Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
20.10.2014

Приложение к рабочей программе по татарскому языку 5-9 классы

Латыпова Расиля Наилевна
Учитель татарского языка и литературы
Сборник текстов и методических материалов для проведения текущего контроля и промежуточной аттестации по татарскому языку в 5-9 классах. Включает разнообразные диктанты и изложения, а также систему критериев для объективной оценки знаний учащихся. Ресурс предназначен для учителей и поможет эффективно организовать проверочные работы в соответствии с рабочей программой.

Содержимое разработки

Татар теле фәне буенча 5 -9 нчы сыйныфларның эш программасына

кушымта

Агымдагы тикшерүне , арадаш аттестация үткәрү өчен эш текстлары(диктант,изложение) һәм методик бәяләү материаллары җыелмасы.

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 450-475 сүз (220 - 240 – язма күләме)

ел ахырында 475 – 500 сүз (240-250 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Берорфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Изложение яздыру һәм язу методикасы

Теле һәм эчтәлеге ягыннан укучыга аңлаешлы текстны укутучы сәнгатьле итеп ике кат(сүзләрдәге авазларны ачык әйтеп,синтамга һәм җөмлә чикләрен тиешле интонация белән дөрес билгеләп, җөмләләрдәге тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләрнең чикләрен билгели алырлык итеп,кереш һәм эндәш сүзләрне,туры сөйләм формаларын сиземләрлек итеп,фактик мәгълүматларга логик басым ясап) укып чыга.

Текстта укучыга таныш булмаган сүзләр ,фразеологик әйтелмәләр тактага язып яки телдән аңлатыла.

Укытучы текстны укыганда,укучы нәрсәләр эшли ала?

Хәтерендә калдырыга авыр ,ләкин эчтәлекне бирү өчен мөһим булган кайбер нәрсәләрне,мәсәлән,ялгызлык исемнәрне,даталарны, саннарны,аерым сүзтезмәләрне,туры сөйләмне һ.б. дәфтәр битенә теркәп барырга мөмкин.

Текстта фикер эзлеклеге югалмасын өчен, үзе кирәк дип санаган фикерләрне язып бара ала.Ләкин укучы шуны истә тотарга тиеш: язып,теркәп барулар укыла торган текстны тулысы белән хәтерендә калдырыга комаучаламасын.

Укучы язмасында текстның эчтәлеген генә “сөйләп чыгырга” тиеш түгел,ә бәлки текстның (фәнни,публицистик,әдәби) стиль үзенчәлекләрен саклаган хәлдә,эчтәлекне мөмкин кадәр текстка якын бирергә тиеш.Ягъни укучы, текстның эчтәлеген, эзлеклелеген үзгәртмичә, күләмен өлешчә (70% ка кадәр киметеп) үзгәртеп, сүз һәм җөмләләрне өлешчә файдаланып, аны әдәби язма телдә бирергә бурычлы.Шуңа күрә укучы, укытучы текстны бер кат укыгач,эчтәлеге хәтерендә яхшырак калсын өчен,текстны, эзлекле итеп, эчтән генә сөйләп чыксын.Шуннан соң укучы изложениенең гади катлаулы планын төзи.Аннары, планга нигезләнеп, эчтәлекне тагын бер кат эчтән генә “сөйләп” чыга.Укытучы текстны икенче-соңгы кат укыганда, укучы эчтәлекне тулыландырырга, камилләштерергә,кирәк булган сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне “алып калырга” тырышы.Моның өчен абзац яисә җөмләләрдәге төп фикерне ачарга ярдәм итүче сүзтезмәләр һәм сүзләрне төгәл бирергә омтылырга кирәк.Болай эшләгәндә, ягъни текстның “өлгесе” алынганда, эчтәлекне язмада тулы һәм аңлаешлы, эзлекле һәм бәйләнешле итеп бирү тагын да җиңеләя.

Текст соңгы кабат укылгач, укучы, төзелгән планын тагын бер кат карап чыгып, кирәк дип тапса, өстәмәләр кеттә.Аннары, шул планга нигезләнеп,язмасының эчтәлеген һәм төзелешен тулысынча аныклап, ашыкмыйча гына яза башлый.

Язманы камилләштерү

Изложение язганда, укучы, текстның эчтәлеген язмасында эзлекле һәм дөрес бирү белән бергә, тиешле урында тыныш билгеләрен куярга, сүзләрнең ясалыш, язылыш, төрләнеш, һәм бер-берсе белән ялгану үзенчәлекләрен истән чыгармаска тиеш.Ягъни язмада сүзне төрле формаларын кирәкле урында тиешле мәгънәсендә куллана,контекст таләп иткән синонимны, сурәт чарасын файдалана белергә, гади җөмләләрнең бәйләнешен дөрес оештырырга, җөмләләр эчендә һәм ахырында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә кирәк. Боларның барысы да текстның үзенә генә хас стилен саклап язарга ярдәм итә.

Тиешле урында кулланылган һәр сүз, сүзтезмә, җөмлә, тыныш билгесе текстның эчтәлеген һәм стилен язмада төгәл бирүдә зур роль уйный. Шуңа күрә, һәр сүзне урынлы куллану кирәк булган кебек, һәр тыныш билгесен тиешле урынына куярга кирәк. Аларны куймый калдырырга да, берсе урынына икенчесен куярга да ярамый.Шуны да истән чыгармагыз: текстта куелган һәр тыныш билгесенең язмада кабатлануы мәҗбүри түгел, ягъни укучы текстта бирелгән кайбер кушма җөмләләрне гади җөмләләр белән бирә; тиңдәш кисәкләр һәм кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы өтер, нокталы өтер урынына теркәгечләр, кисәкчәләр куллана яки, киресенчә, теркәгеч һәм кисәкчәләрне төшереп калдырып, алар урынына өтер, нокталы, өтер кебек тыныш билгеләрен файдалана ала.

Сыйныфның әзерлеген исәпкә алып, укытучы, алда үтелгән теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, грамматик бирем дә бирә ала.

Үткәрү вакыты:

“Морфология, сүз ясалышы һәм орфгография “ темасы буенча тикшерү диктанты .

Тукран баласын коткару.

Ял сәгатьләрен без Гөлнур беләнүткәрдек. Яңгыр алдыннан ояларына ашыккан кырмыскаларны күзәттек, төн уздырырга әзерләнгән кошларны тыңладык.

Бервакыт чәрдәкләнеп беткән нарат төбендәкычкырып яткан ике-өч тукран баласын шәйләп алдык. Без якынлашкан саен, кошчыкларныңавазлары шомлырак була барды. Менәалар югары күтәрелделәр.Ә берсе, тибенә -тибенә,җирдәятып калды.

Гөлнур талпына-талпына хәлсезләнгән тукран баласыныңтомшыгын кысылган җиреннән ипләп кенәтартып чыгарды. Агач ярыгыннан бөҗәк чупләгәндә аныңтомшыгы кысылып калган икән. Ул әле ныгып җитмәгән томшыгын кайрыга батырган да кире ала алмаган.

Без бу нәни “урман доктарына” яратып карап тордык.Ул бик тиз исенә килде һәм очып китте.

Бирем:

Берлек сандагы һәм күплек сандагы исемнәрне табып,аерып язып алырга.

Үткәрү вакыты:

“Фонетика» темасы буенча контроль диктант язу

Урман чишмәсе.

Урман тын. Җәй уртасы булганга, кошлар да җан-фәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан кисәк жил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә зирек агачы төбеннән бәреп торган чишмә тавышына урман күнеккәндер инде. Туктаусыз челтери бит ул, гүя җыр суза. Бу җырын кемгә багышлаганын белсәм икән. Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән әллә үзенә чакыра микән урман кизләве? Чишмәнең салкын суы белән тамакны чылаттык та сукмакка каршы ярдагы куаклар арасына яттык. Чишмәнең йөгерек суында, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Узышлый гына булса да, кызыл кәләпүшле тукран кызган томшыгын чишмә суында суытып китте. Чишмә ерганагында, көмеш суга канатларын бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде. Урман кошлары һәм җәнлекләре бик рәхмәтледер бу чишмәгә. (М. Рафиков) (103 сүз)

Бирем

Яфрак, йөгерек сүзләренә фонетик анализ ясарга.

Искәрмә. Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләрен искәртергә.

Үткәрү вакыты:

“Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография” темалары буенча контроль диктант.

Козгын оя ясый.

Карга төренгән урманда агачлар арасыннан илтифатсыз гына атлый идем. Баш өстемдә нидер шыртлап куйды. Карыйм, козгын имән ботагын сындыра. Менә ул сындырган чыбыгын томшыгына кабып очып китте. Нишли икән ул имән ботаклары белән? Шунда мин урманда ояны иң беренче козгын ясавын искә төшердем. Бу кош бураннар улаганда ук яз якынлашуын тоя, бала чыгару хәстәрен күрә. Туен да бүтән кошлардан иртәрәк үткәрә, бапаларын да иң алдан очыра. Томшыгына хәтле күмердәй кара бу кош хәзер дэ шушы мәшәкате белән йөридер, оясын тәртипкә китерәдер.

Ә чыбык-чабыкны нигә ерактан ташый? Сере бар шул. Козгын төзелеш галәмәтләрен белә. Ул оя кору өчен имән кебек иң нык агач ботакларын сайлый икән.(Журналист язмалары) (105 сүз)

Үткәрү вакыты :

Сузык авазлар” темасы буенча диктант.

Яңа өйгә күчү.

Керпе байтактан бирле куаклыкта яши иде. Кышкы авыр көннәрне дә шунда үткәрергә күнекте. Ул бер язгы сәяхәте вакытында урман юлын кичте дә түгәрәк аланга килеп чыкты.

Монда тамырлары актарылып җирдә яткан агачка тап булды. Керпе бик шатланды, чөнки бу урында азык күп иде.Ул агач тирәли утлап йөрде,корт,бөҗәк белән сыйланды.Җиргә төртелеп торган мукле кәс астындагы куышлыкны бик ошатты. Аңа коры-сары ташып җәйде. Керпе мондый өй турында күптән хыяллана иде. Ул юл аръягындагы куаклыктан давыл куптарган шушы агач төбенә күченеп килде.'

Алан кояш нурына күмелә, хуш исле чәчәкләрҗемелди. Керпе шушы аланда рәхәтләнеп яши башлады. Биредә аңа бик тыныч иде. (М. Рафиков) (108 сүз)

Бирем

Аръягындагы, сәяхәте,кояш, хыяллана сүзләрендә тартык һәм сузык авазларны аерып язарга.

Үткәрү вакыты:

“Фонетика һәм орфоэпия” темасы буенча диктант

Төньяк балкышы

Карасу-зәңгәр күктә төньяк балкышы уйный. Әле кирт- ләчләнеп күәрелгән көмеш кыяга, әле җәүһәр сулы тонык күлгә охшый ул. Бер караганда өстенә энҗе бөртекләре сибелгән үтә күренмәле аксыл пәрдә кебек. Менә ул бер офыктан икенчесенә таба агыла башлый. Ул да булмый, күк йөзе буйлап айкалып йөргән бу нурлар баш очында көмеш гөмбәз булып тупланалар, аннары яктылык бөркеп торган бик зур дугага охшап китәләр.

Һәр ел саен поляр төннәрнең караңгылыгында шушы гаҗәеп балкыш хасил була. Ул төньякның карлы тауларын, очсыз- кырыйсыз урманнарын үзенең тантаналы нуры белән коендра, аларга кабатланмас бер ямь бирә. (Г. Әпсәләмов) (100 сүз)

Бирем

Фонетик анализ ясарга (сүзләрне укытучы үзе сайлый).

Үткәрү вакыты:

“Лексикология һәм сөйләм культурасы” темасы буенча контроль диктант .

Транзистор нарат башында.

Көтүче абый уйнап торган транзисторың куыш янында калдыра да җиләк җыярга китә. Кире әйләнеп килсә, радио- алгычтан җилләр искән. Мөгаен, малайлар чәлгәндер дип уйлый ул.Куыштан ераграк китә җиргә килеп җитә дә шакката. Транзистор биек нарат башында, бөркет оясы янәшәсендә. Аннан ягымлы музыка агыла.

Ояда ана бөркет, йомырка басып, бала чыгарып утыра.Кошның ялыктыргыч озак хезмәтен бераз бизәү,күңеллеләндерү өчен,ата бөркет аңа шул музыканы алып килгән.

Көтүче шулай гаҗизләнеп торганда, тагын да гаҗәбрәк хәл булып ала. Радиода музыка бетә, кеше тавышлары ишетелә башлый. Бөркетләр сагаялар, борчылалар. Ана бөркет кинәт кенә оясыннан атылып чыга да радионы яр астына бәрә. (Ә. Баян) (105 суз)

Бирем

Тексттан фразеологизмнарны табарга, синонимнарын язарга.

5 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль эш тексты

Көртлек.

Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.

Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк тук- тап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырган көртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын, якорь ыргаклары кебек, як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Ку- мердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәге- дәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.

Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.

Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чык- тым. (Журналист язмалары) (118 сүз)

37



Үткәкү вакыты:

“Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” бүлеге буенча диктант.

Язгы табигать.

Менә яз килде. Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. Җир өсте ямь-яшел үлән белән түшәлде һәм хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәл,я Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган, чая бал кортлары килеп кундыла Төрле төстәге купшы күбәләкләр бал корты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр су буендагы куе тирәкләрдә тук таусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары нурлы һавада сызгыра-сызгыра җилпенәләр. Көньяктан искән йомшак җил бөтен дөньяны иркәли. (Ә.Еники) (88 сүз)

Бирем

Тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кушма сүзләргә мисаллар язарга.

Үткәрү вакыты:

“Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре” темасы буенча изложение .

Акыллы Каюм бабай.

Бервакыт бер бай Каюм бабайга килә дә акыл сорый:

Йә Каюм бабай, миңа ничек баерга кирәк, нәрсәдән күбрәк табыш алыйм? — ди.

Бабайәйтә:

Һәй, ул бик жиңел эш,— ди.— Көз көне бик куп итеп каз сатып алып какла да язын аларны кыйбат бәягә сатарсың.

Менә дигән табыш ала бу. Баегач, борыны тагын да югарыраккүтәрелә моның. Тагын киләбабай янына:

Әй Каюм дивана, өйрәт мине, ни нәрсә белән тагын да күбрәк табыш алыйм,— ди.

Каюм бабай әйтә:

һәй, ул бик җиңел эш. Көзен суган белән кишер ал да подвалга сал. Яз башында кишер дә, суган да кыйбат була, сатарсың. Менә сиңа табыш,—ди.

Бай шулай эшли.Суган белән кишерне катыштырып подвалга сала.Яз башында подвалны ачса, суганы да кишере дә череп беткән.Ачуы килә дә бара бабай янына.

Бабай, мин синнан акыл сорадым. Беренчесендәәйбәтакыл бирдең, икенчесендә тиле акыл бирдең, бөтен малым бетте хәзер,— ди.

_ Бабай кеше яхшы акыл бирә, дивана кеше дивана акыл бирә, үзеңә үпкәлә,— ди бабай. (165 Сүз)

Үткәрү вакыты:

“Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” бүлеге буенча контроль изложение.

Рөстәмнең әбисе.

...Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә жыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды...

Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рестәм моңа шатланды. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште.

Әби аңа ап-ак жылы оеклар, ап-ак жылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик тәмле чикләвек алып килгән иде.

Шәфкатьле әбисен Рөстэм элек тә күргән иде. Үткән елны ул бөтен жәйне аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-берсен аңламыйлар, сөйләшергә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка... Рөстәм дәресләрен әзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр жырлап жибәрә. Рөстәм башта әбинең жырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер, ияләшкәч,аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!

Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың, ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чәйгә утырганда, Гайшә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.

Әбигә, әүвәл әбигә! — дип кычкыра башлады Рөстәм.

Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Хәтта ул мәктәп буфетыннаналынган конфет, прәннекләрдән дә аңаөлеш чыгара. Әәкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәмнең китапларда да укыганы юк әле. (208 сүз.)(Гадел Кутуй.)

Үткәрү вакыты:

Тартык авазлар” темасы буенча контроль изложение .

Бигрәк тәмле бәрәңге.

Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдэн бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган иде. Тиз-тиз генә кулларымны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.

—Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.

Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды. Һәм тизрәк өстәл янына узды.Ләкин бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.

—Алдакчы, тәмле дигән була тагы,— дип, кире диванга барып ятты.

—Ашыйсың килмәсә, улым,— диде аңа әни,— сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Көн бик эссе, коргаксып китүе бар. Шуны гына тутырып керсәң иде...

Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды.

Кисмәккә аз дигән дә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем аны тутырып. бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:

—Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер...

Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:

—Аша, улым, аша,— диде,— эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул! (178 суз.) (Фарсель Зыятдинов.)

Үткәрү вакыты:

“ Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз ясалышы ысулларытемасына

искәртмәле диктант

Сәгать унберләрдә Гөлшаһидә профессорның лекциясенә керде һәм аны танымады. Бу көләч йөзле Әбүзәр абзый түгел иде. Ул, бер фикерен төгәлләр-төгәлләмәс, икенчесенә, өченчесенә сикерде. Бер сөйләгән фикерен яңадан да кабатлады. Нәрсә бу? Үзе кафедрада булып та, куүңеле бүтән җиргә очкан сәгате генәме?

Өстәлдән өстәлгә запискалар йөгерә башлады, Һәркем борчыла. Профессорга ни булган? Бер-бер күңелсезлекюкмы? Бигрәк тә Гөлшаһидәаптырады. Ике-өчсәгатьэчендәгенәнәрсәбулдыикәнсоңаңа?

Профессор лекциясенең тәртибе юклыгын үзе дә аңлады, ахрысы. Гафу үтенде дә кафедрадан төшеп та китте.

Ишек шакыдылар:

—Ни йомыш, Диләфрүз? — дип, йомшак кына сорады профессор.

Сестра аныберкарчыккөтепутыруын әйтте. Аксюшатүти дип әйтергәкушты, диде.

Кем, кем? Аксюшатүтидидегезме? Кайдаул? (Г. Әпсәләмов) (112 сүз)

Үткәрү вакыты:

“Тезүле бәйләнеш” темасы буенча диктант

Фатих Кәрими ТатарстанныңӘләт районы Миңлебай авылында туа. Авыл мәктәбендә, Чистай мәдрәсәсендәукый.Бик тырышып гарәп, фарсы телләренөйрәнә.4 ел Истанбул университетында укыта. Анда француз телен дәөйрәнә.Россиягә кайткач, Бакчасарайда әдәбият,педагогика фәннәреннән белем бирә.

1900 нче елда аталы-уллы Кәримиләр Оренбургта типо­графия ачып, 1901 нче елда татар китаплары бастыру эшенәкерешәләр.Бу вакытта Ф. Кәрими инде язучы буларак та танылыпөлгерә.

Октябрьинкыйлабыннан соң Ф. Кәрими матбугатта ак­тив языша,төрек теле укыта, тәрҗемә белән шөгыльләнә.(1990 нчы ел календареннан) (76 сүз)

Бирем

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне башка сүзләргә бәйләүче чараларны күрсәтергә.

Үткәрү вакыты:

Җөмләнең баш кисәкләре” темасы буенча контроль диктант.

Шаулагыз, имәннәр.

Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач уз уена, уз моңына чумган.

Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Имән — тарихчы ул. Имән — урманнын, тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш — җыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, ул — физиктыр. Каты, конкрет, төгәл, эмоцияләр белән исәпләшми. Имән — тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якнын, халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Халыкның аһ-зарлары кайларга сеңде? Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә, имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр?

Офык чистарды, имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән шауладылар да шауладылар. Шау­лагыз, имәннәр, тыныч тормышның, беренче кышына мәдхия җырлагыз! Халкыма иминлек теләгез! (М. Мәһдиев) (118 сүз)

Бирем

Баш кисәкләрнең астына сызарга.

Үткәрү вакыты:

Сүзтезмә” темасы буенча диктант

1.Сугышның башында ук генерал-лейтенант Дмитрий Михайлович Карбышев яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Дошманнар аны үзләренәхезмәт иттерергә уйлыйлар. Ләкингенералаларга хезмәт итүдән баш тарта. Шуның өчен фашистлар аны ерткычларча җәзалап үтерәләр: 1945 нче елның 17 нче февраленда Маутхаузен концлагере ишегалдындатереләй бозга катыралар.

Дмитрий Михайлович Карбышевның бабалары татар булган, һәм алар «Карабаш» диган кушамат йөрткәннәр.(1090 нчы ел

2.Иделдә пароходлар йөри башлау белан, хәрәкәт көчәя монда. Бүген дә шундый ук җанлылык. Салих, Харис абыйга утырып, шушы дамбадан пристаньга хәтле барды бит. Менә күрде ул анда хикмәтләрне!(М. Латыйфуллин)

3. Кызыклар бик күп анда,

Кайдан уйлап тапканнар?

Йөгерешәләр зур абыйлар,

Аш кашыгы капканнар. (Б. Рәхмәт) (95 сүз)

Бирем

Сүз тәртибен билгеләргә.

Үткәрү вакыты:

Ия, хәбәр, аергыч” темасы буенча сайланма диктант

Алиянең чебешләре.

Алияләр яшәгән балалар йортында атлар да, сыерлар да бар. Каз-үрдәк кебек йорт кошлары да асрыйлар. Һәp баланың үзенә беркетелгән аты, бозавы я сыеры бар. Тавык- чебешләр Алиягә беркетелгән. Ул аларны бик яратып карый. Беркөнне Алия чуар тавыгын югалтты. Күпме генә эзләсә дә, икенче көнне дә тапмады. Әле җитмәсә, аның тавыклары салган йомыркалар югала башлады. Йомыркаларны урлаганда, Алия, сагалап торып, Фәритне тотты.

Фәрит балалар йортына көз көне килгән иде. Бу 7—8 яшьлек малайны тимер юл станциясеннән тотып китерделәр.Коңгырт чәчле, чем-кара күзле бу малай башта беркем белән дә сөйләшмәде.

Аз сүзле булса да, юаш табигатьле малай булып чыкты ул. Акрынлап балалар аны яраттылар. Ул буйга кечкенә генә,әүзе эш сөючән.

Чуар тавык чеби чыгарырга утырган, ә Фәрит аңа көн саен яңа йомыркалар өсти барган икән.

Иптәшләре Фәритнең беркатлылыгыннан көлделәр.Фәритнең моңа бердә исе китмәде, чөнки ул иптәшләре алдында карак малай түгел икәнен күрсәтте. (Г. Бакир) (143 сүз)

Үткәрү вакыты:

“Хәл һәм аның төрләре”темасы буенча искәртмәле диктант

Авылдагы беренче көн.

Раушания ишегалдына чыкты. Якты, ямьле иртә. Ишегалдындагы үлән аксыл чыкка коенган. Иртәнге чык кояш яктысында елык-елык уйный.

Раушания яланаяк иде. Ул тирән итеп сулыш алды. Авыл уянган икән. Урамда, күрше ихаталарда хатын-кыз тавышлары ишетелеп куя. Аларга иренеп кенә ирләр тавышы кушыла.

Көтү кузгалды, кызым, озак юынма!..

Әбинең йомшак тавышы ишетелде. Раушания ашыгып кына юынды, аякларын юды. Аңаҗиңел, рәхәт булып китте.

Кызның ашыгуы урынсыз булмаган икән. Зур урам почмагыннан җигүле ат килеп чыкты. Иренеп кенә юыртып килгән ат кыз янына килеп җитүгә туктады. Нәкъ вакытында килеп житүеөчен, кыз сөенеп бетә алмады. Ул тиз генәүзенчә бик ипләп арбага менеп утырды. Кисәк кузгалган арбаның дырылдап алуыннан Раушания куркып куйды, ике куллап арбаның читенә ябышты. (Ф. Сафин) (116 сүз)

Бирем

Хәлләрнеңөстенә сорауларын язарга.

Үткәрү вакыты:

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен кабатлауга иҗади биремле диктант.

Авыл уяна.

Терлекләрне урамга чыгаруны искәртеп, көтүче кычкырды. Шуннан соң чыбыркы шартлады. Күп тә үтмәде, шыгырдап капкалар ачылды. Йокылы тавышлы ниндидер хатын- кыз сыерына, сарыкларына кычкырды. Анасыннан аерылып калган кәҗә бәтие, колак тондыргыч чәрелдек тавыш белән кычкыра-кычкыра, каядыр йөгереп китте. Ачык тәрәзәдән дымлы тузан исе катыш эчкелтем көтү исе килеп керде.

Мәктәп турысында беркадәр вакыт тигезле-тигезсез атлаган йөзләрчә тояк тавышлары, сарык кычкырган, сыер мөгрә- гән тавышлар ишетелеп торды.

Көтү тавышына малайларның, барысы да уянып киттеләр. Көтү киткәндә йоклап ятарга ярамаганлыгын уйлап, урыннарыннан тордылар, өс-башларын рәтләделәр. Икенче бүлмәдәге кызлар да уяндылар. (Н.Фәттах) (86 сүз)

Бирем

Авыл күренешләренә нигезләнеп,текстны тулыландырып язарга.

7 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль эш тексты

Саумы,кояшлы иртә!

Төн пәрдәсен ертып, көнчыгыштан алсу таң сызылып килә.Тып-тын урман буйлап барам.

Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы- гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар — барысы да, салмак искәнҗил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтенҗан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен берсе уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары, төклетуралар оча.

Тар сукмак буйлап түгәрәк аланга килеп чыгам. Алан уртасындагы күлдә иртәнге кояш нурлары уйный. Каршы ярдан, таллар арасыннан үрдәкләр килеп чыга. Алар, яңа туган көнгә шатланып, бер-берсен сәламлиләр, суга чума-чума коеналар.

Саумы ,кояшлы иртә!Сәлам сиңа,тыныч тормыш таңы!(В.Нуриев)(129 сүз)

Үткәрү вакыты :

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар” темасы буенча изложение .

Ага да ага Идел.

Пароход Казанга бик иртә, иртәнге сәгать алты да килә икән.

Бу кичне мин рәтләп йоклый алмадым. Бала чактан күңелем түрендә урын алган бу бөек елга һәм аның өстендә уздырган көннәрем-төннәрем, хыялым күгендә яңадан кабынып, йокымны качырдылар. Аннары, дөресен әйтергә кирәк, куңелдәге әлеге ямьсез очрашудан калган авыр төерне дә, нәрсә белән булса да, юып ташларга кирәк иде.

Якты, жыйнак салонда, озак кына утырып, кичке аш ашадым. Пианинода уйнадылар, жырчысы да табылды. Күңел ачылып китте. Палубага чыктым.

Хәйран бер жәйге кич иде. Тулган ай тымызык су өстендә көмеш юл сузган. Пароходыбыз Куйбышев диңгезе киңлегенә чыккан. әйләнә-тирә очсыз-кырыйсыз су, ә куктә бихисап йолдызлар.

Пароход бара. Аулак палубада, уйларымны юлдаш итеп, ялгыз мин йөрим. Юл күрсәтеп чайкалган өчпочмак бакеннар башындагы кызыл, яшел утлар, күз кыскандай, сүнеп- кабынып, безне озатып калалар. Мин палубаны әйләнәм дә әйләнәм. Менә көн туа башлый. Көн белән бергә саба жиле туа. Сәгать дүртенчеләр тирәсендә Идел яры, ярдагы карал- тылар, Кама тамагы пристане куренә.

Бу иң соңгы туктап узган пристань иде. Хәзер инде пароходыбыз, Идел яры буйлап, Красновидово, Шеланга авылларын, Ослан тауларын узып, Казанга якынлаша барды. Бу чагында тирә-як яктырган, Идел өсте иртәнге кояш нурлары һәм балык кузләп очкан акчарлаклар, аларныә балаларча кычкырган тавышлары белән җанланган иде.

Иртәнге җиләс палубада ялгызым шул куренешне кузәтеп барам...

Табигать, бөек художник син! Әгәр дә тормышыбызны бизәүче, тормышыбызга гына да тугел, ә рухи дөньябызга да ямь өстәүче син табигать булмасаң, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше күңелегел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде.

Нинди матур, ах, нинди җанлы бу иртәнге сәгатьләрдә Идел өсте!

Тын гына, салмак кынатирбәлеп ага да ага Идел. (253 сүз.)(Габдрахман Минский.)

Үткәрү вакыты:

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар” темасы буенча изложение .

Кеше китәҗыры кала.

Башта сәхнәгә узенең тальянын күтәреп, урындык тотып, Ярхәметдин чыгып . Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән уңайсыз эре атлап, Мөхэммәтхан да чыгып басты; Ярхәметдингә карап алды да, алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнеңныклыгын тикшереп карагандай итте дә, кулларын артка салды, түшәмгәрәк, залның артына таба караш юнәлтте. Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы аның кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде, шуңа күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар, — кыскасы, Мөхәммәтханныңкүзенә туры карап утырырга берәү да җөрьәт итмәде. Хәер, Мөхәмматхан да залга карамый, зал артына түшәмгә табарак карый иде. Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты: ник болай? Нигә бу малайның әтисенүтергәннәр?..

Авыр уйларны тальян бүлдерде. Ярхәметдин аккорд бирә икән,һәм залда моңарчы беркем да ишетмәгән, тоймаган, йөрәкөзгеч көй-моң таралды. Башта озын гына аккорд белэә ул моңны сипкелле, тулы яңаклы, математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы, сүзсез Ярхәметдин таратты.

Ярхәметдин, тәгәрәтеп-тәгәрэтеп, уйналачак көйнең төп казыкларын утыртып, шулартирәсеннэн берәр кат әйләнеп чыкты да, вак соры күзләренҗелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул яңак сөяге белән генаәэлеп алды да, алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм, аксыл-саргылт кашларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты... һәм, карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп моң салды. җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел,ә сугыш хәсрәтенүзенә туплаган анабыз җир шулай, тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк, көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде...

Мөхәммәтхан икенче җырын башлаганда, залда күзе яшьләнмәгән бер генә кеше дә булмагандыр...

Ярхәметдин, сипкелле яңагын тальянга терәп, хыял дөньясына чумды, әллә кайларга алып китеп, уратып бетерде, Мөхәммәтхан исә, гәүдәсен салмак кына чайкалдырырып тизлеген акрынайтып, җырның соңгы юлларын кабатлады.

Күпмедер вакыт аңышмыйча, кул чабарга да онытып тордык. Мөхәммәтхан, кыска, юаш, саргылт чәчле башын халыкка кырт кына иеп, сәхнәдән инде кереп тә киткән иде. (316 сүз.) (Мөхәммәт Мәһдиев.)

Үткәрү вакыты:

Җөмләнең модаль кисәкләре” темасына контроль изложение

Икмәкһәм игенчелек.

Игенчелек кешелек тарихы башларында ук булмаган. Бик озак вакытлар, йөз мең еллар буена кешеләр үзләренә кирәкле үсемлекләрне үстерә белмәгәннәр, кыргый үсемлекләрдән генә файдаланганнар.

Игенчелек—кешелекнең камилләшүе һэм җәмгыять үсеше нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Икмәк кешенең яшьтәше һәм юлдашы дип әйтергә була. Кеше икмәкне үстергән, икмәк кешене үстергән.

Галимнәр раславынча, игенчелек кешелек тарихынын, «таш дәвере» дип йөртелә торган чорының, урталарында барлыкка килгэн булса кирәк. Чөнки шушы чорда утрак конкурент һәм авыллар барлыкка килә башлаган. Бу чорда сөяктән, таштан ясалган китмән, урак, бөртеклеләрне тек» өчен килеләр1 куллана башлаганнар...

Башта туфракны таяк белән казып эшкәрткәннәр, аннан соң таш яисә сөяк китмәннәр куллана башлаганнар. Туфракны йомшартуһәм чәчелгән орлыкларны күмдерүөчен, туфрак өстенҗир себеркесе (ындыр себеркесе) белән «тырмалаганнар». Кыргый хайваннарны кулга ияләштергәч, агач тырма, сабан һәм сука ясый башлыйлар. Соңга таба бронза һәм тимер төрәнле сабан һәм сука, тимер тешле тырма кулланалар. Китмәнле игенчелек озак вакытлар дәвам итэ. Тимер сабан, эшкәҗигә торган терлекләрһәм машиналар куллана башлауигенчелекне бигрәк тә зур борылышка китерә. Без яшәгән чорда игенчелектәкатлаулы машиналар кулланыла. Иген­челек фәнни нигезгә куела.

Бик борынгы заманнарда кешеләрүсемлек орлыкларын пешереп кенә файдаланганнар, мәсәлән,өйрә, ботка яисәбүрткән орлыклардан кабартма пешереп ашый торган булганнар. Таштан кораллар ясый башлагач, орлыкларны, ике таш арасына куеп ышкып, онга әверелдерергәөйрәнгәннәр. Вакыт үтү белән, таш киле һәм таштан ясалган кул тегермәннәре, соңга таба ат тегермәне, су һәмҗил тегермәннәре кора баш­лаганнар. Шулай да мең еллар буе бөртекне онга әйләндерүдә кешеләргә таш һәм тегермән ташы ярдәм иткән...

Шәһәр тирәсендәге хәзерге заман тегермәннәре зур заводларга охшыйлар. Алар берничә катлы була һәм күбесе электр ярдәмендә эшли. Шундый тегермәннәрдә бөртек берничә машина аша үтә. Ул машиналар башта бөртекне чүптәнһәм тузаннан чистарталар, кирәк булса, юалар һәм киптерәләр, аннан соң, тарттыру өчен, махсус машиналарга — он тарту аппаратларына юнәлтәләр. Тарттырылган онны, терле иләк аша үткәреп, сортларга аералар. Онны капчыкка тутыруһәм капчык авызын тегү эшен дә машина башкара.

Тегермәннәр дә, икмәк заводлары да көне-төне эшли. Икмәк кибетләре дә иртүк ачыла. Барысы да безнең,өчен, иртәнге чәйгәһәркемөстәлендә йомшак икмәк булсын өчен эшләнә. (329 сүз.)(Гата Насыйров.)

Үткәрү вакыты:

Кушма җөмләләр темасына аңлатмалы диктант

Шәкерт елларыныңхатирәсе.

Күптән, бик куптәннән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без,өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөрөсрәге, Гыйлемдар белән без икәүбер авылга —Чуар күлгә кайтабыз,әБәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим: безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән курше генәторабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнеңат килсә, икенче язда алар аты кила торган иде.

Ә Бәдретдин — безнеңочраклы юлдашыбыз. Ул безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дәярдәм килми.

Илдәчыпчыкүлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә,бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуынәнәшулай алып бара иде. Һәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт, гадәттә, бик сәләтле булып чыга. (Ә. Еники) (137 сүз)

Бирем:

1.Буөзек кайсы әсәрдән алынган?

2.Әсәрнеңисеме ничек? Сезнеңчә, ул ни өченшулайаталган?

3.Тыныш билгеләренең куелышынаңлатыгыз.

Үткәрү вакыты:

Морфология, сүз ясалышы һәм орфографиядән үткәннәрне кабатлау” темасына контроль диктант

“Әбугалисина» китабы”.

Әти миңа Казаннан «Әбугалисина» китабын алып кайтты. Мин аны узган ел мөгаллим абыйда күреп кызыккан идем, һәм хәзерәтинең шуны алып кайтуы мине икеләтә куандырды. Бердән, алтмыш яшькәҗиткән атамның, минем үтенечемне онытмыйча, үземә атап китап алып кайтуы, минем теләгем белән исәпләшүе шатландырды; икенчедән, китап шүрлегенә минем тагын бер яхшы китабым артты.

Атны туарып лапаска бәйләдем дә, ашарга-эчәргә дә утырмыйча, китапны укырга керештем.Өйдәгеләр йокларга яттылар — мин укыйм. Төннең, дә байтак вакыты үтте — мин һаман укыйм. Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык- чырык көләм.Әни уянды да: «Улым, акылыңа зыян килер, тукта инде»,— дип әйтеп карады. Әнинең сузен тыңламавыма күңелем рәнҗи,әмма туктый алмыйм. Лампаның керосины бетәргәҗыенды да, мин утны сүндердем. Китапның берничә битен, ишегалдына чыгып, ай яктысында укып бетердем. Китапта тасвир ителгән гаҗәеп вакыйгаларга мин ихлас куңелдән ышандым, алар мәңгегә минем куңелемә сеңеп калдылар. (Г. Бәширов) (139 сүз)

Үткәрү вакыты:

“Иярен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләләр” темасына искәртмәле диктант.

1. Ислемай яуган кебек,

Хуш исләр аңкып тора. (М. Гафури)

2.Малайлар, күреп бетерә алмастай булып, башыннан аягына кадәр Габдулланы күзләре белән үлчиләр, әйтерсең, дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк (Ә. Фәйзи)

3.Солтанның, шулкадәр җаны бизгән, хәтта авылына әйләнеп тә карамады. (Г. Бәширов)

4. Ул шундый итеп әйтте ки, Урмановның маңгаена тир бәреп чыкты. (Г.Әпсәләмов)

5.Бакчачы бабай Чулпанга бер алма бирде. Алма шулкадәр зур: бакчачы бабайның, учына көчкә сыя ул. (И. Туктар)

6.Көн шундый кызу: тирән ярыклар белән телгәләнгән туфракка басар хәл дә юк. (К. Нәҗми)

7 Уттай эш өсте, меңгә ярылыр чак, язгы елгада бозлар, тыгылып, бер-берсен кысрыклаган кебек, бер эш икенчесен ашыктырган чак. (С. Рафиков) (92 сүз)

Үткәрү вакыты:

“Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр” темасына искәртмәле диктант.

Син, энем, бернәрсәне күңелеңә сал: туган як ул баба буыны булып исәпләнә. (Ф. Мансуров)

Корт бал эзләгән кебек, мин бер чәчәктән бер чәчәккәкундым.(И. Гази)

Ерак юлдан кайтканда, аяклары шешеп киткәнлектән, ул киез итекләрен сала алмый җәфалана иде. (М. Mәһдиев)

Ләкин шунысы гаҗәп: түтәлләр ярымтүгәрәк итеп өелгән. (Р. Кәрами)

Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач, мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле. (Т. Әйди)

Тормышның кайбер маҗаралары күңелгә шулкадәр тирән кереп калган, аларньң күбесе әле хәзер да истән чыкмый. (Г. Бәширов)

Безнең әби әйтә: язның, беренче умырзаясын өзгәндә күңелдә булган уй гына чынга аша икән.(Р. Мөхәммәдиев)

Яңгыр явачак дип, бригадир аларны саламга җибәрде. Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң, юк әле синең, энем. (М. Хәбибуллин).

Хәтереңә yen куй: тырышлык бушка китми ул. (Р.Низамиев)

Беренче кыңгырау чылтыраса да, сыйныфка керергә уйлаган кеше юк. (М. Мәһдиев)

Мотаһир тагын бернәрсәгә ышанды: кешеләргә этлекэшләмәү, бәхетсезләргә кул суза белү дә үзеңә игелек булып кайта икән. (Р. Кәрами) (132 сүз)

Бирем

Тыныш билгеләренең куелышын искәртергә.

Үткәрү вакыты:

8 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль эш тексты

Ана шәһәре

Үзәнлек ике биек тау арасында булып, уртасында диңгезгә коя торган зур гына елга ага, елганың ике ягы чикләвек чыршылык белән капланган бик матур урын иде. Алмасбану ананың әйтүе буенча, йөз җитмеш авыруга дәва булган үләннәрнең бик күп төре шунда үсә, шешләрне кайтара торган һәм җирдә бик сирәк очрый торган күкташ, сарыташ, айташ шушында табыла; шуның өстенә елганың өске ягында урманлыклар булып, анда кыр киекләренең иң затлылары көтү-көтү булып йөриләр иде.

Данир өчен бу үзәнлек өч зур вакыйга белән данлыклы иде. Беренчесе — Данир атасы белән шушы үзәнлек янында аерылышты. Икенчесе — Данир Алмасбану ананы шушында тапты. Өченчесе — Данир дошманның соңгы явын шушыүзәнлектә тар-мар итте. Шушы данлы өч вакыйганьң истәлеген мәңгеләштерү йөзеннәнһәмүзәнлекнең; аучылык игенчелек өчен уңай икәнен искә алып, Данир шушы яңа шәһәр салдыра башлауны ил киңәшенә куйды. Ил киңәше моны кабул итте.

Шәһәрнең беренче ташын куюны Алмасбану анаданүтенделәрһәм булачак шәһәрне аның, хөрмәтенә «Ана шәһәре” дип атарга тантаналы карар кабул иттеләр.(Ә. Фәйзи) (156 сүз.)

Үткәрү вакыты:

Изложение.

Февраль.

Кырпак карлар, өшеткеч суыклар... Февраль-матурның хикмәтләре менә шулар булды,

И берзаман киттеләр, киттеләр кар бураннары тузынып! Бер көн яуды — туктауны белмәде, атна буе яуды — көчәйде генә.Җилләнеп ява башлады. Ишелеп кар яумый, ап-ак тәтен бөтерелеп уйнап тора кебек күренде. Урамга чыгу үзе авыр эшкәәйләнде. Иртән ишек ачып булмады. Көрәүгә, шунда ук тагын кар басты, үзеңне күмеп ташлады. Атка юл, җәяүлегә сукмак калмады. Ак стенасы артына мәктәпне яшерде. Анда шунлыктан кармаланып барган кебек барабыз. Мин бу арада кырга чыкмадым, урманга бармадым. Бу хикмәтләрдән соң андагы үзгәрешләрне дә белмәдем. Тузынып хәлдән таюга, Февраль-матур суытып җибәрде, ул гына җитмәсэ дигәндәй,чинаганҗилләренөстәде. Ләкин кояш та инде бүтәнчәрәк карады. Көннәр акрынлап озайды. Гыйнварньң көне кыска, февральнең ае кыска дип, юкка әйтмиләр: якты көне, кояшы белән матур ул! Инде яз якынлаша, ди. Кырларга тирес чыгарып, анда дым тоткыч буразналар сыздырып, ашлык амбарында чәчүлек орлык чистартышып, хәзер көнүткәне дә сизелми. Ә минем ишелэр, йөрергәһәм күрергә яратучылар, хәзер урманнан кайтып керми баш лады.

Мин анда кышкыүзгәрешләрне күзәттем.

Күр инде, күр, чыршы һәм наратларны кар басты. Күпереп торган ак мамыкка яртылаш күмелештеләр. Гүя тез чуктеләр. Нечкә агачлар исә башлары белән карга төртелде, көянтәдәй сыгылып, ычкына алмас булды. Тилмереп, язны көтәләр. Башларын әсирлектән арындыруын, тез бастыруын көтәләр. Шул ук вакыт, ак йолдызлары беләнҗемелдәп,әйтерсең лә елмаешып торалар.

...Февраль аенда кояш күңелле карап кына калмады, түбәләрдән тамчылар тамызды. Беренче тамчылар... Тып та тып тамган үтә күренмәле тамчылар тиздән Яз-матур киләсен, аңа озак калмаганын хәбәр итә башлады. Алар Яз-матурга каршылау җырыҗырлады. Хәзер көне буе әтәч тавышлары тынмады. Нигез тирәсендә тавыклар, шул якты тамчыларга үрелеп, төшкәнче ук, рәхәтләнеп авыз итеп алды. Сихәтле тамчылар... Әллә шуңа алар йомырка сала башлады. Әтәчләрдән битәр, бозаулар авыз йоммады. Мүелдәшеп, аналарын дәште. Чыпчыклар ничек сөенде! Алар юлларда кайда гына булмады! Туптай сикеренеп, шул якты көнгә куанды.

Озак калмады инде... өй тирәсендә терлеккә, урманда кош һәмҗәнлеккә — барчасына да түзәргә озак калмады. Февральнең кар өермәләрен, мартныңҗәяүле бураннарын үткәрәсе дә, апрель хикмәтләрен: көндезге салкын җилләрен, төнге суыкларын озатасы калды аларга.

Әле кар бураннары уйнап туймаган, әле урманда агачларны шартлатып, төнге суыклар мылтык атып кылана, ә шулай да, көн саен бишәр минут булса да, артканнан-арта барган яктылык, бурансыз көнне көлеп кояш каравы, кен уртасында тамып куйган тамчылар — барысы да елнын, язга авышуын сөйләде. Кырга чыксац, нурлардан күзләр камаша. Җәенүләннәр, яфраклар белән йотылса, хәзер ул нурлар ап-ак кардан кире кайталар. Шуңадыр, күрәсең, елның бер генә ае да, хәтта июль дә болай балкымый. Урман яктырып, көлеп тора кебек күренә. Нурлар эченә тикле үтеп кергәннар. Анда зур агачларны әйтмим да, хәттаhәpнәни куакчык, hәpяшь агач, кыш үтеп исән калганлыгын белдереп, ак карга зәңгәр күләгәләр төшерә...(Гарәфи Хәсәновның «Елның дүрт фасы лы» исемле китабыннан.) (433 сүз.)

Үткәрү вакыты:

Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләре темасына изложение.

Кечкенә Апуш.

Читекче Мөхәммәтәли абзый, тегеп алып чыккан читекләрен Сабитовлар кибетенә тапшырып, акча алды. Шуннан соң ул, хатыны яраткан калай тартмалы чәй алып, Үтәмишевләр кибетеннән чыгып килә иде.

Шулвакыт җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды.

Каршыдагы мәчет чатындагы кырыктартмачылар һәм башка вак сәүдәгәрләр тавыш килгән якка борылып карадылар.

Бала бирәм, диме?

Әйе, асрарга бала бирәм, ди.

