреслектән 261 бит).
Яр буенда яшел тыкрык.
Шаярган сымак кына,
Яшь киленнәр килә суга,
Тар сукмак буйлап кына...
Чит якларны мактап җырларсызмы
Мәңге оя корган җирләрсез?
Сөйгән тирәлекне эзләрсез дә
Табалмагач кемне тиргәрсез?
- Ә. хәзер, укучылар, мин сезгә И.Юзеев биографиясен тәкдим итәм.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Илдар Юзеевка яшьлек дәрте, эчкерсезлек, мөлаем лиризм һәм самимилек хас. Ул – яшьлек һәм матурлык җырчысы. “Таныш моңнар” поэмасы белән укучыларның яраткан шагыйре булып китте. Аның “Әнкәй” , “Язылмаган поэма”, “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Соңгы сынау”, “Мәхәббәт китабы” кебек лирик, тарихи һәм драматик поэмаларында тормышның, тарихның төрле проблемалары чагыла.
Драматург буларак, “Кыр казлары артыннан”, “Янар чәчәк”, “Бәхетемнән узып барышлый”, “Онытылмас бәет”, “Гашыйклар тавы” кебек әсәрләре татар сәхнәсендә зур уңыш белән бара.
Аларда катлаулы мөнәсәбәтләр, табигать матурлыгы сурәтләнә. И.Юзеев – лирик – романтик табигатьле шагыйрь.
Ә бүген без танышачак “Карурман” поэмасы 1976 елда язылган.
- Укучы “Карурман” поэмасын укый.
- Әңгәмә.
(әңгәмә өчен сораулар тәкъдим ителә, алар слаидларда язып куелган).
1) Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” һәм И.Юзеевның “Карурман” поэмалары арасында нинди якынлык һәм аерма бар?
2) Өлкән буын һәм яшьләр арасында каршылык бармы? “Ике буын – ике эхлак” дип әйтә алабызмы?
3) Туып – үскән ягыбызда табигать үзгәрәме? Аны саклау ихтыяҗы бармы?
- Укучыларның өй эшләре тикшерелә. Иҗади эш “Мин Сезгә дәшәм, Кешеләр!”
- Югары Шытсу авылының Карлыганлык бакчасының моң – зарын тыңлап карыйк. “Әй, балалар! Сез көн дә минем сукмаклардан шау – гөр килеп мәктәпкә ашыгасыз. Кызганыч, сез миңа соклана алмыйсыз. Хәзер мин шәп – шәрә, гап – гади бер аланлык, минем карлыган, кура – җиләкләре үскән җирләрдә, күкрәкләрен киереп, шайтан таяклары утыралар. Аланыма алар хуҗа. Мин инде беттем. Күңелемдә бары якты хәтирәләр, матур истәлекләр генә калды. Эх, балалар, сез минем гөрләп үсеп утырган чагымны күрсәгез икән ул. Ул чакларымны сезнең әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз гына күрде. Хәзер алар да мине искә алмыйлардыр. Ә язларын мин бөреләнә, җәйләрен чәчәккә күмелә идем. Миңа карап сокланалар, ышаналар һәм көзгә мул уңыш көтәләр иде. Шул мул вакыт килеп җиткәч, аланымны тавышка күмәләр, хатын – кызлар, бала – чагалар җыелалар.
Чиләкләп – чиләкләп уңыш бирдем мин сезгә. Ә сез уз чиратыгызда шатландыгыз, мактадыгыз. Миңа рәхәт! Сез киткәч алан күңелсез кала иде, КЕШЕЛӘР! Ләкин мин озак боекмадым, чөнки сезне иртәгә күрә алам дип уйлап ял иттем. Янымдагы агачларда кошлар сайрый, читтәрәк су тибрәлә. Ә мин тыныч һәм татлы йокыга чумам. Бу вакытларда бик – бик рәхәт иде миңа! Үзеңнең кирәклегеңне тою нинди бәхет! Ләкин бу бәхет озакка бармады, мин еллар үткән саен картайдым, ә сез мине карамадыгыз. Һәр карт кешегә, һәм карт үсемлеккә ярдәм кирәк ич, Кешеләр. Нигә сез моны аңламадыгыз? Картайдым, кирәгем калмады, сез дә мине оныттыгыз. Кадеремне белмәдегез, Кешеләр, белмәдегез. Ботакларым корыды, мин таушалдым. Ярдәм көтеп мин инде арыган идем.
Кешеләр, сез күп нәрсәне үзегез төзисез, үстерәсез һәм шул ук вакыттагы үз кулларыгыз белән җимерәсез – ватасыз. Мин дә сезнең корбаныгыз булдым. Беренче тапкыр көтү керткәндә, минем күңелем сыкрады, илереп – илереп елады. Соңрак сез мине чаба ук башладыгыз. Күзләрегез нәрсә күрде сезнең, Кешеләр?”
“Мин – Көек авылы. Мин бераз гына үземнең үткәнем турында сөйләп китәргә телим. Күп еллар элек мин гөрләп утырган авыл идем. Шундый матур табигатьле җиргә утырган авыл сирәктер ул. Авылымның бер ягында тирән, мул сулы елга ага иде. Иде дип әйтергә генә калды шул. Елгам да акмый инде, вак чишмәләрдән җыелган буа гына тора.
Урманнарның да иң матуры, куесы минем янда урнашкан. Елганың бер ягында нарат, бер ягында каен урманы усеп утыра. Чыгар юлны карамый керсәң, адашмый гына чыгармын димә. Әле бит мин сиңа авыл турында сөйли идем. Заманында күпме кеше яшәгән иде бит миндә. Авылымның барлыкка килгәнен дә хәтерләмиләрдәдер инде. Ә беткән вакытлары һәркемнең күз алдында. Авыл кешеләренең күзләреннән яшь түгелде. Туган – үскән авылны ташлап китү аларга җиңел булмады. Тора – бара кешеләрнең торган йортлары да сүтелә башлады. Иң ахыргы йорт булып Мөхәммәтҗан бабайлар йорты сүтелде. Шулай итеп авылымны сагынып сөйләргә генә калды. Хәзер чокырлы йорт урыннары гына. Авылым хәзер-урман, чит кеше килсә, монда авыл булгандыр дип уйламас та. Әле ярый авылым кешеләре (исәннәре инде, элбәттә) килеп хәлемне белеп китәләр. Башка авыллар минем хәлдә калмасыннар иде. Бу бик авыр хәл”.( Һ.б. иҗади эшләр тыңлана.Слаидларда хәзер утыртыла торган алмагач бакчасы,яшеллекләр күрсәтелә.)
- Тест сорауларына җавап бирү. (Слаид)
1. Табигатьне саклау ул
1. Үзеңне саклау;
2. Елгаларны саклау;
3. Урманны саклау;
4. Борынгы гореф – гадәтләрне саклау.
2. “Сәяхәтнамә” поэмасы
1. шартлыкка корылган әсәр;
2. мәхәббәт турында язылган әсәр;
3. сугыш турында әсәр.
3. “Карурман” поэмасында төп тема
1. рухи гариплек, үткәнне санга сукмау;
2. гадәти тормыш;
3. тарихилык.
4. 2 поэма арасында уртак яклар
1. экологик проблема;
2. җан әрнүе;
3. гүзәл табигать белән мактану.
5. “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?”
1. кеше гигиенасы;
2. су болгану;
3. табигатькә сакчыл карау.
- Физпауза (ял минуты)
- Табигатьне саклау – ул борынгы проблемаларның берсе. Аны әдәбиятның һәм фолклорның барлык төрендә дә ишетергә була. Легенда, риваять, сынамышлар, мәкаль, әкиятләр табарга була. Без дә шушы иҗади төркемнәрнең бер вәкиле буларак, өйдә “Җир елый, ишетәсезме, мин ишетәм” дигән иҗади эшләр – рефератлар эшләп килербез.
- Безнең башка язучыларыбыз иҗатында да экологик проблема зур урын алып тора. Сез нинди әсәрләр беләсез?
- Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә без бигрәк тә борчулы хәл белән очраштык. Балалар болында кеше башларын тибеп футбол уйныйлар. Елыш авылында да авыл уртасындагы керәшен зираты өстенә техникалар куялар, кеше сөякләре аунап ята иде. Безнең мәктәп укучылары зиратны койма белән әйләндереп алдылар. Хәзер бу хәл күзәтелми.
- Г.Бәшировның “Хәзинә” романында без Татарстанның кара алтыны булган нефтьнең табигатькә китергән зыянын күрәбез. Йөзлебикә карчык авызы аркылы табигать әрнүе безнең дә йөрәкләргә килеп кагыла.
- Дөрес, укучылар, хәзер мин сезгә яңадан берничә әсәрдән өзек китерәм: Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәрендә Ризван Чурмантаев болай ди: “Хәзерге кеше табигатьне түгел, күбрәк личный тормышны кайгырта. Нәрсә кирәк аңа хәзерге көндә? Телевизор, күршеләрнекеннән шәбрәк венгерский гарнитур, матур сервант, личный Жигули. Бака белән сандугач проблемасымыни хәзер”.
- А.Гыйләҗев “Балта кем кулында?”: Самолет агу сибә, ул болынга оча, тауларга куна, урманга тарала, суда да шул, юлда да! Авызда да шул... Бөтен авыл сарыклары ютәлли. Умарта корты бетте хәзер, төклетура үрчеми. Сыер – бозау сала, туган бозаулар селәгәйле, маңкалы, йоны коела.”
- Укучылар тагын берничә әсәрдән өзек китерәләр.
- Дәрескә йомгак ясала.
- Укытучы Э.Афзаловнын “Җир елый, ишетәсезме?” шигырен укый.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/270033-razrabotka-urokatabigatk-mrhmtle-bulyjk-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Методические принципы работы музыкального руководителя дошкольного образовательного учреждения»
- «Математическая грамотность: особенности работы по развитию функциональной грамотности у обучающихся»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание биологии»
- «Организация профориентационной работы в образовательном учреждении»
- «Патриотическое воспитание в образовательной организации: специфика реализации в соответствии с ФГОС»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2025 по обществознанию в условиях реализации ФГОС»
- Основы менеджмента в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания
- Содержание и организация тьюторского сопровождения в образовании
- Педагогика и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России в образовательной организации
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.