Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.03.2016

10 нчы сыйныфта ачык сыйныф сәгате

Шакирова Роза Ракиповна
учитель татарского языка и литературы
10 нчы сыйныфлар өчен.

Содержимое разработки

Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбе

(10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Сыйныф җитәкчесе Шакирова Роза Ракиповна.

2015-2016 уку елы

Максат: Укучыларны сәламәт тормыш алып барырга, сәламәтлекләрен сакларга чакыру, зарарлы гадәтләрне кисәтү, татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, «Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газеталары.

Кичә барышы:

Укытучы.Исәнмесез, укучылар. Мин бүгенге дәресне татар драматургы К. Тинчурин сүзләре белән башлап китәргә телим. “Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, яктылык белән файдалана белергә кирәк.” Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белүөчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык – зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тормыштан канәгатьлелек ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.

Ләкин бүгенге көндә, җанны шомландырып, авыр булган заман гаме биләп ала. Сез һәм сезнең яшьтәшләрегез – 15-16 яшьлек егетләр-кызлар – бүген ымсындыргыч төсләргә буялган куәтле бозыклык дөньясы белән янәшә яшисез. Татарларны гасырлар буе ислам дине һәм әхлагыбыз саклап килгән. Әхлак ул – кешенең матурлыгы, күңел сафлыгы. Бары тик күңеле саф, матур булган кеше ген чынлыкта сәламәт була.

1 нче укучы.

(“Синең 5 асылың” дигән мөнәҗәт сөйли)

Кеше өчен иң әүвәле – намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк,иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп, дигән,

Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы. Бу сүзләр гади сүзләр генә түгел. Тормыш, яшәү рәвеше белән расланган сүзләр, алтын сүзләр. Без, бергәләп, мәкальләрне искә төшереп үтик әле.

Саулыкзур байлык.

Сәламәт бала – ил байлыгы.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Сәламәтлек ул кул астындагы хәзинә.

Әйе, сәламәтлек тиңе булмаган хәзинә икән. Хәзер бер шигырь тыңлап үтик әле.

2нче укучы.

Ә бит дөнья шундый матур үзе

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга.

Һәрберебез өчен ата таң.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Укытучы. Бу сүзләр гади кеше сүзләре генә түгел. Ә һәр минутын тормыш өчен көрәшкән кеше иҗат иткән. Алар безнең янәшәбездә яшәде, эшләде, иҗат итте.Гомерләренең һәр мизгелен кешеләргә шатлык, бәхет өләшү өчен сарыф иттеләр. Беренчесе татарның танылган язучысы Фәнис Яруллин иде. Аның янәшәсендә һәрчак алтын баганасы – Нурсөясе булган. Фәнис абыйны иҗатка дәртләндерүче дә ул, бар дөньяны нурга күмүче дә ул иде. Икенчесе – якташ язучыбыз Гакыйл Сәгыйров.

И,ходаем,чиксез канәгать мин

Шундый сизгер күңел биргәнсең!

Һәркайсының хәлен аңлый беләм,

Һәркайсының җанын саклый беләм,

Шул яшәтә мине күрәсең...

Кайсыбер сау-сәламәт кешеләр башкара алмаган эшне алар башкарды, чөнки бу кешеләрнең күңелләре саф, матур, рухлары сау-сәламәт иде. Моның өчен без аларга бүген дә бикрәхмәтле. Бүген якташыбыз Г. Сәгыйров та, язучыбыз Ф. Яруллин да инде безнең янәшәбездә юк. Шулай да аларның якты рухы безнең белән янәшә яши.

Әйе, без сәламәтлек зур хәзинә дидек. Ләкин без ул хәзинәдән дөрес файдаланабызмы икән? Әллә инде сәламәтлегебезне югалткач кына аны кире кайтарырга тырышабызмы? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле.

3нче укучы.

Афәт

Наркомания – гасыр афәте”– дип

Халыкәйтмәгән юкка.

Наркотикның зыяны күп,

Кулланма аны, тукта!

Кирәкми ул эчкечелек,

Тәмәкене тартулар.

Шуның нәтиҗәсе бит

Наркоманнар артулар.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә.

Наркоман булырга бит

Җитә бары бер энә.

Шулай булгач, наркотиклар

Кирәкми бу дөньяга.

Кеше, наркотик кулланып,

Үз-үзенә кул сала.

4нче укучы.Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар 2-3 мәртәбә,үпкә рагы белән15-30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.

нче укучы. Тәмәке тарту һәм эчкечелек – зарарлы гадәтләр.Алар кеше организмыныңмөһимәгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең89%ын ашказанының лайлалы тышчасы, башка өлешен эчәгеләрүзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тискәре тәэсир итә. Хәмер эчкәч, бер сәгать узганнан соң, концентрациясе кан плазмасына һәм кызыл шарчыкларга үтепкерә. Организмдагы башка биологик сыеклыкларда да ул уз “урынын” таба. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында – баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә. Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшлүгә этәрә, исерек кеше имгәнүләргә дә дучар була.

Тәмәке тартучы кеше уз организмын гына түгел, бәлки әйләнә тирәдәгеләрне дә агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе – никотин. Биш папиросның никотины – кроликны, йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә, әмма моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәмүлемгә алып бара торган агулы матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә. Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзеҗыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы.Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә.

Укытучы. Тәмәке тарткан һәр 10 кешенең берсе генә өлкән яшькә җитәргә мөмкин. Дөньяда 1,1 млрд. кеше тәмәке тарта.

6 нчы укучы. Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч? Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәтҗитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.

Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятъкә матди һәм әхлакый зыян китерә.
Ө
ченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми. Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый.Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуныкулланырга тарталар.

Укытучы.Күрәсез, тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманлык кешенең үзен генә түгел, бәлки башка кешеләргә дә, җәмгыятькә дә зур зыян китерә. Шуңа күрә начар гадәтләрне үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк. Үзебезнең сәламәтлекнеһәм башкалар сәламәтлеген саклыйк һәмныгытыйк.

Хәзер шушы сорауларга җавап бирик әле.

1.Наркотик сату кемгә табыш китерә?

2.Ниөчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

(укучыларныңҗаваплары тыңлана).

7 нче укучы.Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга иябулырга кирәк?

1. Ихтыяр көче, тәвәккәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык тоеп үсәргә, белемгә тартылырга. Шул сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин.

2. Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый. Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын. Өй, гаилә балалар өчен терәк.

Укытучы. Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин. Россиядә12 млн. нан артык наркоман исәпләнә.

8нчеукучы. Гасыр чире СПИД.СПИДтанҗир шарында минут саен бер бала үлә. Авыруларның 90% якыны 15 яшьтән20 яшькә кадәрге кешеләр. Иң күп авыручыларнаркоманнар,дөресҗенси тормыш алып бармаучылар. ВИЧтан СПИДка кадәр яшерен чор 6 айдан 5елга кадәр дәвам итә.

Укытучы. СПИД йоктырган һәр 10 мең кешенең берсе генә өлкән яшькә җитәргә мөмкин. Россиядә көн саен 100 дән артык кеше ВИЧинфекция йоктыра.

9 нчы укучы. Токсикоманиянаркоманиянең бер төре. Төрле матдәләр кешедә наркотик халәт булдырырга мөмкинһәм аларның барысы да агулы. Кеше психикасына тәэсир итә торган дарулар, көнкүрештә кулланыла торган химия әйберләре һ.б. шундый матдәләрне тәшкил итә. Исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке составындагы никотин да – наркотик матдә. Аларны куллану токсикоманиянең бер төре булып санала.

10 нчы укучы.

Акыл үсеше артта калган балаларның 90%ның әти-әниләре эчкече.

Әти-әнисе эчкече булган гаиләләрдә үле балалар, сәламәт гаиләләр белән чагыштырганда, ике мәртәбә артыграк туа, бала чагында үлүчеләр саны өч мәртәбә күбрәк.

Бер чәркә аракы эчкән кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге – 20-30%ка кими.

Урлаучылар55%арта;

Кеше талаучылар – 79%;

Кешегә һөжүм итүчеләрнең – 69% ы эчкече, наркоман.

Укытучы.

Каршылык, һәркайда каршылык,

Алларда – дөреслек, ялгышлык,

Уйларда – караңгы, яктылык,

Тормышта – явызлык, яхшылык.

Яшибез ашыгып, ашкынып,

дип яза жирле шагыйрбез Роза ана Мәслхова.

Ләкин тормыш нинди генә ашкышулы булмасын, һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.

- я гомерен озайта: балаларның шат көлүләрен, милли бәйрәмнәргә байбулган мул икмәкле, иман нуры иңгән тормыш.

- я яшьли үлеп китә: никотин, алкоголь, наркотик матдәләр, СПИД ихтыярсыз, әхлакый яктан сәламәт булмаганнарны юк итү буенча табигый сайланыш.

Әйе, тормышта юллар бик күп, без дөресен сайлый белергә тиешбез. Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...

(Жыр башкарыла. “Юкка түгел, юкка түгелдер”
Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/196533-10-nchy-syjnyfta-achyk-syjnyf-sgate

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки