- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Әнием күз нурым
Эшне башкарды:
Татарстан Республикасы
Алабуга районы
Лекарево урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбият укытучысы
Һадиева Резеда Мәҗит кызы.
Әнием – күз нурым.
Максат:Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү, бала белән ана арасында мәхәббәт, әниләргә карата ихтирам, кадер-хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:бәйрәм үтәчәк зал лозунглар, стендлар, шарлар белән бизәлә. Әниләр бәйрәменә багышлап, стена газетасының махсус саны чыгарыла. Сәхнә түренә малай һәм кыз силуэты куела һәм шуның астына шагыйрьнең бер куплет шигыре язып эленә.
Зал
Җыр: “Мамонт баласы җыры” (башлангыч класс укучылары башкара).
1. Зәңгәр диңгезләрдән
Яшел тарафка
Йөзәм мин үземнең
Ап-ак корабта
Үземнең ап-ак корабта.(2 тапкыр)
2. Мине куркытмыйлар,
Җилләр – дулкыннар да
Йөзәм мин бердән-бер әнием янына.
Йөзәм мин җилләр дулкыннарда
Бердән-бер әнием янына.
Йөзәм мин җилләр дулкыннарда
Бердән-бер әнием янына.
3. Тизрәк җиргә хәтле җитәргә телим,
Бу мин, мин монда дип аңа эндәшим,
Әнием, әнием дип дәшим. (2 тапкыр)
4. Әнием ишетсен, әнием килсен,
Әнием һичшиксез мине эзләсен,
Алай дөньяда була алмый,
Балалар әниләрсез калмый.
Алай дөньяда була алмый,
Балалар әниләрсез калмый.
5. Әнием ишетсен, әнием килсен,
Әнием һичшиксез мине эзләсен,
Алай дөньяда була алмый,
Балалар әниләрсез калмый.
Алай дөньяда була алмый,
Балалар әниләрсез калмый.
Укытучы: Әйе, Алай дөньяда була алмый,
Балалар әниләрсез калмый.
Без бүген әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез, без аларны бәйрәм белән котлыйк. Эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, бәхет телик.
Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әнием.
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син ул, әнием.
1нче бала: Кояш көлә, мин елмаям,
Бигрәк матур көн бүген,
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
2нче бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын,
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын.
3нче бала: Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
4нче бала: Тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
Укытучы: - Күрәсезме, залда күпме шарлар. Бу гади шарлар гына түгел, бу тылсымлы шарлар. Аларда табышмаклар, кем табышмакларга җавап таба, шул бүләк ала.
1. Лампа түгел, яктырта
Мич түгел, җылыта.
Нәрсә ул? ( кояш)
2. Яз килсә, киенә,
Көз килсә, чишенә. ( агач)
3. “Алма!” – дисәң дә алалар
Нәрсә соң ул, балалар? ( алма)
4. Җәен иртә уяна,
Кышын иртә югала. (кояш)
5. Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли. (китап)
6. Тоз түгел – ак,
Бал түгел – баллы. (шикәр)
7. Нинди ике нота бакчада үсә? (фасол?)
8. Бер анадан биш бала. (кул, бармаклар)
9. Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була. (кояш)
10. Йомшактыр куллары,
Җылыдыр сүзләре,
Йөрәккә якын
Кем ул? (әни)
Укытучы. Ана- бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә
Зур горурлык белән
Без сөйлибез Ана турында.
5нче бала. Ана!
Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул салкында сине җылытучың,
Юанычың авыр көнеңдә.
6нчы бала. Миңа башлап, “Гүзәлем,- дип,-
Йом, кадерлем, күзләрең”, - дип,
Бишек җыры көйләгән.
Куенына алып ятып,
Төннәр буе матур-матур
Әкиятләр сөйләгән.
Хор белән. Әнием.
Үчти-үчти, чәчәгем, - дип, -
Ефәк кебек чәчләрең, дип,
Туя алмый үбүче, -
Орчык кадәр чагымда да
“Дәү кызым син”, - дип сөюче,
Күлмәкләр чигеп тегүче.
Хор белән. Әнием.
Чәчләремә бантик бәйләп,
Чәчәкләрдән җыеп бәйләм,
Мәктәпкә озатучы,
Ак бант кебек саф булырга
Теләк дәрт уятучы.
Хор белән. Әнием.
Бәхетле тормышлар теләп,
Миннән аерылмаска теләп,
Аерылып калучы,
Сагынып хатлар язучы,
Куанып каршы алучы.
Хор белән. Әнием.
10нчы бала.Нурлы йөзенең сырларын
Киметәсе иде җырларым.
Күпне күргән шул гөлем.
Бигрәк сабыр инде үзе,
Җан азыгы һәрбер сүзе,
Я, киң дә соң күңеле.
Озын булсын гомерең.
Хор белән. Әнием.
Җыр. “Елмаюдан”.
1) Елмаюдан көннәр яхшыра,
Елмаюдан салават күпере чыга.
Елмай син һәркемгә яктырак,
Елмаерлар сиңа таба караучы да.
Шул вакытта болытлар,
Кинәт бии башларлар,
Һәм чикерткә скрипкасын тартып утырыр.
Зәңгңр чишмәләр алар,
Елганы тутыралар,
Ә елмаю дуслыкны гына тудырыр.
2) Елмаюдан кояшлар чыга
Елмаюдан салкын яңгырлар да туктый,
Караңгы урман да яктыра,
Кулларын чабып, яшеллек белән уйный.
3) Елмаюдан җылырак булыр,
Әкәм-төкәм һәм зур үскән филгә дә,
Җылылык белән бөтен дөнья тулыр,
Елмаюдан якты булыр бар җиргә дә.
- Иң кадерле кеше - әниебез генә ул табигатьнең рәхәтлекләрен тоя белергә өйрәтә, чөнки әни ул – үзе җылылык, үзе зур бәхет.
1нче бала. Көннәр якты булсын өчен.
Бергә. Әни кирәк!
2нче бала. Йокы татлы булсын өчен
Бергә. Әни кирәк!
3нче бала. Җил-яңгырдан саклср өчен
Бергә. Әни кирәк! Әни кирәк!
4нче бала. Ашлар тәмле булсын өчен
Бергә. Әни кирәк!
5нче бала. Дөнья ямьле булсын өчен
Бергә. Әни кирәк!
6нчы бала. Гөлләр чәчәк атсын өчен
Бергә. Әни кирәк!
7нче бала. Бәхет, шатлык артсын өчен
Бергә. Әни кирәк! Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк!
Укытучы. - Әни дибез, әни дибез. Ә сез әниләрегезгә ничек булышасыз?
Әни. - Балалар бу мин, әниегез.
Зур кыз. - Исәнме, әнием!Бәйрәм белән котлыйм сине!
Мин керләр юам, әни,
Сабынлап юам, әни (кер юа-юа сөйли).
Әни. - Рәхмәт,кызым! Үскәнснң,
Бигрәк матур иткәнсең!
Уртанчы кыз(идән юа-юа,чүпрәген сыгып сөйли).
- Идәнне юдым, әни!
Сабынлап юдым әни!
Әни.(гаҗәпләнеп) – Ай, кызым,үскәнсең,
Бигрәк матур иткәнсең!
Кече кыз.(әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли).
- Бәрәңге юдым, әни!
Сабынлап юдым, әни!
Әни. – Ай, кызым, үскәнсең
Нишләдең?!...
Укытучы: - Әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләргә очрыйбыз. “Бәрәңгене сабынлап юмыйлар”, дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде. Ә хәзер сезнең алда 5нче сыйныф укучылары кечкенә генә әкият куярлар.
Укытучы: Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33030-niemkz-nurym
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обучение детей дошкольного возраста английскому языку в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Содержательные и методические основы преподавания курса «Семьеведение»
- «Педагог-воспитатель ГПД: организация учебно-воспитательного процесса в специальной (коррекционной) школе по ФГОС»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя ОБЖ»
- «Основы охраны труда»
- «Теоретические основы общей психологии»
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации
- Теория и методика обучения и воспитания
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Преподавание в организации среднего профессионального образования
- Основы духовно-нравственной культуры народов России: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.