Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.12.2014

Рабочая программа по татарскому языку 9 класс: полный УМК с КТП и конспектами уроков

Гиматдинова талия гашигулловна
учитель татарского языка и литературы
Рабочая программа по татарскому языку для 9 класса соответствует ФГОС и содержит полный учебно-методический комплекс для успешного освоения предмета. Включает календарно-тематическое планирование, развернутые конспекты уроков, дидактические материалы и критерии оценивания. Основные разделы охватывают грамматику, лексику, развитие устной и письменной речи, а также знакомство с культурой и литературой. Материал поможет педагогам организовать эффективный учебный процесс, а ученикам – систематизировать знания и подготовиться к итоговой аттестации.

Содержимое разработки

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар теленнән эш программасы ТР ММ 4154/12номерлы (09.07.2012)приказы белән расланган базис укыту планы нигезендә, милли-региональ компонентын кулланып, "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен 1-11 нче сыйныфлар )"(төзүче-авторлары:К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова; "Мәгариф" нәшрияты, 2010) һәм татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты буенча төзелде.

Максат: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү; бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү; норматив программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү; тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү; халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерүгә; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешүгә игътибар итәргә. Лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерүгә игътибар итү . Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерүгә һәм кагыйдәләрен белүгә игътибар итү.

Дәреслек: Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С.“Татар теле, 9 сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)”- “Мәгариф” нәшрияты, 2008

Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Программада 68 сәгать каралган.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укытучы төп игътибарны укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, фикер йөртү сәләтен үстерүгә; аларда мөстәкыйльлек, иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләүгә юнәлтергә тиеш. Санап чыккан бурычларны уңышлы хәл иткәндә генә, урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларны татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшырырга әзерләп була.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитшрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартлырының берсе – тикшерү вакытында укучыларгы тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкинкадәр бердәй булуы.

Укучыларныңбелем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындаагымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә,укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгедән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган эчтәлекнең төп эчтәлеген сөйләп бирү һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диологлар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны сәнгатьле итеп һәм тиешле тизлектә кычкырып уку; текстны, тулысынча аңлап, эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгъүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, диктант язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение язарга өйрәтү эшләре буларак кына кулланыла.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану уңай. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт.Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын паузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укычыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлек ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укычының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул беренче чиратта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ҺӘМ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

сыйныфлар

IX

1.

Тыңлап аңлау

(минутларда)

3

2.

Диалогик сөйләм

(репликалар саны)

12

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

14

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтшлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктацион яки эчтәлеккә бәөле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә,“5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнеләгн яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү

Сыйныфлар

Кычкырып уку

(сүзләр саны)

VIII - IX

75 - 80

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда 20% - 30% ка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 30 - 40% ка югарырак була.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аелаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дәрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегеә куелган тәләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалынүзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктантлар яздыру өчен, төрле характердагы материал ( аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга тиеш. Сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аны тактага яза һәм аңлата. Диктант яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен, балаларга мөмкинлек бирелергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Сүзләр саны

IX

25-28

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Уку елы башында

(сүзләр саны)

Уку елы ахырында

(сүзләр саны)

IX

80 - 90

90 – 100

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктацион хаталы диктантка«5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хаталы диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктацион хаталы диктантка “2”ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән, башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү;укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела:беренчесе эшнең эятәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктацион һәм грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен, хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына.Алар рус телендә сөйләшүче балаларгааңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Сыйныфлар

Уку елы башында

(сүзләр саны)

Уку елы ахырында

(сүзләр саны)

IX

130 – 140

140 – 150

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес, 1 орфографик, 1 пунктацион яки 1 грамматик хаталы эшкә“5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

- укучыларның башлангыч һәм урта сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

- тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

- татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

- татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

- алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

- укучыларның орфографик, пунктацион грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләреңне белдерә һәм дәлилли алу;

лексик темаларга яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, аларның эчтәлеген башкаларга җиткерә алу.

