Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий
Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий
В разделе сценарии разместите не менее 15 авторских работ и скачайте документ бесплатно.
Критерии публикации сценария:
  • Оригинальность – сценарий должн быть авторский и ранее нигде не публиковаться.
  • Образовательная ценность – материал должен иметь познавательный характер, содержать полезную и достоверную информацию.
  • Уникальность – текст проходит проверку на плагиат.
Сейчас обсуждают

Выпускной вечер в начальной школе

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Талгын музыка уйный .    

1 укучы:  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

2 укучы:  Әйе, Алия, хәтердә ул көн . 2006 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә

4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !          

“ Мәктәп “ җыры  ф. Мортазин  музыкасы , А. Хәмзин  сүзләре   

Укучы: Бәйрәм бүген безнең мәктәптә,                 

Хис ташкыны дулый күкрәктә.                 

Укытучының моңсу карашы                

Озату сүзен яза йөрәккә.                 

Уй-хыялларыбыз канатлы,                 

Кулыбызда чәчәк бәйләме.                 

Еларгамы? Көләргәме бүген?                 

Күңелләрнең иләс бер мәле.

Укучы:  Исемдә алтын сукмакка                

Тәүге кат баскан көнем.                

Тәүге башлап мәктәп ишеген                

Үрелеп ачкан көнем.

Укучы: Укытучым, шундый назлап,               

Карадың күзләремә.               

Сүнмәслек зур дәртләр салдың,               

Бәләкәй йөрәгемә.

Укучы: Син җитәкләп мендең мине               

Тауларның биегенә.               

Алып киттең далаларга,               

Диңгезләр киңлегенә.

Укучы: Истә әле, каләм тоткан кулым,               

Бармый иде дәфтәр юлыннан.               

Өйрәттегез безне язарга сез,              

Тотып башта нәни куллардан.            

Җыр:”Укытучым сезгә карап...”

1 укучы: Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .                   

Шаян пародияләр.        

1. Математика ник кирәк ,           

Без авыл баласына.           

Акча чутлый белсәм җиткән,           

Авыр килер башыма.           

Башлы нәсел булып чыкты.           

Безнең математика          

Чит илдән туганы кайткан           

Исеме – информатика.      

2. Урыс телен шәп өйрәндем,            

Ипи-тозлыкны беләм.            

Телим икән исәнләшәм            

Президент  абый белән.        

3.  Кемгә кирәк шул өйрәнсен             

Бу инглиз телләрен.             

Телләрем һич тә  бөгелми,             

Әйтә алмыйм сүзләрен.         

4. Ник татар теле укытып            

Безне тинтерәтәләр?            

Татар баласын татарча             

Сөйләргә өйрәтәләр.             

Татар язучылары-             

Җәлил, Алиш, Тукайлар             

Шигырьләрен  ятлатмас             

Барсы да әйбәт алар            

5.Җыр дәресен яратабыз,               

Күнелле һәммәбезгә.              

Җырлап кына чыксак иде              

Унбер классны бергә.              

6.Художниклык сәләтем юк,                 

Рәсем ясый белмимен.                 

Ясыйм-бозам, ясыйм-бозам,                

Кәгазь җиткерә алмыймын.               

7. Физкультурада сынала                

Иң җитезләр,көчлеләр.                

Безгә бишле бик тәтеми,                

Журнал тулы өчлеләр.

8.     Бу бераз шаяру гына

Зинһар, гаеп итмәгез

Шаярсак та, уйнасак та,

Тик чама белеп кенә.

Мәктәп кагыйдәләренә

Туры килерлек кенә.    

Бергә: Менә шулай укып чыктык,                 

Дүрт класс, бер коридор.                

Укыйсы да , укыйсы                

Алда планнар бик зур.          

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры .

1укучы :   Әллә каян белә апа                  

Өй эшен онытканны                  

Кайту белән сумкамны да                   

Почмакка ыргытканны .                   

Әллә каян белә апа :

- Син бит надан түгел ,- ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген ,- ди.

 Әллә каян белә әни

“5 “ алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә ,

Әнигә дә күңелле.

Әти-әниләргә      дә             

Баш иеп “рәхмәт” диик.                     

Аларга да сәламәтлек,             

Зур сабырлыклар телик.      

Укытучы.Әни.Бу ике сүз      

Күңелемдә булыр янәшә.      

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр       

Әни, бүген сиңа эндәшә.    

Әти-әни, тагын озак еллар      

Яшәгез сез тату, сәламәт.      

Безне тәрбияләп үстердегез     

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт!

Мамы, милые, добрые мамы

Вам хотим мы спасибо сказать.

За заботу, за то, что вы- мамы

Всё готовы простить и понять!

Родителей мы всех благодарим

За их заботы и тревоги

В душе мы их боготворим

И вам «Спасибо» говорим.

Концертный номер: «Рәхмәт сезгә»Ф.Яруллин сүзләре,В.Әхмәтшин көе

1 нче сыйныфларның котлавы

1 нче бала:

Бүген абый-апаларны

Бишенчегә озатабыз.

Алга таба да гел бишлеләр

Булуын теләп калабыз.

2 нче бала:

Кайда гына булсагыз да

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларны онытмагыз.

3нче бала:

Сезне бик тә яраттык без.

Үрнәк безгә һәммәгез.

Ак бәхетләр, зур шатлыклар

Тели сезгә һәммәбез.

4 нче бала:

Бишенчегә күчтек диеп

Алай бик ирәймәгез!

Башлангычтан киттек диеп

Дуслык җебен өзмәгез.

5 нче бала:

Гел уңышлар гына юлдаш булсын

Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз

Якты булсын һәрчак йөзегез.

Хәзер сезгә бер җыр бүләк итәбез.

(1нче сыйныфлар үзләре яраткан берәр җыр җырлыйлар)                           

Җыр әниләр турында    

1 укучы: Әгәр ничәү дисәгез :                    

Коллективта бишәү без .                    

Аерылмас дус булып ,                    

Тату булып үсәбез ...                     

Ничек охшап туганбыз ,                     

Әйтерсең биш туган без .                    

Бишебез дә уңган без ,                    

Җырларга да оста без ,                     

Биергә дә оста без .                 

Укучылар башкаруында бию .

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чөнки минем Ильсафтай   җитез, спортка гашыйк  укучы тагын бар микән ?! Зәринә кебек сөйкемле , тырыш укучы да башка юк кебек . Ә Филүс кебек гадел, тыйнак  укучыны да ишеткәнем юк . Ә Нүрфәт кебек ярдәмчел, киң күңелле укучыны? Марсель кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә  үрнәк булган укучылар да юк кебек .      

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып , 

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,      

Шушы мәктәп сукмаклары       

Шатлыгыма илтәләр .       

Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.            

(Балаларга дипломнар бирелә, котлаулар)    

Талгын музыка.

1укучы :  Мәктәбемә озын гомер телим ,                 

Чылтырасын мәңге кыңгырау                  

Шул тавышка кушылсын тик бары                  

Шат тавышлар , серле яңгырау . 

2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган                

Бусагаңны синең атлауга.                

Хәзер инде без бурычлы сине                

Күз карасы кебек сакларга .

Укытучы:  Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында  мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

“Дуслык турында җыр” җыры.

Автор: Киямова Султания Мирзатзяновна

Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий

В разделе сценарии разместите не менее 15 авторских работ и скачайте документ бесплатно.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.