Бар да арбага карадылар. Анда, яна тукылган сап-сары чыпта еемнәре естендә, дурт яшьлек дисәң;, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик кечкенәһәм арык гәүдәле малай утыра иде.

Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аныңүзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Елап жибәрергә тәмамәзер иде инде ул. Ләкиншундаҗыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде.

Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?

Олаучы,уңайсызланып, арба өстеннән төштеһәм мәчет

чатындагыларга якынлашты.

----Соң бит... минекемени? Миңаәманәт итеп тапшырылган бала ич... Авылдан Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга дип утыртыпҗибәргәннәр иде аны миңа. Бай Әрбеткә киткән, бикә якын да килми... Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?..

Мөхәммәтвәли абзый арбага якынлашты һәм балага карап аптырап калды. Дөрес, нәниләрһәммәсе диярлек бер-берсенэ охшыйлар, әмма бу каплаган да куйган улгән улы иде. Шун- дый ук монсу кара кузле, калкурак борынлы, еске ирене алга- рак чыгып, аскысы бераз эчкэ я^лелып тора. Ул:

Исемең кем синең, улым? — дип сорады.

Габдулла,— димәкче булды бала, әмма тавышы ни ечендер тамагында кысылып калды. Ул күзәтү белән артык мавыгып сөйләшергәәзерләнмәгән иде әле. Шуныңөстенә Мөхәм­мәтвәли абзыйның да соравы кинәтрәк булды. Шуңа күрә бала турында әлеге чыптачы сөйләп китте:

Габдулла аның исеме, Габдулла. Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт улы. Әтисе дә,әнисе дә вафатлар. Бик ипле, бик әйбәт бала...

Миңа язган бала шушыдыр инде,— дип уйлап алды Мөхәммәтвәли абзый.

У л чыптачының арбасына менеп утырды, һәм алар өчәүләп Яңа бистәгә, Мөхәммәтвәли абзыйныңөенә юнәлделәр.

Йортларһаман сирәгәяһәм вагая бардылар. Ниһаять, алар каладан күллеһәм сазлы бушлыкка килеп чыктылар. Аннан авылныкы сыман бер катлы, иске өйчекләр тезелеп киткән урамга килеп керделәр.Ypменеп, дүрт-биш йорт үткәннән соң, ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына кереп китте. Мөхәммәтвәли абзый арбадан төшеп, Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка янындагы болдырның баскычын шыгырдатып, өскә, икенче каттагы фатирга менеп киттеләр.

Мөхәммәтвәли абзыйның хатыны Газизэ апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды. (Әхмәт Фәйзинең «Кечкенә Апуш» исемле китабыннан.) (383 сүз.)

Үткәрү вакыты:

Контроль изложение.

Ярсулы яз.

Әллә нинди булды быелгы яз.

Елдагыдан үзгә соңарып-сагындырып кына килде дә, март ахырларында кинәт ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде. Ике- өч көн эчендә юлларда кара чыкты, купер төпләрендә, мәктәп яннарында кулдәвеклэр ясалды.

Рәхимсез кышкы төннәрне җылы морҗа эчләрендә, кара мунча төнлекләрендә посып уздырган йолкыш чыпчыкла шул кулдәвекләрдә корымлы канатларын юа, күгәрченнәр төшеп су эчә..

Уяна дөнья! Елмаеп-көлеп уяна. Ул кояшы дисәң, көн озын сыйныф тәрәзәсеннән китмичә, авыз ерып тора. Парта өсте кызган табадай кыздыра да Гөлүсә белән Гамилнең беләкләрен пешерә. Бармак изеп, тышка чакыра, тел күрсәтеп үчекли. Чыгасыгыз килмиме, янәсе. Утырыгыз алайса, контроль эш дигән булып, икегә өчне кушып!

Кемгә ничектер, әмма Гамил өчен контроль эш — иң уңай, иң кулай эш. Тәмамладыңмы, бер минут тотмый Галләм абый. Әмәлен китерү өчен генә чәпчегән була:

Нәрсә, бик ашыгыч? Тикшереп чыктыңмы? Хаталарын Галләм абый чүпләсен дисеңме әллә? Ярый, хуп!

Гамил, эшен төгәлләп, Һәркемнән элек кул күтәргәч, каш җыерган булды. Журнал өстендә яткан күзлеген алып киде дә сәгатенә күз тешерде.

Һе! Егерме минут. Күпер төбендә кар яна, ди, әнә. Сүндерүче кирәк, ди... Кая, китер...

Инде хәзер ни буласын алдан ук белеп тора Гамил. Кузгала башлауга, Гөлүсә итәктән тартачак. Үтермә, янәсе, калдыр карал амаңны!

Уйлыйм дисә, башына тай типмәгән. Башкалардан тизрәк тә эшли ала. Тик уйларга иренә. Кояш коткысына бирелеп, кыектан тамган тамчыларны санап утыра. Күрше эшләсә, икебезгә дәҗитәр, ди, күрәсең.

Әмма Гамил бүген күрше хакын хакламады. Барлык каралама кәгазьләренҗыеп бөгәрләде дә, укытучы өстәленә узышлый, чүп савытына ташлап китте. Җиргә төшкән чыпчыкны эләктерергә тырнак чарлап торганда, чыпчык очып киткәч, мәче баласы ничек караса, Гамил кулындагы дәфтәргә шулай карап калды Гөлүсә.

Галләм абый, нинди билге куярга белмәгәндәй, дәфтәр бите өстендә каләмен уйнатып торды да күзлек өстеннән сөзеп карады.

Нәрсә җим көткән чебеш кебек, куүләреңне ялтыратып торасың?!Бар, кайт.

Аннары киная белән өстәп куйды:

-Гөлүсәгә тынычлык кирәк. Эш башларга синең киткәнеңне көтәдер!

Гөлүсә ягына күз салгач, чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәде Гамил. Аның кыяфәте һаман да элеге шул мәчене хәтерләтә. Тик хәзер чыпчык аулаган чагы түгел, башына әбәк-чәбәк төшкәч, колагын шомартып, муенын җыерган чагы.Борынын дәфтәргә төрткән да мәсьәлә чишәргә керешкән.

Йөзгә йомшак канатлы талгын җил бәрә. Яз җиле, кояш җиле! Ферма каралтылары ягыннан баш әйләндергеч хуш җиләкле печән исе, әчкелтем силос исе килә. Тургайлары дисәң, тәмам шашынганнар. Тамаклары ничек армыйды да канатлары ничек талмыйдыр. Әллә ничек бик ярсулы да, бераз ямансурак та быелгы яз. Башка язлар болай иде кебек. Карлары-яңгырлары булды, яудылар да уздылар, сулары - ташулары булды, ташыдылар да тындылар. Тикберкайчан да тургай җырларының, бу кадәр ашкынулы булганы юк иде, көннәре дә бу кадәрле ямансу тоелмый

иде.

Әллә нәрсә булды малай күңеленә. Кайгы дисә, кайгырыр сәбәбе юк, сагыш дисә, сагыныр кешесе юк. Ә шулай да күңел нәрсәдер юксына, нәрсәдер көтә...(Габделхәй Сабитовның *Ярсулы яз» исемле китабыннан.

Үткәрү вакыты:

" Фонетика һәм орфография" темасы буенча диктант .

Берлин юлында очрашу.

Без төнлә белән, утларны сүндереп, танкларда бара идек. Алда, таш юлдан бераз уңдарак, ут шәүләсе күренде. Без аңа якынлашкан саен, ут үсә, көчәя, ялкын тасмалары күккә үк сузылалар иде кебек. Тагын бераз баргач, без моның дөрләп янган бараклар шәүләсе икәнен аңладык.

Шулвакыт җыр ишетелде. Ул, әнә теге ут — ялкын эченнән чыгып, безгә таба килә, танклар шаулавын үтеп, безнең йөрәкләребезгә үк керә иде кебек. Сүзләре ачык аңлашылмаса да, көе бик таныш иде. Озакламый сүзләрен дә аңлый башладык.

Илем минем, Москвам минем,

Иң кадерлем син минем...

Командир фараларны кабызырга, танкларны туктатырга кушты. Җыр кинәтөзелде. Алда шатлыктан елау, тавышлары ишетелде.

Безнекеләр! Без-не-ке-ләр!— дип кычкырды берничә кеше берьюлы.

Болар немец коллыгыннан азат ителгән безнеңкызлар булып чыктылар. (Г. Кутуй) (115 сүз)

Бирем

Тыныш билгеләренең, куелышын аңлатырга.

Үткәрү вакыты:

Сүз ясалышы” темасына искәртмәле диктант.

Чулпы яки чәч тәңкәсе татар хатын-кызлары милли киеменә туры килэ. Шунлыктан ул борынгы татар җырларында еш телгә алына. Татар бизәнү әйберләренә яңгыраулы стиль хас: яка чылбыры, хәситә, алка һәм чулпыдагы тәңкәләр, бер- берсенэ бәрелеп, үзенчәлекле көй — ягымлы көмеш чыңы тудыра торган булганнар.

Чулпыны, көндәлек бизәнү әйбере буларак, төрле яшьтәге кешеләр йөрткән.

Толымга төрле зиннәтләр үрү күп халыкларның милли киеменә хас. Ә чулпыга охшаш бизәнү әйберләре исә татарлар белән мәдәни һәм икътисади багланышта яшәгән башкортларда, үзбәк һәм казакъларда күзәтелә.

Чулпы толымга чәчүргечләр ярдәмендә тоташтырыла һәм атлаган саен үзенә хас көй белән чыңлап тора. Борынгылар чулпы чыңы явыз рухларны куркыта дип ышанганнар. Ләкин гасырлар үтү белән ул онытылган; нәфислек, матурлык сыйфатлары беренче урынга чыккан. (В. Цой)(111 суз)

Бирем

Ясалма, кушма, парлы,тезмә сүзләрне баганалап язарга.

Үткәрү вакыты

Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау”темасына контроль диктан

Урман бизәге

Каен — туган илгә,җиргә бик тугрылыклы агач. Европа илләрендә, мәсәлән, аны гомерендә бер генә тапкыр да күрмәгән кешеләр күп. Ләкин, ни гаҗәптер, ул менә безнең ил туфрагын сайлаган.

Каен 300 елга кадәр яши. Урман агачлары өчен бу бик күп түгел. Әмма табигый шартларда каеннарга бу гомернең яртысын яшәргә дә насыйп булмый. Урманда аның хәтта 100—120 яшькә җиткәннәре дә бик сирәк очрый. Агачны акрын гына эчтән кимерә торган төрле гөмбә авырулары моңа сәбәп була. Каен суын яратучылар да бу авыруларны таратуга нык булышалар.

Язын рәхимсез кешеләр, балта белән кизәнеп, зифа каеннар тәнендә тиран яралар калдырып китәләр. Күз яшедәй эре, авыр тамчыларньң җирдәге корыган яфракларга тамганы ишетелеп тора. Каен суының шифасы турындагы сүзләр, әлбәттә, күп тапкырлар арттырылган, күпертелгән. Яз көне каен агачындагы иң шифалы матдәләр аның яфракларында, бөреләрендә тупланган. Язга чыккач, менә шул ботаклардагы бөреләрне җыеп, аның төнәтмәсен эзерләү тамчылап каен суы җыюга караганда күп мәртәбәләр отышлырак.

Кайчакларда кибет киштәләрендә тезелеп торган банкаларда «Каен суы» дигән язуны укырга була. Дөресен әйткәндә, мондый эчемлекнең каен суы белән һичнинди уртаклыгы юк. (Ф. Вәлиев) (167 сүз)

Бирем

Өченче абзацтагы тыныш билгеләрен аңлатырга.

Үткәрү вакыты:

“Лексикология” бүлеге буенча изложение.

Байракташлар.

Моннан берничә еллар элек миңа Грузиядә Беек Ватан сугышы герое Мелитон Кантария белән очрашып сөйләшергә туры килде. Әңгәмәдәшем үтә дә җор телле, әмма гаҗәеп тыйнак кеше булып чыкты. Үзе турында урынлы-урынсыз сүз

кузгатканны бер дә яратмый. Төрле грузин мәзәкләре сөйләп, сүзне шундук икенчегә бора да куя.

Элеге очрашу вакытында да Кантария күбрәк сугышчан дуслары турында сөйләде.

Рейхстагкаәләм кадаучылар арасында бер татар егете дә бар иде. Гази Заһитов исемле. Сез аны беләсезме? — дип сорады ул миннән грузиннарга хас ягымлы акцент белән.

Мин бер мәлгә югалып калдым. Гази Заһитов турында ишеткәнем булса да, аныц биографиясе, тормыш юлы белән якыннан таныш түгел идем әле.

Ә сез Гази ЗаҺитовны,Һичшиксез, эзләп табарга тырышыгыз,— диде Мелитон Кантария саубуллашыр алдыннан.— Мөгаен, ул хәзер дә исән-саудырәле. Байракташ дустыма миннән дә кайнар сәламнәр тапшырырсыз!..

Грузиядән мин канатланып кайттым. Рейхстаг түбәсенәҖиңү Байрагы кадаган легендар Мелитон Кантариянең гозерен үтәячәгемә нык ышанып кайттым. Ләкин моныңөчен байтак юллар урарга, берничә тапкыр архивта булырга һәм Гази Заһитов турында язылган штаб документлары белән танышырга, дивизиянең исән калган командирларын, солдатларын күреп сөйләшергә туры килде. Шулай итеп, Гази Заһитов турында шактый мәгълумат тупланды.

Һәм мин тагын юл га җыендым.

Бу юлы Башкортстанга, батырның туган авылы Яңагышка. Яңагышның йөзьяшәр тупыллары рейхстагка беренчеләрдән булып әләм кадаган татар егетен хәтерлиләрдер.Һичшиксез хәтерлиләрдер...

«Батыр яуда беленә»,— ди халык. Бик дөресәйтем бу. Моның дөреслеген без күп меңнәрчә батырлар мисалында күр дек.

Гази Заһитов та тормышта үтә тыйнак, юаш, аз сүзле, сабыр холыклы кеше була. Шуңа күрә авылдашлары, Газиның батырлыгы турында ишеткәч, баштарак ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Хәер, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. «Йомы- кый» Газиның рейхстагны штурмлаганда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы хакында язылган архив документларын укып кара- ганнары юк ич аларның...

Әйе, Гази Заһитов һәм аның сугышчан дуслары кылган батырлыкка документлар шаһит. Кешелек документлары!

«30 нчы апрельдә Гази Заһитов рейхстагка беренче булып бәреп керде... Яралы килеш рейхстаг түбәсенәәләм кадады...» ...Берлин урамнарында канкойгыч сугышлар дәвам итә. Гитлерчылар үлем сәгатен сизгән ерткыч шикелле бәргәләнәләр. Рейхстагны саклаучы фанатик башкисәрләр, СС дивизияләре теш-тырнаклары белэн каршылык күрсәтәләр. Снарядлар шартлавыннан, танклар гүләвеннән ж;ир калтырый. Пул ял ар сызгыруыннан рейхстаг тирәсе зыңлап, гүләп тора. БөекҖиңүгә санаулы көннәр, санаулы сәгатьләр калып бара...

Рейхстагны штурмлау дәвам итә.Һәр сугышчы анда берен­че булып керергә омтыла. Әмма фашистлар баш күтәрергә дә ирек бирмиләр. Шулай да Г. Заһитов, В. Маков, А. Лисименко һәм М. Минин составындагы группа рейхстаг стенасына якы- найганнан-якыная бара. Менә алар, шуыша-шуыша, ишек төбенә ук килеп җитәләр. Ләкин ишеклар эчтән бикле булып чыга. Разведчиклар аптырап калмыйлар: ишекне бүрәнә белән

җимерттерәләр.Һәм, атыша-атыша, баскыч буйлап югары күтәрелә башлыйлар. Рейхстаг түбәсенә көч-хәл белән менеп

ж,итәләралар. Г. Заһитов «Җиңү алиһәсе» скульптурасы итәгенә сөйгән кызы бүләк иткән кулъяулыгы белэн кызыл әләм беркетэә..

Кире кайтканда, гитлерчылар Г. Заһитовны яралыйлар. Пуля аның кулын һәм күкрәген тишеп үтә, йөрәгенә берничә миллиметр гына ждтмичә кала. Әнә шундый хәлдә дә Гази госпитальгә керүдән баш тарта, сугышуын дәвам итә.

Без Гази Заһитовның батырлыгын, халыклар иреге һәм бәхетеөченүз-үзен аямыйча көрәшүен, рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып әләм кадавын зур хөрмәт белән искә алабыз.

Батырларүлмиләр! Алар халык хәтерендә мәңге яшиләр! (488 сүз)

С. Шакирдан

Үткәрү вакыты:

Изложение.

Әтием турында.

Таныш булыйк. Минем әтием — сезгә таныщ (мин шулай уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. Аның, бала чагы турын­да мин әбиемнән сөйләтә идем. Ул миңаәтиемнең бик тере, әмма тыңлаучанһәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. Бермәл ул күгәрченнәр очырту белән мавыгып алган. Хәзер анык кына әйтә алмыйм: ни сәбәптәндер, аны бу шөгыленнән бик тиз туктатканнар. Шулай да әтиемнең кош-корт һәмҗанварларга яратып каравы бөтен гомере буена сакланды.

Әбием сөйләвеннән мин шуны белеп калдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, ж,ырларга яраткан, гармунда да уйнарга бик иртәөйрәнгән.

Үсә төшкәч, мин әтиемне тирәнрәк аңлый башладым. Көндәлек тормышта ул йомшак, иркен күңелле,һәркемнең

күңелен күрә белүче кеше булды. Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим, безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. Менә бер мисал. Кунаклар килсә, без алар тирәсендә кирәкмәгәнгә буталып йөрмәскә, олылар сүзенә кушылмаска тиеш идек. Аннан әтием тупас мөгамәләне бер дә яратмады. Бездә, ягъни балаларда, бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды ул. Моңа әтием үзенең шәхси үрнәге белән дә ирешә иде. Чыннан да, без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, шулай ук җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.

Тагын минем хәтеремә әтиемнең фольклорчы һәм курайда уйнаучы И. Мусин белән 3. Яруллинны гадәттән тыш, әйтер идем, аерата бер ягымлылык белән яратуы сеңеп калган. Ка­занга килгән көннәрендә Заһидулла абый еш кына бездә туктала торган булды. Ул гаиләбезнең кадерле кунагы булып са­налды. Алар безгә яшь вакытларында төрле театрларда пиа­нист булып эшләп йөрүләрен бик күңелле итеп сөйлиләр иде.

Әтиемнең тагын иң яраткан шөгыльләре хат язу белэн чыгышясау — доклад ясау булды. Әмма дуслары һәм таныш- лары арасында ул иң кызыклы гәптәш һәм искиткеч әңгәмәче иде. Һәрвакыт игътибар белән бирелеп тыңлый, иптәшләренең сүзен бүлдерми, үзе уйлап җавап бирә.

Утызынчы елларда әтием үзенең яшьлек дусты Мансур Мозаффаров белән аеруча якыылашты, Алар инде бер-берсенә киңәшчеләр булып киттеләр.

Миңа әтиемне иҗат итеп утырган чакларында күзәтергә туры килмәде диярлек. Ник дигәндә, ул пианино янына уты- рып эшкә тотынса, без аның бүлмәсенә кермәскә, мөмкин кадәр аңа комачауламаска тырыша идек. Дөрес, әсәрләрен иҗат иткәндә, ул шагыйрь яки драматург белән киңәшләшә торган иде. Бигрәк тә аныц драматург Таҗи Гыйззәт белән бергә эшләгән чаклары минем хәтеремдә калган. Эш бүлмәсенә кермәсәм дә, кайвакыт аның уйнавын, көйләрен кат-кит тикшереп каравын сәгатьләр буе йотлыгып тыңлый идем.

Ул безнеңөченөйдә уйный торган иде. Әсәре безгә яхшырак аңлашылсынөчен, музыка яңгырашына бәйләп, төрле хикәяләр уйлап сөйли иде.

Аның иң яратып башкарган көйләре — татар халык көйләре.ӘҮзәсәрләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы буенча гына башкарды.*

Күргәнегезчә, минем әтием — композитор Салих Сәйдәшев — әнә шундый тыйнак һәм эш сөючән кеше иде (419 сүз)А. Сәйдәшевтән

Үткәрү вакыты:

Изложение.

Курай.

Күптән түгел Сәгыйть дус миңа курай турында шушы легенданы сөйләде:

«...Бик борынгы заманда безнең җирләрдәге бер хан, үсмер малайларны берәм-берәм чакыртып, шулардан чӘчен кырдыра торган булган. Әмма чәч кырган малайларның берсен дә хан кире кайтарып җибәрмәгән — Һәркайсын шунда ук үтертә икэн. Шулай итеп, ханның чәчен кырган малайлар һәлак булганнар. Ни өчен хан аларны үтерткән? Моның сәбәбен берәү дә белмәгән. Менә көннәрдән бер көнне бер ялгыз хатынның бердәнбер малаена да чират җиткән: хан чәчен кырдырырга аны да чакырткан. Малай хан сараена китәр алдыннан әнисе ада төче икмәк пешереп биргән: «Мә, улым, тамагыц ачкач, утырып ашарсың»,— дигән.

Малай, төче икмәкне кыстырып, сарайга киткән, хан янына барып кергән һәм, күп сөйләшеп тормастан ханның башын бик әйбәтләп юешләп, үткен пәке белән чәчен кыркып төшергән. Менә шул чакта ул гаҗәеп бернәрсә күргән: ханның башында имән бармак чаклы мөгезе бар, имеш! Хан да шүрәле сыман мөгезле, имеш!..

Малай эшен бетергәч, хан аңа әйткән: «Син инде минем мөгезне күрдең, ханның мөгезе бар икән дип сөйләп йөрерсең, шуңа күрә мин сине үтертәм»,— дигән. «Ярый,— дигән малай, бер дә каушап тормыйча,— тик син миңа шушы икмәгемне генә ашап алырга рөхсәт ит»,— дигән. Хан рөхсәт иткән. Малай төче икмәген ипләп кенә ашарга тотынган. Ул, ашыкмыйча, авызын чәпелдәткәләп, бик тә тәмле итеп ашый икән. Хан да, моның ашаганын карап тора торгач, кызыгып кит­кән: «Икмәгең бик тәмле күренә, кая, миңа да әзрәк сындырып бир әле»,— дигән. Малай чамалап кына сындырып бир­гән. Хан ашый башлаган һәм, исе китеп, малайдан: «Нигә бу икмәк шулхәтле тәмле?» —дип сораган. Малай: «Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде шул!» —дип ж,авап бир­гән. Моны ишеткәч, хан шактый аптырап калган: «Алайса без синең белән бер ананың сөтен капкан булып чыктык, безхәзер бертуганнар булабыз бит!» —дигән. Малай дәшмәгән. Ә хан, уйланып: «Бертуганны үтерергә ярамый бит әле, менә хикмәт нәрсәдә! — ди икән.— Ләкин үтертмичә дә булмый, чвнки син минем мөгезне күрдең, халыкка сөйләп йөрерсең... Инде нишләтергә сине?..»

Малай бу юлы да дәшмәгән, һаман тәмләп кенә төче икмәген ашый биргән. Шуннан соң хан, бераз икеләнеп торгач, малайга әйткән: «Ярар, мин сине үтертмим,— дигән.— Ләкин бер шартым бар. Кырда кура дигән бер көпшә үсә, син аныың кипкшнен чокыр башыннан табарсың. Менә шул көпшәне кисеп ал да, минем мөгез турында сөйлисең килгән саен, шуңа гына өрә торган бул... Аңладыңмы?.. Мөгез турында — ләм-мим!.. Телең кычыта башлады исә, көпшәне генә сызгыр- тырга тотын!.. Килештекме?»

Малай: «Ярый, риза»,— дигән, шуннан хан аны өенә кайтарып җибәргән.

Малайның вакыт-вакыт мөгез турында бик сөйлисе килеп китсә дә вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен, элеге шул кырдан кисеп алган көпшәсен «гу-гу» өрергә тотына икән. Тора-бара ул көпшәнең түбән очына тишекләр дә ясаган. Тишекләргә баскалап, көпшәдән нечкә-калын тавышлар да чыгара башлаган. Шулай итеп, малай төрле көйләр уйнарга өйрәнеп киткән. Хәзер инде ул ханның мөгезен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта да көпшәсен алып уйный икән. Искиткеч моңлы- матур уйнаган ул, кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтеп бирүдән гаҗиз хисләрне кузгатучы курай дигән гажәеп нәрсә әнә шулай туган, имеш!» (Әмирхан Еникинең «Курай» хикәясеннәнөзек.) (483 сүз.

Үткәрү вакыты:

Изложение.

Кыр казы.

Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында тешән ни кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде. Күлнең иңе 4-5 чакрым чамасында булганлыктан, аның бер ягыннан икенче ягына булган нәрсәләр күзгә чак-чак кына күренәләр.

Май ае керү белән, күлнең тирә-ягында кешеләр кайнаша башлый. Монда тирә-яктагы авыллардан, хозур кылып ятар өчен, әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр.

Кич булса, күлнең кайбер урыннарында, өелеп-өелеп үскән камышлар арасында су кошлары, төрле тавышлар белән кычкырып, чутылдашып, тирә-якны яңгыратып торалар.

Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә: кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикеренүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде күл тирәсендә кешеләрне күреп булмый. Алар да монда килми башлыйлар.

Бу вакытта Ак күл буе төн ягыннан көн ягына таба, жылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл жыеп, тамак туйдырып, хозур кылып китә торган урыннары булып әверелә. Бу вакытта һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп, хәл җыеп, юынып, тагын да болыт кебек һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның «кыйгак!.. кыйгак!..» дип каңгылдашып, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак кул буена ямь һәм җан биреп тора.

Мин, күл буенда өелеп үскән камышлар янына барып, тирә- якка карана башладым. Шул вакытта «кыйгак... кыйгак!..» дигән ялгыз каз тавышын ишеткәч, аптырап киттем. «Бу нинди каз тавышы?.. Бу кайда булырга кирәк?» — дип, колак салып тыңлый башладым. Тавыш бик якын, үзем янында торган камыш арасында гына.

Бу нинди эш?..

Камышларны ике якка ярып, тубыкка чаклы суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер кыр казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый, туктый... йөгерәм дисә, камышларга эләгеп кала.

Ул, мине күргәч, куркуыннан бар көчен сарыф итеп, талпына башлады. Ләкинһәммәсе бушка!.. Күп тә азапланмый, мин аны тотып алдым.

Кулыма казны тотып, атларны җитәкләп, теш алдыннан гына өйгә кайтып кердем.

Кыш керер алдыннан казның сынган канаты яхшы ук төзәлде. Сирәк булса да, канатын күтәреп аркасына сала башлады. Күрәсең, канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр. Бөтенләй сынган булса, бу рәвешле төзәлә алмас иде.

Казнын, бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч, бик вә бик шатландым. Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башладым.

Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым, кунак иттем.

Аның канаты төзәлде.

Менәберкөнне иртәнчәк бик югарыда, еракта:

«Кыйгак... Кыйгак!..» —дигэә,кыр казларының тавышлары ишетелә башлады.

Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты. Теге, Ьавадагы кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда, ул артык уйлап та тормый, йөгереп, алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча да башлады һәм теге кыр казларына таба карап очып та китте. Мин гажәпләнеп карап тордым да калдым. (473 сүз)

М. Гафуридан

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/67732-prilozhenie-k-rabochej-programme-po-tatarskom

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Комментарии
31.05.2016 22:12
спасибо!

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки