Сценарий «Мама- это всё моё, родное»
ВЕДУЩАЯ: Здравствуйте, дорогие гости! Сегодня мы собрались в этом зале, чтобы поздравить с праздником самых родных, самых милых и любимых мам. В последнее воскресенье ноября в России отмечают особый праздник – День матери. Это праздник, к которому никто не может оставаться равнодушным. Ведь сколько бы нам ни было лет – пять или пятьдесят – нам всегда нужна мама, ее любовь, ласка, внимание, совет.
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.
ВЫСТУПЛЕНИЕ 1-Х КЛАССОВ:
Мама- это слово дорогое!
Мама- это счастье на земле!
Мама- это всё моё, родное,
Яркий лучик света в темноте.
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
ПЕСНЯ ___________________________________________________
ВЕДУЩАЯ: Давайте, поиграем с вами в игру, которая называется «Мамочка»
Кто пришёл ко мне с утра? – мамочка
Кто сказал: «Вставать пора!» - мамочка
Кашу кто успел сварить? – мамочка
Чаю в чашку налить? – мамочка
Кто цветов в саду нарвал? – мамочка
Кто меня поцеловал? – мамочка
Кто ребячий любит смех? – мамочка
Кто на свете лучше всех? – мамочка!
Дорогие наши мамы, вспомните, какими вы были в детстве. И назовите себя одним прилагательным. Слова не повторять!
А теперь, послушайте, что же у нас получилось…
ПОЗДРАВЛЕНИЕ-ЭКСПРОМТ:
Дорогие, __________________, _________________________ и ______________________ наши мамы!
Мы, ваши ________________________________дети, поздравляем вас с Днём Мамы!
Этот ______________________ и _____________________праздник приносит _________настроение в каждую __________семью.
И сегодня мы желаем вам, наши ______________мамочки, ___________здоровья, ____________и __________жизни, ________ успехов во всех ваших __________________делах и ________________начинаниях.
А также _________________ и _________________________друзей, _________________ и ____________________вечеринок и всего самого-самого __________________.
Ваши _________________мальчики и _____________________девочки.
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): (кызга дәшә), бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Әлбәттә, минеке.
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Балалар, ә сез ничек , иң-иң матур әни кемнеке?
ВСЕ ВМЕСТЕ: Ми-не-ке.
ПЕСНЯ ________________
УЧЕНИК: Иң матур әни.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет-
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,
Көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Э.Шәрифуллина.
УЧЕНИК: Иң иртә.
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Ф. Яруллин.
ПЕСНЯ 3 класс кызларыжырлый «Битемнэнубеп»
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Безгә балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.
- Көннәр якты булсын өчен,
- Йокы татлы булсын өчен,
- Җил-яңгырдан саклар өчен,
- Усаллардан яклар өчен,
- Ашлар тәмле булсын өчен,
- Дөнья ямьле булсын өчен,
- Гөлләр чәчәк атсын өчен,
- Бәхет- шатлык артсын өчен
ВСЕ ВМЕСТЕ: Әни кирәк!
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә.
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Әни! Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең Авырып, авырып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!
МИНИ-СЦЕНКА «МАМИНЫ ПОМОЩНИКИ»:
МАМА: Здравствуйте, мои хорошие!
ДЕТИ (крича в один голос): привет мама! (и бегут к маме)
МАМА: Как прошёл день, что делали?
ПЕРВЫЙ РЕБЁНОК: Мама, мама – я посуды всю перемыл!
МАМА: Какой ты у меня молодец, какой заботливый! (достаёт из сумки шоколадку и даёт её ребёнку)
ВТОРОЙ РЕБЁНОК: Мама, мама – я то же молодец, я всю посуда после вытирал!
МАМА: И ты то же умница, вот держи (достаёт из сумки вторую шоколадку и даёт её ребёнку)
МАМА: А ты что делал весь день? (обращается мама к третьему ребёнку)
ТРЕТИЙ РЕБЁНОК: А я подмёл все осколки от посуды и вынес их в мусорку!
МАМА делает удивлённое лицо, «падает» на диван или кресло. Приходит в себя и говорит: всё равно, вы самые лучшие и заботливые дети!
ВЕДУЩАЯ: А сейчас, давайте немного поиграем.
- Я предлагаю выйти ко мне 4 ребят. Вы по очереди будете называть ласковое слово (не повторяясь), которым вы называете свою маму, и так до тех пор, пока кто-то не остановится.
- А теперь предлагаю поиграть и мамам. Прошу выйти трех мам со своими детьми. (Мамам завязать глаза платком, они должны на ощупь угадать своего ребенка).
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Кадерле әниләр! Бәйрәмегез сезгә бәхет, Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын, Елның һәрбер көне сезгә Әниләр көне булсын!
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Көн гәничә тапкыр “әни” дибез, Рәхәттә соң ”әни” диюләр. Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Бүләк итик матур биюләр.
ТАНЕЦ _______________________
УЧЕНИК:
Наша мама вся в заботах,
От темна и до темна.
Каждодневная работа,
Магазины, беготня.
СЦЕНКА «ПОМОГ!»:
СЫН: Мне даже слов не подыскать, Ну как ты можешь, мама, В кошёлках тяжести таскать По десять килограммов? Смотрю, опять пришла чуть свет Ты из универсама…
МАМА: Так что же делать? Дай совет?
СЫН: Сходи два раза, мама!
УЧЕНИК (АЛИНА): Әнием
Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
Әни миңа елыша
Битләре аның кайнар
Ә куллары йоп- йомшак.
Конфет та кирәк түгел
Кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
Алды мин де кочаклап.
УЧЕНИК (ВАЛЕНТИН): “Туган тел” шигыре (Э.Мөэминова сүзләре)
Айдай, кояштай кадерле
Син – ул әнием.
Иң ягымлы, иң матуры
Син ул-әнием.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем- әнием.
Яктылыкта, яхшылыкта
Әниемә тиң илем.
Һәркемнеңдә әни сүзен
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.
Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнеңдә,
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнеңдә.
ПЕСНЯ ____________________
ЗАВЕРШЕНИЕ:
УЧЕНИК 1:
Мне хотелось бы в дни осенние,
Все невзгоды от Вас отвести,
Кубок солнечного настроения
Милым женщинам преподнести.
УЧЕНИК 2:
Чтоб глаза наполнялись радостью,
Новой свежестью много лет
И чтоб жизнь у вас ярче радуги
Полыхала на целый свет.
УЧЕНИК 3:
Праздник наш уже кончается,
Что же нам еще сказать?
Разрешите на прощанье –
Вам здоровья пожелать!
УЧЕНИК 4:
Будьте веселы, здоровы.
Всем дарите добрый свет!
Приходите в гости снова
И живите до ста лет!
ВЕДУЩИЙ 1 (ДЕВОЧКА): Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!
ВЕДУЩИЙ 2 (МАЛЬЧИК): Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.
ВЕДУЩАЯ: Бәйрәмебезне төгәлләп, Тагын бер кат котлыйк Сезне, Күңелләрдә истә калсын, Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!
ПЕСНЯ «Мы желаем счастья вам»
Автор: Смирнова Любовь Васильевна
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.