Моя любимая мама
ВЕДУЩИЙ: Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.
ВЕДУЩИЙ: Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
ВЕДУЩИЙ: Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
ВЕДУЩИЙ: Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык… Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
Балалар кереп, тезелеп басалар.
Шигырь Зөлфия 6 нчы класс
Язмыш сынауларында да
Сез безгә ныклы терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Сез безгә бик тә кирәк
ВЕДУЩИЙ: Дөньяда иң яхшы әни, беләсезме, кемнеке?
БАЛАЛАР: Минеке, минеке, минеке! (балалар чыга)
Шигырь сөйлиләр.
ВЕДУЩИЙ: Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе. Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Ә хәзер кадерле әниләрегез сезгә җыр бүләк итә.
Гатина Миләүшә җырлый.
Әниләрнең бәйрәме ул,
Безнең дә көткән бәйрәм
Җырлап – биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Күмәк татар халык биюе.
(Бим белән Бом килеп керәләр)
БИМ: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.
БОМ: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.
БИМ: Юк, Бом, син беренче исәнләш.
БОМ: Юк, Бим, син исәнләш.
БИМ: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар! Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?
БОМ: Хәзер, хәзер дөреслим. Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?
БИМ һәм БОМ (бергә): Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып) Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!
БОМ: Сез безне таныдыгызмы?
БИМ: Мин – Бим булам!
БОМ: Ә мин – Бом булам! Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)
БИМ: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?
БАЛАЛАР: Әниләр бәйрәменә.
БОМ: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?
БИМ: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләр әйтеп күрсәтегез әле.
Җыр башкарыла. Лилия, Зәринә.
БОМ: Ә хәзер уен уйнап алыйк, ул “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз. Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
- Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
- Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
- Ана куены (туннан җылырак)
- Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
- Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)
- Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)
ВЕДУЩИЙ:
Биюченең итәге
Бии, бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии, бии остара.
Бие әйдә, бие әйдә
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдә ут чыгара,
Безнең кызлар дисеннәр.
5 класс кызлары бии.
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Уен “Пантомима”
Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр,
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең Әниләр.
Биюебез сезгә бүләгебез (6 нчы класс бию)
Скетч (7 класс)
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сез булмасагыз, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышның яме дә, тәме дә булмас иде. Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әниләребезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күп еллар безне сөендереп бәхетле яшәүләрен телибез.
Вәлиев Алмаз җыр.
Уен “Балаңны таны”
Ә хәзер сезнең алдыгызда 5 бала тәрбияләп үстергән, “Ана” даны медаленә лаек булган Газизова Гөлфирә үзенең җырларын бүләк итә.
ВЕДУЩИЙ:
Иң – иң изге теләкләрне
Әниләргә әйтәбез
Һәркөн саен әниләргә
Шатлык бүләк итәрбез.
7 нче класслар бии.
Җырым бүләк итәм, әнием сиңа,
Онытылмас гомер – гомергә.
Бу җырымны сиңа багышладым,
Җырлыйм аны сиңа бүген дә.
5 нче класс кызлары җырлый.
Зәңгәр күктә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көлеп кенә торсын.
Иминлекне, тынычлыкны
Саклар өчен кирәк без.
Хәзер кечкенә булсак та
Әнигә зур терәк без.
ВЕДУЩИЙ: Ә хәзер әниләр сезгә мөрәҗәгать итәбез. Үзегез яшь вакытта уйнаган бер кичке уенны күрсәтегез әле.
Уен “Так калыш”
ВЕДУЩИЙ 1: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен рәхмәт сезгә. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Автор: Гульсина Салахова
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.