- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кошлар безнең дусларыбыз
Казан шәһәре Киров районы 32нче урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тема:“Кошлар- безнең дусларыбыз.”
Әзерләде: Гайнуллина Ләйсән Рияз кызы
Казан, 2011
Максат:
Кошлар турындагы белемнәрне ныгыту;
2. Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү;
Кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Кошлар рәсемнәре, “Кошлар” дип исемләнгән компьютер презентациясе.
Дәрес барышы:
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, табигать,
Хәерле иртә, дуслар!
Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын. Кәефләрегез ничек?
(Укучылар җавап бирә.)
Бүген класста кем дежур?
Бүген ничәнче число?
Класста кемнәр юк?
Әйдәгез дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы әлегә сер булып калачак, без аны бергәләшеп ребус чишкәннән соң ачыкларбыз. (Ребусны чишәләр.)
Бүгенге дәресебезнең темасы: “Кошлар- безнең дусларыбыз” дип атала.
Укучылар, дәресебезне фонетик күнегүдән башлыйбыз.
[қ][к]
карга күгәрчен
карлыгач күке
кара карга күк
акчарлак күрше
тукран китә
(Һәр сүзне укытучы белән бергәләп кабатлыйлар).
Рәхмәт, укучылар. Әйтегез әле, сез нинди кошларны беләсез?
Акчарлак, аккош, карга, карлыгач, күгәрчен, күке, кызылтүш, песнәк,сандугач, торна, тукран, чыпчык һ.б.
Әйе, бик дөрес, рәхмәт. Укучылар, кайсы кошлар кыш җиткәч, җылы якларга очып китәләр, ә кайсылары безнең якларда калалар? Ике баганага бүлеп языйк әле.
Җылы якка очып китүче кошлар Бездә калучы кошлар
Аккош Карга
Акчарлак Күгәрчен
Карлыгач Кызылтүш
Күке Песнәк
Сандугач Тукран
Торна Чыпчык
(Башта телдән, аннары язмача эшлиләр).
- Димәк, укучылар, карга, күгәрчен, кызылтүш, песнәк, тукран, чыпчык безнең якта кышлыйлар, ә аккош, акчарлак, карлыгач, күке, торна җылы якка очып китәләр.
- Укучылар, әйдәгез әле кош исемнәре белән җөмләләр төзеп алыйк. Мәсәлән: Тукран агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарта. (Укучылар җөмләләр төзиләр һәм бер-бер артлы укыйлар.)
Үткән дәрестә без сезнең белән “Чирик” хикәясен укыдык. Әйдәгез хикәянең эчтәлеген искә төшереп китик әле. Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
Хикәя бер кошчык турында. (Бер укучы хикәянең эчтәлеген сөйли.)
Ә хәзер, укучылар, хикәя буенча биремнәр эшләрбез.
1 бирем.Җөмләләрне хикәя тәртибендә урнаштырырга. Хикәядәге җөмләләр үзләренең урыннарын югалтканнар, әйдәгез әле без аларга урыннарын табарга булышыйк.
1. Бик салкын кыш иде.
2. Кошчыкка Чирик исемен куштылар.
3. Әни белән кыз кар өстендә өшегән, туңган бер кошчыкны күрделәр.
4. Кыз өстәлдәге тарыны борыны белән чукып күрсәтте.
5. Алар аны өйгә алып кайттылар, алдына җим куйдылар.
6. Чирик ашарга өйрәнде, оча башлады.
7. Кошчык ашый белми иде.
8. Җәй җитте, Чирик урамда яши башлады.
9. Ул су коенырга, шарлар шартлатырга ярата.
10. Шарлар Алсуны һавага алып менеп китте.
11. Кыз шарларны курчагы Алсуның кулына бәйләде дә урамга чыкты.
12. Чирик шарларны шартлатты һәм Алсуны коткарды.
(Бергәләп тикшерәбез.)
Тикшерү:
Бик салкын кыш иде. Әни белән кыз кар өстендә өшегән, туңган бер кошчыкны күрделәр. Алар аны өйгә алып кайттылар, алдына җим куйдылар. Кошчыкка Чирик исемен куштылар. Кошчык ашый белми иде. Кыз өстәлдәге тарыны борыны белән чукып күрсәтте. Чирик ашарга өйрәнде, оча башлады. Ул су коенырга, шарлар шартлатырга ярата. Җәй җитте, Чирик урамда яши башлады. Кыз шарларны курчагы Алсуның кулына бәйләде дә урамга чыкты. Шарлар Алсуны һавага алып менеп китте. Чирик шарларны шартлатты һәм Алсуны коткарды.
2 бирем. Хикәя эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирегез.
1. Көн нинди иде?
2. Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?
3. Ни өчен кыз чыпчыкка “Чирик” исемен кушты?
4. Чирик нишләргә ярата?
5. Чирик җәй көне кайда яши башлады?
6. Кем кызга шарлар алып кайтты?
7. Чирик кызга ничек булышты?
8. Урамда туңган кош күрсәгез, сез нишләр идегез?
- Димәк, урамда туңган кош күрсәк, без аны өйгә алып керергә, аңа ашарга җим бирергә тиешбез. Чөнки кошлар- безнең канатлы дусларыбыз. Алар агачларны, кырларны, болыннарны, тугайларны, гомумән, табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар. Табигатькә, тереклеккә файда китерәләр.
3 бирем. Җөмләләрне дәвам итегез.
1. Алар кошчыкны өйгә алып кайттылар, чөнки (он замерз).
2. Чыпчык өшегән иде, шуңа күрә (они приннесли его домой).
3. Чыпчык “чирик, чирик”,- дип куйды, шуңа күрә (его назвали “Чирик”).
4. Чирик ашый, эчә башлады, чөнки (он здоров).
5. Чирик урамда яши, чөнки (наступило лето).
6. Кыз чыпчыкка булышты, шуңа күрә (Чирик спас Алсу).
Димәк, укучылар, яхшы гамәлләр һәрвакыт үзеңә изгелек булып кайта.
4 бирем. Рәсем буенча эш.
(Экранда ике рәсем бирелгән, алар буенча җөмләләр төзеп язарга. Аннары җөмләләрне укыйлар).
Йомгаклау. Сорауларга җавап бирү.
Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Кайсы кошлар бездә калалар, ә кайсылары җылы якка очып китәләр?
Кошларга без ничек ярдәм итәргә тиешбез?
Урамда туңган кош күрсәк, без нишләргә тиеш?
Кошлар безгә ярдәм итәләрме?
(Укучылар сорауларга җавап бирәләр).
Нәтиҗә ясау.
Димәк, укучылар, без кошларыбызны, табигатебезне, гомумән, тереклекне сакларга һәм якларга бурычлы. Кошларга салкында җимлекләр куярга, ярма, ипи бирергә тиешбез, чөнки алар табигатебезне зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар, табигатькә файда китерәләр.
Өй эше бирү.
67 бит, 8нче күнегү, сорауларга җавап бирергә.
Билгеләр кую.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/11298-koshlarbezne-duslarybyz
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Проведение тематических занятий «Разговоры (беседы) о важном» для детей дошкольного возраста»
- Содержание деятельности наставника российского движения детей и молодежи «Движение Первых»
- «Управление организацией дополнительного образования детей: специфика деятельности руководителя организации ДОД»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание иностранного языка (английского языка)»
- «Содержание и методы преподавания учебного предмета «Литературное чтение» по ФГОС НОО»
- «ОГЭ по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Педагогика и методическая работа в образовательной организации
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Химия: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.