Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.11.2013

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә этаплап әзерләнү

Гульнара
учитель татарского языка и литературы
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерләнгән этаплап эш программасы. Материал укытучыларга һәм ата-аналарга имтиханның төп авырлыкларын җиңел аңлатырга ярдәм итә. Эффектив ысулнар һәм системалы кабатлау ярдәмендә укучылар белемнәрен ныгыта һәм теләсә кайсы биремне үтәргә әзер була. Йомгаклау имтиханына мораль һәм белем ягыннан ышанычлы әзерлек тәкъдим ителә.

Содержимое разработки

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә этаплап әзерләнү

Казан шәһәре 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гафарова Гөлнара Галимхан кызы.

Соңгыике елда мәктәпләрдә зур үзгәрешләр чоры башланды: имтихан бирү тәртибе нык үзгәрде.9 нчы сыйныф укучылары дәүләт имтиханын яңа формада бирә башладылар. Мондый зур сынауга әлбәттә, һәрбер мәктәптә дә зур әзерлек алып барыла торгандыр. Бу эшкә безнең мәктәптә зур көч куела.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе. Бу мәсьәлә менә берничә ел инде укытучыларга да, ата-аналарга да һәм билгеле инде, укучыларның үзләренә дә тынгы бирми. Шуңа да карамастан без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез.Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм.

I этап башлангыч сыйныфларда ук башлана.2-3 нче сыйныфтан алып укучыларны тест төшенчәсе белән таныштыра башларга кирәк. Моны уен формасыннан башлау дөресрәктер. Мәсәлән “Йолдызлы сәгать”, “Кемнең миллионер буласы килә?”, “Тамчы-шоу” уеннарында укучылар бик теләп катнаша. Алар анда сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тестны укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак кулланырга кирәк. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар җыентыклары һәм дисклар чыгарылды. Мәсәлән Николай Валентинович Максимовның “Татар теленнән тестлар” китабы Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен тәкъдим ителә торган ярдәмлек. Тестлар БДИ төзелгән тестлар кебек, өч өлештән – А,В,С өлешләреннән тора, һәм җаваплар да, алардагы кебек, 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә.

Шулай ук “Маi тест» программасы ярдәмендә үзем тестлар төзи башладым, мобиль классны кулланам. Бу очракта сыйныфның белем дәрәҗәсен күз алдында тотам. Эш барышында ачык һәм ябык тестлар кулланам. Ачык тестларда җавап бирелми, укучы үзенең белем һәм күнекмәләренә таянып җавап яза. Ябык тест берничә вариант җавапны үз эченә ала.

Тест эшләргә өйрәтүнең беренче принцибы -“алга, алга, алга” – укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга, соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип – игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары яздырырга тырышам.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек тест эшләргә өйрәнү генә түгел бит әле. Икенче этапта татар теле кагыйдәләрен үзләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу очракта терәк схемалар ярдәмгә килә. Терәк схемалар куллану исә укучыга сөйләм предметын сайлаганда туа торган кыенлыкны киметә, чөнки схемада җавап өчен төп мәгънәви терәкләр күрсәтелеп бирелә. Терәк схемаларны әдәбият һәм татар теле дәресләрендә дә кулланам. Мәсәлән үзләштерү өчен кыенрак булган “Сан” темасына тукталып китәм. Бу темага да шулай ук терәк схема төзелә. Сан, барыбызга да мәгълүм, үзенчәлекле сүз төркеме: аны сүз белән дә, гарәп һәм рим цифрлары белән дә биреп була. Рим цифрларының дөрес язылышы кыенлык тудыра. Күп очракта, бигрәк тә вакытлы матбугатта, телевизор экраннарында да саннарны куллануда хаталар күзәтелә. Шуны искә алып, санның дөрес язылышына аеруча зур игътибар бирергә тырышам.

Имтиханга әзерләнүнең III этабы укыту планына үзгәреш кертү белән бәйле. Бу – өстәмә дәресләр. Монда укучылар ике төркемгә бүленә, шулай итеп индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Өстәмә дәресләрдә мин күбрәк С вариантын эшләүгә басым ясыйм. Төп максат – укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш – инша язарга өйрәтү. Мәсәлән, “Кайсы һөнәр яхшырак?”темасына 9нчы сыйныф укучылары белән уздырам. Әлеге дәресләрнең төп максаты: балаларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын искә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәләш бирү, тормышта үз урыннарын сайлауга комплекслы әзерлек.

Өстәмә дәресләрдә һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Төрледән –төрле һөнәрләргә багышланган. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты фәннәре белән бик тыгыз бәйләнештә алып барыла. Балалардан телне, әдәбиятны яраттыру өчен, дәрес кысаларында бөтен шартлар да тудырылган. Өстәмә дәресләрнең кыскача планын тәкъдим итәм:

Өстәмә дәресләрдә карала торган темалар:

1.Үзем турында.

Гаиләдә аралашу.

3.Көндәлек режим. Буш вакытым.

4.Кибеткә бару.

5. Бәйрәмнәр:туган көн, Яңа ел, 8 Март-Халыкара хатын- кызлар көне, Республика көне.Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.Котлаулар.

6.Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Минем дөньям һәм интернет.Спорт уеннары.

7.Мин һәм минем дусларым.

8.Кешенең тышкы кыяфәте һәм холкы.

9.Минем мәктәбем һәм сыйныфым.Дәресләр.Түгәрәкләр һәм спорт секцияләре.Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр.

10.Барлык һөнәрләр дә кирәкле.

11.Өлкәннәргә хөрмәт.

12.Әйләнә- тирә дөнья.Йортым, фатирым. Шәһәрем\ авылым.

13.Туган як табигате. Ел фасыллары. Һава торышы.Экология.

14.Минем республикам.Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары, истәлекле урыннары.

15.Сәяхәт итү.Җәйге ял. Кышкы ял.

16.Татар халкының күренекле шәхесләре.

Шушы темалардан чыгып мондый эшләр алып барам.Шуларның берничәсе:

1. “Шагыйрь булу җиңелме?” (якташ шагыйрь-язучыларның иҗатлары белән якыннан танышу, әсәрләрен уку, әсәрләренә рецензия язу).

2. “Мин язучы булыр идемме?” (балаларның иҗат эшләрен (мәкалә,шигырь,эссе, әкият,хикәя, табышмак,мәкаль- әйтемнәр,хатлар) бәяләү, эшкәртү. Бу дәрестә сәләтле балаларның иҗат җимешләре карала, аларга тиешле бәя бирелә, ярдәм күрсәтелә : хаталары төзәтелә, тиешле әдәби алымнар,сурәтләү чаралары тәкъдим ителә.

Журналист- корреспондентбулыргателәүчебалаларсәләтлебалаларһәммәктәптурындамәкаләләрязыпалыпкиләләр.

3. Мин –укытучы. Киләчәктә укытучы булырга теләгән укучыларга дәрес алып бару мөмкинлеге тудырыла. Алдан укытучы белән берлектә дәрес планы төзеп, түбән сыйныфларда дәрес бирәләр. Һәм килеп чыккан сурәттә берничә мәртәбә кабатларга мөмкин. Бу эш укучы теләге белән башкарыла. Балалар мондый эшне бик теләп башкаралар. Һәм, әйтергә кирәк, мондый алым аларга бу һөнәрнең авырлыгын, кызыклы, шул ук вакытта җаваплы икәнен күрергә ярдәм итә.

Дүртенче этап – мониторинг. Һәр укучының эш нәтиҗәсен билгеләмичә нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ел башында ук БДИ формасында контроль эш башкарыла һәм Excel таблицасына билгеләр төшерелә. Excel таблицасын куллану уңайлы, чөнки һәр укучының баллын автомат рәвештә исәпләп була. Бу таблицаны тутыргач кайсы бала нинди теманы аңламавы ачыклана һәм аның белән өстәмә эш башкарыла. Бу таблица ел буена тутырыла һәм укучының “алга киткәнме”, әллә “урынында торамы” икәнлеге күзәтелә.

Тыңлап аңларга өйрәтү эше барлык сыйныфларда да алып барыла.Тыңлап аңлау — аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар. Иң башта укучылар укытучының, соңыннан сыйныфташларының сөйләмен тыңлап аңларга күнегәләр.

Аерым диалогларны, кечкенә текстларны тыңлау, беренчедән, аларның интонацион төзелешен үзләштерергә ярдәм итә, икенчедән,орфоэпик күнекмәләрне булдыра. Бәйләнешле текстны тыңлый һәм аңлый белү сөйләм эшчәнлегенең башка төрләренә өйрәткәндә нигез булып тора.

Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү өчен, түбәндәге күнегүләрне эшләтергә мөмкин:

1.Сүзләрне тыңлагыз, [ә] авазы булган сүзләрне ишеткәндә кулыгызны күтәрегез.

2.Җөмләләрне тыңлагыз. Ничә сорау, хикәя, өндәү җөмлә барлыгын әйтегез.

3. Җөмләләрне тыңлагыз. Алардагы сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез.һ.б

Тыңлап аңлау күнегүләрен телнең төрле аспектларын нәтиҗәле үзләштерү өчен дә кулланып була. Укучылар лексик берәмлекләрне, грамматик калыпларны укып кына түгел, ишетеп тә аңларга тиешләр. Моның өчен махсус күнегүләр тәкъдим итәм.

Грамматик күнекмәләрне үстерү күнегүләре түбәндәгеләр:

1. Җөмләне тыңлагыз . Хәбәрен (иясен) табып әйтегез.

2. Ике җөмләне тыңлагыз. Аларда нинди аерма булуын әйтегез.һ.б.

Лексик күнекмәләрне үстерү өчен, күнегүләрнең түбәндәге төрләрен кулланырга мөмкин:

1.Җөмләләрне тыңлагыз. Күп мәгънәле сүзләрне табып күрсәтегез.

2. Җөмләләрне тыңлагыз. Интернациональ сүзләрне табып әйтегез.һ.б.

Бәйләнешле сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү өчен, махсус күнегүләр эшләү укучыларның телне гамәли үзләштерүен тагын да ныгыта. Аларның берничә төрен кулланам:

1.Текстны тыңлагыз. Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирегез.

2.Текст тыңлана. Икенче тапкыр тыңлаганда, билгеле бер урында туктатыла.

Укучылар текстның дәвамын үзләре сөйләп бирәләр һ.б.

Билгеле булганча, укыту процессында кулланылган барлык күнегүләр, эш төрләре укучыларның тел күнекмәләрен генә түгел, фикерләү сәләтен, хәтерен, игътибарын да үстерә. Тыңлап аңлауга өйрәткәндә, моны истән чыгармаска кирәк. Шул исәптән үстерелешле укыту алымнарын истә тотып, укучыларга түбәндәге биремнәрне эшләтергә дә мөмкин:

Җөмләләрне тыңлагыз. Аларга туры килгән рәсемнәрне күрсәтегез.

Ике текстны тыңлап, аларның уртак һәм аерылып торган якларын әйтегез.

3.Текстны тыңлагыз һәм аңа исем уйлап табыгыз.һ.б.

Күргәнебезчә, аерым сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, бәйләнешле текстлар белән эшләү күнегүләре күп санлы һәм күп төрле. Укыту шартларыннан чыгып, аларның иң кулаен сайлап алу һәм системалы рәвештә эшләтү укучыларны татарча сөйләмне тыңлап аңарга өйрәтә ала. Кызганычка каршы, бу төр күнегүләрне эзлекле рәвештә кулланмыйбыз, шуңа күрә дә рус укучылары бары тик укытучының сөйләмен генә аңларга күнегәләр; башка бер кеше шул ук сорау белән мөрәҗәгать итсә югалып калалар.

Укучыларны төрле тавышларга, төрле тизлектәге сөйләмне тыңларга күнектерү кирәк дип уйлыйм мин.

Барыбыз да беләбез, дөрес татарча сөйләмне укучылар дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда гына ишетә. Шуңа күрә ата-аналар җыелышында кайбер сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең дөрес әйтелеше һәм язылышы күрсәтелгән карточкалар таратырга мөмкин. Бу карточкаларны өйдә, күренә торган урынга элергә тәкъдим ителә. Бераздан соң карточкалар икенчесенә алыштырыла. Карточкалар күләме буенча зур булырга тиеш түгел, төрле төстә булса бик яхшы. Ата-аналарга бу сүзләрне һәм сүзтезмәләрне үз сөйләмнәрендә дә дөрес кулланырга тәкъдим ителә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/21173-dlt-jomgaklau-attestacijasen-jetaplap-ze

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки