- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект занятия по ЗОЖ для подготовительной группы: Путешествие в страну здоровья
“Сәламәтлек иленә сәяхәт”
(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты)
Максат:
Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.
Күпчелек авыруларның инфекцион характер йөртүе турында күзаллау бирү, кешенең авырудан үз-үзен сакларлык көче барлыгын ачыклау.
Үз гәүдәсенең төзелеше турындагы белемнәрен, колак һәм гомуми массаж турындагы күнекмәләрен, күзләр өчен күнегүләрне ныгыту.
Борынның төзелеше һәм аның тормышта әһәмияте турында аңлатма бирү, ис тою хисләрен җәелдерү.
Сәламәт булу, авыруларга бирешмәүчәнлек теләге тәрбияләү; сәламәтлек буенча җитешсезлекләре булган кешеләргә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.
Демонстрацион материал:
Колак, күз, борын рәсемнәре. Төрле исле савытлар. Сәламәтлек юлы (борчак, сәдәф һ.б.)
Алдан эшләнгән әзерлек эше
Әңгәмәләр үткәрү:
“Үзем турында мин нәрсә беләм?”
“Минем хисләрем, минем уйларым”
“Без ничек күрәбез?”
“Күзләр ярдәм сорыйлар”
“Күзләрне ничек сакларга?”
“Колаклар ишетсен өчен”
“Колак авырулары”
“Колак авыруларын профилактикалау”
“Ничек итеп борын исне сизә”
“Хайваннар ничек ишетәләр һәм исне ничек сизәләр”
Дидактик уеннар:
“Ишетү буенча әйт”
“Минем булышчыларым”
“Доктор Айболитта кунакта”.
Шөгыльнең барышы:
Залга кергәндә капка тора һәм анда “Сәламәтлек иле” диеп язылган. Балалар залга керәләр, таралып басалар, исәнләшәләр.
Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Без Сезгә барыгызга да сәламәтлек телибез. Балалар, кунакларга елмайдык һәм үз йөрәгебезнең бер өлешенең җылысын бүләк иттек.
Нәрсә ул, исәнме?
Иң яхшы сүзләрнең берсе, чөнки исәнме – димәк исән бул.
Кич белән таралыштык – иртә белән очраштык, димәк, исәнме сүзе, сөйләшергә вакыт.
– Балалар, нәрсә ул сәламәтлек, сез моны ничек аңлыйсыз?
Балалар:
Сәламәтлек – ул шатлык.
Кеше сәламәт булса, ул елмая.
Сәламәт кеше яхшы укый, эшли.
Сәламәтлек – ул матурлык.
Сәламәт кешегә яшәве яхшы.
Тәрбияче: Балалар, нәрсә ул кеше?
Балалар: Кеше – ул мин, балалар, малайлар һәм кызлар, зурлар – ир-егетләр, хатын-кызлар, әбиләр, бабайлар.
“Нокта, нокта, өтер” – җыр.
Кеше ясалган плакат күрсәтү.
Тәрбияче: Кешенең нинди гәүдә өлешләре бар? (Баш, куллар, аяклар, гәүдә). Кешенең организмы бик күп органнардан тора. Кеше авырырга мөмкин, аның авыру икәнен ничек белергә?
Балалар: Ул күңелсез, аның температурасы күтәрелә, аның урында гына ятасы килә.
Тәрбияче: Балалар, яхшы үсү һәм сәламәт булу өчен, үзеңнең организмың турында ничек кайгыртырга кирәк?
Балалар: Спорт белән шөгыльләнергә, зарядка ясарга, саф һавада күбрәк йөрергә, бүлмәне еш җилләтергә, яшелчә һәм җиләк-җимеш күп ашарга, чәчәк прививкасы ясатудан курыкмаска.
Тәрбияче: Дөрес, үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк.
(Музыка яңгырый, Тылсымчы пәйда була, кулында чәчәк-җиде чәчәк).
Тылсымчы: Менә мин, мине таныдыгызмы, дусларым?
Барыгызга да исәнмесез дип дәшәм
Һәм сезгә чәчәк бүләк итәм.
Гади түгел минем чәчәгем,
Тылсымлы чәчәк-җиде чәчәгем.
Тәрбияче Тылсымчыга рәхмәт әйтә.
Тылсымчы: Ул сезгә һәрвакыт сәламәт булу өчен ярдәм итәр. (Китә).
Тәрбияче (таҗ яфракчыгы өзә): Оч, оч таҗ яфракчыгы... Безнең “сәламәтлек иле”ндә буласыбыз килә.
Бала:
Без көчлеләр, җитезләр,
Арабызда юк авырулар.
“Сәламәтлек иле”нә
Китәр хәзер балалар.
Музыка астында балалар “көймәдә йөзәләр”, дуга астына үрмәләп керәләр, сәламәтлек юлы буйлап баралар, гимнастик баскычка менәләр (авырлыкларны җиңеп).
3 командага тезеләләр.Тагын бер таҗ яфракчыгы өзәләр:
Оч, оч таҗ яфракчыгы....
Сын-гәүдәбезнең матур булуын телибез.
Бала:
Оста, җитез, көчле итеп,
Күнегүләрне башлыйбыз.
Без бер сер һәм сүз беләбез –
Кечкенәдән спортны яратабыз.
Барыбыз да сәламәт булырбыз.
Күнегү:“Мин умырткалыкны саклыйм”.
Умыртка баганасын саклап,
Үземә-үзем булышам.
(Гәүдәне уңга, сулга бору-иелү, куллар гәүдә буйлап шуып төшәләр).
Мин бөтен күнегүне
Тәртип белән башкарам.
(Кулларны билгә куялар – җилкәләрне күтәрәләр һәм төшерәләр).
Башта зарядка ясыйм
Иеләм, бөгеләм, тураям.
(Алга, артка иеләләр, туры басалар – 2 т.)
Бергәләп дусларым белән
Туп уйныйм рәхәтләнеп
(Урында йөгерәләр)
Тәгәри ул чаптырып
(Сикерү)
Өстәл артында да утырам,
Телевизор да карыйм.
Аркамның туры булырга тиешлеген
(Куллар күкрәк алдында).
Беркайчан да онытмыйм.
Тәрбияче: Менә умыртка баганасы өчен күнегү ясадык, аркабызның нинди булуын искә төшердек. Аркабыз матур булсын өчен, җилкәләребезне ничек куярга кирәк?
Балалар: Арканы бөкләмичә, тигез утырырга (телевизор караганда һәм шөгыль барышында).
Тагын бер таҗ яфракчыгы өзә...
Оч, оч таҗ яфракчыгы....
Безнең “Үткен күз” тукталашында буласыбыз килә.
Тәрбияче:
Уйлашыйк әле, балалар,
Ни өчен кирәк күзләр?
Ни өчен икән бездә
Бер пар күз йөзебездә?
Балалар: Безне чолгап алган тирәлекне яхшы күрү өчен.
Тәрбияче: Күзләр ни өчен арый?
Балалар: Телевизор караудан, компьютер артында утырудан, начар яктылыктан, башны түбән иеп, күп укырга, язарга ярамый.
Тәрбияче: Телевизордан башка, балалар, бик күңелсез. Ләкин телевизорны озак карамагыз сез! Күрми торган кешеләрне ничек атыйлар?
Балалар: Сукыр.
Тәрбияче: Әйе, сукыр кешегә яшәве, аралашуы бик авыр. Күзләр яхшы күрсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар: Күзләргә пычрак кул белән тотынмаска, кулларны чиста су белән юарга.
Тәрбияче: Күзләрне саклаучы нинди ярдәмчеләребез бар безнең?
Балалар: Кабаклар, керфекләр – алар күзләрне тузаннан, җилдән саклыйлар.
Тәрбияче: Күзләр сәламәт булсын өчен һәм арыганлыкны бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар: Күзләрнең арыганлыгын бетерү өчен гимнастика ясарга кирәк.
(Балалар идәнгә төрекчә утыралар, тыныч көй яңгырый, балалар бөтенесе күзгә гимнастика ясыйлар).
Бар көчкә күзне йомарга – аннан ачарга.
Күзне уңга-сулга, сулга-уңга йөртергә.
Бармак белән кояш “ясарга”.
Күзләрне өскә-аска, аска-өскә әйләндерергә.
Менә күзләребездән арыганлыкны алдык.
Тагын таҗ яфракчыгы өзә – бу вакытта көчле көй яңгырый.
Тәрбияче: Без гимнастика ясаган вакытта, балалар сез нәрсә ишеттегез?
Балалар: Тыныч музыка.
Тәрбияче: Ә хәзер нәрсә ишетәсез?
Балалар: Көчле музыка.
Тәрбияче: Нәрсә аша без ишеттек? (Балалар җавабы).
– Балалар, мин сезгә әйткән идем инде, ишетү кешегә ничек мөһим икәнен. Ишетү – кеше һәм хайваннар өчен кыйбатлы хәзинә, байлык. Нәрсә ул ишетү?
(Балалар җавабы).
Тәрбияче: Бу авазларның бөтен дөньясы. Без нәрсә ишетәбез?
Балалар: Кошлар сайравын, гөрләвек агуын һ.б.
Тәрбияче: Балалар, күз алдына китерегез әле, без боларның берсен дә ишетмибез ди!
Ишетми торган кешеләрне ничек атыйлар?
(Балалар җавабы).
Тәрбияче: Саңгыраулык – бу ишетүне югалту, ул бер яки ике колакны да зарарлый. Без ничек колакларыбызны сакларга тиеш?
(Балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйе, әгәр колакның барабан ярыларына зарар килсә, кеше ишетмәячәк. Сукыр кешеләр кебек, саңгырау кешеләргә дә яшәве авыр: алар сөйләмне, авазларны ишетмиләр. Андый кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк. Без ничек аларга ярдәм итә алабыз?
(Балалар җавабы).
Тәрбияче: Менә шуңа күрә колакларны сакларга кирәк.
Колакларыбыз авыртмасын өчен,
Колакларыбыз яхшы ишетсен өчен,
Безне яхшы ишетү өчен
Колакка ясыйбыз без массаж.
(Колаклар массажы)
Колакларны сөртик тизрәк,
Аларны бөклик, турайтыйк.
Учларыбыз белән кыскалыйк,
Колагыбызның авыртмавын телик.
“Кем чакырды” – уен.
Балалар түгәрәк буйлап басалар, алып баручыга җилкәсенә кадәр төшкән баш киеме кидерәләр. Музыкага балалар түгәрәк буйлап йөриләр һәм:
“1-2-3-4-5 – таякчык санаячак,
Дускай табып караячак,
Кем тавышы икәнен әйтәчәк”
(Музыка ахырында балалар туктап калалар, алып баручы кем дәшкән, шуңа таякчык белән күрсәтә).
Тәрбияче: Борыныбыз иснәсен өчен, таҗ яфракчыгын өзеп алам. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безгә борын кирәкме? Ни өчен безгә борын?
Балалар: Әгәр борыныбыз булмаса, без сулый алмас идек, исне тоймас идек, ямьсез булыр идек.
Тәрбияче: Борын бүлекчәләр белән аерылган – кимерчәк пластинка белән. Борын эчлеге бик нечкә һәм бик җиңел җимерелә. Хәзер ис турында – борынның урта өлешендә сизү үзәге – нервлар урнашкан (Балаларга кабатларга кушу). Безнең баш миебезгә авазларны хәтерләтүче исләр турында нервлар информация бирәләр. (Баш миенә бирүне кабатлау). Без сулаганда, һава нервларның очына тия, без шулай исне тоябыз. Авырудан без борынны ничек сакларга тиеш? Борын суламаган вакыт та була бит.
Балалар: Салкын тидермәс өчен, җылы өс һәм аяк киеме кияргә кирәк, витаминнар ашарга кирәк.
Тәрбияче:
Өстәл янына килик –
Борынны аска төшерик –
Сез иснәгез балалар,
Нинди ис килә икән?
(Балалар төрле стаканнарны исниләр, исне билгелиләр).
Салкын тию (Простуда) керә.
Салкын тию:
Мин – коточкыч микроб
Чисталарны яратмыйм мин,
Яратам пычракларны.
Ялкауларны, ямьсезләрне.
Төчкерәм һәм йөткерәм,
Сезгә авыру эләктерәм.
Балалар:
Куркытма син безне,
Без сиңа бирешмәбез.
Күпме генә тырышсаң да
Тиз генә авырмабыз.
Тәрбияче: Син нәрсә, Салкын тию? Безнең балаларыбыз синнән курыкмыйлар, без бүлмәбезне бик еш җилләтәбез. Син балаларның ничек массаж ясаганын кара. Ә син безнең белән яса, безнең кебек яса, бездән яхшырак яса!
(Балалар борынга массаж ясыйлар һәм борын белән сулау гимнастикасы ясыйлар).
Салкын тию:
Әй, борыным сулый башлады.
Безгә сәламәт борын кирәк.
Миңа исән-сау булу ошады.
Борынга суык тидермәскә кирәк.
Миңа сезнең массажыгыз ошады, мин аны истә калдырырмын (Борынын тарта). Гафу итегез, ә сезнең бу нинди чәчәк?
Тәрбияче: Бу чәчәк-җиде чәчәк. Таҗ яфракчыгын өзеп алып, теләк уйлый аласың һәм теләгең тормышка ашачак.
Салкын тию (таҗ яфракчыгын өзеп ала): Балаларга табышмак әйтәсем килә, алар бу табышмакларның җавабын беркайчан да әйтә алмаячаклар.
Ул бик күп төрле була –
Ягымлы, зарарлы,
Күтәренке, кирәкле.
Озын да, кыска була,
Калын, нәзек һәм кәкре,
Сипкелле, шадра үзе.
(Борын).
Берсе сөйли – тел,
Икесе карый – күзләр,
Тыңлый – колаклар.
Чәчмиләр, утыртмыйлар, үзләре үсә.
(Чәчләр).
Әгәр дә ул булмаса, әйтмәс идек бер сүз дә.(Тел).
Биш бертуган, бөтенесенә бер исем кушылган.(Бармаклар).
Соңгы таҗ яфракчыгы – соңгы теләк.
Балалар: Биисебез килә.
Музыкага ритмик хәрәкәтләр. Салкын тию балалар белән бии, күңел ача – бу аңа ошый. Балаларны мактый, чөнки алар үзләренең организмнары турында бөтенесен беләләр, үз-үзләренә сәламәт булу өчен булышалар.
Балаларны җиләк-җимеш белән сыйлый.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35368-puteshestvie-v-stranu-zdorovja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Формирование здорового образа жизни обучающихся в учебно-воспитательном процессе»
- «Преподавание кубановедения по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Организация внеурочной деятельности в контексте ФГОС»
- «Методы и технологии патриотического воспитания школьников»
- «Основы реабилитационной работы в социальной сфере»
- «Профессиональная деятельность концертмейстера»
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Организация деятельности советника директора по воспитанию
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Организация учебно-воспитательной деятельности обучающихся
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Деятельность няни в рамках социального обслуживания населения: теоретические и практические основы
- Педагогика и методика преподавания истории

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.