- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Табигать һәм без
Казан шәһәре Киров районы 32 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе
Дәрес темасы: “Табигать һәм без”
Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Ләйсән Рияз кызы
Казан, 2013 ел
Дәреснең темасы: “Табигать һәм кеше”.
Дәреснең методы һәм алымнары: өлешчә эзләнү.
Дәреснең тибы: кабатлау, йомгаклау дәресе.
Дәреснең максатлары:
Өйрәнелгән лексиканы җөмләләрдә, сөйләмдә куллана белү;
Кыш темасына караган мәкальләрне, сынамышларны искә төшерү һәм аларны дөрес әйтә алу;
Табигатькә, кошларга кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Кошлар, кыш, табигать рәсемнәре, компьютер презентациясе.
Дәрес барышы:
Оештыру.
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сезгә,
Хәерле иртә безгә!
- Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын. Утырыгыз.
- Бүген класста кем дежур?
- Бүген класста мин дежур.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген 29 нчы гыйнвар.
- Класста кемнәр юк?
- Класста барыбыз да бар.
- Рәхмәт. Утыр.
- Дәресебезне башлыйбыз. Бүген безнең гадәти дәрес кенә түгел, дәрес уен-викторина формасында узачак. Дәрестә 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныф укучылары катнаша.
Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә яңа сүзләр, мәкальләр, сынамышлар өйрәндек, бүгенге дәрестә алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәребезне ныгытырбыз.
Дәресебез бүген уен формасында үтәр. Аның өчен без 2 командага бүленербез. Әлегә дәресебезнең темасын әйтми торам, без аны кроссворд чишкәч, бергәләп ачыкларбыз.
- Укучылар тактага игътибар итегез әле, анда сүзләр язылган. (Укытучы укый, аннан бергәләп кабатлыйлар).
Зарарлана
Пычрана
Сакларга кирәк
Табигать
Байлык
Бу сүзләр безгә дәрес барышында кирәк булачак. Сез аларны исегездә калдырырга тырышыгыз.
- Укучылар тактага кроссворд эленгән, кроссвордны дөрес чишсәк, вертикаль баганада дәресебезнең темасы килеп чыгачак. Сорауга кул күтәреп җавап бирәбез. Һәр дөрес җавап өчен йолдызчык биреләчәк, уен ахырында йолдызчыкларны саныйбыз, җиңүче команданы билгелибез.
Әйдәгез кроссворд чишеп алыйк.
Тау
Алмагач
Кабак
Икмәк
Гаилә
Ат
Тун
Төньяк
Нинди сүз килеп чыкты?
Табигатьсүзе.
Бик дөрес, бу табигать сүзе. Димәк, дәресебезнең темасы “Табигать һәм без” дип атала.
Әйдәгез, берничә сорауга җавап биреп карый әле.
Табигать нәрсә ул?
Табигать- сәламәтлек, яшәеш чыганагы.
Татарстанның табигате нәрсәләргә бай?
Татарстанның табигате урманнарга, елаларга, күлләргә бик бай.
Табигатьне пычратырга ярыймы?
Юк, ярамый, чөнки без үзебез шул һаваны сулыйбыз, суларны эчәбез.
Әйе, укучылар, бик дөрес. Табигать- сәламәтлек, яшәеш чыганагы.
Әйдәгез, уеныбызның беренче турына күчик.
I тур. “Сорау-җавап” дип атала. (Экранда презентация)
- Укучыларга өй эше итеп кыш темасына караган 5 сорау әзерләп килергә бирелгән иде. Хәзер укучылар үзләренең сорауларын каршы командага бирерләр.
1. Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?
2. Ничә ел фасылы бар?
3. Кыш кайсы айдан башлана?
4. Кыш айларын әйтегез.
5. Гыйнвар- кышның ничәнче ае?
6. Кыш көне көннәр нинди була?
7. Кыш көне үткәрелә торган иң матур бәйрәм нинди?
8. Март- кыш аемы?
9. Кыш көне бездә нинди кошлар кала?
10. Кыш көне кошларга булышырга кирәкме?
(Җавап бирәләр)
Димәк, укучылар, кошларга булышырга, җимлек ясарга, ашарларына җим, ярма бирергә, аларны куркытмаска кирәк. Чөнки кошлар- безнең канатлы дусларыбыз. Алар агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар. Табигатькә файда китерәләр.
Икенче турга күчәбез.
II тур. “Мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар” дип атала.
Мин мәкальнең башын укыйм, ә сез, укучылар, ахырын әйтергә тиеш буласыз. Укучылар, мәкальләр алдагы дәресләрдә өйрәнелгән, өй эше итеп кабатларга бирелгән иде. Игътибар белән тыңлыйбыз.
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр кышны әйтер.
Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.
Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.
Кышка тиен дә запас җыя.
Кыш чанага рәхәт, җәй арбага рәхәт.
Кыш бетте дип, тун сатма.
Кыш көнне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кар калын булса, ашлык уңар.
Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.
Кыш суык булса, иген уңар.
Тәрәзә бозланса, явым булыр.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
- Рәхмәт, укучылар. Бик яхшы. Алдагы турыбызга күчәбез.
