- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Урок татарского языка
«Йорт хайваннары»
(1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.)
Дәреснең темасы: “Йорт хайваннары”. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен өйрәнү.
Максат.“Йорт хайваннары” темасы буенча балаларның белемнәрен гомумиләштерү. Йорт хайваннары турында җөмләләр төзеп сөйләтү, алар турында кечкенә шигырьләрне дөрес уку һәм мөмкин кадәр сәнгатьле уку күнекмәләре бирү. Балаларны Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре белән таныштыру.
Дәресне җиһазлау. Йорт хайваннары рәсемнәре; аларның балаларының исемнәре язылган кәгазь битләре; аерым кәгазьләргә язылган кечкенә шигырьләр; диапроектор; Г. Тукайның портреты.
Укытучы.Балалар, бүген татар теле дәресләрендә без кешеләрнең дуслары һәм ярдәмчеләре булган йорт хайваннары турында сөйләшербез. (“Йорт хайваннары” дип язылган кәгазь тактаның уртасына урнаштырыла.)
- Әйтегез әле, сез нинди йорт хайваннарын беләсез? (Ат, сыер, дуңгыз, сарык, кәҗә, эт, песи.)
Атрәсеме күрсәтелә.
- Бу ... ? Нинди сорау куябыз?
Балаларнәрсә?Соравы куелуын әйтәләр һәм рәсем буенча ат турында җөмләләр төзиләр:
- Бу – ат. Атның башы, гәүдәсе, дүрт аягы, тояклары һәм ялы бар. Аның колыныбула. Ат – зур һәм көчле хайван. Ул йөк ташый. (Ат рәсеме – тактаның сул ягына, колынсүзе язылган кәгазь уң ягына урнаштырыла.)
Бер бала “Минем атым” шигырен укый .
Мактанырга хакым бар,
Алмачуар атым бар.
Минем атым уйнаганда,
Киң болыннар була тар.
Сыеррәсеме башта кире ягы белән күрсәтелә. Сыер турында “табышмак” әйтелә:
Бу хайванның мөгезе бар. Ул сөт бирә. Аның бозавы була. Нәрсә ул?
Бу хайванның сыер икәнен нинди билгесе буенча әйтә алдыгыз? (бозавы була.)
Сыер рәсеме ясалган һәм бозаусүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла.
Бер укучы “Безнең сыер” шигырен укый.
Безнең сыер мөгри – мөгри
Кайтып керә.
Безгә тәмле сөт, катык
Һәм каймак бирә.
Бер укучы такта янына чакырыла һәм сарык рәсеме буенча “табышмак” төзергә тәкъдим ителә. (Бу хайван җылы тун кигән. Ул ит, йон бирә, аның бәрәне була. Ул нәрсә?)
Йоннан нәрсә бәйлиләр? Кем бәйли? (Минем әнием шарф бәйли. Әби бияләй бәйли. Апа башлык бәйли.)
Сарык рәсеме ясалагн һәм бәрәнсүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла.
Зур, ак төстәге йомшак уенчык эткүрсәтелә.
Бер укучы “Акбай”шигырен укый:
Бар минем маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп күрә,
Күп ишетә, күп өрә.
Шигырь аңлатыла һәм “Эт йорт саклый” дигә җөмлә әйтелә.
Шулай ук, песитурында да шигырь укып, аңлатып үтелә:
Песи, песи, пескәем,
Күзе яшел, аягы ак,
Йоны йомшак,
Колагы сак.
Физкультминут.
Уң якка борылып басып, барысы бергә:
Чакырабыз мәчене:
Пес – пес – пес!
Сулга борылып басып:
Чакырабыз Акбайны:
Маһ – маһ – маһ!
Маһ – маһ – маһ!
Алга карап басып:
Чакырабыз кәҗәне:
Кәҗ – кәҗ – кәҗ,
Кәҗ – кәҗ – кәҗ!
Балалар, рәсемнәргә карап әйтегез әле, монда нинди хайван юк? (Монда кәҗә юк.)
Укучыларкәҗә рәсемен кулларына алып, аның турында җөмләләр төзеп әйтәләр: кәҗә ит (сөт, мамык) бирә.
Ул нәрсә ашый? (Печән ашый.)
Ә бу нәрсә? (Кәҗәнең сакалы.)
Йорт хайваннары турында әңгәмәне йомгаклап, “Әниләрен табарга ярдәм итегез” дигән уен оештырыла. (Балалар тактаның сул ягына беркетелгән хайван рәсеме янына аларның балаларының исемнәре язылган кәгазьләрне урнаштыралар.)
Тактага Г. Тукай портреты эленә, аның татар халкының бөек шагыйре булуы, балалар өчен дә күп әсәрләр язуы турында әйтелә.
Шуннан соң Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре диапозивтан экранда күрсәтелә.
Укытучы шигырьне укый, аннары укучылар белән бергә аны рус теленә тәрҗемә итәләр.
Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирелә:
Гали белән кәҗә ничек яши? (Тату.)
Кәҗә кайдан карап тора? (Тәрәзәдән.)
Гали кәҗәгә нәрсә бирә? (Печән бирә.)
Кәҗә нишли? (Рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.)
Шигырьне күмәк уку. Аерым сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре үткәрелә.
Аерым балалар белән сәнгатьле уку күнегүләре башкару.
Дәресне йомгаклау һәм өй эше. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сәгатьле итеп укырга өйрәнергә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/51385-urok-tatarskogo-jazyka
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Профилактика профессионального выгорания работников сферы социального обслуживания»
- «Содержание и организация работы олигофренопедагога»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя английского языка»
- «Организация профориентационной работы с детьми»
- «Патриотическое воспитание в образовательной организации: специфика реализации в соответствии с ФГОС»
- «Основные аспекты профессиональной деятельности педагога-психолога»
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Управленческая деятельность в организации дополнительного образования детей
- Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Управление в социальной сфере: обеспечение эффективной деятельности организации социального обслуживания
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.