- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Системно-деятельный подход в обучении
ТР Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге базарлы Матак гимназиясе. |
Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту, тәрбия процессына системалы-эшчәнлекле якын килү. |
Педагогик киңәшмәдәге чыгыш. |
Укытучы :Хайрутдинова Г.Г. |
Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту, тәрбия процессына системалы-эшчәнлекле якын килү.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше –системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да карый. Ягъни башлангыч класс укучыларын укыту системасыныңбарлыккомпонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Билгелебулганча,укытуныңмаксаты җәмгыятьтарафыннанкуелгансоциальзаказбеләнбилгеләнә.ТатарстанРеспубликасыныңбелембирүсистемасынакуйгантөпбурычы –иҗадификерләүче,инициативалы,иҗтимагыйтормыштаактивкатнашучы,белемле,икедәүләтһәмчиттелләрдәдәиркенсөйләшепаралашучышәхестәрбияләү..
Башлангыч мәктәп-бала шәхесе формалашу өчен иң мөһим этап булып тора.
Укыту, тәрбия процессына системалы-эшчәнлекле якын килү юнәлеше укытучы алдына максатлар һәм бурычлар куя:
Максат:
Традицион булмаган бурычларны мөстәкыйль хәл итә ала торган, фән буенча тупланган шәхси, гомуми осталык һәм күнекмәләрне файдалана алу сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләү.
Бурычлар:
-укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә системалы-эшчәнлекле якын килү технологиясен өйрәнү.
шәхесне җәмгыять таләпләренә җавап бирә алырлык итеп тәрбияләү һәм үстерү;
дәрестән тыш эшчәнлек белән уку процессы арасында бәйләнеш булдыру.
укучыларның мөстәкыйль эзләнү күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү
укучыны шәхси һәм танып – белү үсешендә көтелгән нәтиҗәгә ирешү юлларын һәм алымнарын билгеләүче проектлаштыруга өйрәтү.
ситемалы - эшчәнлекле якын килү технологиясен куллану нәтиҗәсендә, эшчәнлекнең яңа алым һәм төрләрен, яңа белем һәм күнекмәләрне укучыларның мөстәкыйль рәвештә үзләштерүенә ирешү.
Укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешен тормышка ашыруда , түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
күрсәтмә әсбаплар;
белешмә материаллар;
аудио һәм видео әсбаплар;
мультимедиа укыту программалары;
электрон дәреслекләр;
компьютер программалары;
интерактив программалар;
төрле сайтлар;
электрон китапханә;
лингафон кабинеты;
Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала. Заманында Г.Ибраһимов: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”, - дип язган. Күрүебезчә, әдип, өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тоткан.
б) Укытучы тәҗрибәсеннән.
Мин әлеге системалы- эшчәнлекле якын килү юнәлеше буенча өч ел эшлим. Иң беренче чиратта үземнең алга башлангыч сыйныф укучыларының аңлы рәвештә дәрестә актив катнашуына ирешү өчен шартларны өйрәнүне максат итеп куйдым. Беренче елны эшемне теоретик һәм практик материаллар җыюдан һәм аны анализлаудан башладым. Шулай ук системалы- эшчәнлекле якын килүнең нәрсә икәнен һәм аның бурычларын, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү өчен нинди методлар кулланырга кирәклеген өйрәндем. Бу эшне ел саен тулынадырып барам. Бу юнәлешне кулланып, дәресләрем иҗади үткәрергә тырышам. Класста белем дәрәҗәләре төрле булган 3 укучы утыруын исәпкә алып, дәрестә классны шартлы рәвештә2 төркемгә бүләм. Беренче төркемгә күбрәк иҗади биремнәр тәкъдим итәм. Икенче төркемгә керүче балага шактый җиңеләйтелгән, нигездә үткән материалны кабатлауга корылган биремнәр тәкъдим ителә.
Мәсәлән, “ Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасын үткәннән соң, мондыйрак эш башкарырга мөмкин: Икенче төркем укучысы укытучы тәкъдим иткән исемнәрне килешләр белән төрләндерә, ә беренче төркемгә керүчеләргә, төрле килештәге исемнәрне кулланып, диалог яки кечкенә күләмле хикәя төзергә тәкъдим ителә. Һәр дәрескә төрле авырлыктагы дидактик материал әзерләп киләм. Шул рәвешле, дифференциаль укыту технологиясе аша белеме башкаларныкына караганда начаррак булган укучының да көчлерәк иптәшләре артыннан иярүенә, дәрестә үз фикерен оялмыйча җиткерә алуына ирешергә тырышам.
Узган ел уку елыннан укытуда Сингапур мәгариф системасы технологияләрен куллана башладык. Монда үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе, проблемалы укыту технологиясе һ.б. үзара керешеп китә. Традицион белем бирү вакытында укытучы – педагогик процессның субъекты, ә укучы тәэсир итү объекты булып торса, үзара хезмәттәшлек педагогикасында алар икесе дә субъект һәм, үзара килешеп, бергәләп, хезмәттәшләр дәрәҗәсендә эш итәләр. Проблемалы укыту технологиясен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча җанлы, кызыклы була. Проблемалы ситуация тудыру аша мин укучыларымны килеп туган халәттән чыгу юлларын эзләргә этәрәм. Уку-укыту процессында яңа технологияләрне куллануның никадәр мөһим, укучылар өчен мондый дәресләрнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч, кызыклы булуына тагын бер кат инандым. Башлангыч сыйныфларда, укучыларның математика белән кызыксынуларын арттыру, дәрес үзләштерү процессын җиңеләйтү максатыннан, рольле уеннарны еш кулланам. Укучыларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү өчен, психологик уеннарга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, “33кә кадәр сана” уенының шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: укучылар 1дән 33кә кадәр булган саннарны чылбыр буенча кычкырып әйтеп баралар, ләкин 3кә бүленә торган яки 3ле саны кергәннәренә җиткәч, санның үзен әйтмичә, кул чабып кына куялар. Бер укучы ялгышса, уен яңадан башлана. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: беренче тапкыр уйнаганда хаталар күбрәк булса да, икенче дәрестә алар сизелерлек кими, чөнки башкаларга караганда начаррак укыган балалар да уенга кереп китә, сыйныфны артта калдырмас өчен, тапкырлау таблицасын өйрәнеп килергә мәҗбүр була. 4 сыйныф укучылары проектлар методын өстенрәк күрә, чөнки бу инде уен гына түгел, иҗади процесс. Болай эшләгәндә, укучылар алган белемнәрен яңа стандарт булмаган ситуацияләрдә кулланырга өйрәнәләр. Проект эше укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен, танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген үстерә, башкаларның фикерен тыңлый белергә, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан табарга өйрәтә. Бүгенге көндә алыштыргысыз технологияләрнең берсе – әлбәттә, компьютер технологиясе. Ул вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм белем бирү процессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә без Microsoft Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны еш кулланабыз. “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “ Кыскасы, барлык заманча технологияләр укучының активлыгын арттыруга юнәлгән. Шуны истә тотарга кирәк: үз көчеңне эшкә җигеп табылган хакыйкать кенә зур танып белү көченә ия була. Чыгышымны Риза Фәхретдинов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә.
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основы профилактики коррупции»
- «Федеральный закон № 223-ФЗ: осуществление, контроль и управление закупками»
- «Меры по предотвращению суицидальных рисков в школьной среде»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя истории и обществознания»
- «Разработка основной профессиональной образовательной программы СПО»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя информатики»
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения
- Менеджмент в дополнительном образовании детей
- Профессиональная деятельность специалиста в области охраны труда: теоретические и практические аспекты
- Дошкольная педагогика: теория и методика обучения и воспитания
- Теория и методика преподавания физической культуры в образовательной организации
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.