Диалогик сөйләм

Күмәк сөйләшү (полилог) күнекмәләренә ия булу;

аралашу барышында коммуникатив максатка ирешә алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 12 дән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыра алу (җөмләләр саны 14 тән ким булмаска тиеш);

монологик сөйләмдә фикерне һәм үз мөнәсәбәтеңне төгәл белдерә алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлата һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөсәбәтеңне белдерә алу

Уку

Фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстлар белән танышып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны табып әйтә белү;

әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне сәнгатьле итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү;

татар әдипләренең иҗаты турында сөйли белү; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып, үз фикереңне әйтә белү.

Язу

Язма эшләрне грамоталы, эзлекле итеп яза белү;

текстларны русчадан татарчага язмача тәрҗемә итә алу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, белешмә, эшлекле хат) дөрес яза алу.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. Н.С.Гыймадиева, Г.Н.Закирова, З.В.Шәйхетдинова

Диктантлар һәм изложениеләр” (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 нче сыйныфлары өчен)

Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2006

3. Н.С.Гыймадиева, Р.А.Баһавиева

“Контроль диктантларһәм изложениеләр” (үзгәртелгән икенче басма)

Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2006

4. Р.Н.Фатыйхова

Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар” (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең V-IX сыйныфлары өчен ярдәмлек)

Казан “Гыйлем” нәшрияты, 2009

5. Р.Н.Фатыйхова

Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар” (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең V-IX сыйныфлары өчен ярдәмлек)

Казан “Гыйлем” нәшрияты, 2009.

Кулланылучы методлар һәм алымнар, технологияләр.

Аңлы-коммуникатив, репродуктив методлар, эзләнү методы. Мәгълүмати технологияләр, проблемалы укыту технологиясе.

Класстан тыш эшләр

- Татар теле һәм әдәбияты атналыгында катнашу;

- олимпиадаларда катнашу;

- тематик конкурсларда катнашу;

- «Зирәк тиен” конкурсы

- «Татар телен иң яхшы белүче укучы» конкурсы.

Укыту-методик комплекты

- Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010)

- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

- Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

- Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган.

Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

13

Кешеләрнең тормышын бизәү

Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гыйлем, гыйлемле, гадел, кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга, мөһим, куркырга, ялгышырга, тыелырга, ия булырга

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы

Боерык фигыльләрне җөмләдә куллану

Тамырдаш сүзләр

2

13

Илләр һәм шәһәрләр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Ижевск, Әстерхан

Диалогик сөйләмне үстерү Шартлы теләк фигыльнең

юклык формасы Кыскартылган исемнәр

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Тартымлы исемнәр белән җөмлә төзү

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

3

13

Язмышыма үзем хуҗа

Юнәлеш, язмыш, хезмәт итәргә, Россиянең Кораллы көчләре, ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, хәрби хезмәт, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә

Килеш кушымчаларын җөмлә төзүдә куллану Диалогик сөйләмне үстерү

-лык/-лек кушымчалары ярдәмендә яңа сүзләр төзү Сөйләмдә антонимнарны, синонимнарны, парлы сүзләрне куллану

Фигыль заманнарын кабатлау

4

13

Һөнәр сайлау

Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек, үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле, кирәксез

Кисәкчәләр

Фигыльләрне төрле формада куллану

Сүз ясалышы

раслау, инкяр җөмләләр, Тезүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр Диалогик сөйләм үстерү

5

13

Гаилә бюджеты

Хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, җитәргә (хватать), айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы

Кушма җөмлә

Тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләр Аналитик кушма җөмләләр Синтетик кушма җөмләләр Баш җөмлә

Иярчен җөмлә

Синтетик бәйләүче чаралар

6

13

Белем һәм китап

Кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять, мәгънә, ачыктан-ачык

Иярчен ия җөмләләр

Иярчен хәбәр җөмләләр Иярчен аергыч җөмләләр Иярчен тәмамлык җөмләләр Иярчен хәл җөмләләр Иярчен вакыт җөмләләр Иярчен шарт җөмләләр

7

13

Милли сәнгать

Халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәтрле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет, каһарман, кыйсса

Иярчен кире җөмләләр Иярчен урын җөмләләр Иярчен сәбәп җөмләләр Иярчен максат җөмләләр Иярчен рәвеш җөмләләр Фразеологизмнар белән танышу

Бәйләнешле сөйләм үстерү

8

13

Кеше һәм мохит

Тирә-юнь, әйләнә-тирә, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек, буйсындырырга, чыганак, калдыклар, үле, туфрак, яндырырга, юкка чыгарга, югалту, аянычлы, коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә

Иярчен күләм җөмләләр Иярчен аныклагыч җөмлә Сөйләмдә антонимнарны куллану

Сорауларга җавап бирү Гади җөмләләрдән иярченле кушма җөмләләр төзеп язу Килеш кушымчаларын кабатлау

9

13

Аралашу

Аралашырга, эшлекле аралашу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү, табигыйлек, кәеф күтәререгә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-береңне аңлау, мактарга, ачуланырга, рәнҗетергә, түбәнсетергә, зарланырга, каршы куярга, әдәпсезлек, усаллык

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Фигыльләрне төрле заманнарда куллану Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре Аналитик җөмләне синтетик җөмләдән аерырга өйрәнү Туры сөйләм

Татар теленнән тематик план

Сыйныф: 9

Укытучы: Гыйматдинова Т.Г.

Сәгатьләр саны: 68

Атналык сәгатьләр саны:2

Тикшерү төре

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Барысы

Диктантлар

2

1

1

2

6

Изложение

1

-

1

-

2

Сүзлек диктанты

3

2

2

1

8

Контроль эшләр

1

1

2

2

6

Индикатив тикшерү

-

-

-

1

1

Барысы

8

4

5

5

23

Планлаштыру “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезендә төзелде.

Дәреслек Сафиуллина Ф.С. Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

.

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр

Якынча өй эше

Үткәрү вакыты

план

факт

нче чирек (9 атна – 18 дәрес)

1.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, бирем үтәү.

Күплек сан кушымчаларын, килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү

6 бит, 3 күнегү

2.

Боерык фигыль.

1

Кабатлау дәресе

Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эшләү

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләндерә белү;

басымны дөрес куеп, боерык фигыльләрне сөйләмдә актив куллана белү

11 бит, 7 күнегү

3.

Тамырдаш сүзләр.

1

Кабатлау дәресе

Өлешчә эзләнү, бирем үтәү

Тамырдаш сүзләрне дөрес тәрҗемә итүгә һәм

аларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллануга ирешү

14 бит, 4 күнегү

4.

Шартлы теләк фигыль.

1

Кабатлау дәресе

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Дәреслек белән эшләү

Шартлы теләк фигыльләрне диалог төзегәндә урынлы куллануга ирешү

22 бит, 5 күнегү

5.

Шартлы теләк фигыльнең юклык формасы.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Өлешчә эзләнү,бирем үтәү, укытучы аңлатуы

Шартлы теләк фигыльләрнең юклык формасы белән җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру

5 җөмлә язарга

6.

Күнегүләр эшләү.

1

Белем һәм күнекмәләр үстерү дәресе

Тикшерү, укучыларның мөстәкыйль эшләре

Мөстәкыйльэш

Бирелгән репликалардан диалог төзү; балаларның иҗади активлыгын, танып белү һәм мөстәкыйль эәли алу күнекмәләрен, үзара аралашу осталыгын камилләштерү

31 бит, 3 күнегү

7.

Антонимнар .

1

Белем һәм күнекмәләр үстерү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, җөмлә төзү

Антонимнарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру

Антонимнар уйлап язарга

8.

Кисәкчәләр.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Тикшерү, бирем үтәү

Җөмләләрдә, сөйләмдә кисәкчәләрне дөрес куллану.

49 бит, 3 күнегү

9.

Кисәкчәләрне җөмләдә куллану.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Өлешчә эзләнү, укытучы аңлатуы, бирем белән эш

Җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру

Һәр кисәкчә белән берәр җөмлә язарга

10.

Фигыль формаларын кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Укучыларның фигыль темасы буенча белемнәрен ныгыту

Контр.эшкә әзерләнергә

11.

Контроль эш.

1

Тикшерү дәресе

Дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйль эшләре

Контроль эш.

Укучыларның белемнәрен тикшерү

кабатларга

12.

Хаталар өстендә эш.

1

Тикшерү дәресе

Тикшерү, бирем үтәү

Алган белемнәрне ныгыту

Карточкалар буенча эш

13.

Теркәгечләр. Төзүче төркәгечләр.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйль эшләре

Теркәгечләрне үзара сөйләшкәндә дөрес куллануга ирешү, сүзләрне дөрес язу.

Кагыйдәне өйрәнергә

14.

Ияртүче теркәгечләр.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эшләү

Ияртүче теркәгечләрне җөмләдә дөрес куллана белү

Кагыйдә, теркәгечләрне өйрәнергә,

57 бит,3 күнегү

15.

Кушма җөмлә.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Кушма җөмлә төрләре белән танышу

2 җөмлә язарга

16.

Тезмә кушма җөмләләр.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Тезмә кушма җөмләләрнең теркәгечле һәм теркәгечсез төрләрен аеру белергә өйрәтү

63 бит, 3 күнегү (4-5 җөмләләр)

17.

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

Диктант

Алган белемнәрне ныгыту

18.

Хаталар өстендә эш

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Хаталар төзәтү

Биремнәр үтәү

2нче чирек(7 атна-14 сәг)

1.

Иярченле кушма җөмләләр

1

Кабатлау дәресе

Иярченле кушма җөмләләр темасы буенча белемнәрне ныгыту, хаталарны булдырмау өстендә эшли белү

65 бит, кагыйдә,

66 бит, 5 күнегү

2.

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар.

Аналитик чаралар.

2

Яңа материал өйрәнү дәресе

Өлешчә эзләнү, дәреслек белән эш

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны таба белү

67 бит, кагыйдә,

69 бит, 4 күнегү

3.

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар.Синтетик чаралар.

2

Яңа материал өйрәнү дәресе

Проблемалы укыту, биремнәр үтәү

Күрсәтмә материаллардан файдалану, күчереп язу

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны таба белү

72 бит, кагыйдә,

73 бит, 5 күнегү

4.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Җөмлә төзү, тәрҗемә итү

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен аерырга өйрәтү

74 бит, 2 күнегү

5.

Иярчен ия җөмләләр белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Тыңлаган текстның эчтәлеген мөстәкыйль язу

Иярчен ия җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

77 бит, кагыйдә

6.

Иярчен ия җөмләләрне ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү, тикшерү

Иярчен хәбәр җөмләләрне кулланып җөмләләр төзи белү

Карточкалар буенча эш

7.

Иярчен хәбәр җөмләләр белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, биремнәр үтәү

Иярчен хәбәр җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

79 бит, кагыйдә,4 күнегү

8.

Иярчен хәбәр җөмләләрне ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү

Иярчен хәбәр җөмләләрне кулланып җөмләләр төзи белү

80 бит, 6 күнегү

9.

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр төзелешен ныгыту.

1

Кабатлау

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү, җөмлә төзү. Өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр төзелешен ныгыту

кабатларга

10.

Иярчен аергыч җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Грамматик-орфографик биремнәр үтәү

Иярчен аергыч җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

81 бит, кагыйдә,

82 бит, 4 күнегү

11.

Иярчен аергыч җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Иярчен аергыч җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

82 бит, 6 күнегү

12.

Күнегүләр эшләү.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Мөстәкыйльэш

Диктантка әзерләнергә

13.

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

Диктант

Алган белемнәрне ныгыту

14.

Хаталар өстендә эш.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Хаталар төзәтү.

Биремнәр үтәү

кабатларга

3 чирек (10 атна-20 сәг)

1.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре. белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу

Иярчен тәмамлык җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

82 бит, 8 күнегү

2.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе.

Хаталарны төзәтү. Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү.

Иярчен тәмалык җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү.

83 бит, кагыйдә

3.

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Җөмлә төзү

Иярчен вакыт җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

84 бит, 2 күнегү

4.

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамматик анализ ясау

Иярчен вакыт җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү.

86 бит, 7 күнегү

5.

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе.

Өлешчә эзләнү, дәреслек белән эш

Иярчен шарт җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

87 бит,кагыйдә

6.

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе.

Дәреслек белән эшләү, әңгәмә

Иярчен шарт җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

88 бит, 5 күнегү

7.

Күнегүләр эшләү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Дәреслек белән эш

Күнегүләр эшләү

ныгыту

кабатларга

8.

Иярчен кире җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Проблемалы укыту, бирем үтәү

Иярчен кире җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

92 бит, кагыйдә

9.

Иярчен кире җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Тикшерү, аңлатмалы язу

Иярчен кире җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

93 бит, 5 күнегү

10.

Иярчен урын җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Репродуктив, күнегүләр эшләү

Иярчен урын җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

94 бит, кагыйдә

11.

Иярчен урын җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Проблемалы укыту, күчереп язу

Иярчен урын җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

96 бит,7 күнегү

12.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал өйрәнү дәресе.

Укытучы аңлатуы, биремнәр үтәү

Иярчен сәбәп җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

96 бит, кагыйдә

13.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Контроль дәрес

Җөмлә төзү

Мөстәкыйльэш

Иярчен сәбәп җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

5 җөмлә язарга

14.

Иярчен максат җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Иярчен максат җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

99 бит, кагыйдә

15.

Иярчен максат җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Яңа материал үзләштерү дәресе

Укучыларның мөстәкыйль эшләре

Иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

100 бит, 5 күнегү

16.

Иярчен рәвеш җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал үзләштерү дәресе

Проблемалы укыту, биремнәр үтәү

Иярчен рәвеш җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

101 бит, кагыйдә

17.

Иярчен рәвеш җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Йомгаклау дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

Иярчен рәвеш җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү

Җөмләләр тикшерергә

18.

Күнегүләр эшләү.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

Мөстәкыйльэш

ныгыту

Кабатларга, диктантка әзерләнергә

19.

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

диктант

Алган белемнәрне ныгыту

20.

Хаталар өстендә эш.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Хаталар төзәтү

Биремнәр үтәү

кабатларга

4чирек (7атна-14 сәг)

1.

Иярчен күләм җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

1

Яңа материал үзләштерү дәресе

Проблемалы укыту, күрсәтмә материаллардан файдалану

Иярчен күләм җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү

112 бит,кагыйдә

2.

Иярчен күләм җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

1

Теманы ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү

111 бит, 2 күнегү

3.

Иярчен аныклагыч җөмләләр белән таныштыру.

1

Яңа тема үзләштерү дәресе

Укытучы аңлатуы, бирем үтәү

Иярчен аныклагыч җөмләләр белән таныштыру

113 бит, 2 күнегү

4.

Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү

130 бит, 3 күнегү,

5.

Аналитик җөмләне синтетик җөмләдән ничек аерырга?

1

Яңа материал үзләштерү дәресе.

Укучыларның мөстәкыйль эшләре, җөмлә төзү

Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү

134 бит, 4 күнегү

6.

Күнегүләр эшләү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту

Мөстәкыйльэш

Карточкалар буенча эш

7.

Туры сөйләм.

1

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, күчереп язу

Туры сөйләм һәм автор сөйләме кебек төшенчәләрне аера белү

3 җөмлә уйларга

8.

Текст. Мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш.

1

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Тексттан таба белү, урынлы куллану. Морфологик анализ ясый белү

149 бит, 5 күнегү

9.

Текст. Мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш.

1

Җөмлә төзү, биремнәр үтәү

Ярдәмлек сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү

Җөмләләр язарга

10.

Монологик сөйләм үстерү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту

Күрсәтмә материаллардан файдалану, аңлатмалы язу

Өйрәнелгән сүзләрне дөрес итеп язу

Карточкалар буенча эш

11.

Күнегүләр эшләү.

1

Яңа төшенчә бирү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану

Мөстәкыйльэш

Диктантка әзерләнергә

12.

Контроль диктант.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү

Диктант

Диктантны хатасыз язу, алган белемнәрен күрсәтү

13.

Хаталар өстендә эш.

1

Контроль дәрес

Биремнәр үтәү. Күнегүләр, хаталарны төзәтү

Контроль эш вакытында җибәрелгән хаталарны барлау, кабат булдырмау

14.

Йомгаклау дәресе

1

Йомгаклау дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, җөмлә төзү

22


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/86369-rabochaja-programma

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки