Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.10.2013

Көзге бал: сценарий осеннего праздника с играми и театрализацией для дошкольников

Чулпан
воспитателҗ
Көзге бал – матур һәм җылы көз бәйрәме! Мәктәпкә әзерлек төркемнәре һәм уртанчылар өчен махсус әзерләнгән кичә. Балалар көз темасына багышланган шигырьләр әйтә, җырлый, табигатьнең салкынга әзерләнүен чагылдырган уеннарда катнаша. Һәйкәлләр, биюләр һәм театрлаштырылган сәхнәләр ярдәмендә балаларның иҗат сәләте, сөйләм теленең үсеше һәм коллективта эшләү осталыгы камилләштерелә. Бәйрәм укучылар һәм ата-аналар өчен истә калырлык, шатлык тулы тәҗрибә була.

Содержимое разработки

Көзге бал

Катнашалар: алып баручы, көз,борчак,чөгендер, кабак, сарымсак, кишер, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, помидор.

Залга Көздән кала барлык катнашучылар да кереп, урындыкларда урын ала.

Алып баручы.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Кулларына сары яфраклар тоткан балалар уртага чыга.

1нче бала.

Җылы якларга кошлар да китә

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

2нче бала.

Сентябрьдә чәчәк аткан,

Көз димәгән кашкарый.

Җылыт әле дигән сыман

Үзе кояшка карый.

3нче бала.

Күрмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

4нче бала.

Җәйне шулай озатабыз,

Торналар белән бергә.

Әйтерсең лә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

5нче бала.

Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

6нчы бала.

Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары очала

Каңгылдашып, көзге моңны

Уятыр төсле алар.

7нче бала.

Уяттылар да шул инде,

Ямансу булып китте.

Киек казлар китә бит дип,

Күңелем булып китте.

Алып баручы.

Китте җәө безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

Җылытмый инде кояш та.

Көннәр кыскара бара.

Әбиләр чуагы белән

Көз алдый безне бары.

Сибәли салкын яңгырлар,

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне, хакимлек итәргә,

Тапшырган Ходай көзгә.

Көз турында җыр башкарыла.

Алып баручы.

Көз җитте дә, көз җитте, дибез. Ә көз үзе кайда йөри икән соң? Бәйрәмегезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит.

Шунда ул аяк астында яткан яфраклар арасында бер хат таба. Ачып укый.

Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгз киләм.

Бу хатны ачып укуга,

Кул чабыгыз гөр килеп.

Ишетеп шуны, бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп.

Туктале, бу бит Көздән килгән хат булды. Нәрсә дигән, кул чабыгыз, дигәнме? Шунда мин дә килеп җитәчәкмен, дигән. Әйдәгез, балалар, гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Көз, ишетеп, килеп җитәр.

Кул чабалар. Ишектә Көз күренә.

Көз.

Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесез!

Мин дә сагындым сезне.

Мин башлыйм бәйрәмегезне!

Әйдә, ясап түгәрәк,

Җырлыйк, биик, шигырь сөйлик,

Күңел ачыйк бергәләп.

Көз турында җыр башкарыла. Яисә яфраклар биюен биергә мөмкин.

Алып баручы.

Көз килә, көзге бал була дип безнең балалар бик күп шигырьләр өйрәнде. Әйдәгез, шуларны тыңлыйк әле.

1нче бала.

Әйдәле, Көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Без шигырҗләр сөйләрбез,

Аннан җырлап бирербез.

2нче бала.

Саргайды яшел бакча,

Сары яфраклар оча.

Көн дә яҗгыр сибәли,

“Утырыгыз өйдә”,-ди.

3нче бала.

Болыт кашын җыерса,

Яңгыр белән куркытса,

Без аннан тиз качабыз,

Кулчатырны ачабыз.

4нче бала.

Биргә яфрак коелган,

сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Дәфтәр эченә куярбыз.

5нче бала.

Бүген бездә матур бәөрәм.

Бүген бездә көзге бал.

Бүген кхзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

6нчы бала.

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә-якка хушбуй исе

Тараталар алмалар.

Көз.

Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме, күпме байлык,

Күпме муллык табында!

Муллык булса, бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да.

Көзге муллык турында җыр башкарыла.

Алып баручы.

Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Көз кәне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Борчак.

Мин-борчак, мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерәләр.

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер.

Мин – чөгендер. Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Кабак.

Таныйсыздыр инде мине.

Әйе,әйе, мин – кабак.

Минем тәмне белим дисәң,

Бәлешемне ашап бак.

Сарымсак.

Аш тәмлеткеч ясар өчен,

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәләр,

Чирләүчеләр бик сирәк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Бәрәңге.

Мин – бәрәңге. Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Суган.

Ә мин - суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгү,

Мине ашап, салкыннарда

Суык тимәс үзегезгә.

Кәбестә.

Ә мин булам кәбестә.

Мин бик тәмле бәлештә.

Миннән щи пешерәләр,

Йә голубцы төрәләр.

Кыяр.

Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Помидор.

Ә мин булам помидор –

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Алып баручы.

Хәзер барлык яшелчәләр

Түгәрәккә басабыз,

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

Җыр башкарыла.

Бала.

Көз – моңсу чак, ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең мәктәптә һаман

Яңгырый дәртле җырлар!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18672-kzge-bal

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки