- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сценарий открытого ур. «Әбисе белән оныгы»
Тема: Л. Н. Толстой “ Әбисе белән оныгы”
Максат:
Укыту-өйрәтү:
балаларны Л. Н. Толстойның “Әбисе белән оныгы” текстының эчтәлеге белән таныштыру;
анда өйрәнелгән лексиканы актив кулланылышка кертү.
Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү:
- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;
- текстта ориентлаша белүне үстерү;
- фигыльнең заман формасын ныгыту;
- капма-каршы мәгънәле сүзләрнең парларын танып-белү;
- уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү.
3. Тәрбияви максат:
- укучыларда бөек рус вәкилләренә һәм аларның хезмәтләренә карата мәхәббәт уяту;
- татар халык авыз иҗаты һәм бөек шагыйребез Г. Тукай шигыре аша балаларда хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәрес материалы, җиһазлау:
саннар төшерелгән карточкалар, дәреслек (“4 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм уку китабы”), компьютер, экран һ.б.
Дәрес барышы:
I. а) Оештыру моменты.
Исәнләшү:
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көн.
Хәлләрегез ничек?
Иртәнге кояш кебек
Туган телне –
Татар телен
Өйрәнергә дип килдек.
- Ярый, рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз.
Ә хәзер бүгенге көн турында бераз сөйләшеп алыйк.
- Хәзер нинди ел фасылы? (яз)
- Язның нинди ае? ( март)
- Ничәнче числосы? (15 нче март)
- 15 нче март атнаның кайсы көненә туры килә? (дүшәмбе)
- Ә татар теле дәресе ничәнче дәрес?
- Бүген һава торышы нинди?
б) Фонетик зарядка:
“Ә” , “О” авазлары өстендә эш
“Ә” - әби- әбиләр “О” - онык- оныклар
яхшы әби игелекле онык
эшчән әби мәрхәмәтле онык
Әби ипи пешерә. Онык савыт-саба юа.
Әби тәмле ипи пешерә. Онык күп савыт-саба юа.
Актуальләштерү һәм үткән теманы ныгыту.
У.: Әйдәгез әле, укучылар. Алда өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп үтик.
Сүзлек эше
Т Р
кыз, әби, йоклаган, эшләгән, пешергән, картайган, теккән;
яхшы кыз, игелекле бала, карт әби, үсеп җиткән онык, картайган әби;
Кечкенә кызчык йоклаган. Әби үзе эшләгән.Менә әби картайган. Онык үсеп җиткән.
Р Т
- бабушка, внучка, работа, хлеб, посуда, дом, печь, выросла, постарела;
- трудолюбивая бабушка, хорошая внучка, легкая работа, вкусный хлеб, чистая посуда, теплая печь;
- У одной бабушки была внучка. Бабушка была очень трудолюбивой. Она постарела. Вот внучка выросла. Она сама стала вести домашние дела.
- Укучылар, өй эше итеп, мин сезгә Л.Н. Толстойның “Әбисе белән оныгы” әсәрен укып килергә куштым. Өйдә әзерләнеп килгәнсездер дип беләм. Без бүген бу әсәр белән тагын да якыннанрак танышырбыз. Төрле эш алымнары, ысуллары аша алган белемнәребезне ныгытырбыз, ә башта автор турында берничә сүз.
Сүз Алиягә бирелә: “ Бөек рус язучысы Л.Н. Толстой 1828 нче елда дөньяга килә. Ул бик озын һәм катлаулы тормыш юлы үтә. Үзе яшәгән Якты Аланда ул крестьян балалары өчен мәктәп төзетә һәм махсус дәреслекләр, “Әлифба” яза. Л. Н. Тлостой чын мәгънәсендә гади халыкка хезмәт итә, патша тәртипләрен күрә алмый, аларны тәнкыйть итә.
Ул зурлар һәм кечкенәләр өчен дә бик күп әсәрләр иҗат итә. Аның зур тәрбияви әһәмияткә ия булган хикәяләре арасында “Песнәк белән Варя”, “ Җимеш төшләре”, “ Әбисе белән оныгы” әсәрләре дә башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән Р.З. Хәйдарова дәреслекләрендә дә лаеклы урын алып тора. Автор 1910 нчы елда якты дөнья белән хушлаша.
- Укучылар, без әсәрнең авторы белән бераз кыскача танышып үттек, ә хәзер текст өстендә эшләп алыйк. Кайсыгызның әсәрне русча сөйләп үтәсе килә?
( 1 бала сөйли)
- Текстның эчтәлеген бөтенегез дә аңладыгызмы? Аңлашылмаган сүзләр калмадымы? Ә хәзеришетепаңлау күнегүләре эшләп алабыз.
III. Яңа тема өстендә эш.
1) Аудирование күнегүләре. ( 44 б., № 115 д-с)
Прослушайте и укажите слова со звуком [Ә].
Әле, кечкенә, өй, үсеп, җиткән, теккән, онык.
Прослушайте и укажите количество слогов в каждом слове
Әбинең, әби, әбисе, картайган, пешергән, йоклаган.
Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.
Әби, онык, йомгак, карчык, өй, ипи, картайган.
Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении.
Бер әбинең оныгы булган. - Бер әбинең кызы булган.
Прослушайте и закончите предложения.
Кечкенә кызчык...
Әбинең оныгы үсеп... .
Прослушайте и переведите на татарский язык.
У одной бабушки была внучка. Вот бабушка состарилась. Внучка для бабушки пекла хлеб, убиралась в доме, мыла посуду, шила.
У.:
2) (компьютерда план күрсәтелә) Укучылар, экранда план күрсәтелгән, әйдәгез әле бу өлешләргә туры килгән җөмләләрне табып укыйк.
План:
Оныкның кечкенә чагы.
Әбинең эшләре.
Әбинең картлыгы.
Оныкның хезмәтләре.
3) У.: Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк:
- Без инде хәзер зурлар.
Күп эшли безнең куллар
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз.
4) У.: -Укучылар, хәзер без фигыль формаларын искә төшереп үтик.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең соравын искә төшерик.
( Нишләгән?)
- Аларның кушымчалары нинди? ( -ган/-гән, -кан/-кән)
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы нинди? (нишли?), ә
кушымчалары нинди була? (- ый/-и, -а/-ә)
- Киләчәк заман хикәя фигыльнең соравы нинди? ( нишләр?)
- Кушымчаларын әйтеп үтегез әле? ( -ар/-әр, -ыр/-ер, -р)
- Ә хәзер тексттан фигыльләрне эзлибез.
Билгесез үткән заман хәзерге заман киләчәк заман
хикәя фигыль хикәя фигыль хикәя фигыль
булган була булыр
йоклаган йоклый йоклар
эшләгән эшли эшләр
пешергән пешерә пешерер
җыештырган җыештыра җыештырыр
юган юа юар
теккән тегә тегәр
картайган картая картаер
яткан ята ятар
үсеп җиткән үсеп җитә үсеп җитәр
5) У.: - Ә хәзер 45 нче биттәге 4 нче күнегүне табабыз, биремен укы әле, Даша.
У.: -Бу күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшлибез. (Тикшерәләр)
6) У.: - Антонимнар турында искә төшереп китик әле.
Антонимнар нинди сүзләр әле алар? (Капма- каршы мәгънәле сүзләр)
У.: - Антонимнарны табу күнегүе эшлибез.Экранга карыйк әле. Анда сүзләр язылган. Әйдәгез әле бу сүзләрнең парларын табыйк.
эшчән яңа
яшь дошман
яхшы начар
иске карт
дус ялкау
У.: Әйдәгез әле, укучылар, җавапларны тикшерик, бергәләп кабатлап чыгыйк.
Дөрес җавап:
эшчән ялкау
яшь карт
яхшы начар
иске яңа
дус дошман
У.: Ә хәзер мин сезгә аерым фигыльләр әйтәм, сез тексттан бу сүзләр кергән җөмләләрне табып укыгыз:
булган, эшләгән, теккән, яткан, йоклаган, пешергән.
У.: - Бу җөмләләрдә нинди фигыльләр керде инде? ( билгесез үткән заман)
У.: - Ә хәзер әйдәгез әле, укучылар, парларда эшләп алыйк.
Дәреслекнең 45 нче битендәге 6 нчы күнегү урын алган, биремен укы әле, Алсу. (Әзерләнергә бераз вакыт бирелә).
Алия, син бүген өй җыештырдыңмы? ( Әйе, юк)
У.: - Ә хәзер әйдәгез шушы рәвештә текст җөмләләренәсораулар төзибез.
IV. Йомгаклау.
1) У.: - Балалар, әйтегез әле сезгә бу әсәр ошадымы?
- Ни өчен ошады?
– Текст нәрсәгә өйрәтә?
( Балалар җавабы)
- Әйе, балалар, чынлап та бу хикәя бик мәгънәле, эчтәлекле.
Татар халкында бик мәгънәле мәкаль бар, менә тыңлагыз әле:
Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Русчага ничек тәрҗемә ителә?
Что посеешь, то и пожнешь.
чәчсәң – посеешь
урырсың – пожнешь
Сүзлек дәфтәренә язып куябыз.
Моны ничек аңлыйсыз?
-Әйе, балалар, чыннан да җиргә бодай чәчсәң, бодай үсеп чыга, ә борчак түгел. Моннан шуны аңларга була: кечкенә чакта балага яхшылык орлыклары чәчсәң, үскәч бу бала мәрхәмәтле, игелекле, эшчән булып җитешер.
У.: - Бу мәкальгә өстәп бөек шагыйребез Г. Тукай да бик эчтәлекле шигырь язып калдырган:
Эшкә өндәү
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Г. Тукай.
У.: - Балалар, бүген без сезнең белән ниләр эшләдек?
- Сезгә дәрес ошадымы?
4) У.: - Бүген өй эше берничә төрле була,үзегез кайсын телисез. Шунсын сайлап алыгыз.
Яхшылык турында кечкенә хикәя төзеп килергә;
Хезмәт турында биш мәкаль язарга, берсен аңлатырга;
Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
5) У.: Бүген сез барыгыз да актив булдыгыз, эшләп утырдыгыз.
- Алиягә, Артурга .....”5” ле, “4”..., һ.б.
- Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Эшләде:10 нчы мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Ибраһимова А.Р.
Яр Чаллы
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/197541-scenarij-otkrytogo-ur-bise-beln-onygy
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Доступная среда в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
- «Особенности духовно-нравственного развития и воспитания на всех уровнях общего образования в условиях реализации ФГОС»
- «Методика преподавания физической культуры в общеобразовательной организации по ФГОС ООО от 2021 года»
- «Преподавание инвариантных модулей учебного предмета «Труд (технология)» в соответствии с ФГОС»
- «Основы безопасности и защиты Родины: особенности организации современного урока»
- «Специфика классного руководства в начальной школе»
- Теория и методика преподавания математики в образовательных организациях
- Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании
- Педагогика и методика преподавания истории
- Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методическая работа в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.