- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
А. Алишка багышланган кичә
Табыш булып кайтыйм илемә
А.Алишка багышланган әдәби-музыкаль кичә.
2016 нчы ел
Максат:1) А.Алиш тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;
2) әсәрләренең хәзер дә актуаль булуын һәм тәрбия өлкәсендә уңышлы кулланылуын күрсәтү;
3)А.Алиш әсәрләре белән кызыксыну, горурлык хисләре тәрбияләү. Сәхнә түрендә А.Алиш портреты.
Стенада: Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын,-дип язылган плакат ;
А.Алиш китапларыннан күргәзмә, рәсем күргәзмәсе. Мультимедиада алдан видеога яздырылган Әби, Бабай, Йомшаккай катнашуында “Күчтәнәч” тапшыруы.
Әби.Исәнмесез, минем балакайларым! Хәерле көн!
Бабай.Саумысыз, балалар!
Йомшаккай.Сәлам, дусларым!
Әби. Балалар, мин сезне яңа уку елы белән котлыйм.Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим.Яхшы укыгыз, тәртипле балалар булыгыз!
Бабай.Әти-әниегезне, укытучыларыгызны тыңлагыз!
Йомшаккай.Әйе, әйе.
Әби. Балакайларым, бүген без татар халкының күренекле язучысы, М.Җәлилнең көрәштәше А.Алишка багышланган кичә күрсәтербез.
Бабай.Сез кечкенәдән аның әкиятләре белән таныш, тормыш юлы белән дә танышырсыз.
Йомшаккай. Әйе, әйе. Мин дә аның әкиятләрен беләм.Ул хайваннар, бөҗәкләр, кошлар турында күп язган бит!
Әби.Бик дөрес, Йомшаккай! Ә сез беләсезме, А.Алишның оныгы Тимур 1967нче елда Түбән Кама шәһәрендә туган, аның әнисе дә укытучы булган. Хәзерге вакытта Тимур Казан шәһәрендә яши. Ул бабасы эзләре буйлап Германиягә барган. Бабасының соңгы минутларда булган урыннарын карап, авыр хисләр кичергән. Германиядә А.Алишның портреты М.Җәлил, Юлиус Фучик һәм башка патриотлар янәшәсендә. Димәк, алар- үлемсез!
Бабай. Мондый батырларыбыз белән без чиксез горурланабыз һәм мәңге онытмаска бурычлы!
Йомшаккай. Бабакай, ә без әкият күрсәтәбезме соң?
Бабай. Әкиятсез нинди “Күчтәнәч” инде ул !?Иркенләбрәк утырыгыз, кичәне башлыйбыз.
Сәхнәгә ике алып баручы чыга.Әкрен генә музыка ишетелә . Мультимедиада А.Алишның
төсле рәсеме (Мәйдан 8/2008)
1нче алып баручы. 1908нче елның 15нче сентябрендә Татарстанның Спас районы Көек авылында Габделбари һәм Газизә Алишевлар гаиләсендә алтынчы бала туа, аңа Габдуллаҗан дип исем бирәләр. Аңа кадәр туган балалары үлә барганга, апасы Закирә белән Габдуллаҗан бик кадерле балалар
булалар . Мультимедиада А.Алишның әти-әнисе рәсеме.
2нче алып баручы. Апасы Закирә үзенең истәлекләрендә болай дип язып калдыра: “Мин энемнән алты яшькә олырак. Балачакта зур тәрбия, кадер күреп үстек. Гаптулга булган игътибарны аңлатып-сөйләп бетерерлек түгел. Врачлар кушканча, балык майлары эчертеп үстерделәр. Үсә төшеп, урамга чыгып йөри башлагач “ат таптамасын, суга бата күрмәсен” дип, хафага төшәләр, әз генә югалып торса, эзләргә чыгалар, бер дә күздән җуймыйлар иде. Ә Гаптул малайлар белән су буйларында йөрергә ярата, тиз генә кайтарып та булмый. Мультимедиада авыл табигате күренеше.(“Мәйдан” 8/2008)
Укучылар башкаруында Г.Тукайның “Туган авыл ” җыры.
1нче алып баручы. Әтисе Габделбари абзый шигъри күңелле кеше булган, әнисе Газизә апа да әкиятләрне шигырь юлларына салып сөйли белгән. Шуңадыр мәктәптә укыганда Абдулла сочинениеләрне искиткеч тәэсирле итеп язган, укытучы аның эшләрен башкаларга укып күрсәтә торган була. Боргаланып аккан Актай елгасы, Камышлы күл буйлары, матур урманнары, чәчәкле болыннары аңа илһам биргәндер.
Укучылар башкаруында бию “Урман әкияте”.
СәхнәдәА.Алишның “Ярканат” шигыре укыла.
Мультимедиада А.Алишның яшь чагында төшкән фотосы.
2нче алып баручы. Укуны кайда дәвам иттерергә? Кем булырга?-дигән сорау белән Абдулла Казанга килә.Күңеленең түрендә беркемгә әйтелмәгән хыял – язучы булу теләге.
Мультимедиада А.Алишның беренче китаплары рәсеме.
1нче алып баручы. Урау юллар аша булса да Абдулла Алиш әдәбиятта ныклы урын алып, балаларның яраткан язучысына әверелә. Ә аңа кадәр Казан җир төзү техникумында укый, Минзәлә кантоны җир бүлегендә эшли. Төрле газета-журналларда балалар өчен язылган әсәрләре басылып чыгып тора. Мультимедиада А.Алишның гаиләсе белән төшкән фотосы
2нче алып баручы. Алиш бала психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, алар белән якыннан аралашып иҗат итәргә тырыша. Язган әсәрләрен бастырып чыгарганчы, дусларына, гаиләсенә я балаларга укып фикер алышуны гадәткә кертә.
1нче алып баручы. Ә хәзер яраткан язучыбызның “Койрыклар”әкиятеннән бер өзек карап китик.(Курчак театры)
Мультимедиада балаларның “Койрыклар”әкиятенә ясаган рәсемнәре.
2нче алып баручы. А Алиш балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшли.Беренче китабы “Отряд флагы” исеме белән басыла, ә язучының таланты әкият жанрында киң ачыла.
Мультимедиада А.Алиш әкиятләреннән рәсемнәр күрсәтелә
1нче алып баручы. “Капкорсак патша”, “Сертотмас үрдәк “, “Куян кызы”, “Тукмар белән Чукмар”, “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Койрыклар”, “Нечкәбил”һ.б әкиятләре безгә таныш.Әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә, аларда кеше характерында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була. Мультимедиада А.Алишның “Куян кызы”әкиятенә рәсемнәр..Н.Җиһановның сюитасына “Куян кызы”әкияте.
2нче алып баручы. Автор әкиятләр аша балаларны табигать, тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә,олыларны ихтирам итү, гаделлек, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Мультимедиада А.Алишның “Сертотмас үрдәк” китабыннан рәсемнәр.
“Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү.
Мультимедиада А.Алиш көрәштәшләре белән.(“Мәйдан”8/2008).
1нче алып баручы. Шулай илһамланып иҗат иткәндә ил күген кара болыт каплый: дәһшәтле сугыш башлана. Абдулла Алиш та, кулына корал алып, илне саклаучылар сафына баса. Туганнары аның исәнлеге турында бары җылы хатлары аша гына белеп торалар.
2нче алып баручы. Игьтибарыгызга А.Алишның әнисенә язган хатыннан өзек тәкьдим итәбез. Сәхнәдә укучы курайда уйный, сәхнә артыннан А.Алиш хаты укыла. Мультимедиада А.Алиш хаты күрсәтелә.
1нче алып баручы. 1941нче елның октябреннән башлап, А.Алиштан хатлар килү туктала.Сагынуына түзә алмаган әнисе-Газизә апа шигырләр яза.
Сәхнәдә әби киеменнән укытучы шигырь укый.(Мәйдан 8/2008-101нче бит)
Мультимедиадан А.Алиш әнисенең фотосы күрсәтелә (шунда ук ,100нче бит)
2нче алып баручы. 1942нче елда А.Алиш төрмәдә Муса Җәлил белән очраша. Алар дошманнарның мәкерле планнарын җимерү нияте белән әсирләрнең яшерен оешмасын төзиләр. Патриотларның эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. Ләкин фашистлар бер сатлыкҗан ярдәмендә оешманың эзенә төшә. 1943нче елның августында кулга алулар башлана. Төрмәдә М.Җәлил А.Алишка багышлап “Дуска” шигырен яза.
Мультимедиада А.Алиш, М.Җәлил фотолары.
М Җәлилнең “Дуска” шигыре укыла.
1нче алып баручы. Берлинда, Плетцензее төрмәсендә Җәлил, Алиш һәм аларның иптәшләренең гомерләре өзелә, гильотинада җәзалап үтерелә.
Мультимедиада җәлилчеләр барельефы күрсәтелә.
2нче алып баручы. Муса Җәлил батырлыгы белән бергә А. Алиш турындагы хакыйкать тә Туган илгә әйләнеп кайтты. Ул намусына тап төшермәгән, дошман алдында тез чүкмәгән, авыр әсирлек шартларында да фашизмга каршы көрәштә катнашкан һәм лирик хисләр белән сугарылган шигырьләр язарга да рухи көч тапкан.
“Кыр казлары “шигыре укыла.
Мультимедиада А.Алишның хатыны белән төшкән рәсеме.
“ Тормыш дустыма” шигыре.
Tатар халык җыры “Идел бит ул”
1нче алып баручы. Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның мәете кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән. Әле дә А.Алишны халык зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала. 1990нчы елда, соңлап булса да, А Алишка һәм аның көрәштәшләренә I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены бирелде. Татарстан язучылары А.Алиш исемендәге премия булдырды. Балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә бу премия язучының туган авылындагы һәйкәл янында тапшырыла. Мультимедиада А. Алишка бирелгән орденга приказ, А .Алиш премиясе лауреатлары исемлеге (шунда ук ) .
2нче алып баручы. Казан шәһәрендә бер урам һәм 55 нче мәктәп аның исемен йөртә, анда А.Алишка багышланган бай музей эшли. Без дә, мәктәп укучылары, А.Алишны онытмыйбыз, аның тирән эчтәлекле, мавыктыргыч әсәрләрен яратып укыйбыз.
Мультимедиада А.Алишның туган авылындагы һәйкәле (Мәйдан 8/2008)
Укучылар “ Һаман истә”шигырен укыйла (Мәйдан 8/2008-127нче бит.)
“Күчтәнәч” тапшыруы музыкасы. Мультимедиада Әби ,Бабай , Йомшаккай укучылар белән саубуллаша.
Әби.Шуның белән безнең тапшыруыбыз тәмам.
Бабай.Сау булыгыз, балалар!
Йомшаккай.Кабат очрашуларга кадәр, дусларым!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219274-a-alishka-bagyshlangan-kich
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности разработки и реализации АООП с учетом образовательных потребностей обучающихся с РАС в соответствии с ФГОС»
- «Особенности профориентации лиц с ОВЗ и инвалидностью»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2026 по литературе»
- «Организация ученического самоуправления в общеобразовательных учреждениях»
- «Цифровая грамотность педагога»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание физики»
- Физика и астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Основы дефектологии. Содержание и методы работы с обучающимися с ОВЗ
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Содержание профессиональной деятельности старшего вожатого образовательной организации
- Педагогика дополнительного образования: теория и методика работы с детьми

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.