- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Тәмле телле булыгыз!
Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясебуенча
дәрескә план-конспект.
Тема:Тәмле телле булыгыз.
Сыйныф:3
Дәрес вакыты:45 минут
Максатлар:
Текстныукып, әсәрне анализлау алымнарын өйрәнү.
Йөгерек, сәнгатьле, аңлап уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Әдәплелек, тәртип кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:Ноутбук, интерактив такта, колонкалар.
Дәрес тибы: Катнаш
Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, аңлашылмаган сүзләрне аңлату, әңгәмә, сорауларга җавап, иллюстрация белән эш, рәсем ясау.
Дәрес барышы.
Дәресне оештырып җибәрү.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Хәерле көн телимен мин
Сезгә чын-чын күңелдән,
Теләкләрнең иң сафлары
Чыга күңел түреннән.
Укучы:Рәхмәт, сезгә дә хәерле көн телибез!
Укытучы:Рәхмәт, укучылар, утырыгыз.
Актуальләштерү.
Укытучы:Укучылар, без сезнең белән “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” бүлегендә урнаштырылган шигырьләр, хикәяләр белән танышып үттек.
Нинди кешене “яхшы кеше” дип атыйлар?
Укучы:Тәртипле, ярдәмчел, мәрхәмәтле, тәмле телле, әдәпле, акыллы һәм башкалар.
Укытучы:Әйе, рәхмәт, утырыгыз, бик дөрес җаваплар бирдегез, мин сезнең белән тулысынча килешәм.
Укучылар, без бүгенге дәрестә тәмле сүзләр турында сөйләшербез. Ә хәзер тактада язылган мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатып карыйк .
Рәхмәт кемгә дә рәхәт. Әлеге мәкальне ничек аңлыйсыз?
Укучы:Рәхмәт сүзен ишетү бөтен кешегә дә рәхәт буладыр, минемчә.
Тәмле сүзләрне ешрак әйтсәң, сине яратырлар.
Җылы сүзләрне әйтергә онытмаска кирәк.
Укытучы:Булдырдыгыз! Бик матур җаваплар бирдегез.
Дусың булмаса – эзлә,
Тапсаң – югалтма!Бу мәкальне ничек аңлатып карарсыз?
Укучы:Минемчә, дусларны югалтырга ярамый, чөнки алар синең өчен якын кешеләр.
Дуслар – синең ярдәмчеләрең, аларны югалтып булмый.
Дусларың күп булса, син көчле һәм бәхетле кеше.
Укытучы:Укучылар, сез шундый акыллы җаваплар бирдегез, мин сезнең белән горурланам.
Ә хәзер без сезнең белән танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның бик кызыклы “Тәмле сүз” хикәясе белән таныша башларбыз. Иң башта, яңа сүзләрне барлыйк һәм әлеге сүләрне дәфтәрләребезгә язып куйыйк.
Ефәк – шёлк (русча).
Кызыкты – күз төшерде; позавидовала (русча).
Уенчык диван – игрушечный диван (русча).
Авып китте – егылып китте; опрокинулась (русча).
Ялт итеп – бик тиз.
Шелтәләде – кисәтү ясады; сделала замечание (русча).
Гадәт – үз-үзеңне тоту; поведение (русча).
Оялды – смутилась (русча).
Гафу үтен – проси прощения (русча).
Тупас – грубо (русча).
Укытучы текстны беренчел укый.
Әсәргә анализ ясау.
Укытучы:Укучылар, хикәядә кемнәр турында сөйләнә? Әсәр нәрсә турында?
Укучы:Хикәядә Гөлкәй, аның әнисе, иптәш кызы Рәисә, кунак апа турында сөйләнә. Әсәр башында әбиләре искә алына. “Тәмле сүз” хикәясе дуслык турында һәм, әлбәттә, үз-үзеңне матур тота белү турында дип уйлыйм.
Укытучы:Укучылар, әйдәгез әле, текстны бергәләшеп укып китик.
Балалар текстны укыйлар.
Сезгә хикәянең кайсы өлеше ошады? Һәм ни өчен?
Укучы:Миңаәсәрдә Гөлкәйнең Рәисәдән гафу үтенгән өлеше ошады, чөнки Гөлкәй башта дустына тупас сүз әйткән булса да, ул үз хатасын аңлап, аны тиз генә төзәтә белә.
Миңа әсәр башында Гөлкәйнең эзләнүе ошады. Ул әбисе әйткән сүзнең төбенә төшенәсе килде. “Нинди була икән ул тәмле сүз” дигән сорауга җавап эзләде.
Ял итү.
Укытучы:Укучылар, без сезнең күп эшләдек, ә хәзер әзрәк ял итеп алыйк.
Зөлфия Минһаҗева башкаруында “Тылсымлы сүзләр” дигән җырны тыңлап үтик. Сез шул арада рәсемнәр ясарга өлгерерсез дип уйлыйм. Рәсем түбәндәге эчтәлектә булырга тиеш: Тәмле сүзне сез ничек күз алдына китерәсез?
Бик сәләтле дә икән үзегез, кыска гына вакыт эчендә эчтәлекле рәсемнәр ясый алдыгыз. Ә хәзер, укучылар, хикәягә кире кайтып, миңа түбәндәге сорауга җавап бирегез әле. Ни өчен әсәр “Тәмле сүз” дип атала?
Укучы:Минемчә, бу хикәядә җылы, матур, ягымлы сүзләр күп әйтергә кирәклеге турында сөйләнә, шуңа күрә ул “Тәмле сүз” дип атала.
Гөлкәй Рәисәгә сихри көчкә ия булган “Гафу ит, Рәисә!” дигән җөмләне әйтүгә, кызлар яңадан бергә уйный башлыйлар.
Укытучы:Әйе, җавапларыгыз бик дөрес булды. Балалар, әйдәгез әле хәзер Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “тәмле сүз” һәм “тәмле телле”нең мәгънәләрен табып укыйк.
Тәмле – ашар, эчәр яки иснәр өчен ләззәтле.
Тәмле – ягымлы, кеше күңелен йомшарта.
Тәмле телле – кешеләр белән ягымлы, йомшак итеп сөйләшә белүчән.
Бу сүзләрне дәфтәрләргә язып куйыйк.
Гөлкәй тәмле сүзенең кайсы мәгънәсен белмәгән?
Укучы:Гөлкәй тәмле сүзенең икенче, ягъни ягымлы, кеше күңелен йомшарта дигән мәгънәсен белмәгән.
Укытучы:Кызның әбисе тәмле сүзен нинди мәгънәдә кулланган? Моны кайсы җөмләдән белеп була?
Укучы:Кызның әбисе тәмле сүзен күчерелмә мәгънәдә кулланган. Моны беренче җөмләдән белеп була.
Әбиемнең әйтә торган бер сүзе бар иде: “Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас”.
Укытучы:Бик дөрес, мин сезнең белән тулысынча килешәм. Ә кунак апа Гөлкәйгә нинди курчак алып килгән? (дәреслектәге рәсемгә карап сөйләргә).
Укучы:“Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Курчакның күзләре зәп-зәңгәр. Миңа карап торган шикелле. Чәчләрен укучы кызлар шикелле итеп үргән. Күлмәге зәңгәр ефәктән тегелгән”.
Укытучы:Әйе, җавабың бик дөрес, рәхмәт, утыр. Гөлкәй бүләкне ничек алган?
Укучы:Гөлкәй курчакны “Рәхмәт, апа” дип ала.
Укытучы:Кунак апа Гөлкәйне ни өчен тәмсез телле дип шелтәләгән?
Укучы:Чөнки Гөлкәй Рәисәгә тупас сүзләр әйтә.
Укытучы:Кыз үзенең хатасын аңлаганмы? Кайсы җөмләдән белдегез?
Укучы:Әйе, әлбәттә, кыз үзенең хатасын аңлаган, чөнки ул Рәисәдән гафу үтенә. “Гафу ит, Рәисә! – дидем мин, аска гына карап.”
Укытучы:Кызларның дуслыгы дәвам итәрме? Дәлилләгез.
Укучы:Минемчә, кызларның дуслыгы дәвам итәр, чөнки Гөлкәй үзенең хатасын аңлады һәм бүтән андый ялгышлык эшләмәс. Гөлкәй әсәр ахырында түбәндәге сүзләр әйтә: “Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә тупас сөйләшмәм.”
Укытучы:Хикәянең төп герое кем?
Укучы:Гөлкәй.
Укытучы:Әйдәгез, Гөлкәйгә характеристика биреп карыйк. Язучы хикәядә аны нинди итеп күрсәтә?
Укучы:Тәмле телле – дорфа, тупас; үзен генә яратучы – үз хатасын таный белүче, гафу үтенә белә торган.
Укытучы:Укучылар, сез Гөлкәйнең уңай һәм тискәре сыйфатларын таптыгыз. Сезнеңчә, кызның уңай сыйфатлары күбрәкме, әллә тискәреме?
Укучы:Минемчә, аның уңай сыйфатлары күбрәк, чөнки ул үзенең хатасын таный һәм төзәтә белә.
Укытучы:Димәк, аны начар кыз дип әйтә алмыйбыз. Ул хаталарын таный-таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше, тәмле телле булып үсәчәгенә ышана. Гөлкәйнең тәртибе сезгә ошыймы? Кайчан һәм ни өчен ошамый?
Укучы:Гөлкәйнең тәртибе безгә дустыннан курчак тартып алганда ошамый.
Укытучы:Ул начарлык эшлим дип уйлыймы?
Укучы:Юк, ул начарлык эшлим дип уйламый, чөнки аның матур курчак белән үзенең генә уйныйсы килә.
Укытучы:Укучылар, хәзер игътибар белән тактага карагыз. Монда дүрт мәкаль бирелгән. Алар хикәянең кайсы өлешенә туры килә?
Тел елата да, юата да.
Теле татлының дусы күп.
Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.
Яхшы сүз балдан татлы.
Укучы: Беренче мәкаль Гөлкәйнең тупас сүз әйтеп, тиз генә үз хатасын төзәтә белүе турында сөйли.
Икенче мәкаль Гөлкәй гафу үтенгәч, Рәисә белән яңадан уйнап китүе, дустын югалтмавы турында сөйли.
Өченче мәкаль “Гафу ит” дигән сүзне ишеткәч, Рәисә сөенеп, көлеп җибәрә. Шул өлешенә туры килә.
Дүртенче мәкаль, минемчә, әсәрнең тулысынча эчтәлегенә туры килә.
Чыннан да, яхшы сүз балдан татлы була.
Йомгаклау.
Укытучы:Укучылар, димәк, “Тәмле сүз” хикәясе нәрсә турында?
Укучы:Әдәплелек турында.
Укытучы:Автор безнең нинди булып үсүебезне тели?
Укучы:Әминә Бикчәнтәева безнең әдәпле, тәртипле, тәмле телле булып үсүебезне тели.
Укытучы:Ни өчен автор мондый кыз турында хикәя язган?
Укучы:Без бу кыз кебек булмасын өчен.
Укытучы:Дәрес ахырында бер-беребезгә тәмле сүзләр әйтик.
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк!
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк
Тәмле сүзләр, җылы сүзләр, шатлык кирәк!
Укучылар, ә хәзер бер-берегезгә матур, җылы, ягымлы сүзләр әйтеп үтегез.
Укучылар бер-берсенә комплиментлар әйтә.
Өй эше бирү.
Укытучы:Укучылар, бүгенге дәресебез ахырына да якынлашты. Ә хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куегыз. Өй эше – “Тәмле телле бала нинди була?” дигән темага җавап рәвешендә кечкенә генә сочинение язып килегез. Яисә альбом битенә үзегезгә ошаган, истә калган өлешкә рәсем ясагыз.
Белемнәрне бәяләү һәм саубуллашу.
Укытучы:Укучылар, бүгенге дәрестә сез шундый актив булдыгыз, бик матур җаваплар бирдегез. Мин сезнең белән горурланам. Барыгыз да яхшы һәм бик яхшы билгеләргә лаек булдыгыз. Сау булыгыз, укучылар!
Укучы:Сау булыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/73666-tmle-telle-bulygyz
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «География и биология: применение педагогических технологий и методов обучения согласно ФГОС ООО от 2021 года»
- «Особенности преподавания основ православной культуры в соответствии с ФГОС»
- Курс-практикум «Искусство мягкой дисциплины»
- «Преподавание фортепиано в детской музыкальной школе и школе искусств»
- «Воспитатель ГПД: содержание и технологии работы с младшими школьниками в соответствии с ФГОС НОО от 2021 года»
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии
- Методика организации учебно-производственного процесса
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Физика и астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.