- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Керәшенем-асыл бизәгем
Керәшенем- асыл бизәгем
Башкарды: Гермагентова Динара Вадим кызы
8 сыйныф “Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе”
Минзәлә муниципаль районы
Җитәкче: Гыйләҗева Ландыш Алексей кызы
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Эчтәлек
Кереш...........................................................................................................3-5 Төп өлеш.......................................................................................................6
I.Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк! ...................................................... 6 -7
Халкыбыз йолалары- тәрбия чыганагы..........................................7-8
Йолалар-дуслык нигезе....................................................................8-9
II. Милли йолалар-рухи байлык................................................................. 9
1.Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре......9-16
2.Авылымда милли бәйрәм- Олыкөн(Пасха), Питрау.......................16-18
Йомгаклау. .................................................................................................. 18-20
Кулланылган чыганаклар.........................................................................20
Кушымта.......................................................................................................21-30
Кереш
Туган як,туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар.Минем туган авылым - Кадрәк тә Минзәлә районының иң зур һәм иң матур авылларыннан берседер. Авыл районнан 25 км ераклыкта урнашкан,кайчандыр асыл керәшеннәре белән әйләнә-тирәдә дан тоткан. Искиткеч гүзәл табигате, киң асфальт урамнары, төзек, мәһабәт йортлары, милли үзаңлы, һөнәрле , тырыш ,гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкы булуы белән күп яклардан аерылып торадыр ул.Мин үзем шундый авылда , хезмәт сөючән халкым арасында яшәвем белән бәхетле. Һәм борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу-авылым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә. Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам.2023 ел республикада “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” дип игълан ителгән иде. Шулардан чыгып мин фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Керәшенем асыл бизәгем” дип исемләргә булдым.”Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый” диләр бит. Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем. Шулай итеп мин керәшен милли йолалары турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена , авылымның милли йолаларыбызга битараф булмый яшәүче мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуын турында яктыртырга тырыштым.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Һәр халыкның талантын,матурлыкка мөнәсәбәтен,яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора.Авылымның өлкән буын катлавы өчен гореф-гадәтләребезнең,йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы,милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү, милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын. Шуңа да йолаларыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп,аны тагын да камилләштереп яшәү шартын максат итеп яшәсәк, үзара аралашу, очрашу-күрешү, милли дуслык, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.
Проблема:
Керәшен йолалары,гореф-гадәтләре бүгенге яшь буын өчен артык таныш булмау, авылда керәшеннәрнең бетә баруы.
Шушы проблемага бәйле рәвештә проект эшчәнлегенең максатыбилгеләнде.
Эшемнең максаты:
- Керәшен милли йолалары, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;
- Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;
- Авылыбызның күркәм дини бәйрәмнәре – Олы көн (Пасха) һәм Питрау уздыру турында тирәнтен өйрәнү.
Шушы максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;
Милли йолалар, гореф-гадәтләргә кагылышлы материаллар туплау;
Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.
һәр өлкәдә тупланган материалны билгеле, тиешле системага салу;
һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;
һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап бару.
Гипотеза: керәшен йолаларын,гореф-гадәтләрен өйрәнү беркайчан да соң түгел, ул балалар һәм олылар күңелен һәрвакыт җәлеп итә, йөрәкләренә юл таба.Үткәнебезне барлый, киләчәккә юл ача.
Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, укучылар арасында сораштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
81 % укучы керәшен йолалары, гореф-гадәтләре белән гомумән таныш түгел;
5 % укучы керәшен йолалары, гореф-гадәтләре белән берникадәр таныш;
90 % укучы керәшен йолалары, гореф-гадәтләре белергә тели.
Проект эше 2022-2023 нче уку елында тормышка ашырыла.
Проект эшчәнлегендә тикшеренү методлары:
гамәли эзләнү – мәгълүматлар туплау;
өлкән буын кешеләре белән аралашу, мәгълүмат туплау;
йола,гореф-гадәтләрнең бүгенгесен һәм үткәнен тәңгәлләштерү;
тупланган материалны компьютер ярдәмендә системага салу;
анализлау, чагыштыру, нәтиҗә чыгару.
Проект эшчәнлегенең төп критерийлары:
-конкрет һәм дөрес материал туплау, аларның җыелмасын булдыру һәм проект эшен презентацияләү.
Проект эшчәнлегендә кулланылган төп чыганаклар:
мәктәп, авыл музей бүлмәсендә сакланган чыганаклар, фотоматериаллар;
авылның өлкән буыны истәлекләре;
Баязитов Ф.С. Керәшен татарларының йолалары һәм йола җырлары // Казан утлары. – 1992. - №6. – Б.174-181.
Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., - 2004. – 156б.
Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:
укучыларның буш вакытларын файдалы хезмәтбелән шөгыльләнеп үткәрү;
соңгы елларда керәшен өлкән буын вәкилләренең кими баруы.
Проект эшен тормышка ашыручылар:
Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып баручы укытучы Гыйләҗева Ландыш Алексей кызы җитәкчелегендә 8 нчы класс укучылары.
Әзерлек этабында проект эшчәнлегенең темасы билгеләнде, аның дөрес сайлануы дәлилләнде, эш эчтәлеге буенча тәкъдимнәр анализланды, иң яхшылары сайлап алынды, эшне башкару технологиясе ачыкланды, укучылардан эшләүче төркем төзелде, аларга биремнәр бүлеп бирелде.
Төп өлеш.
I.Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк!
«…Телдә, музыкада, галәми сәнгатьтә ата- бабаларыбызның борынгы гореф гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...»
Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.Шәймиевның II Бөтендөнья татар
конгрессында ясаган чыгышыннан
Әй керәшен, карендәшем минем-
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гөмерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй- туган әнкәдәй.
(Гәрәй Рәхим)
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “Керәшен-христиан динен кабул иткән татар” дип язылган. Әмма бу төшенчә белән килешмәүче фәнни хезмәтләр дә җитәрлек. Аларда, бүгенге керәшеннәр, һичшиксез, XI-XIII гасырларда көчләп чукындырылган татарлардан гына тормый, алар арасында бабалары электән үк христиан булганнары да, дигән фараз алга сөрелә. Аерым алганда, бу борынгы керчин ( кер-тау + чин- кеше, ягъни тау кешесе) кабиләсенә бәйләп аңлатыла. Кайбер гарәпчә чыганакларда да IX-X гасырларда Идел болгарларының бер кабиләсе христиан булуы хәбәр ителә. Бу турыда күренекле галим- филолог Рифкать Әхмәтьянов та язып чыга. Борынгы Хазар каганлыгында, Кавказ таулары итәгендә һәм Азов диңгезе буйларында зур территорияне алып торган Бөек Болгар дәүләтендә, аннан соңрак Алтын Урдада диннәр иреге булган. Әлеге төрки дәүләтләрдә ислам, яһүд, христиан диннәре, шулай үк мәҗүсилек янәшә барган. Ә безнең тюркологлар һәм тарихчылар, борынгы бабаларыбызны Төньяк Кавказдан, Иделнең түбәнге төбәгеннән күтәрелгән, диләр. Менә төп бәйләнеш шунда булырга мөмкин икән дә инде. Алар Урта Идел буена үзләре белән христианлыкны да алып менгәннәр. Моңа дәлил итеп Тау ягында чумылдырылмаган керәшеннәр яшәве дә китерелә. Профессор Николай Ильинский да: “ Элеккеге керәшеннәр ислам дине йолаларын бөтенләй белми, гарәп язуын таныймыйлар. Алар, күрәсең, бервакытта да мөселманлыкта булмаганнардыр”,- дип язып калдыра.
Чыннан да, төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәр бер-берсеннән шактый аерыла икән. Тел-сөйләм,мәдәнияткә караган үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны биш төркемгә бүләләр: Казан арты, Түбән Кама, Чистай, Тау ягы, Нагайбәк керәшеннәре. Соңгылары нигездә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында яшиләр. Керәшеннәр Башкортстан Республикасының Бакалы районында, Себер якларында да күп. Күбесенең тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән.
Нишләтәсең, тарихны барлаганда, үзеңнең кем икәнлегеңне эзләгәндә, төрле каршылыклар, бер чиктән икенче чиккә ташланулар булмый калмый инде ул. Хакыйкатьне табу, ай-һай, авыр бит. Тик шунысы бар: теләсә кайсы ыру-төркемнең үз тарихын ачыкларга тырышуы, рухи байлыгын барлавы ахыр чиктә уртак хәзинәбезне баетуга кайтып кала.
БезнеңМинзәләтөбәгендә керәшеннәр Кадрәк, Югары Юшады, Түбән Юшады, Иске Мәлкән, Яңа Мәлкән авылларында яшиләр. Мин өйрәнгән керәшен календарь бәйрәмнәре Кадрәк, Югары Юшады, Түбән Юшады, җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан искә алына ,зурлап үткәрелә.
1.Халкыбыз йолалары –тәрбия чыганагы.
Һәркемгә дөньяда беренче аваз салган ,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән туган йорты,туган авылы, аның халкы, гореф-гадәтләре якын.Һәр халыкның үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була. Бу йолалар –шул халыкны бердәм милләп итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр,йолалар халык тормышының,мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.Алар зәгыйфләнә икән-халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә.Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәләр дә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар,серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә.Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр. Бәйрәмнәр алар күп кешеләр катнашып уздырыла торган күмәк күренеш һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә. Халык бәйрәмнәре,аларга караган күп кенә гореф-гадәт,йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хез-мәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша.Һәр буын ке-шесе анда катнашу тәртибен гадәт,традиция рәвешендә үзенә сеңдерә һәм кайда гына булса да ,бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора.
2.Йолалар- дуслык нигезе.
Керәшен халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: татар,башкорт, чуаш,мари, удмуртлар, шулай ук көнчыгыш славяннар белән дә зур уртаклык күрсәтә. Бу исә элек-электән бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш- көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның туган тел, үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе, гореф-гадәтләр, йолалар да саклана.Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче милләтләрнең телендә , сөйләмендә җирле үзенчәлекләр булган кебек, рухи мәдәният, гореф-гадәт, йолалар да җирле үзенчәлекләр белән баетыла. Соңгы вакытта борынгыдан килгән йолаларга игътибар арта бара, чөнки башка халыклар кебек үк , керәшен халкы да үзенең үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксына, кире кайтарырга тырыша дип әйтсәк тә ялгыш булмас.Бит борынгы философ һәм “тарихның атасы” Геродот та түбәндәге фикерне әйткән :”Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң , һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли”.Әйе, моннан ничә гасыр элек әйтелгән бу фикер әле бүген дә үзенең тирәнлеге һәм дөреслеге белән таң калдыра , һәрбер халыкның борынгы йолаларына хөрмәт белән карарга кирәклеге кисәтелә кебек. Чыннан да милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора шул. Һәр кеше ,үзе дә сизмәстән, үзара аралашу,үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә бу йолалар аша. Бит тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләт өчен горурлык хисе туарга мөмкин. Халкыбызның рухи яктан нинди бай,мәдәниятле,хөр,талантлы булуын күзаллау өчен ,керәшен халкының үткәнен, аның йолаларын,гореф-гадәтләрен тулырак өйрәнергә,күбрәк белергә тырышырга кирәк.Керәшеннәр элек-электән хезмәт сөючән, хезмәттә аралашучан, тәҗрибә уртаклашуга, яшьләрдә хезмәт күнекмәләрен булдыруга бик игътибарлы булган. Шул ук вакытта хезмәтнең тәмен тоеп күңелле итеп бәйрәм дә итә белгән.Һәм өлкән буын борынгылар мирасын саклап калып , бүгенге буын яшьләренә дә йолаларыбызны хөрмәт итәргә кушып өйрәтә, мәдәниятне үстерүдә гореф-гадәт, милли йола-бәйрәмнәрнең роле зур булуын аңга сеңдереп килә.Шөкер, бүгенге яшь буын традицияләрне саклый, үстерә.Бәйрәмнәрне йолаларга туры китереп күңелле итеп оештыра белә. Мәдәниятебезнең, милләтебезнең йөзен яктыртып яши.
II.Милли йолалар - рухи байлык.
1.Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре. "Керәшенем - асыл бизәгем". Нинди тирән мәгънәле, матур сүзләр бу. Әйе, татарларның керәшен дигәненә сокланмый мөмкин түгел. Аларның үз халкына булган мәхәббәте, хөрмәте нәкъ менә шушы сүзләрдә чагыла.Нинди генә кыен чакларда, атеизм дип сөйләнгән торгынлык елларында да алар борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклап, йолаларын үтәп яшәделәр. "Без - керәшен", - дип горурланып әйтүдән курыкмадылар.Керәшен халкы - бәйрәмнәргә, йолаларга иң бай халыктыр, мөгаен. Аларда һәр ел фасылының берничә бәйрәме бар. Ел фасыллары белән бәйле календарь бәйрәмнәре. Кышкы айларда үткәрелә торган бәйрәмнәр. Кышкы Микулы ( 19 нчы декабрь) . Кышкы Микулы- өлкәннәр бәйрәме. Бу көнгә яңа уңыштан мул итеп сыра әзерләнә. Туганнар бер-берләренә кунакка йөрешә.Күңел ачу 3-4 көн дәвам итә.Бәйрәмдә катнашучылар уртак “казнага” акча яки әйбер салыша. Авылда бу чарадан читләшкән кешедән,саранлыкта гаепләп, ел буена көлә торган булганнар.
Кышкы Микулыдан кыз сорап яучы җибәрүләр башлана.
Кышкы Микулыга халык сынамышлары:
Кышкы Микулы нинди булса, җәйге Микулы да шундый була.
Микулыдан каты салкыннар башлана.
Микулада буран булса, кыш буе буран бала.
Микулыга каршы бәс булса, солы яхшы уңа. Микулыда бәс булса, барлык игеннәрдә яхшы үсә.
Раштуа (Рождество). Раштуа һәр елның 7 нче январендә үткәрелә.Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне хак юлга күндерү өчен Җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос-туган көн.Бу көн керәшеннәрдә элек-электән зурлап бәйрәм ителә, шулай ук табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буена итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торалар, ягүри ураза тоталар. Ураза төгәлләнеп, Раштуага каршы төн-зур бәйрәм. Керәшеннәр аны “ Авыз ачу”диләр.Ә аның алдыннан кеше иртәдән кичкә кадәр бер ризыкта капмый.Авыз ачу боткасын (сочелҗник) күктә беренче йолдыз күренгәч кенә ашарга ярый.
Раштуа көне тугач, өйгә итле ризыклар исе чыга башлый. Менә шушыннан инде кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уенннар, күңел ачулар башлана.
Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, Раштуа көненә карата халыкта төрле сынамышлар йөри. Менә аларның кайберләре:
Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.
Җил карны себертсә, байлык, муллык килә.
Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
Раштуада агачлар бәсләнсә- бөртекле ашлык, төн аяз булса-борчак, чана юлы шома булса-карабодай уңа.
Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.
Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан (12 нче июль) соң да шулай килә.
Нардуган.
Нардуган Раштуадан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган дини күңел ачу бәйрәме.Бәйрәм үзенең асылы белән аграр йола,ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.Бәйрәмдә яшьләр кич утыралар.Нардуганчылар (алар үзләрен танытмас өчен төрле киемнәрдән киенгән кешеләр),өйдән өйгә йөреп,җыр һәм такмаклар әйтеп йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр.Нардуган кичәләрендә фал ачу уеннары зур урын алып торган.Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан.Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салганнар.Савытның өсте ябып куелган һәм җыр башкарылган.Уенны алып баручы савыттагы йөзекләрне бутаган да берсен тартып чыгарган. Башкарылган җырның эчтәлегенә карап йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башланган. Өлкәннәр әйтү буенча бу юраулар туры килә торган була.
Кач ману (19 нчы январь). Бу көнне суга көмеш кач төшерәләр,ягъни суны изгеләндерәләр.Бу суны барлык йорт хуҗалары үзләрендә булдырырга тырышалар.Изгеләндерелгән су хәтта холык- фигыльне дә чистарта, сафландыра дип уйлаганнар.Менә шуңа күрәдә кач манылган су Тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан имгә ярый диләр.
Язгы календарь бәйрәмнәр.
Май чабу ( Масленица). Май чабу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Аны икенче төрле “ Кыш озату”дип атыйлар,ягъни игенченең язгы эшкә күчә башлау чорын билгеләп үтү.Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә.Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана.Май чабу күп гасырлар буена халыкның массакүләм күңел ачу буларак үткәрелгән. Җигүле атларны бистәр, сөлгеләр, җиз кыңгыраулар белән бизәп йөрүләр, төрле кызыклы уеннар, урамда пешерелгән төрле ризыклар белән сыйланулар, чана белән тауда шуулар.Бәйрәм атна буе барсада аның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара.Май чабу атнасының символы бар.Ул-коймак.
Дүшәмбе һәр гаиләдә коймак пешерелә.Беренче пешерелгән коймак ата-аналар рухы өчен дип тәрәзә төбенә куела.
Сишәмбедә төрле кызыклы уеннар башлана.
Чәршәмбе көнне кияүләр каенанада кунакта булалар, коймак белән сыйланалар.
Кече атна- кунакка йөрешүләр көне.
Татар атнасы көнне каенаналар кияүләренә кунакка баралар.
Атна кич көнне каенсеңелләр утырмага килә.
Атна көн бәйрәмнең соңгы көне.Кардан өелгән тау өстендә салам тутырылып әшләнгшн карачкы-курчак яндырыла.
Керәшеннәр бу бәйрәмне онытмыйлар,елда йолаларга туры китереп үткәрергә тырышалар.
Май чабуга карата халык арасында йөри торган сынамышлар:
Май чабу алдыннан килгән якшәмбедә көн бозылса, җәй көне гөмбә кхп була.
Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.
Бәрмәнчек (верба) бәйрәме. Олы көнгә бер атна калган якшәмбедә үткәрелә.Бу вакытта инде су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабарталар, чәчәк аталар.Менә шул чәчәк ата торган тал ботакларын бәрмәнчек дип атыйлар да инде.Иртән Кояш чыкканчы нәзек тал ботакларын сындырып алып кайтып изгеләр сүрәте каршына куялар.
Халыктагы төрле ырымнар бәрмәнчек белән бәйле.Тал чәчәкләре им-дәва көченә ия дип исәпләнелә. Аны ипи эченә салып пешереп малларга ашаталар.Кешеләр дә ел буена авырмас өчен бәрәңге боткасына песи-бөре салалар.Малларны яз беренче көтүгә куган көнне песиле тал чыбыгы белән куарга тырышалар һәм шул тал чыбыгын абзар кыегына кадап куялар. Шулай әшләгәндә маллар исән-сау тора, барысы да өйгә кайта.
Язгы Микулы (22 май). Микулы көннәре архиепископ Николай Чудотворец исеме белән бәйләнгән. Ул могҗизалар тудыручы, Алладан соң кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең химаячесе, су хуҗасы, дип санала. Элек авыл халкы язгы кыр эшләренә Микулының ничек килүенә карап керешкән.
Микулы сынамышлары:
Микулыдан соң 12 тапкыр кырау була.
Микулы көнне бакалар кычкырса , солы уңа.
Микулыга кадәр карабодай чәчәргә, сарык йонын алырга ярамый.
Җәйге чорда үткәрелә торган календарь бәйрәмнәре.
Тройсын –Яфрак (Җапрак) бәйрәме
Тройсын (Троица) Аны халык телендә “Җапрак” (“Яфрак”) бәйрәме дип тә йөртәләр. Чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән чагына туры килә. Бәйрәм Олы көн узгач, илленче көнне билгеләп үтелә.
— Бәйрәм көнендә яшьләр болыннарга чыгып, урманнарга менеп, уйнап-җырлап таң каршылый, — дип сөйли Роза апа Николаева. — Яфрак, чәчәкләр җыеп, шулар белән өйләрне, капкаларны бизиләр. Яшеллек — яңарыш, үзгәрешләр символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышануны да белдергән. Җир-суга рәхмәт әйтү дә бар. “Җапрак” бәйрәме булгач, кызлар яшь каен ботагы тотып, урамнар буйлап җырлап уза. Берәүләр тасма, икенчеләре адарынган сөлге-мазар яки башка әйберләрне шушы каенга бәйли. Урам әйләнгәч, каенны, чәчәк бәйләмен елгага агызып җибәрәләр. Кайсы кызның чәчәге ераграк китә, шул кияүгә тизрәк чыга, дигән ышану бар. “Җапрак” бәйрәменә дип шушы көннәрдә җыелган яфрак аеруча шифалы, файдалы була.
—Кадрәктә исә яфрак бәйрәме әрәмәдә үтә иде ,яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган, — ди Роза апа. — Табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын сакларга тырышканнар.
Тройсынның икенче көнендә йөри ала торган авыл халкы зиратка пешкән йомырка, коймак, шишәрә һ.б. тәм-томнар алып барып, үзе белгән һәм белмәгән туганнары һәм авылдашлары рухына иман китереп, тияберсен иткәннәр.
Җәйге Көҗмә-Демьян (14 июль). Беренче өлгергән яшелчәләрдән авыз итү көне булып санала. Табынга бары тик яшелчәдән әзерләнгән ризыклар гына куелган. Һәркем кунакка үзе үстергән җиләк-җимеш күчтәнәче белән барган.Бакчадагы эшләр печән чабу белән аралашып барган, халык иртәдән кичкә кадәр кырда эшләлән.
Элҗен (2 август). Бу бәйрәм табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен бу көнне кырда эшлләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.
Элҗенгә хас булган халык сынамышлары:
Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап төшкә кадәр җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.
Беренче Спас (14 август). Халык аны икенче төрле баллы яки юеш Спас дип тә атый. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һ.б. лар белән бәйләнгән. Беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышларда чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче җиләккә карап туфрактагы дым запасын чамалаган. Бу чорда авыл халкы урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора.
Бал кортлары кәрәзләренә бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала.
Урта Спас. Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Башкача аны алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый.Элек икенче Спаска кадәр алма ашау зур гөнаһ кылу булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган.
Соңгы Спас. Соңгы Спас элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да диләр. Чөнки чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була. Бу чыннан да шулай.
Спас сынамышлары:
Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.
Беренче Спаста салкын чык төшә.
Урта Спастан соң төннәр салкын була.
Урта Спаста сабан ашлыгы өлгерә.
Әгәр һава килсә, җил төньяктан исеп торса, урта Спаста чәчелгән арыш нык һәм эре бөртекле була.
Әгәр дә торналар соңгы Спаста китсәләр, Покрауда (11 октябрь) салкын була.
Көзге календарь бәйрәмнәр.
Покрау(14 октябрь).
Покрау – ул үзе “покров” сүзеннән алынган, ягъни татар телендәге “каплам”, “япма” мәгънәләренә туры килә. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать хәзинәләренән-алма, балан, миләш, гөмбә һ.б. лардан эзәрләнә. Бу көнне яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.
Бу чорда көзге эшләр тәмамланган, ә язга хәзерләк эле башланмаган була. Шунлыктан халык бераз бушанып, ял итеп ала. Олы Покраудан башлап кунаклар чыкырылар. Бу йортка кунак булып җыелган гаиләләрнең һәммәсе дә үзләрен чыкыручы хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә.
Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүенә көт тә тор.
Көзге Көҗмә-Демьян. Керәшеннәрдә Көҗмә-Демьян көне һәр елны 14 ноябрьдә бер тирәдәрәк укмашып утырган авылларның кайсысының да булса берсендә, элек-электән килә торган традицион бәйрәм буларак, Олы көн, Тройсын, Питрау һәм башка бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә.
Көҗмә-Демьян көне авылда көзге эшләр төгәлләнү чорына туры килә. Аны авыл халкы, алдан ук әзерләнеп, көтеп ала. Бәйрәм алдыннан һәр гаилә кыш өчен ит хәзерли, терлеген чала, каз өмәләре үткәрә.Йөрттан-йортка кунак йөрешүләр башлана. Бу рәт йөрү дип атала. Табынга мул итеп камыр ризыклары пилмән, аш, ит калҗалары куела. Өй эче керәшен җырларыннан һәм такмаклардан гөр килеп тора.
Халык сынамышлары:
Көҗмә-Демьянда көн карлы булса, яз көне су җыела.
Агачлардан яфрак коелмаса, киләсе ел салкын була.
Көҗмә-Демьян кадак кага, Микулы күпер сала.
2.Авылымда зурлап үткәрелә тоган милли бәйрәмнәр
Олы көн (Пасха).
Керәшеннәрдә бу бәйрәм һәр елны төрлечә-иске стиль буенча 22 марттан 25 апрель арасындагы якшәмбе көннәрнең берсенә туры килә. Яңа стиль күчерү өчен 13 саны кушыла.Пасха Гайсә Коткаручының яңадан тууы хөрмәтенә үткәрелә торган зур дини бәйрәм. Олы көнгә каршы төндә хуҗабикәләр тәм-томнар өлгертә.Иң изге йолаларның берсе Олы көн йомыркасы пешерү. Йомырка кызыл төскә манылырга тиеш.Иртән балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыя башлыйлар.Ишектән керүгә алар:”Христос яңадан туган!” диләр. Хуҗалар “Чыннан да яңадан туган!” дип җавап кайтаралар һәм бүләккә кызыл төстәге йомырка бирәләр.
Минем туган авылым Кадрәктә балалар иртә таңнан, шулай өйдән-өйгә кереп бөтен авылны әйләнеп чыгалар. Өйләренә кайткач җыелган йомыркаларны,тәм-томнарны бушаталар,кем күпме йомырка җыйганын санап мактанышалар,тәм-томнар белән чәй эчәләр. Бәйрәмнең икенче өлеше авыл клубы алдында дәвам итә. Күңелле җыр,биюләр,уеннар белән үрелеп күңел ачу дәвам итә. Олы көнгә генә хас булган йомырка отышлы уйнау уены бар.Уенда катнашучылар чүпрәктән тегеп туп (кайбер ңирдә аны чүкеткә диләр) әзерлиләр. Бер рәткә тезеп куелган йомыркалар өстенә туп тәгәрәтеп җибәрелә. Туп йомыркага тисә отасың,ә инде тимәсә уенны башка уенчы дәвам итә. Олы көн тагын таганасыз үтми. Ул ел саен корыла һәм анда теләге булган һәр кеше атына ала. “Туганайлар” фольклор ансамбле бәйрәмгә килгән карендәшләрнең күңелен ача.
Питрау (12 июль).
Христиан дине календаре буенча ул Изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Ә керәшен авылларының күбесендә ул элек-электән борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылып, җәй, чәчәк бәйрәме итеп уздырылган.
Питрау һәр елны 12 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2 атналык Питрау уразасы тәмамлана. Тереклек һәм үсемлекләр дөньясында да үзгәреш чоры башлана: нәкъ төш вакытында кошлар сайраудан туктый. Иртәнге якта җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авырулардан дәва була диләр.
Күп кенә керәшен авылларында бу көнне Питрау тәкәсе чалу гадәте хәзер дә саклана. Керәшеннәр кунакка йөрергә дә, кунак сыйларга да бик ярата. ә бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Һәр өйдә мунча ягыла, өйләр җыештырыла, мул табыннар әзерләнә.Элегерәкавылларда бәйрәм урам иңләп, култыклашып, моңлы керәшен җырлары җырлап килгән җырчылар чыгышы белән башланган. Авылның олысы-кечесе, яше-карты килеп кушыла барган мондый “хор” авыл урамнарын әйләнеп, Питрау уза торган мәйданга барып чыккан. Өсләренә көмеш тәңкәләр белән бизәлгән милли киемнәрен кигән үз авылларының гимны булырлык җырлар сузып, олы бәйрәмне – Питрауны бәйрәм итәргә баручы шушындый керәшеннәрне күргәч, сокланмый мөмкин түгел. Алар үз гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннан-буынга саклый алганнар, бүген шуларны зур мәйданнарга алып чыгып, бөтен халыкка күрсәтә белгәннәр, онытмагыз, дип яшьләрне дә өйрәткәннәр. Бәйрәмгә төрле карендәшләр җыелганнар.
Кадрәктә Питрау бәйрәме һәр елны авыл клубы каршында үткәрелә. Бәйрәмнең спонсоры Роза апа Николаева ел саен бәйрәмне үткәрер өчен үзеннән матди өлеш кертә. иде Болын чәчәкләре, җиләкләр җыеп киләеп карендәшләргә бүләк итә иде. Бәйрәм җыр , бию, уеннар белән үрелеп бара. Себерке бәйләү, тәкыя үрү... һ.б. алалар белән дә уеннар уйнатыла. Ахырдан бергәләп тәмләп җиләкле чәй эчәләр,тәм-томнар белән сыйланалар. Бәйрәмнең күрке булып ”Туганайлар” ансамбленең дәртле җырлары, Роза апаның җырлап биюе тора иде. Кызганычка каршы кин кунелле,уз миллэтенен гореф гадэтлэрен яшь буынга житкеру очен янып йоруче Роза апабыз да бакыйлыкка кучте. Лэкин анын жырлары, башлап йоргэн эшлэре язмаларда,халык кунелендэ сакланыр.
Керәшеннәрнең Питрау сынамышлары бик күп халыкларга таныш:
Питрау үтә-җәй үтә.
Питраудан соң кошлар да сайрамый.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Булса аяз Питрау көн-булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы-кырда печән черүе.
Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса-озак булыр.
Йомгаклау.
Мин халкымның бәйрәмнәрен барлыйм:
Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,
Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,
Табигатькә, җиргә бәйлеләр.
Керәшеннәрнең шундый бәйрәмнәре –
Кыштан, көздән, яздан, җәйләрдән.
Алып кара: бар да табигатькә,
Эш-хезмәткә, җиргә бәйләнгән. ( К.Булатова.)
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Керәшен халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Шундый уйлар белән янып йөрүче Роза апалар булганда бу эш дәвам итәр дип уйлыйм. Чөнки Роза апа Николаева чын мәгънәсендә бар йөрәге белән милләтен яратучы, аның киләчәге, гореф-гадәтләре, йолалары өчен янып-көеп яшәүче мәрхәмәтле, милли җанлы олуг зат.
Быел авылыбызга Казан шәhәрендэ туып үскән, белем алган, бугенге көндә Санкт - Петербург шәhәрендә яшәүче галим, Россия күлүм сәнгать тарихы институтында эшләүче сәнгать фәннәре кандидаты, музыковед, керәшен халык җырларын жыючы Наилә Юныс кызы Альмеева кунакта булды. Наилә ханым 1978 елдан башлап керәшен җыруларын җыя hәм китап итеп чыгару өстендә эшли. Анын инде 2 томлык китабы дөнья күргән. Алдагы чыгачак басмаларда Түбэн Кама, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә районы керәшен җырулары булачак.
Наилә ханым безнең авылга 80 елларда килгән hәм бик күп кенә әбиләрдән керәшен җыруларын җырлатып алган булган. Авылыбызда керәшен әбиләре, түтиләре санаулы гына калып бара. Бу очрашуда да Керәшен халкынын җыруларын, йолаларын яхшы беләче авылдашыбыз Николаева Роза Максимовна Наилә ханымга керәшеннәрнен гореф - гадәтлэре, йолалары турында истәлекләрен яңарткан. Алла боерса, узебезнен Минзэлә районы керәшеннәре җырулары белән бастырылган китап та дөнья күрәчәк диеп өметләнеп калам. Ә “Туганайлар” фольклор ансамбле Минзәлә районы Кадрәк авылы керәшеннәре җыруларын алга таба да халкыбызга җиткерүләрен дәвам итәрләр.
Мирас...
Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул укучылар,укытучылар өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр.Керәшен халкының йола һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, эзләү бүгенге көндә дә дәвам итә. Киләчәк буынга әле бүгенге көндә барып җитмәгән, сандык төпләрендә, куен дәртәрләрендә үз чиратын көтеп яткан рухи хәзинәләребез тапшырылсын иде.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калам.
Кулланылган чыганаклар
1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. “Матбугат йорты” нәшрияты. Казан. 1997 ел.
2. Керәшен җыру әйтә. Төзүче З.П. Антонова. Чаллы. 1999 ел.
3. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. “Мәгариф” нәшрияты. Казан. 2002 ел
4. Филиппов А.С. Карендәшләр. “Идел-Пресс”. Казан. 2001 ел
5. Роза Максимовна Николаева сөйләгән истәлекләр.
6. Авыл мәдәният йорты,балалар бакчасы,мәктәп архивындагы фотолар
Кушымта
Бәйрәмнәрдә төшерелгән фоторәсемнәр.
Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре.
Олы көн (Пасха)





Питрау (12 июнь)


Авыл клубы музеенда




Николаева Роза апа белән истәлекләрне барлау

Роза апа балалар бакчасында
“Туганайлар” фольклор ансамбле




Санкт - Петербург шэhэрендэ яшэуче галим, Россия күлэм сэнгать тарихы институтында эшлэуче сэнгать фэннэре кандидаты, музыковед, керэшен халык жырларын жыючы Наилэ Юныс кызы Альмеева белән Роза апа Николаева
Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре.
Раштуа (Рождество) – 7 гыйнвар
Нардуган – Раштуадан соң иске стильдәге яңа елга кадәр үткәрелә.
Тугым – 14-21 гыйнвар.
Кач ману (Крещение) – 19 гыйнвар.
Май чабу (Масленица) – Олы көнгә җиде атна калгач бер атна була.
Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье)- Олы көнгә бер атна калгач була.
Олы көн – иске стиль буенча 22 марттан 25 апрель арасындагы якшәмбе көннәрнең берсенә туры килә. Яңа стиль күчерү өчен 13 саны кушыла.
Язгы Микулы – 22 май.
Симек – олы көннән соң җиденче кечатна (пәнҗешәмбе) көнне була.
Тройсын – Олы көннән соң 7 атна узгач, 50 нче көндә була. Өч көн дәвам итә.
Питрау – 12 июль.
Җәйге Көҗмә - Демьян – 14 июль.
Элҗен – 2 август.
Җәйге Микулы – 9 август.
Баллы Спас (Беренче Спас) – 14 август.
Алма Спасы (Урта Спас) – 19 август. Чикләвек Спасы (Соңгы Спас) – 29 август.
Кече Покрау – 11 октябрь.
Олы Покрау – 14 октябрь.
Көзге Көҗмә - Демьян – 14 ноябрь.Кышкы Микулы -19 декабрь.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/597116-kershenem-asyl-bizgem
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание профессиональной деятельности концертмейстера в ДОУ в условиях реализации ФГОС»
- «Центр «Точка роста»: реализация образовательной программы по предмету «Биология»
- «Психолого-педагогические аспекты работы с младшими школьниками»
- «Логопедическая работа по преодолению речевых нарушений у детей дошкольного возраста»
- «Содержание и методы преподавания учебного предмета «Математика» по ФГОС НОО»
- «Управление кризисными ситуациями в деятельности педагога-психолога образовательной организации»
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.