Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
10.07.2017

Кукольный театр «Камырбикә һәм компьютер»

Бикбаева Нясимя Мунировна
учитель родного (татарского) языка и литературы
Пьеса о девочка по имени Камырбика, которая ничем не хотела заниматься, кроме просмотров компьютера. Однажды она, играя на компьютере, попадает в Африку, где с ней приключается много происшествий . Но появляется мышка, которая ей соглашается помочь. девочка дает обещание, что она теперь будет читать книги.

Содержимое разработки

МБОУ Татарско-Шмалакская СШ

муниципального образования «Павловский район».

Кукольный театр

«Камырбикә һәм компьютер»

(«Камырбика и компьютер»)

Выполнила и провела

учитель родного (татарского) языка и литературы

Бикбаева Нясимя Мунировна

Катнашалар:әби, бабай, Камырбикә, Арыслан, Буао елан, Маймыл, тычкан. Вакыйга киләчәк заманада бара.

1нче пәрдә

Өй күренеше. Әби белән бабай телевизор каршында утыралар.

Бабай: Карчык, тилибизырдан тапшыру карап та туйдым, кампитырдагы уеннар да ялыктырды. Инде нишлисе?

Әби: Һай, картым, нишлисе, дип...эше дә юк бит аның хәзер. Бар нәрсә автоматлаштырылган. Кнупкыга гына басасы, “ә” дигәнчә бар нәрсә үтелә. Шалт! Бакча утыртылган, тагын бастың – уталган һәм өелгән, бер эш тә калмый.

Бабай: Шул шул менә, карчык. Эш юк хәзер, эш... Эшсез кеше - яфраксыз агач дигәннәр борынгылар (уйланып тора). Тәк,тәк, тәк...син менә нишлә....(сөйләшәләр)

Кич. Әби ялгыз аптырап утыра.

Әби:Интернетка да кердем, инсиклопедияләрне дә актардым. Камыр ясау программасын бер кайдан да тапмадым, тукта әле, минем борынгы әбинең “Татар халык ашлары” дигән китабы бар иде, шуннан карыйм әле....

Берничә көн үтә. Өстәл артында әби, бабай һәм бер кыз утыралар.

Әби: Бәрәкалла, карт. Камыр малай түгел, Камырбикә булды бит әле бу. Сөбханалла, күз тимәсен!

Бабай:Әйе, карчык, син эшкә тотынсаң бер әкәмәт чыгармыйча калмыйсың инде. Электән шундый булдың. Шулай да, кызый шәп чыкккан. Мулаҗис, карчык!

Әби: Шәбен шәп, тик сөйләшми бит кызыбыз. Карап тик утыра.

Бабай: Яле, карап карыйк, менә монда бер кечкенә төймәсе бар, әллә шул “Пуск” микән? (төймәгә баса)

Кыз селкенә башлый. Төчкереп җибәрә. Әби белән бабайга карый.

Камырбикә: Исәнме, әбием! Исәнме, бабаем! Мин сезнең онык – Камырбикә.

Күрешәләр. Әби яулык чите белән күзен сөртә.

2нче пәрдә

Көннәр үтә. Камырбикә әби белән бабайга бер дә булышмый, көне буе телевизор һәм компьютер каршында гына утыра.

Әби: Кызым, бәлале булдык, кнункыбыз ватылды. Чишмәгә суга белән барсаң иле, бәбкәм. Чишмә суы белән чәй эчәр идек, сусадым.

Камырбикә: Хәзер, әби. Телевизордан “Авыл эте Акбай” бара, шуны гына карап бетерәм дә, барам.

Бабай: Кызым, чык, әле. Бакчага су сибәргә кирәк, чәчәкләр сусаган, суганнар шәлперәйгән, шалканнар шартлап ярылган...

Камырбикә: Хәзер, хәзер... Компьютерда “Камыр нокта ру” сайты таптым. Ниләр бар икән монда...

Әби, бабай: Ай, Алла, бирәм дигән колына, чыгарып куйды. Эш юк дип аптырап утыра идек...

Камырбикә: Тәк, менә монда “Материклар” сайты да бар, кереп карыйм әле. Африка, Америка, Европа...

Кайсына тукталыйм? Әһә, Африка. (кнопкага басуга, төрле утлар яна, барабан каккан тавышлар ишетелә)

Пальмалар, лианалар арасында Камырбикә басып тора.

Камырбикә: Бу нинди әкәмәт соң? Бик эссе, тирә-якта агачлар... әллә чынлыктада Африкага эләктемме? (алга таба китә)

Каршысына Арыслан чыга.

Арыслан: У-у-у, нинди тәмле ис! Син кем?

Камырбикә: Мин Камырбикә, әби һәм бабай белән Россиядән Павловка районы татар шмалак авылында яшим. Ә син – Арыслан. Җәнлекләр патшасы, Африка дңунглиларының хуҗасы.

Арыслан: Бик күпне беләсең икән, кызый. Син бик тәмле... тәртипле күренәсең. Әйдә әле, шуның өчен мин сине пальмада үскән бик сусыл, татлы виноград белән сыйлыйм.

Камырбикә: Юкны сөйләмә, Арыслан! Мин меңне беләм, алдамассың. Кыяр үсмиме пальмаңда? Мин киттем, гуд бай! (йөгереп чыгып кит)

Каршысына Буар елан чага.

Буар елан:Кыз-з-с-сый, мин сине ашыйм!

Камырбикә:Хыялланма! Мин Арыслан хәтле Арысланнан качтым, синнән дә качармын.

Буар елан: Әгәр бер җыр җырласаң, бәлки җибәрермен.

Камырбикә: Син, Елан, мөгаен, “Күмәч” әкиятен укыгансыңдыр. Бутама, яме. Мин күмәч түгел, мин – Камырбикә! Пока! Йөгереп китә.

Каршысына Маймыл чыга.

Маймыл:(читкә карап көлә) Бу әллә тилергән инде, виртуаль, дигән була. Крокодил кабып йотса, булырсың виртуаль! Мин моны Арысланга алып барып тапшырыйм... Әй, кызый, әйдә Африка белән таныштырам, Сахара чүлен, Нил елгасын, Урал тауларын күрсәтәм.

Камырбикә: маймыл, син мине әллә шыр наданга саныйсыңмы?! Урал таулары Африкада түгел, ә Евразиядә урнашкан. Син мине алдап кая алып бармакчы буласың, ә? Апаңны алдый алмассың, чао!

3нче пәрдә

Камырбикә чүл буйлап бара.

Камырбикә:Су эчәсем килә, сусадым. Бер йотым гына булса иде, бер чиләк су эчеп бетерер идем ... (күзенә чишмә күренә, йөгереп баруга юкка чыга) Мираң! Әбие-ам, бабае-ем, сез кайда-а-а ? тамагым кипте, су кирәк, су!

Елый-елый утырганда Тычкан барлыкка килә. Кыз чырыйлап кычкыра, сикереп тора.

Тычкан: Курыкма миннән, Камырбикә. Компьютер янында миннән бер дә курыкмыйсың бит.

Камырбикә: Тычкан” – “Мышка”, синмени бу? Исәнме, җанкисәккәем. Кил, кочаклыйм үзеңне! Нинди җилләр ташлады сине Африкага?

Тычкан: әби белән бабай “Жди меня” сайтында сине эзләтәләр, бик кайгыралар, елыйлар. Африкага килеп эләгүеңнең сәбәбен төшенәсеңме?

Камырбикә: Төшенә-ә-әм! (елый). Әбиемнең, бабакаемның сүзләрен тыңламадым. Суга барырга кушкач, бариадым. Бакчага су сибик дигәчтә чыкмады-ы-ым. Менә хәзер сусап, тилмереп йөри-и-им!

Тычкан: Үз башыңа төшмичә белмисең шул, бу сиңа сабак булсын.

Камырбикә: Әгәр дә бабайны, әбине кабат күрсәм, һәрвакыт сүзләрен тыңлар идем, телевизор, компьютер каршында озак утырмас идем. Сүз бирәм, Тычкан!

Тычкан: Синең шундый тыңлаусыз, кире кыз булуыңа борчылып, Баш Процессор шушындый сабак бирергә булды. Кире Россиягә кайту өчен син бер сынау да узарга тиеш.

Камырбикә:Әйт,Тычканкаем! Бет түгел, мең сынауны да узармын.

Тычкан: Балалар язучыларын ата.

Камырбикә: Габдулла Тукай! Тукай... Габдулла . Тукай...

Тычкан: Әйе, дәвам ит.

Камырбикә: Ә-ә-ә! Пушкин тагын, тагы-ын...

Тычкан: менә күрдеңме, компьютерны яхшы белү генә аз, китап укырга да кирәк. Балалар язучыларын да белмисең, үзең “Мин меңне белүче” дип мактанасың, оят!

Камырбикә:(башын аска иеп) мин китап укырга сүз бирәм.

Тычкан: Ярый, сүзеңә ышанабыз. Бер юлга кичерәбез. Йом күзеңне!

Күк күкри, яшен яшьни, ут сүнә.

Өй күренеше. Әби, бабай, кыз утырып торалар.

Әби: Камырбикә, бәбкәм, суга барып кайтырсың әле. Чишмә суы белән бигрәк тәмле инде сәйлүн чәе.

Камырбикә: Әй, әби, краннан аккан су да бик тәмле. Барасым да килми, телевизордан мультик та башлана.

Тычкан чыелдаганы ишетелә. Камырбикә сикереп тора.

Камырбикә: Әби, әбием! Ялгыш әйттем. Барам, барам суга. Бир чиләкләрне!

Әби белән бабай бер-берсенә карап куялар. Почмактан Тычкан аларга кул болгый.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/263202-kukolnyj-teatr-kamyrbik-m-kompjuter

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки