- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Дуслар кирәк
Дуслар кирәк
(Мини-спектакль)
КАТНАШАЛАР: Аюбатыр – Аю малае .
Куянгөл – Куян кызы.
Керпетдин – Керпе малае.
Җирән Койрык - Тиен кызы.
Күбәләк.
Төлкебикә түти.
Гөлчәчәкләр
1нче күренеш.
Урман аланы. Йөгереп Куян керә.
К. Әй нинди матур безнең урманнар! Саф һавасын сулап, уйнап чабып йөреп арып беттем. Нигәдер дусларымның берсе дә очрамады. Керпетдин! Җирән койрык! Сез кайда? Качканнардыр әле Хәзер табам мин сезне. (Куак артларын карый.) Ю-у-ук... Тукта кайсыдыр килә бугай, качып торырга кирәк.
Аю малае керә.
А. Кач. Кач. Мине күрмәде дип беләдер инде. Сине эзләп йөрергә мин бала- чага мәллә?
Минем әти кичә сайлауларда җиңеп урманатор булды. Мин хәзер урманатор малае! Юк-бар Куян кызлары, керпе малайлары белән уйнап та йөрмим хәзер.
Куак артыннан куян кычкыра
К. Һей!
Аюбатыр борынын чөйгән кыяфәттә агач төбенә барып утыра
К. Аюбатыр! (Йөгереп килә.) Син нишләп утырасың, әйдә кач-кач уйныйбыз.
А. Беренчедән Аюбатыр түгел, Аюбатыр Урманбаевич. Икенчедән, уйныйсым килми.
К. Һи, әллә кем булган. (Ясалма) Аюбатыр Урманбаевич! Алайса, менә мин Куянгөл Куркакколаковна. Аңа карап бернәрсә дә үзгәрми бит. Менә мин шушы урманнарны, дусларымны яратучы кечкенә куян кызы. (Үчекләп) . Ә син уйнаганда җиңелсәң гел еларга гына торучы Елакбатыр. Һи-һи-һи...
А. (Урынынан сикереп торып.) Минме елак? Хәзер карарбыз. ( Куянның колагын тарта). Икенче юлы кем белән сөйләшкәнеңне белерсең яме.
Куян елап кала. Аюбатыр чыгып китә. Керпетдин белән Җирән койрык керәләр.
Икесе бергә: Куянгөл, сиңа нәрсә булды?
К. Аюбатыр елатты, колагымны тартты.
К-н. Чынлапмы? Үзе дус булып йөри тагын. Чын дуслар шулай эшлиме инде ?
Җ. Юк, Керпетдин, син ялгышасың. Ул хәзер безнең дус түгел, үзе шулай диде.
К-н. Ярар, болай эшләгәненә бер үкенер әле, аңлар. Әни әйтә, коега төкермә, суын эчәрсең, - ди.
К. (Елавыннан туктап) Ярый, дусларым, бетте инде. Күңелсезләнмик. Әйдәгез, бергәләп спорт уеннары уйныйбыз. Олимпиадага да санаулы көннәр генә калып бара
Уйнашып чыгып йөгерәләр.
2 нче күренеш
Шул ук урман аланы. Гөлчәчәкләр биюе. Бию беткәч чәчәкләр таралышалар. Аюбатыр керә.
А. Берәү дә күренми... Элек дуслар белән бу аланда уйнавы ничек рәхәт иде. Ничек тә түзәргә кирәк. Урманатор малаена уйнап йөрү килешми. ( Кисәк кычкырып җибәрә.) Ой-ой-ой! Аягым! Кайсы тәртипсезе ташлаган монда бу пыяла кисәген
Качкан Гөлчәчәкләр йөгереп чыгалар, Аюбатырны әйләндереп алалар.
1нче К. к. Нәрсә булды?
2нче К.к. Ник кычкырасың?
А. Аягым пыялага киселде, бик авырта.
3нче К. к. Әйдә, менә монда утырып тор.
Аюбатырга агач төбенә утырырга ярдәм итәләр.
4нче К.к. Аюбатыр, сиңа өйгә кайтырга кирәк, әниең май тидереп бәйләп куяр.
А . Аягым бик авырта. Гөлчәчәкләр, зинһар өчен миңа өйгә кайтырга булышыгыз.
1нче К.к. Бик булышыр идек тә , без бу аланнан китә алмыйбыз шул.
2нче .К.к. Безнең тамырлар шушында береккән.
3нче К.к. Синең бит дусларың бар иде.
А. Дусларым... Минем дусларым юк инде.
4нче К.к. Менә, Аюбатыр, син аларны рәнҗеттең, үзеңне әллә кемгә куйдың. Шуңа үзең генә калдың.
Гөлчәчәкләр чыгып китәләр.
Күбәләк керә, җырлый.
К. Мин нәни Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Ә син Аю малае,
Ник утырдың чүгәләп.
А. Туктале, Күбәләк,
Китмәле, Күбәләк,
Cин зарымны тыңла,
Булышырсың соңра.
К. Я, сөйлә зарыңны, Аюбатыр. Минем очасым, күкләрне кочасым бар.
А. Менә аягыма чыра керде, өемә дә кайта алмыйм. Дусларыма әйтсәңче, алар миңа өйгә кайтырга булышсаларчы.
К. Ярар, әйтермен. Кемнәр соң синең дусларың?
А. Алар ә-әнә теге карт имән янында яшиләр. Куян кызы - Куянгөл, Керпетдин һәм тиенкәй Җирән Койрык.
К. Мин очты-ым! (Чыга.)
А. Рәхмәт, Күбәләк!
Төлкебикә керә.
Т. Абау, үскәнем, нишләп утырасың монда?
А. Аягыма чыра керде, Төлкебикә түти.
Т. Шулаймени, и-и мескенкәем. (Читкәрәк китеп.) Шәп булган, шул кирәк сезгә. Кыланышыгыз чиктән ашты.
А. Нәрсә дисең , Төлкебикә апа?
Т. Ю-ю-ук, улым, берни дә әйтмим.Мин шулай авыз эченнән җырлар җырларга яратам. ( Тагын читкәрәк китеп сөйләнә) Ул пыяла әтиеңнең аягын киссен иде. Нәчәлник булдым дип үзләрен әллә кемгә куялар. Урман эшенә чыкмый дип миңа тагын штраф салган. (Аюбатырга карап) Абау, улым, аягың шешеп тә чыккан түгелме соң?
А. Шешкән шул. Шуңа өйгә дә үзем генә кайта алмыйм. Син миңа ярдәм итмәссең микән, Төлкебикә түти?
Т. Бик ярдәм итәр дә идем, үскәнем, вакытым юк ашыгам. ( Чыга.)
Керпетдин, Җирән Койрык, Куянгөл керәләр. Аюбатырны әйләндереп алалар.
К-н. Ни булды, Аюбатыр?
Җ. Күбәләк әйткәч тә сиңа ярдәмгә йөгердек.
А. Менә аягым пыялага киселде. Өйгә кайта алмыйм.
К. Бер дә кайгырма, без сиңа ярдәм итәрбез.
А. Рәхмәт сезгә, дусларым. Сез чын дус икәнсез. Мине гафу итегез инде, мин ялгышканмын. Син дә гафу ит, Куянгөл. Әти әйтә, тиздән урман мәктәбе ачарбыз, анда сезне Ябалак апагыз укырга, язарга, математика фәненә өйрәтер ди
К. Ә нәрсә соң ул математика?
А. Математикамы? Әйберләрне санау, кушу, алу, мәсьәләләр чишү
Җ Ә нәрсә соң ул мәсьәлә?
А. Менә мәсьәлә тыңлагыз. Тиеннең кәрзинендә 6 чикләвек бар.
(Куян тиз генә Тиеннең кулына тотып утырган кәрзиненә күз сала)
К. Монда бер чикләвек тә юк, кабыклыры гына.
Т. (елап җибәрә) Уйнаганда ашыйсым килде дә , мин аларны ашап бетердем.
А. Ярар. Тиенкәй кайгырма. Ач көе йөрергә ярамый, ашказаны бозыла. Тик ризыкны утырып, ашыкмыйча ашарга кирәк. Ярар, боларның барысын да безгә Ябалак апа аңлатыр.
К Без бик теләп мәктәпкә йөрербез. Ә хәзер әйдәгез өйләргә кайтыйк. Караңгы да төшеп килә. Соңга калып йөрсәк әниләребез бик кайгырыр.
Дуслары Аюбатырга ярдәм итеп чыгып китәләр
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39686-duslar-kirk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя английского языка»
- «LEGO-конструирование и робототехника для детей дошкольного возраста»
- Цели и задачи введения в школьную программу курса «Семьеведение»
- «Управление кризисными ситуациями в деятельности педагога-психолога образовательной организации»
- «Сопровождение детей с ограниченными возможностями здоровья в дошкольном учреждении согласно ФГОС ДО»
- «Формы устройства детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей»
- Психологическое консультирование и оказание психологической помощи
- Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Химия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Педагог-психолог дошкольной образовательной организации. Содержание и организация профессиональной деятельности
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.