- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
В гостях у планеты
“Планеталарда кунакта”
(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты)
Балалар, бүген без сезнең белән галәмгә очыш ясарбыз һәм барлык планеталарны әйләнеп кайтырбыз. Без галәмгә ракетага утырып очарбыз. Ракетаны кабызу өчен безгә ачкыч кирәк булачак. Шуңа хәзер ачкыч ясарбыз. Ул гафик диктант дип аталыр. Кулларыгызга карандаш алыгыз һәм нокта буенча сызарбыз. (Алдан бер нокта билгеләп куела). Өскә ике шакмак, сул якка 3 шакмак, аска биш шакмак, уңга 3 шакмак, өскә ике шакмак, уңга ике шакмак, аска бер, уңга бер, өскә бер, уңга бер, аска бер, уңга бер, өскә ике, сулга 5 шакмак.
(Балалар тәрбияче әйткән юнәлешләр буенча сызалар).
Менә ачкыч әзер. Хәзер ракетаны кабыза алабыз. Әзерләндек очышка... Ракетабыз галәмгә юнәлде. Галәмгә барып җиткәнче, әңгәмә корып алыйк. Планеталар турында беләбез микән без? Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавап бирерсез.
– Барлыгы ничә планета?
– 9 планета.
– Арада иң зуры?
– Юпитер.
– Иң кечкенә планета?
– Меркурий.
– Кояшка иң якын планета?
– Меркурий. Шуңа күрә анда кызу һәм якты.
– Кояштан иң ерак планета?
– Плутон. Шуңа күрә анда салкын, караңгы.
– Кайсы планета бик тиз хәрәкәт итә?
– Меркурий.
– Кайсы планетада гел океан гына?
– Юпитерда.
– Кайсы планетаны иртәнге йолдыз дип атыйлар?
– Венераны, чөнки ул иртәнге якта бик якты яна.
– Кайсы планета кызыл төстә?
– Марс.
– Планеталар бер урында гына торалармы?
– Алар кояш тирәли хәрәкәт итәләр.
– Планеталарда терелек бармы һәм ни өчен?
– Анда терелек юк, чөнки углекислый газ – начар һава күп, ә яхшы һава – кислород бик әз. Ә бездз кислород күп, ә углекислый газ әз.
– Ни өчен без галәмгә самолет белән очмыйбыз?
– Чөнки самолет һавада гына оча, ә галәмдә һава юк. Җир бөтен әйберне үзенә тарта, ул самолетны үзенә тартыр һәм без галәмгә барып җитә алмас идек. Ә ракетаның двигателе бик көчле. Ул зур тизлек белән оча.
Балалар, без сөйләшә-сөйләшә галәмгә килеп җиткәнебезне сизмичә дә калганбыз. Без Сатурн планетасына килеп җиттек. Бу планета безгә шундый бирем бирә. Рәсемнәр арасындагы бәйләнешне табарга. Без төсләре, формалары һәм саны буенча тоташтырып, әйберләр арасындагы бәйләнешне табарбыз.
(Балалар җаваплары).
Куян белән бананны тоташтырабыз. (Формалары – овал).
Туп белән бананны тоташтырабыз. (Икесе дә 5 әр). Һ.б.
Юлыбызны дәвам итәбез һәм Нептун планетасына килеп җиттек. Бу планета безгә мисаллар, мәсьәләләр төзергә куша. Әйдәгез әле, өстәлләрдә карточкалар (рәсем төшерелгән) һәм саннар. Сез һәрберегез мисал төзегез, аннары мәсьәлә дә төзеп карарбыз.
2+5=7(Мисал)
Мәсьәлә:
Бер тәлгәштә 2 чия иде, ә икенче тәлгәштә 5 чия иде. Барлыгы ничә чия була?
(Берничә бала төзеп күрсәтә).
Балалар, минем кулымда да 2 мисал бар, чишеп бирегез әле.
0-5=? 0 дән санны алып булмый.
3-6=? Кечкенә саннан зур санны алырга ярамый.
–Бик тапкыр икәнсез, чиштегез. Карагыз әле, караңгы булып китте. Кайсы вакыт бу?
–Төн.
–Ә нинди йолдыз яна ул өстә?
–Поляр йолдызы.
–Кая барырга икәнен ничек белербез икән?
–Поляр йолдызлыгына карап.
–Әйдәгез, юнәлешләр буенча йөрик әле.
Физминутка:
Дүрт адым алга атлыйк,
Шул санга кире барыйк.
Өч тапкыр сулга карыйк.
Шуны ук уңга эшлик.
