Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
13.06.2017

ИСЕМ- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ «5-6 яшьлек балалар өчен сценарий»

закиева
Воспитатель
Сценарий татарского праздника «Исем-күңел көзгесе» для детей 5-6 лет в детском саду. Цель мероприятия — познакомить с традициями имянаречения, воспитать уважение к культуре и гордость за свой народ. В программе: знакомство с историей и значением татарских имен, народные игры, сказки, пословицы. Материал включает задачи по формированию межпоколенческих связей, уважения к старшим и национального самосознания. Готовый сценарий с перечнем необходимых атрибутов и описанием предварительной работы с детьми.

Содержимое разработки

ТР Актаныш муниципаль районы “Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

ИСЕМ- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ”

(Татар халкының гореф- гадәтләрен саклауга багышланган күңел ачу кичәсе.)

Актаныш башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы” тәрбиячесе

Гөлнар Наил кызы Закиева

Актаныш, 2016

Исем- күңел көзгесе”

Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;

балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Бурычлар:

Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.

Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.

Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.

Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;

Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.

Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.

Бәйрәм барышы:

Борынгы татар өе күренеше. Уртада бишек эленеп тора. Салмак кына музыка уйный.

Алып баручы:

Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелкәем шундый шатлана!

Исәнмесез хөрмәтле ата- аналар, килгән кунаклар! Бүген без сезгә татар гаиләсендә уза торган йолаларның берсе - Исем кушу йоласын күрсәтербез.

Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын, назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын. Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен, аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен»,- дип язганРәсүл Гамзатов.

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

Картаймыйча яши һәр исем. (Гамзат Цадаца)

Сәхнәгә Ак әби чыга. Бишек янына килеп бишек җыры җырлый.

Ак әби: Бүген бездә зур шатлык. Дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Бәхетле булып, алтын канатлы булып үссен сабыебыз. Котлы булсын, бәби ашы, котлы булсын!

- Бүген без кунаклар җыябыз. Кая соң әле үзләре, күренмиләр (Тәрәзәдән карый). Киләләр икән киләләр.

Кулларына бүләкләр алып балалар чыга.

Балалар: Без, без, без идек

Без унике кыз идек.

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык.

Балы да тәмле булды,

Мае да тәмле булды,

Әмирханга да калды.

Балалар кулларын биреп Ак әби һәм кунаклар белән күрешәләр. Бүләкләрен өстәлгә куялар.

Ак әби: Рәхмәт балакайларым. Бик зурлап килгәнсез. Түрдән узыгыз, әйдә.

Балалар ике якка капма- каршы тезелеп басалар.

1нче бала: Ә кая соң бәби? Безнеңбәбине бик күрәсебез килә.

Балалар: Әйе, әйе. Күрәсебез килә.

Ак әби: Бала бәбәй мунчасында шул әле. Яшь баланы көн саен мунчада коендыру файдалы.

2 нче бала: Ә без баланы юындырганда әйтә торган юаткыч беләбез. Сөйлибезме?

Балалар:Сөйлибез!

Балалар “Йомшак су, йөгерек су” шигырен сөйлиләр. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләремаллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Ак әби: Рәхмәт балакайлар. Менә булдырасыз.

Кунак әбиләр килә. Кулларында мич ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк һ.б. )

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез кадерле кунаклар. Күптән сезне көтәбез.

Алып баручы: Әбиләребез күчтәнәчләр белән килгәннәр.

1 нче әби: Яшь бала туган гаиләгә мич ашлары пешереп алып килү – күркәм гадәт. Менә шундый тәмле ризыклар кебек әнисенең дә, әтисенең дә телләре татлы булсын.

Алып баручы: Болар бит татар халкынын милли ризыклары. Без аларны беләбез. Балалар,әйдәгез, аларның исемнәренәйтик.

2 нче әби: Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. 

Балалар: Өчпочмак.

3 нче әби:Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән.

Балалар: Бәлеш.

1 нче әби:Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай.

Балалар:Чәк-чәк.

2 нче әби:Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?   

Балалар: Коймак.

Әбиләр күчтәнәчләрен өстәлләргә куялар һәм урындыкларга барып утыралар.

3 нче бала: Без дә коймаклар пешерергә яратабыз. Сезгә дип җырлы- биюле уен да әзерләп килдек.

Балаларга уртага чыгып басып «Коймаклар» дигән җырлы- биюле уенны уйныйлар. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Җырлы- биюле уен «Коймаклар»

Әмирханның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Җырлы- биюле уен берничә тапкыр уйнала. Балалар урындыкларга барып утыралар.Бала күтәргән Ана чыга. Ул бишек җырын җырлый.

Бишек җыры. (Г. Тукай шигыре, татар халык көе)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Ана: Бу безнең улыбыз . Бүген аның бәйрәме- Бәби ашы. Караәле улым, күпме кунак сине котларгакилгән.

1нче әби:Бала тугач, күңелле мәшәкатьләр башлана. Аның беренчесе – исем кушу. Аңа нинди исем бирергә. Бу сорау ата-ананы, туганнарны борчый, чөнки исем кешегә бер генә тапкыр бирелә.

2 нчеәби:Һәр кешегә исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Балага исем кушу – бик җаваплы вакыйга . Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Шуңа да балага яхшы мәгънәле исем кушарга кирәк.

3 нчеәби: Элек исемнәрне уйлап кушканнар. Кызларга күбрәк чәчәк исемнәре кушканнар, чәчәк кебек матур булсын дигәннәр.

4 нче бала: Әбекәй, ә малайларга элек нинди исемнәр кушканнар соң?

3 нче әби: Ә малайларга тимер кебек нык булсын өчен Тимерхан, Биктимер исемнәрен кушканнар. Бай булсын дип, Байбикә, Алтынбикә, Байбулат дип кушканнар.

5 нче бала: Ә без бу нәниебезгә нинди исем бирербез соң?

Ана: Без балабызга Әмирхан исеме кушарбыз.Әмирхан – өметле, ышанычлы, дигәнне аңлата.Әмирхан исемен йөртүче кеше - төгәл кеше. Ул кайда һәм ничек эшләргә кирәк икәнлегенһәрвакыт яхшы белә.

Ана баланы бишеккә сала. Кечкенә бала елаган тавыш ишетелә. Экранда мулланың балага исем кушуы күрсәтелә.

Алып баручы: Бәйрәмебез кунаклары, әйдәгез бергәләп җырлы- биюле уен уйнап алыйк. Әмирханыбыз да ишетеп ятсын әле.

Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк.”

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар,

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.уен берничә тапкыр уйнала.

Алып баручы: Балалар, ә хәзер кечкенә Әмирханга матур теләкләр әйтеп бүләкләребезне бирик.

Балалар: Бәхетле бул!

Әти- әниеңне тыңла!

Батыр, көчле булып үсеп җит!

Сау - сәламәт бул!

Матур бул!

Таза- сау бул!

Тигез канатлы бул!

Тәүфыйкълы бул!

Алып баручы:(Анага карап) Улыгызга бик матур, мәгънәле исем куштыгыз. Безнең балаларның да исемнәре бик матур. Алар да үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләр.

Балаларүз исемнәре турында сөйлиләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар кунак әбиләребез белән дә уйнап алыйк.

Җырлы – биюле  уен «Кунаклар»

Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә. Балалар тәгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала. Мәсәлән, өйләре бик тә ямьле» дигәндә, балалар кулларын өскә күтәрәләр, «очтылар, киттеләр» дигәндә, кулларын, як-якка җәеп, очкан кебек итәләр, «башыма килеп кунды» дигәндә, кулларын башларына куялар.

Әбиләр:Чәбәк, чәбәк, чәптеки –

Чәмәк авылы Әптеки.

Сез кайларга бардыгыз?

Ничек кунак булдыгыз?

Балалар:Әбиебезгә бардык без,

Кунак булдык, кундык без,

Ашатты безгә ашлар,

Эчертте ул әйрәннәр.

Өйләре бик тә ямьле,

Ашлары бик тә тәмле,

Әйрәннәре бик татлы,

Ә кошлары канатлы –

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Кунаклар, балалар үз урыннарына барып утыралар.

Акәби:Безнең улыбыз арыгандыр инде. Кая әле, күз тимәсенөчен, телетатлы булсын өчен май белән бал буяп куям.

Такмаклый.

Үс-үс, үс-үс итә,

Баламүсеп түҗитә,

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен.

Үс-үс, үс-үс.

Әйт иткән, тәйт иткән-

Кәҗәбез кая киткән?

Кәҗәбез суга киткән,

Минем бәби зур үскән,

Үс-үс, үс-үс.

тисенең күлмәгенә төрик. Улыбыз әтисе белән бер сүздә булсын. Гаилә нигезен саклаучы булсын. (Баланы ир-ат күлмәгенә төрә)

Алып баручы: Әмирхан бераз ял итсен.Сау-сәламәт, акыллы булып үссен.

Ана:Рәхмәт.Сез дә тәрбияле, бәхетле һәм сау- сәламәт булыгыз.

Ана баласын алып чыгып китә.

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Килгән кунаклар өчен бүләгебез дә бар. Сезгә кадерле кунаклар бездән музыкаль сәлам.

Балалар “Әйлән-бәйлән” (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә) җырын башкаралар.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, “Исем- күңел көзгесе” дип аталган бәйрәмебез ахырына да якынлашты.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Балаларыбызга дөрес һәм мәгънәле исемнәр бирик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/261017-isemkel-kzgese-5-6-jashlek-balalar-chen-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки