- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Урок окружающего мира для начальных классов: история и роль денег
Дәрес темасы: Акча.
Дәрес тибы: комбинированный.
Эш төре: фронтальный, группаларда.
Җиһазлау: такта, компьютер, экран, проектор, рәсемле карточкалар.
Дәреснең максаты: 1) Нәрсә ул акча һәм аның ничек барлыкка килүен ачыклау.
2) Укучыларның бер-берсе белән аралашу, фикерләү сәләтләрен
үстерү.
3) Акчага сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
“Терсәкләр белән исәнләшү” уены.
-Бүгенге әйләнә-тирә дәресен күтәренке күнел белән башлар өчен мин сезгә “терсәкләр белән исәнләшү” уены белән башларга тәкъдим итәм.
- Әйдәгез хәзер барыбыз да түгәрәк ясап басабыз һәм өч командага бүленәбез. (1,2,3 дип саныйбыз).
1-номерлар кулларын баш артына куя һәм терсәкләрен ике якка суза.
2-номерлар куллары белән билгә таяна һәм терсәкләрен як-якка суза.
3-номерлар алга бөгелә, куллары белән тезләренә тотына, терсәкләрен як-якка суза.
Уен 3 минут дәвам итә . 3 минут зчендә терсәкләр ярдәмендә бер-беребез белән исәнләшәбез.(һәркем күбрәк кеше белән исәнләшергә тиеш).
II. Тема белән танышу. Актуальләштерү.
1. Кроссворд чишү.
-Бүгенге теманы ачыклау өчен һәм үткән дәрес материалларын кабатлап без сезнең белән кроссворд чишәрбез. (Слайд)
-Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавапларны әйтеп кроссвордны тутырырбыз. (сораулар, кроссворд рус телендә булачак)
1) Один из трёх китов экономики. На нём основывается добыча природных богатств, производство товаров. (труд)
2) Он на дорожках во дворе,
Он очень нужен детворе,
Он на стройке и на пляже,
Он в стекле расплавлен даже. (песок)
3) Правила, законы ведения хозяйства (экономика)
4) Составная часть экономики. (отрасль)
5) Работа, которую люди выполняют, чтобы удовлетворить потребности других людей (услуги)
6) Какая промышленность выпускает конфеты, печенье, йогурт? (пищевая
- Кызыл төс белән аерып алынган баганада нинди сүз килеп чыкты?
- Әйе, деньги. Димәк, сүз бүгенге дәрестә нәрсә турында барачак?
- Дөрес, әлбәттә акча турында (Слайд №1)
- Кроссворд эчендә язылган һәр сүзне акча белән бәйләп буламы? (Аңлатып бирегез)
- Бүгенге дәрестә сез укучылар нәрсә ул акча?, ул кайчан барлыкка килгән һәм беренче акчалар нинди булганлыгы турында танышып китәрсез. (Слайд №2)
III. Яңа теманы өйрәнү.
Әңгәмә: “Кешеләр тормышы акчасыз”.
Кем мина әйтәлә, нәрсә ул акча?
Акчаның нәрсә икәнен ачыклау өчен без сезнең белән азрак сәяхәт итеп алабыз.
Безнең алдагы рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? (Слайд№3)
Әйе, борынгы кешеләр.
Ничек уйлыйсыз , аларның акчалары булганмы?
Әйе, билгеле инде юк.
Борынгы кешеләр тау куышларында яшәгәннәр, киемнәре булмаган ,өсләренә хайван тиреләре ябынганнар. Табигатьтән нәрсә таба алсалар шуның белән тукланганнар. Еллар үткән саен кешеләр акрынлык белән үзләренә ашарга кирәкле ризыкны чәчәргә , үстерергә өйрәнгәннәр. Кайбер хайваннарны үзләренә ияләштереп йорт хайваннары барлыкка килгән. Кешеләр тимер коярга, тукыма тукырга, өс һәм аяк киемнәре тегәргә өйрәнгәннәр. Акрынлап үзләренә торыр урыннар-өйләр төзергә, кырларны чәчәргә өйрәнгәннәр. Һәр эшнең үз остасы барлыкка килгән һәм эшләрне үзара бүлешергә туры килгән. Кайберләре аучылык белән шөгыльләнсә,икенчеләре исә терлекләр асраган, ә өченчеләре игенчелек белән шөгыльләнгән, дүртенчеләре тимер эреткән. (Слайд №4)
Бу очракта җәмгыятьтә нинди үзгәрешләр , нәрсәләр барлыкка килгән?
Җитештерелгән артык товар барлыкка килгән.
Кешеләр нишли башлаганнар? (Слайд №5)
Алар үзләренең товарлары белән алмаша башлаганнар. Кемнеңдер чүлмәге булса, аңа тиреләр кирәк булган. Тиресе булса, бөртек кирәк булган. Шулай итеп чүлмәкчеләр чүлмәкләр саткан. Игенчеләр -бөртек, үсемлек мае. Аучылар – тиреләр, мех. Терлекчеләр- сыер, үгезләр, мал. Җиңүче сугышчылар- үзләренең колларын.
Ләкин товарлар белән алмашу бик авыр булган. Чөнки бит товарларның бәяләре бөртөсле түгел . Товарга бәя анарга күпме хезмәт куелуына һәм күпме әйбер кирәклегенә карап куела бит. Мәсәлән, бер сарык тәкәсенә 2 балта алып булган, яки 1 тәкәгә 4 кувшин, яки 1 ат арбасы. (Слайд №6-7)
Тагын нәрсәләр белән алмаша алганнар соң кешеләр?
Товарлар күп булган саен аларны бер-берсе белән алмашу да авырлаша барган. (Слайд №8)
Мәсәлән , балыкларны сыерга алмаштырырга мөмкин булган. Ләкин, авырлыгы шунда, беренчедән: 1 сыерга алмаштыру өчен бик күп балык тотарга кирәк булса, икенчедән: күп балык кирәккән, ә аңарда сыер булган кеше табарга кирәккән, өченчедән: балыкны тиз генә күп тотып булмый, ә тотылган балык искермәскә тиеш. Бәяләр дә көннән-көн үзгәреп торган. Бүгенге көндә 1 капчык онга 2 балта алып булса, иртәгәсен ул 1 капчык онга 3 балта сорарга мөмкин.
Шулай итеп бер товар белән икенче товарны алмашу барган. Бу алмашу бартер дип атала. (Без бүгенге дәрестә танышкан яңа сүз). (Слайд №8)
Сез үзара нинди бартер белән шөгыльләнәсез?
Уен “Әйдә алмашабыз”.
(Уен дәрес темасына нигезләнеп оештырыла)
Балалар, без хәзер үзебезне элеккеге чордагы кешеләр итеп күз алдына китерәбез. Сыйныфтагы укучыларны 4 тигез өлешкә бүләбез: 1) сәүдәгәрләр, 2) аучылар,
3) эшче-крестьяннар, 4) һөнәрчеләр. Сезнең һәрберегезгә рәсемле-карточкалар таратыла. Сез үзегезне базарда дип күз алдына китерегез. Базарда нәрсәләр алып булса бер-берегез белән алмашып үзегезгә кирәкле товарны алырга кирәк булыр. (Уйлап алмашыгыз, кемдер үз товарына кирәк булган башка товарны берничәне сорарга мөмкин).
Охшадымы сезгә элеккеге базар?
Бөтенегез дә алмашып үзегезгә кирәкле товарны таба алдыгызмы?
Алмашканда нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
Сөйләшеп, килешеп алмашу бик җиңелме, әллә күпмедер авырлыклар килеп чыктымы?
Авырлыклар булуы белән килешәсезме?
Укытучы сөйләве: “Беренче акчалар”.
Әйе ,укучылар алмашуны җиңеләйтү өчен кешеләр нинди дә булса башка әйбер кирәклеге турында уйланганнар. (Слайд №9)
Төрле әйберләр кулланып караганнар: малны, җәнлек тиреләрен, материалны, бөртекне, киптерелгән балык ,хәтта кош каурыйларын.
Мондый акчаны куллану җиңел булганмы аларга? (малларны каядыр тотарга, ашатырга, ә әйберләрне сакларга кирәк, алар бит бозыла).
Акрынлап кешеләр аңлаганнар, акча вакытлыча саклана торган , бозыла торган булырга тиеш түгеллеген. Аны үзең белән йөртергә мөмкин булсын иде һәм күп итеп тә аз итеп тә кулланып булсын иде. Ул үз бәясен югалтмый торган, теләсәң кай вакытта куллана ала торган әйбер кирәклеген аңлаганнар. (Слайд №10)
Шулай итеп иң беренче акчалар булып диңгез әкәм-төкәм кабырчыкларын куллана башлаганнар. Аны төймә кебек итеп рәткә тезгәннәр.
Кайсы ягы белән алар уңайлы булган? (бозылмаганнар, югалмаганнар, җиңел йөртергә).
Бер сыер сатып алу өчен шундый 1000 ләгән кабырчык кирәк булган. Аны җылы яктагы диңгезләрдән җыеп чистартып кайтарганнар.
Уңайлы булганмы?
Шулай итеп тагын еллар узган һәм ниһаять тимер акчалар уйлап тапканнар. Әле алары да хәзерге акчалар кебек булмаганнар. Алар түгәрәк һәм нәзек чыбык кебек һәм балдак формаларында булганнар. (Слайд №11)
Алар кайсы яклары белән әйбәт булганнар? (-әйе, бозылмаганнар,теләсә нәрсәгә алмаштырып була).
Зур түгәрәк бакыр акчалар гаять зур һәм авыр, берсе-берсе ике килога якын авырлыкта булганнар. Ала торган әйбернең бәясе азрак дип уйласалар ул зур тәңкәдән кечкенә кисәк сындырып ала торган булганнар. Менә шушы сындырып алу “разрубить” сүзеннән “рубль”сүзе килеп чыккан. Рубль-сум төп акча берәмлеге булып 13 –гасырда кулланыла башлый. (Слайл № 12).
Россиядә Иван IV патшалык иткән чорда 1553 нче елда кулына сөңге тоткан атка атланган князь Великий сурәтләнгән көмеш акчалар чыккан. Шул “копьё” сүзеннән “копейка” сүзе килеп чыга.
Күзләр өчен физминутка (Слайд №13)
Бу тимер акчаларның да бер бик җайсыз ягы булган. Нинди дип уйлыйсыз? Алар авыр, зур булганнар дип әйттек бит инде. Ерак илләргә барып товар алучылар өчен алар бигрәк тә куркыныч булганнар. Караклар, разбойниклар аларны бик җиңел табып алып талый алганнар. Зур булгач аларны яшерүе авыр булган. Кешеләр бу акчаларны саклау юлларын эзли башлаганнар. Ниһаять тапканнар: алар булган алтыннарын, акчаларын банкларга сакларга биргәннәр. Ул акчалар урынына банклардан күпме байлык тапшыруларына язу алганнар. Шулай итеп беренче кәгазь акчалар барлыкка килгән.
Димәк кешеләр уйлый, уйлый хәзерге акчаларга охшаган кәгазь һәм тимер акчалар уйлап тапканнар. Мондый акчаларны куллану шулкадәр уңайлы булган, акчаны кешелекнең иң бөек ачышларыннан берсе дип атый башлаганнар.
IV. Өйрәнгән материалны ныгыту.
Дәфтәрләрдә практик эш.
Ә хәзер укучылар дәфтәрләрдә практик эш эшләп алабыз.
Һәрберегезнең алдында 5 сумлык тимер акчалар. Акчаларны игътибар белән карагыз, тәңкәләрнең төрле өлешләренең үз исемнәре бар. Герб төшерелгән ягы- йөз ягы (анда портрет яки башка сурәт төшерелгән булырга мөмкин). Ул аверс яисә, еш кына русчалап әйтелгәнчә “орёл» дип атала.Тәңкәнең икенче ягын “реверс” яисә “решка” диләр. Кабыргасы гурт дип атала. Тәңкәдә аның номиналы, ягъни бәясе (мәсәлән, 1 сум, 5 сум) күрсәтелгән.
Хәзер шушы акчаларның һәр ягын дәфтәрләргә төшерәбез һәм атамаларын язып куябыз.
(Слайд №18).
Шулай ук бүген танышкан яңа сүзне “Бартер” сүзен язабыз
“Бартер”- ул товар белән товарны алмашу , яисә алыш-биреш.
“Сату-алу”- товарны акчага алмашу.
Акча- теләсә нинди башка товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алмаштырырга мөмкин булган үзенә бер төрле товар.
(Бу сүзләр тактага язып каплап куелган була.)
Индивидуальэш.
Безнең сыйныфтагы 3 укучыга бераз алдарак “Нәрсә ул акча “ дигән темага проект эше хәзерләргә бирелгән иде. Хәзер шул эшләрне карап китәбез. Игътибар белән карагыз, бу эшләр сезгә яңа теманы ныгыту өчен ярдәм һәм күпмедер дәрәҗәдә өстәмә материал бирәчәк.
Беренче булып бертуган Гимрановалар үз эшләрен тәкъдим итәр.
Икенче булып үз эшен Гирфанова Ләйсән тәкъдим итәр.
(Проект эшләрен карау һәм фикер алышулар).
Физминутка. «Буратино».
1.Йомгаклау тесты.
- Ә зәзер үткән дәресләрнең материалын кабатлау һәм бүгенге темага йомгак ясау нигезеннән әзерләнгән тестны эшлибез.
Икътисад
Икътисад нәрсә ул?
1) Өс һәм аяк киемнәре җитештерү. 4 сум
2) Кешеләрне дарулар белән тәэмин итү. 3 сум
3) Хуҗалык итү. 5 сум
2. Ихтыяҗ нәрсә ул?
1) Кешеләргә тормыш итү өчен кирәкле булган әйберләр. 8 сум
2) Белем алуны оештыру. 6 сум
3) Табигатьтән һава, су, яктылык алу. 4 сум
3. Икътисадның төп бурычы :
1) Кешеләргә өйләр төзү. 7 сум
2) Кешеләрнең һәртөрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү. 8 сум
3) Кешеләргә азык-төлек бирү. 5 сум
4. Икътисадның өч киты:
1) Капитал, товар. 8 сум
2) Хезмәт, капитал, товар. 9 сум
3) Табигый байлыклар, капитал, хезмәт. 10 сум
5. Капитал нәрсә ул?
1) Юллар, биналар җитештерү. 10 сум
2) Кеше куллары белән яңа товарлар җитештерү. 15 сум
3) Завод, фабрикалар җитештерү. 9 сум
6. Үсемлекчелек нәрсә ул?
1) Бодай үстерү ул. 3 сум
2) Яшелчәләр үстерү. 4 сум
3) Игүле үсемлекләрне үстерү. 6 сум
7. Терлекчелек нәрсә ул?
1) Йорт хайваннарын үрчетү. 10 сум
2) Үсемлекләр үстерү. 7 сум
3) Кыргый хайваннар үрчетү. 6 сум
8. Азык-төлек сәнәгате нәрсәне җитештерә?
1) Велосипед һәм суднолар. 10 сум
2) Электр энергиясе. 12 сум
3) Ашамлыклар. 15 сум
9. “Бартер” сүзе нәрсәне аңлата?
1) Товар белән товар алмашу (алыш-биреш). 20 сум
2) Акча белән товар алмашу. 10 сум
3) Товарлар җитештерү. 8 сум
10. Акча нәрсә ул?
1) Теләсә нинди товарга, хезмәт күрсәтүгә алмаштырырга мөмкин булган 20 сум
үзенә бертөрле товар.
2) Товарлар белән алмашу. 15 сум
3) Сату-алу. 14 сум
-Тестны чишеп бетергәч, күрәсез ,һәр җавап турысына сумнар язылган . Һәр сорауның кайсы җавабын сайлап алган булсагыз бәяләрен бөтенесен бергә кушабыз. Менә хәзер инде билгелибез бүгенге дәрестә кем күмпе акча эшләгәнлеген. Һәркемнең күпме акча эшләгәнлегенә карап билгеләр куела.
70 сум – “2” ле
70сум – 80 сум – “3” ле
80 сум – 100 сум – “4” ле
100 сум – 120 сум – “5” ле.
V. Теманы йомгаклау.
- Менә сез бүгенге дәрестә һәрберегез үзегез акча эшләп карадыгыз. – Акча эшләү җиңелме, әлбәттә җиңел түгел . Ул сездән игътибарлылыкны, белемле булуны тәлап итә. Бүгенге дәресебез безнең гадәти дәрес түгел, күрәсез безнең дәрескә күпме кунаклар килде. Сез алар алдында үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез, әйткәнебезчә үзегез акча эшләп карадыгыз. Шуның өчен дә мин сезнең җавапларны кире карап чыгып билгеләр куярмын. Бүгенге дәресебезнең темасы акча булу сәбәпле кунаклар сезгә хәзинә алып килгәннәр. Әйдәгез карыйк әле, нинди хәзинә икән ул? Монда сезнең һәрберегезгә дә бүләк итеп 10 сум акча һәм конфет хәзерләгәннәр. Мин аларны сезнең һәрберегезгә таратам. Димәк сез бу дәрестә бөтенегез дә бертигез 10 ар сум акча эшләдегез. Тик укучылар кунаклар безгә бүләкне безне сынар өчен дә хәзерләгәннәр. Ничек дип уйлыйсызмы? Акчаны бит әле эшләргә генә түгел тота да белергә кирәк. Менә алар шуны тикшерә дә инде. Икенче дәрескә килгәч без сөйләшербез, бу акчага кем нәрсә алуы турында һәм кунакларга хәбәр итәрбез. Конфетларыбыз да гадәти конфетлар түгел, ә шул конфетны ашагач безнең башларыбыз тагын әйбәтрәк эшләп китә икән. Әйдәгез кунакларга аларның бүләкләре өчен рәхмәт әйтик.
Өй әше.
“Акча ни өчен кирәк” дигән темага кечкенә инша язарга.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42302-akcha
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация предметной области «ОДНКНР» с учётом требований ФГОС ООО от 2021 года»
- «Базовые техники арт-терапии»
- «Нормативно-правовые и методологические основы начального образования в условиях реализации ФГОС»
- «Современные методы, средства и технологии обучения в учреждениях СПО»
- «Адаптация детей-мигрантов к образовательной среде: особенности организации обучения школьников»
- «Федеральный закон № 223-ФЗ: осуществление, контроль и управление закупками»
- Педагогика и методика преподавания истории
- Менеджмент в дополнительном образовании детей
- Организация методической работы в образовательной организации
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.