- «Реализация проекта «Добрые игры» в системе дошкольного образования»
- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Методическая разработка «Весна пришла»: конспекты, игры и наблюдения для средней группы
Тема: «Ямьле яз килде!»
(Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге конспекты)
Максат:балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрергә өйрәтү.
Тәрбия бурычы: балаларның кошларга, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү.
Үстерү бурычы: балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошлар исемнәрен истә калдыру, аларны актив сөйләмгә кертү, сүзләрне, фразаларны һәм җөмләләрне башкалар ишетерлек һәм аңларлык җавап бирергә күнектерү.
Белем бирү бурычы: балаларның яз, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Төп өлеш.
3.Йомгаклау өлеше.
Эшчәнлек барышы:
(Балалар түгәрәк буенча куелган урындыкларга утыралар. Эшчәнлекне өстәл артына утырмыйча, болай башлау балалардагы киеренкелекне бетерә, алар үзләрен иркен тоталар.)
-Исәнмесез, балалар! (Балалар җавабы)
-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Сез бик яхшылап уйлап миңа җавабын әйтерсез.- Балалар, әйтегез әле, урамда нинди ел фасылы? (Балаларның җаваплары)
- Дөрес, ә сез каян белдегез? Яз көне урамда нинди үзгәрешләр күрәсез? (Кояш җылыта, кар эри, урамда җылы, сулар ага, язның беренче чәчәкләре – умырзая чыга, кешеләр җиңел киемнәр кияләр, кошлар кайталар, үзләренә оялар ясыйлар һәм шунда йомырка салалар, шуннан кошчыклар чыгаһ.б)
- Балалар, карагыз әле, урамда кояш чыккан! Балалар, кояш нинди ул? (Түгәрәк, сары, җылы, якты, матур, нурлы)
- Дөрес, балалар, ул дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач, безгәдә күңелле!(Кошлар тавышы)
- Нинди тавыш бу? Дөрес, бу бит кошлар тавышы! Яз килүгә безнең кошлар да кайталар бит! Нинди кошлар кайталар? (Карга, сыерчык, карлыгач) Ничек кайталар алар безгә? (Очып) Ә монда безнең белән нинди кошлар калалар?(Күгәрчен, чыпчык, ябалак, тукран). Дөрес!
- Ә алар кайдан кайталар? (Җылы яктан). Нигә алар китәләр сон? (Чөнки алар суыктан куркалар, туңалар, шуңа китәләр, аларга ашарга бөҗәкләрдә юк, җир туңа)
- Балалар, кошлар безнең нәрсәдән куркалар? (Салкыннан, эттән, песидән). Әйдәгез, без сезнең белән “Кошлар һәм песи” уенын уйнап алыйк! (Уен)
- Балалар, без сезнең белән уйный-уйный бер аланга килеп чыкканбыз бит! (Кошлар тавышларын тыңлау). Карагыз әле, монда ике агач. Игътибар белән карагыз: алар бер-берсеннән нәрсә беләна ерылалар? Әйе, дөрес, беренче рәсемдә кышкы күренеш (агачларда яфраклар да юк, җирдә кар ята). Ә икенче рәсемдә – яз күренеше (безнең агач яфрак чыгара башлаган, кояш яктырта, беренче үлән чыккан). Агачның аермасын күрдек, хәзер әйтегез, нинди кошны нинди рәсемгә куярга кирәк. (Кышлаучы кошларны – кышкы агачка элү, ә килүче кошларны – язгы агачка)
- Дөрес! (Балаларның эшләгәннәрен тикшерү, кош исемнәрен әйтеп чыгу, нәтиҗә ясау)
- Балалар, сезнең каршыгызда рәсемнәр ята, ләкин алар җыелып бетмәгән, сез аларны дөрес җыярга тиешсез һәм нәрсә икәнен әйтерсез?
(Балаларга киселгән кош рәсемнәре тәкъдим ителә. Аларның киселгән кисәкләрен дөрес табып, кош исемен әйтү мөһим.)
- Без, балалар, бүген нәрсәләр турында сөйләштек. (Кошлар турында) Ә кошлар безгә кирәкме? Ә ни өчен? Дөрес, алар матур итеп сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Ә кыш көне сез аларга ничек ярдәм итәсез? (Әти-әниләрегез, тәрбияч еапаларыгыз белән җимлекләр ясыйсыз, җим, комбагыш сибәсез). Кошлар бик файдалы, алар безгә бик кирәк, аларны рәнҗетергә, куарга ярамый. Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Ә хәзер кошлар тавышын тагын бер кат тыңлап, эшчәнлегебезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/220638-vesna-prishla
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Подготовка к ЕГЭ по физике в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Содержание деятельности помощника воспитателя в ДОУ»
- «Организация процесса обучения английскому языку в начальной школе по ФГОС НОО»
- «Особенности патриотического воспитания дошкольников в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Черчение: методика преподавания и современные педагогические технологии обучения»
- «Взаимодействие педагога с родителями (законными представителями) обучающихся: особенности, технологии и формы организации»
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Управленческая деятельность в организации дополнительного образования детей
- Теория и методика преподавания математики в образовательных организациях
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению
- Современные технологии социального обслуживания населения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.