–Балалар, без йөри-йөри Уран планетасына килеп җиткәнбез. Карагыз әле, инопланетяниннар очып йөри, кроссворд түгелме соң бу? Чишә алмыйлар ахры. Әйдәгез булышыйк әле.
–Кем утыргач биегрәк күренә? (Эт).
–Үзе түгәрәк, тышы яшел, эче кызыл, тәме бал кебек? (Карбыз).
–Дүрт аякта басып торам, ләкин йөри алмыйм.(Өстәл).
–Бер ботакта күп кунак. (Агач)
Ракетаны Юпитер планетасына юнәлтик. Монда да безне каршылык көтеп тора. Карточкалар куелган. Зур, кечкенә икәнлекләрен белергә кирәк.
Балалар эше (3<4, 10 >2, 5=5).
Без галәмдә сәяхәттә. Инде Марс планетасына да якынайдык. Ашыйсыгыз киләдер. Ашап алыйк. Сезнең кулларыгызда пакетлар. Ә ни өчен тәлинкә, кашык юк соң? Без ничек ашарбыз икән? (Без бит космонавтлар).
–Галәмдә һава юк, шуңа күрә космонавтлар пакетлардан, тюбиклардан гына ашыйлар. Тәлинкәгә салсак, ашамлыклар төшеп бетәр иде, без ашый алмас идек. Бөтен нәрсә үз авырлыгын югалта.
–Ашамлыкларыгыз өлешләргә бүленгән, иң беренче җыегез әле.
–Өчпочмакны 2 гә бүлсәң, 2 өчпочмак килеп чыга яки бер өчпочмак һәм бер трапеция ( Δ Δ).
–Өчпочмакны 4 кә бүлсәң, 2 өчпочмак, 2 дүртпочмак килеп чыга һ.б. ( Δ )
Менә тамак ялгадык. Инде Венера планетасына да килеп җиттек. Ягез әле, табышмаклар беләсезме икән?
(Табышмаклар әйтү).
Басыгыз әле, һава торышы да үзгәреп китте.
Физминутка:
Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Күкрәк киереп атлап китәм,
Кулны канаттай җилпеп.
–Менә Меркурий планетасына да килеп җиттек. Тагын караңгы. Тәүлекнең кайсы вакыты?
–Төн.
–Ә күктә нәрсәдер яна?
–Йолдызлар.
–Ә йолдызлар нинди булалар?
–Ак йолдыз – кайнар, зәңгәр йолдыз – кайнар.
–Сары, кызгылт – сары йолдыз – салкын.
–Кызыл йолдыз – бик салкын була.
–Тагын нинди йолдызлар була?
–Яшь-карт, зур-кечкенә, кайнар-салкын.
–Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез капма-каршысын әйтерсез: якты-караңгы, сай-тирән, озын-кыска, биек-тәбәнәк, киң-тар, якын-ерак, көн-төн, зур-кечкенә, сыек-каты һ.б.
Балалар, иң соңгы планетага – Плутон планетасына да килеп җиткәнбез. Математик мәкальләр беләсезме сез?
– Көн һәм төн – бер тәүлек.
– Җиде кат үлчә, бер кат кис.
– Иң озын көннең дә ахыры бар.
– Кыска фикер йөртү – димәк озын теллелек.
– Бер карлыгач язны булдыра алмый.
– Көн кич белән мактала.
– Иске дус ике яңа дуска караганда яхшырак.
– Җидәү берне көтмиләр.
Менә без планеталарны иңләп чыктык. Ә безнең җир планетасы нинди соң? Калган сигез планетага үзебезнең планетабызның матурлыгын, байлыгын күрсәтик әле.
“Рәсем ясау” – уен.
Һәр бала рәсем ясый (кояш, болыт, кош, самолет, ай, йолдызлар, йорт һәм кыргый хайваннар, куак һәм агачлар, чәчәкләр, кешеләр, таулар, елгаалар, диңгезләр, күлләр, юл һ.б.)
Һәр бала үз рәсеме турында сөйли.
Менә без галәм киңлегеннән җиргә исән-сау әйләнеп кайттык. Сез тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне күрсәттегез. Ә хәзер үзебезнең бакчабызга кайтыйк.
Галәм киңлегендә йөзеп,
Белемебезне күрсәттек.
Сынатмыйча, сер бирмичә,
Җиргә исән-сау кайттык.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35363-v-gostjah-u-planety
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Профилактика профессионального выгорания работников сферы социального обслуживания»
- «Особенности развития детей с нарушениями зрения»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «Содержание и организация деятельности воспитателя группы продленного дня в условиях реализации ФГОС НОО»
- «Теоретические основы социальной педагогики»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках математики»
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Физическая культура и специфика организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Методист образовательной организации: основы педагогической и методической деятельности
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания физики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.