III тур. “Эзләп тап” дип атала. Бирелгән күп хәрефләр арасыннан табигать темасына караган 6 сүз табарга.
А | Һ | Ү | Җ | А | Б | В | А |
Т | А | Б | И | Г | А | Т | Ь |
А | В | О | Р | А | Й | Р | Д |
Р | А | Л | Р | Ч | Л | Я | Ү |
Л | О | Ы | О | Н | Ы | У | Н |
О | Л | Т | Ы | Л | К | О | Е |
-Әйдәгез, сүзләрне тикшерәбез һәм тәрҗемәсен әйтәбез.
Табигать- природа
Һава- воздух
Болыт- облако
Җир- земля
Агач- дерево
Байлык- богатство
Дөрес. Бик зур рәхмәт, укучылар. Алдагы турыбызга күчкәнче, ял итеп, физкультминутка ясап алыйк.
Физкультминутка
Кышкы урман..
Кышкы урманга килдек, (атлау хәрәкәтләре)
Матур урыннар күрдек. (як-якка куллар белән күрсәтү)
Тун кигән каен – уңда,
Ямь-яшел чыршы – сулда.
Кар бөртекләре оча, (кулны өскә күтәреп,
Әйләнеп битне коча. як-якка әйләнү)
Әнә куян сикерә, (сикерү)
Ул бүредән элдертә. (чабу)
Без аннан да качабыз, (иелү)
Тотмас безне ул явыз. (кул белән селтәү)
Аю бабай ял итә, (иелгән килеш кулларны кочаклап, ял итү)
Кызылтүшләр очалар, (басып, очу хәрәкәтләре ясау)
Бигрәк тә матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
Безгә кайтырга вакыт.
- Алдагы турыбызга күчәбез.
IV тур. “Зинһар, урынымны табарга булыш” дип атала. Җөмләдәге сүзләр үзләренең урыннарын югалтканнар, аларга урыннарын дөрес итеп табарга булышыйк әле.
1. Җир, зарарлана, нык.
Кирәк, табигатьне, яратырга.
Татарстанның, суларга, бай, урманнарга, тугайларга, табигате.
Чыганагы, сәламәтлек, табигать.
Табигатьне, һәм, яратырга, кеше, тиеш, сакларга.
- Ә хәзер тикшерәбез.
Тикшерү.
1. Җир нык зарарлана.
Табигатьне яратырга кирәк.
Татарстанның табигате суларга, урманнарга, тугайларга бай.
Табигать- сәламәтлек чыганагы.
Кеше табигатьне яратырга һәм сакларга тиеш.
- Рәхмәт. Уеныбызны дәвам итәбез. Алдагы биремебез презентациядәге рәсемгә карарга һәм рәсемгә туры килгән җөмләләрне табарга.
V тур. “Кайсыбыз туры килә?” дип атала. Рәсемгә туры килгән җөмләләрне табарга.
Урман – cәламәтлек чыганагы.
Кошлар - табигать санитарлары.
Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында.
Алар табигатьне тәртиптә тота, чистарта, зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар.
Кошлар җылы яктан кайталар.
Кошларга карап, һава торышын билгеләп була.
Тикшерәбез.
Тикшерү.
Кошлар - табигать санитарлары.
Алар табигатьнетәртиптә тота, чистарта, зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар.
Кошлар җылы яктан кайталар.
Кошларга карап, һава торышын билгеләп була.
- Рәхмәт. Алдагы турыбызга күчәбез.
VI тур. “Туган як табигатен саклагыз” дип атала. Рәсемгә карап хикәя төзергә.
(Ике командага табигать темасына караган ике төрле рәсем бирелә. 3нче, 4нче турдагы сүзләрне һәм җөмләләрне кулланып, 4-5 җөмлә язарга).
Рәхмәт, укучылар. Димәк, без, кешеләр, үзебезнең табигать санитарларына, канатлы дусларыбызга һәрвакыт булышырга, аларны сакларга һәм якларга тиешбез. Сәламәтлекнең төп чыганагы- табигатьне пычратмаска, чүпләр ташламаска, күргәннәрен махсус савытларга яки бер урынга җыеп куярга тиешбез.
Шуның белән дәресебез тәмам. Ә хәзер йолдызчыкларны саныйбыз һәм җиңүче команданы билгелибез.
(2 командага да катнашкан өчен билгеләр кую һәм кечкенә генә бүләкләр тапшыру).
Саубуллашу.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/11297-tabigat-m-bez
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Инновационные технологии в сфере социального обслуживания»
- «Содержание и особенности реализации ФГОС НОО, утверждённого приказом Минпросвещения России № 286 от 31 мая 2021 года»
- «Современные подходы к организации учебно-воспитательного процесса в общеобразовательной школе»
- «Содержание изменений, внесенных во ФГОС начального общего, основного общего и среднего общего образования»
- «Технологии социальной поддержки людей с химическими зависимостями»
- «Современные технологии социального обслуживания населения»
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Физическая культура и специфика организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Педагогика и методика преподавания биологии
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.