- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Теоретические и практические аспекты работы с детьми с расстройствами аутистического спектра»
- «Использование системы альтернативной и дополнительной коммуникации в работе с детьми с ОВЗ»
- Курс-практикум «Профессиональная устойчивость и энергия педагога»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Декоратив- гамәли сәнгать. 5 класс
Цель: создание единого, коллективного представления о народном творчестве (искусстве).
Тип урока: получения новых знаний
Планируемые результаты:
1) Предметные - учащиеся научатся последовательности выполнения …..
2) Метапредметные (УУД): регулятивные - Уметь выполнять действия по образцу. Проявлять познавательную инициативу.
3) Коммуникативные - умение работать в группе при выполнении задания, умение вести сотрудничество с учителем и коллективом -слушать собеседника, излагать свое мнение, умение договариваться и работать в коллективе ; познавательные - проявлять познавательную инициативу. Осуществлять поиск и выделение необходимой информации, сравнивать информацию, полученную из разных источников. Создавать алгоритм действий и выполнять их. Анализировать изделие по заданным критериям.
4) Личностные – умение провести самоанализ выполненной работы, развитие трудолюбия и ответственности за качество своей деятельности. Воспитание гражданственного патриотизма, чувства гордости за свою страну ,любви к Родине.
Тема:Декоратив- гамәли сәнгать. 5 класс
5 нче сыйныфта
үткәрелгән ачык дәрес
эшкәртмәсе.
Тема:Декоратив- гамәли сәнгать. 5 класс
Дәрес барышы:
Укытучы:
Исәнмесез укучылар! Укучылар бүген безнең дәресебез гадәти дәрес кенә түгел, бүген бездә кунакларда бар !
Укытучы:Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?
Укучылар карагыз әле , сезнең өстәлләрегездә смайликлар ята. Сез шулар арасыннан үзегез теләгәнен алыгыз.(укучылар “елмаю” смайликларын сайлыйлар)
Менә шушы смайликлар кебек , безнең бүгенге дәресебез елмаеп үтсен.
Дәресне башлыйбыз.
- Укучылар узган дәресләрдә без сезнең белән билдән бәйләнә торган алъяпкыч тектек. Әйдәгез үткән теманы искә төшереп китик әле
1.Билдән бәйләнә торган алъяпкыч сызымын төзү өчен нинди үлчәмнәр кирәк булды ? Кул күтәреп җавап бирәбез
( тактага чыгып язарга) (БӘЯ, ЯӘЯ, ӘО, русчасы ;(Ст -полуобхват талии, Сб-полуобхват бедер, Ди- длина изделия)
2. Билдән бәйләнә торган алъяпкыч ничә детальдән тора һәм ул детальләр ничек дип аталалар? (3 детальдән тора, алъяпкычның итәге , кесә, пута)
3.Нәрсә ул җөй?(Ике яисә берничә кат материал катламының атлам юлы белән ялгануы җөй дип атала)
4. Нинди җөйләр була, төрләрен атагыз эле? (күкләү җөе,тоташтыру җөе, бизәү җөе, кырый җөй, ачык кисемлеҗөй, кисемен яшереп тегү җөе, туры җөй һ.б.)
5.Җөй русча ничек була? (шов)
6.Алъяпкычның кырыйларын нинди җөй белән эшкәртәләр?
(баштанкүкләү җөе белән, аннары кисемен яшереп бөкләп эшкәртәләр)
7.Дымлы җылылык белән эшкәртү ни өчен кирәк?
( Эшләнмә пөхтә, җыйнак килеп чыксын өчен, детальләр теләгән форманы алсын өчен,кискәнче тукыманы декатировка ясау өчен ягъни утырту өчен)
Молодцы!!! Алъяпкычларны тектек, аны тагын да матур булсын өчен ничек бизәп була.( әйе чигү белән бизәп була, сез әле чиккәнегез юк)
2.1. Укытучы:
Бүген без укучылар чигү һәм башка кул эшләре белән якыннан танышу өчен Һөнәрчеләр иленә сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә чыгар алдыннан сезгә менә шундый биремнәр бирелә.( 2 нче слайд)
1 нче бирем: Менә бу картиналарны карагыз һәм һөнәрләрнең төрен атагыз әле
(агач кисү, чигү, бәйләү, скульптура)
2 бирем: Безнең районда, авылда нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүчеләр бар? (чигү , агачтан төрле әйберләр ясау, бәйләү Һ.Б.)
3 нче бирем : Нәрсә ул һөнәрчелек? ( кул көче белән башкарыла торган эш)
4 нче бирем: Кемнәр алар һөнәрчеләр? (алда санап киткән эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр)
Укытучы: (3 нче слайд)
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән әйтем бар.
Бездә халкыбызның нинди сәнгать һөнәрләре белән шөгыльләнгәнен белергә тиешбез.
Сәнгать һөнәрләренең башлангычы ерак гасырларга барып тоташа. Халык осталары үз гаиләсе һәм авылдашлары өчен файдалы һәм матур әйберләр кухня кирәк- яраклары, эш кораллары, уенчыклар, кием- салымнар әзерләгәннәр, декоратив эшләнмәләр ясаганнар.
Безнең халык һәрвакыт талантларга бай .
Гади крестьянга затлы материаллар бирелмәгән – ул кул астындагылардан (агач, балчык, җитен, тимердән) ясаган. Болар барысы да иҗат предметы булып тора. Осталарның куллары көнкүреш әйберләрен гамәли сәнгать әсәрләренә әйләндергән. Агачтан кашыклар ясаганнар, балчыктан савыт-саба, уенчыклар әвәләгәннәр, йоннан яулыклар, носки, бияләй, кофталар бәйләгәннәр, җитеннән сөлгеләр тукыганнар. Болар барысы да кул белән эшләнгән.
Шул осталарның эшләре белән якыннан танышу өчен , дәрес-сәяхәтне дәвам итәбез .Менә без осталар шәһәренә кердек.
Бу шәһәрнең йортлары һәрберсе үз исемнәрен йөртә. (4 нче слайд)
Һәр кешегә бирем: йортның исемен билгели торган сүз табу. (өстәлләрдәге карточкалардан- сүзләр төзергә ) сүзлэр рус телендә
Выкавши, плетекружевоние, ниевяза, письрос по девуре, письрос по иткан, ткачествоковро
Тактага чыгып язалар(укучыларның җаваплары)
Вышивка, Кружевоплетение, Вязание, Роспись по дереву, Роспись по ткани, Ковроткачество.
Укытучы: хәзер укучылар нәтиҗә ясыйк
Шәһәрдә йортлар шулай аталгач бу шәһәр ничек дип атала инде?
(ответ учащихся - город мастеров)осталар шәһәре
Укытучы:
Дөрес укучылар . Осталар шәһәрендә безгә төрле эш осталары белән танышырга туры киләчәк. Халык сәнгатенә тартылгач, сез сәнгать эшләнмәләрен яхшырак аңларга һәм дөрес бәяләргә, аларга зур мәхәббәт белән карарга тырышачаксыз. Ә бәлки үзегез, үз кулларыгыз белән бу матурлыкны иҗат итәргә теләрсез?
Укучылар әйдәгез дәреснең максатын формалаштырыйк әле :
Үз җавабыгызга "Танышу» һәм күзаллау » сүзләрен өстәгез
(укучыларның җаваплары
-декоратив-гамәли сәнгать төрләре белән танышу;
-халык иҗаты турында күзаллау булдыру;
Укытучы:
Максат билгеләнде. Хәзер ахыр нәтиҗәгә китерәчәк бурычлар куярга кирәк.
Кайсыгыз әйтә дәрескә нинди бурычлар куябыз?
Җаваплар:
Декоратив-гамәли сәнгать төрләрен өйрәнү
Халык ларның гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү
Халыкиҗаты турындакузаллауформалаштыру
Укытучы: Балалар бик дөрес. Ә сез ничек уйлыйсыз, дәрес темасын ничек дип атарбыз икән?
Укучы: Декоратив- гамәли сәнгать.
Укытучы: әйе укучылар бик дөрес , дәреснең темасы
-“Декоратив-гамәли сәнгать” дип атала.
5 нче Слайд
Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.
Укытучы: дәвам итәбез (.әңгәмәне слайд-шоу белән дәвам итә)
Укучылар әйдәгез максатыбызга ирешү өчен, осталар шәһәренә әйләнеп кайтыйк.
6 нче Слайд .Вышивка Чигү йорты
Сорау:
1.Нәрсә ул чигү,чигү кайларда кулланыла? ( кул эшенең иң киң таралган төре).
Бу турыда сез дәреслекнең 151 нче битеннән карап белә аласыз, укып чыгыгыз һәм мина җавабыгызны бирегез.
Күп гасырлар буе чигү кием- салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән.
Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук , энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.
IX-X гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенге көнгәчә сакланган алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра.
XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгылләнгәннәр.
2. Укучылар, сезнең өйдә чигүле әйберләр бармы? Кемнәрдә бар кулларыгызны күтәрегез әле.
Хәзергесе көндә дә чигү зур әһәмияткә ия һәм ул камилләшә бара .
Укытучы; дәвам итәбез
7 нче Слайд Дом кружевоплетение (Челтәр үрүчеләр йорты)
Иң танылган челтәр үрү һөнәрчелеге кайда урнашкан?
(Вологда өлкәсендә урнашкан, осталар өйне бизәү өчен челтәр ашъяулыклар,тастымаллар,тар идән паласлары, ә мода белән киенүче хатын-кызларга челтәр палериналар (җилкәгә генә элә торган накидка), жилетлар,жакет, блузкалар, туника, кыек шәлләр һәм шарфлар үргәннәр)
Слайд8 Дом вязание(Бәйләү йорты).
Бәйләгәндә нинди эш кораллары кулланалар?(бәйләү энәсе (спицы), оекбашлар бәйләү өчен биш энә, челтәр энәсе( крючок) кулланганнар), Бу энәләр белән шәлләр, шарф, свитерлар, оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Һәм без кышкы салкын көннәрдә бәйләгән оекбашлар, бияләйләрне, кофталарны киеп йөрибез.
Арыгансыздыр, Әйдәгез укучылар ял итеп алабыз
Слайд 9.Физкультминутка.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
Слайд10 Дом роспись по дереву (Агачка бизәк төшерү йорты)
Укучылар без рәсем дәресендә агач ка бизәк төшерүнең нинди төрләрен өйрәндек, әйдәгез искә төшерик әле
Бирем:агачка бизәк төшерүнен төрләренә туры килү-килмәүне билгеләү.
1.(Хохлама бизәге XVII гасырда Түбән Новгород янында барлыкка килгән, Бу бизәк белән агач савыт-сабаларны, җиһазларны, бизәгәннәр. Бизәкләре кара фонга кызыл төсләргә яшел, сары, алтынсу төсләр өстәп ясалганнар.
2. Икенчесе Городец бизәге, ул XIX гасырның урталарында Городец шәһәренең бер районында барлыкка килгән. Бизәк төшерү чиста агач фонында ак , кара һәм башка буяулар белән ирекле буялышта башкарылган.) Бу әйберләр көндәлек тормышта гел кулланыла.
Слайд11 Дом роспись по ткани (Тукымага бизәк төшерү йорты)
Укучылар әйдәгез игътибар белән карыйк әле, бу кабинетта тукымага бизәк төшереп эшләгән эшләнмәләр бармы?
1.Әйе укучылар бар. Тукымага бизәк төшерү техникасы Россиягә әле күптән түгел генә XX нче гасырда гына барлыкка килә һәм популярлык казана. Иң беренче бу һөнәр белән Индия, Индонезия якларында шөгыльләнәләр. Бу техника балавызлы резерв катнашма куллануга нигезләнгән. Бу катнашма буяуны үткәрми һәм тукымадагы бизәкләрне төрлечә буярга мөмкинлек бирә. Батик өчен материал булып рамкага тарттырылган киҗе-мамык, яисә ефәк тукыма, синтетик тукымалар хезмәт итә.
Слайд 12,13 Дом ковроткачество (Келәм туку йорты)
1.Келәмтукучылык белән нинди халыклар шөгыльләнә?
(Келәм туку сәнгате безгә гарәп илләреннән килгән. Россиядә келәм туку Дагстанның әйдәп буручы сәнгать һөнәрчелекләренең берсе булып тора. Аларны елның иң салкын вакытында балчык идәнне каплау . торакнын таш стеналарын җылыту өчен кулланганнар. )
Слайд 14
Укытучы: - Декоратив-гамәли сәнгатьнең барлык төрләрен дә нәрсә берләштерә ? (ДПИ ның барлык төрләрен дә сәнгатьле итеп эшләнелүе һәм гамәли үзлекләре берләштерә. Гамәли дигән сүз аның кондәлек тормышта да кулланылуын аңлата. декоратив дигән сүзне латинчадан тәрҗемә итсәк бизәү , (украшение) дигәнне аңлата).
- Укучылар сезгә кайсы сәнгать төре күбрәк ошады? (Укучылар җавап бирәләр)
Укытучы:
Укучылар, әйдәгез, дәреснең темасы һәм максатлары әйләнеп кайтыйк.
Ничек уйлыйсыз, без куйган максатыбызга ирештекме?
Безнен максат:
Декоратив-гамәли сәнгать төрләре белән танышу;
Халык иҗаты турында күзаллау булдыру иде
Укучы:(ответ…)
Укытучы:
Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
-Сезгә барыннан да бигрәк нәрсә ошады?(сәяхәт ошады)
- Декоратив -гамәли сәнгатьнең барлык төрләрен дә карадыкмы бүген? Ничә торен карадык? (6 төрен)
Сез тагын ниндиләрне беләсез? ( модульная оригами,квиллинг,корамалау,Макраме) декупаж, резьба)
-Сез нинди төрне эшләргә өйрәнергә теләр идегез?
Йомгаклау этабы.
Укытучы:
Укучылар, дәрестә катнашып утыруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сәяхәт бик яхшы узды дип уйлыйм?
(Иң күп катнашып утырган укучыларга бишле, калганнарга дүртле була).
Слайд 15
Өй эше:
149-155 нче битләрне укырга һәм сорауларга җавап әзерләргә.
Дәрес тәмам.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/505840-dekorativgamli-sngat-5-klass
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности работы по адаптации пятиклассников к обучению в основной школе»
- «Особенности организации занятий по музыке»
- «Применение здоровьесберегающих технологий в учебно-воспитательном процессе ДОУ»
- «Теоретические основы тифлопедагогики и технологии работы с обучающимися с нарушениями зрения»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание математики»
- «Социальный педагог в ДОУ: содержание и методы работы с детьми дошкольного возраста»
- Реализация учебно-воспитательного процесса в дошкольной образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания истории в образовательных организациях
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.