Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.03.2014

Рабочая программа кружка «Юные филологи»

Билалова Рушания Камиловна
учитель татарского языка и литературы
Рабочая программа кружка «Юные филологи» обеспечивает качественную подготовку учащихся к ГИА по татарскому языку. Курс направлен на систематизацию знаний по грамматике, орфографии и пунктуации, развитие навыков анализа текста и написания творческих работ. Занятия включают разбор типовых экзаменационных заданий, выполнение практических упражнений и пробных тестирований для уверенного прохождения итоговой аттестации. Программа помогает школьникам углубить понимание татарского языка и повысить свой балл на экзамене.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

Иске Роман муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү мәктәбе

«Каралды»

Берләшмә җитәкчесе

___________ Нуретдинов Р.Г.

Беркетмә № 1

«28» август 2013 ел

«Килешенде»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

________ Дәүләтшина Р.Г.

« » август 2013 ел

«Раслыйм»

Директор

_____________ Р.Ш.Сабитов

Боерык №

« »_____________ 2013 ел

«ЯШЬ ФИЛОЛОГЛАР»

ТҮГӘРӘГЕНЕҢ 2013-2014 НЧЕ УКУ ЕЛЫНА

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзеде: беренче квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Билалова Рушания Камил кызы

2013 - 2014 нче уку елы

Аңлатма язуы

«Яшь филологлар» түгәрәге программасы укучыларга Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен татар теленең барлык бүлекләре буенча өйрәнелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, истә калдыру, тестлар эшләп карау максатыннан төзелде.

Максат:

- укучыларны татар телен тирәнтен үзләштерүгә җәлеп итү;

- Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыруга әзерлек булдыру;

- тел күренешләренә карата зәвык тәрбияләү.

Бурычлар:

- тел гыйлеменең барлык тармаклары буенча да белемнәрне системага салырга ярдәм итү;

- бәйләнешле сөйләм һәм язма теле үстерү;

- орфографик һәм пунктуацион грамоталык булдыру;

- әдәби тел нормаларын дөрес куллануга ирешү.

Бу дәресләрдә укучылар алган белемнәрне, хәтердә яңартып, төрле формадагы күнегүләр, язма эшләр, тестлар эшләү ярдәмендә ныгытачаклар. Фонетика, лексика, сүз ясалышы, морфология, систаксис, пунктуация, стилистика буенча теоретик мәгълүматлардан тыш, билгеле бер тәртиптә күнегүләр эшләү дә күз алдында тотыла. Алар укучыларга тел күренешләренә иҗади якын килергә, телнең иҗтимагый асылын аңларга, төрле функцияләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Фонетика бүлегендә төп игътибар авазларның ясалышын күзаллау, аларга характетистика бирү, татар теленә хас фонетик үзенчәлекләр, басым, интонация, аваз һәм хәреф, дөрес язу һәм дөрес әйтү кебек темаларга юнәлтелә.

Лексика һәм фразеология бүлегендә сүзнең мәгънәсе, күчерелмә мәгънәләр һәм аларның төрләре, мәгънәдәш, аваздаш, капма-каршы мәгънәле сүзләр, телебезнең сүзлек составы һәм андагы үзгәрешләр, фразеологим турында белемнәрне тирәнәйтүгә игътибар ителәчәк.

Сүз ясалышы буенча сүзләрнең морфологик төзелеше, кушымчалар һәм аларның төрләре, аерым сүз төркемнәренең ясалыш үзенчәлекләренә басым ясала.

Морфологиягәкараган дәресләрдә сүзләрне төркемнәргә бүлү нигезләре, сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, аларның стилистик кулланышы, морфологик анализ ясау буенча белемнәрне ныгытылачак.

Синтаксис бүлеген кабатлау барышында сүзтезмә, гади җөмлә һәм аның төрләре, кушма җөмлә һәм аның төрләре, сүз тәртибе, катлаулы кушма җөмләләр, текс синтаксисына караган белемнәр тирәнәйтелә. Бу программа 34 сәгатькә исәпләп төзелде.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана (татар) теленнән программа. Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова. – Казан, 2013 нче ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.

6. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

7. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, Казан: Раннур нәшрияты, 2000 ел.

8. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

10. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996 ел

11. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

12. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

13. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

15. Нигъматуллин М.М. Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

16. Лингвистик анализ үрнәкләре.

17. Татар телендә тыныш билгеләре.

18. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

тема

сәг.

Вакыты

Үтәлеше

1.

Кереш дәрес. Дәүләт йомгаклау аттестациясе турында мәгълүмат бирү.

1

04.09.

2.

Фонетика, орфоэпия. Аваз һәм хәреф. Авазларның ясалышы, төрләре. Сүзләргә фонетик анализ.

1

11.09.

3.

Графика, орфография. Татар орфографиясенең төп принциплары. Тестлар эшләү.

1

18.09.

4.

Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе.

1

25.09.

5.

Татар теленең сүзлек составы. Фразеологизмнар. Лексик анализ ясау тәртибе.

1

02.10.

6.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз ясалышы. Тест.

1

09.10.

7.

Морфология. Исем. Сыйфат. Сан.

1

16.10.

8.

Фигыль, аның төркемчәләре, юнәлешләре. Барлык-юклык формалары. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр.

1

25.10

9.

Рәвеш. Алмашлык. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау.

1

30.10.

10.

Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, бәйлек сүзләр, теркәгечләр.

1

13.11.

11.

Модаль cүз төркемнәре: модаль сүз, ымлык, кисәкчә. Тестлар эшләү.

1

20.11.

12.

Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Төрләре.

1

27.11.

13.

Сүзтезмә. Төрләре.

1

04.12.

14.

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр. Аларның төрләре.

1

11.12.

15.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

18.12.

16.

Аныклагычлар һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

15.01.

17.

Аерымланган кисәкләр. Мөстәкыйль эш.

1

22.01.

18.

Җөмләнең модаль кисәкләре.

1

29.01.

19.

Гади җөмлә төрләре. Раслау һәм инкяр җөмләләр.

1

05.02.

20.

Бер составлы җөмлә төрләре.

1

12.02.

21.

Гади җөмләгә синтаксис анализ.

1

19.02.

22.

Кушма җөмлә һәм аның төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

1

26.02.

23.

Иярченле кушма җөмләләр. Төзелеше ягыннан иярченле җөмлә төрләре.

1

05.03.

24.

Мәгънәләре ягыннан иярченле җөмлә төрләре.

1

12.03.

25.

Иярчен җөмлә синонимлыгы.

1

19.03.

26.

Катлаулы кушма җөмләләр. Күп тезмәле кушма җөмлә.

1

02.04.

27.

Күп иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төрләре. Катнаш кушма җөмлә. Кушма җөмләләргә синтаксис анализ.

1

09.04.

28.

Тезем. Тезем бүлекләренең урнашу тәртибе һәм интонацион үзенчәлекләр. Текс синтаксисы һәм грамматик категорияләр.

1

16.04.

29.

Туры сөйләм һәм аның үзенчәлекләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

1

23.04.

30.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен иҗади эшләргә караган биремнәр. Иҗади эшләр һәм аларның төрләре. Башкару үзенчәлекләре. Имлалар язу күнекмәләре.

1

30.04.

31.

32.

Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

1

07.05.

14.05.

33.

34.

БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

1

21.05.

5


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/40401-rabochaja-programma-kruzhka-junye-filologi

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки