Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
21.10.2014

История родного края на татарском языке

Габдрахманова
учитель татарского языка
Данный материал предназначен для изучения истории родного края для учащихся татарских школ

Содержимое разработки

Мәннапова Фидая Җәмил кызы 8843260-55-1-48 Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе

Авылым тарихы

     Тарих!  Биш  кенә хәрефле сүз булса да, үз  эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар,  күпме гасырлар сыйдырган.  Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган.  Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар,  ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.  Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул "тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ни кызганыч, барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.

     Әйе, без дә олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны, дөреслекне белергә омтылырга, эзләнергә тиешбез, шуңа күрә укучылар белән үткән тарихыбызны өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. .....Олы Mишә авылының төзелүе XVI гасыр азаклары XVII гасырның башына туры килә. Белгәнебезчә, Иван IV 1552 елда Казанны ала һәм кешеләрне көчләп христиан диненә кертә башлый. Казан ханлыгын алгач та, безнең төбәкләргә рус крестьяннары күченеп утыра һәм биредә үз хуҗалыкларын корып, аякка басарга телиләр. Бу як татарларын көчләп христиан диненә керткән вакытта безнең төбәк татарлары бирегә күчеп киләләр. Мондагы руслар акрынлап үлеп бетәләр һәм Яңа авыл исемле татар авылы барлыкка килә. Авылның урманга бик якын торуы яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. Кешенең эшчәнлеге бу якларның табигатенә бик нык йогынты ясаган. .....Авылга беренче Биккенәнекеләр нәселе килеп урнашкан. Ул нәселдән хәзер Хәмидуллин Нәби улы Илдус калган. Аннары бу авылга Әпкәлиемнекеләр, соңыннан Мөлекнекеләр, Тимергали нәселе, Мостафа нәселе, Сабит нәселе килә. Авылда иң бай кеше Галим бай булган . Ул хезмәтче тотмаган, җире, маллары булган. Ул үз җирендә һәм шулай ук үзләре эшкәртә алмаган кеше җирләренә дә чәчкән. 1929-1930 нчы елларда Галим байны кулак дип атап, йортсыз-җирсез калдырганнар. Картлык көне ач-ялангач үткән. 1920-1930 нчы елларда авыл аерым хуҗалык булып яши. Җирләр аерым кулларда булып, һәр кеше ат, сыер асраган. Агач сукалар белән һәр кеше үз җирен эшкәрткән. юю1911 нче елда Янәчәй губернасына ачлыктан күченеп киткән гаиләләр булган. 1921 нче елда Себер, Красноярскийга күченеп киткәннәр. Кайбер гаиләләр ачлыктан үлеп беткәннәр. Авылда хәтта кабер казырга хәлле кешеләр дә калмаган. ........1929 нчы елда 9 хуҗалыктан колхоз оешкан. 1930 нчы елда 25 хуҗалык берләшкән. 1932 нче елда аларның саны 22 хуҗалыкка калган. Аннары алар үзләренә тигән җирләрдән игеннәрне эшкәртеп, җыеп алганнар. Ул вакытта үлчәү булмаган, икмәкне тубал белән чиләкләп бүлгәннәр. Шушы хуҗалыкның җитәкчесе - Каримов Харис булган. Крестьяннарны колхозга тарту, киләчәккә ышаныч уяту бик авыр булган. Кулак дип аталган авылдашларны күрә алмыйлар, авылда хезмәтче тоткан кеше булмый. Авыл ярлылары, ялланып көн күрүче крестьяннар беренче булып колхозга керергә теләк белдерәләр. Гайнулла улы Фәсхетдиннең өен дә, суыру машиналарын, бар малларын алып бетерәләр. Баландыштан алып бәләкәй генә өй салалар. Фатхулланың бар мал – мөлкәтен тартып алып, коры өендә калдыралар. Галимне, Мөбәрәкшаны йорт – җирсез, мал-мөлкәтсез калдыралар. Алар Шәяхмәт бабайлар гаиләсендә торалар. Мөбәрәкша яшьтән Казан каласына китеп күмәч пешерүче байга ялланып эшли. Бай аны ярата, малай көч җыйгач, егет булып үзе эшли алырлык булгач, ул аңа әйтә: “Авылыңа кайт, егет, күмәч пешер, кешеләргә игелек кыл!”-дигән. Ул аңа он, ипи пешерә торган калыплар бирә һәм авылга кайтарып җибәрә. Мөбәрәкша кайтып гаилә кора, мал асрый һәм беренче күмәчен пешереп Өчнарат, Теләче базарларына алып барып сата, ә онны Балык Бистәсеннән барып ала торган була. ....

.Колхозлашкан елларда Миңнулланы председатель итеп куеп торалар. (Колхоз Ленин исеме белән йөри башлый.) Беренче колхозга керүчеләр: Тимергали, Миңнулла, Закир, Кәримнекеләр, Салих Тимере, Гасыймы, Кәрим Зарифы, Хәнифе, Нәҗми Гыйльмие. 1933 елларда колхоз ныклап оешып китә, бригадалар төзелә. Бригадирлар итеп Хабибуллин Хаҗи, Фатхуллин Миңнехуҗалар сайлана. .......Авылда мәчет булган. Фәезхан- мулла, Зиятдин - мөәзин була. Мәдрәсә Фәсхетдин өендә оешкан. Мәдрәсәдә Кәшип һәм Әмин укыткан. Кәшип яшьләрне, ә Әмин олыларны, хатын-кызларны укыткан. Соңыннан башлангыч мәктәп төзелгән, анда Галимуллин Тимерхан укытучы булган. 1930 елның сентябрь аенда авылга Утар авылыннан укытучы булып Давлетшина Сабира килә. Ул 14-15 яшьлекләрне укыта. Галимуллин Тимерхан соңгы елларда РОНО бүлеге мөдире, аннары исполком рәисе була. ........Колхозлашканнан соң авылда су тегермәне, амбар, атлар өчен торак, сарык һәм дуңгыз, сыер, тавык фермалары булдырылган. 1935 нче елда клуб салына. Безнен авыл Мамалай волосте, Мамадыш өязенә кергән, авыл Советы Елыш авылында булган. 1938 нче елда авыл Советы Олы Саурыш авылына күчкән. Колхоз председательләрен халык берсе артыннан берсен алыштырып торган. Ул чакта һәр авыл бер колхоз булган. ...

..1941 нче ел... Илдә сугыш башлана. Авыл яу кырына үзенең ир- егетләрен озата. Авылда карт – корылар, бала – чага һәм менә – менә сугышка китәбез дип торучы берничә ир – ат кала. Авыл өстен күз яше, ачы хәсрәт баса. Киткәннәрнең үле хәбәре килә башлый. Сугыш башланганда колхоз председателе Галимуллин Хидият Галимулла улы була. Ул рәислек вазыйфасын Фатхуллин Миңнехуҗага тапшырып сугышка китә. Ә үзе яу кырыннан кире авылга әйләнеп кайта алмый. 1947 нче елда колхозга беренче машина, тракторлар кайта башлый. Беренче шофер Низамиев Бәдретдин була. Колхоз 4 авылны берләштерә һәм Ленин исемен йөртә. ......1941-1945 нче елларда Саба районында 70 тән артык колхоз булган, шулар арасында Ленин исемендәге колхоз алдынгылар сафында барган. Колхоз яшәвен дәвам итә. Хаҗиев Ислам колхоз председателе булган елларда да алдынгылыкны бирми. Ул җитәкчелек иткән елларда колхоз үзәге Олы Саурыштан Олы Мишәгә күчә. Колхоз конторасы, почта, авыл советы, медпункт, янгын сүндерү йорты, газ склады, амбар, пекарня, ашханә, машина паркы, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибет, мәчет салына, фермалар төзекләндерелә. ......Илдәге сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә хуҗалык итүнең төрле ысуллары барлыкка килде. Элеккеге Ленин колхозы бүгенге көндә “Сөт иле” дип үзгәртелде, аның җитәкчесе- (2008 елдан) Фәсхиев Фаил Фәизхан улы. Элеккеге авыл Советы исеме хәзер муниципаль авыл җирлеге Советы дип үзгәртелде. Аның җитәкчесе- Мәннапов Гаптелнур Әгъләмҗан улы.

.......Еллар үтә... Колхоз җитәкчеләре бер-бер артлы алышынып тора. Авылыбыз халкы тырыш, эшчән. Колхозыбыз үссен, алга китсен өчен армый-талмый эшләгән авылдашларыбызның хезмәте югалмый, дәүләтебез аларның эшчәнлеген югары бәяли. Рәсимә Шәрифуллина һәм Гаптерәүф Кәримов -Октябрь революциясе ордены кавалерлары, Гилван Фәтхуллин-3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры, Хәкимулла Яруллин- колхозның Ленин премиясе лауреаты. Фатима Хәмидуллинага, Камил Хәмидуллинга Татарстанның атказанган терлекчесе, Наил Хәмидуллинга атказанган спорт мастеры, Әхмәтхан Муллахмәтовка, Хәнәфи Йосыповка атказанган механизатор, Фаягөл Фәтхуллинага атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелә. Авыл яшьләре элек-электән үк татарча көрәш белән шөгыльләнгән. Г.Кәримов, Р.Мөхәммәтҗанов, Г.Фәтхуллин, С.Гиниятуллиннар - ветеран көрәшчеләр. Алар юлын Рафис Сәмигуллин, 3 бертуган Ленар, Илдар, Фирзәр Гиниятуллиннар, Айрат Фәтхуллин, Фирдинант, Дамир Хәбибуллиннар, Ранис Галимуллин, Адел Галимуллин, Радик һәм Рамил Мөхәммәтовлар дәвам итәләр. 1965-1976 елларда район мәйданын тоткан батыр, 7 тапкыр республика, 1 мәртәбә РСФСР чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы Наил Хамидуллин бүгенге көндә вафат. Аны искә алып һәр елны аның призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелә. ......Авылдан бик күп күренекле шәхесләр чыккан: Хәрби академия тәмамлаган Марсель Исмагилов, фермер- Сәгыйть Гиниятуллин, Кәрим Тинчурин театры артисты - Алмаз Фәтхуллин. Ә язучы шагыйрь Рашат Низамиев - авылыбызның горурлыгы. Ул бик күп китаплар авторы. Мәктәбебез укучылары белән даими очрашуларда үзенең яңа әсәрләре белән таныштырып бара. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, ләкин иҗат эшен туктатмый. Аның туган авылы Олы Мишәгә багышлап язган “Авылым” шигырен һәр укучы яттан белә:

Ничек итеп аңлатырга икән

Күңелдәге хисләр давылын.

Йөрәгемдә мәңге яшисең син,

Олы Мишә – туган авылым.

Өй түрендә үскән миләш белән

Туган йортым минем башлана.

Синдә тудым, синнән илһам алам,

Туган авылым -- минем башкалам...

    
....Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы - шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче шәхесләр бирә торган изге урыннар.  Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер. Туган төбәгебез тарихын өйрәнү, аны киләсе буыннарга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки